Баланы халыкның милли гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбияләү

Кашапова Гузель Нургалеевна,
воспитатель по обучению татарскому языку
МБДОУ «Детский сад №48 комбинированного вида»
Советского района г.Казани


Баланы халыкның милли традицияләренә нигезләнеп тәрбияләү- педагогик процесның иң төп яңартылган эчтәлеге булып тора. Федераль Дәүләт стандартларына кертелгән милли региональ компонент балаларга белем бирүне аңлаешлы итеп башкаруны күз алдында тота, шулай ук милли мәдәнияткә тарту, әхлаклы тәрбия бирү, киләчәктә милли үзаң үстерү һәм бу белемнәрне киләчәк буынга җиткерә белү бурычын куя.

Балаларны милли мәдәнияткә тарту – җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр заманында актуаль мәсьәләләрнең берсе. Милли тәрбия бирү эшендә баланы сәнгатькә, милли музыкага, мәдәниятка җәлеп итү зур әһәмияткә ия.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә нәниләр тормышын фольклор, халык уеннары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән баету нәтиҗәсендә сабырлык, түземлек һәм татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбиялибез. Билгеле, халык педагогикасын балалар бакчасында тулаем өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, әмма аның асылын нәни буынга тапшыру – төп эшебез.Татар телендә сөйләшә белгән бала матур итеп фикерләү сәләтенә дә ия. Халык җырлары, биюләре, халык авыз иҗаты балада әхлак, намус, патриотик сыйфатлар тәрбияли.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны милли мәдәнияткә тарту эшендә тәрбия бирүне уңышлы тормышка ашыру өчен, педагогик шартларны исәпкә алу мөһим. Минем уйлавымча, төп шарт булып сабыйларны тәрбияләү һәм үстерү мөхите тора.

Педагогик яктан грамоталы, бу эштә ныклы әзерлекле, тәҗрибәле белгеч биреләчәк белемнең балалар өчен аңлаешлы, үтемле булуына ныклы басым ясыячак. Бала тәрбияләүдә әйләнә-тирә мөхитнең дә роле әйтеп бетергесез. Уңайлы җирлек баланы шәхес буларак үстерә, иҗади активлыгын камилләштерә, үзара аралашу мөмкинлекләрен арттыра, баланың физик һәм акыл үсешен активлаштыра.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү дәверендә сабыйларда кешелек, тарих, милли мәдәният хакында күзаллау булдыру эшендә түбәндәгеләрне бурыч итеп кую мөһим: кирәкле китап, рәсемнәр, уенчыклар сайлау; туган якны өйрәнү почмагы (йорт, музей) булдыру; милли киемдәге курчаклар, татар халык ризыкларыннан күргәзмә оештыру отышлы була. Гореф-гадәт, йола, традиция, бәйрәмнәр, уен, җыр-бию – милли мәдәниятны чагылдыручы чаралар. Алар төрле әдәби эшчәнлектә өйрәнелергә мөмкиннәр. Һәм социаль мөнәсәбәтләр, үзара бәйләнеш, аралашу – болардан башка балаларны милли мәдәниятка тартуны күз алдына да китереп булмый. Гаилә һәм балалар бакчасы – нәниләрне социализацияләүдә ике зур институт. Аларның тәрбия бирү функцияләре төрле, ләкин милли мәдәниятка тарту эшендә аларның үзара тыгыз мөнәсәбәттә булуы мөһим. Бакчада сабыйлар башка нәниләр белән аралаша, халык авыз иҗаты, гореф-гадәт, йолалар белән таныша. Шулай ук бу эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге гаиләнең балалар бакчасына йөз тотуында чагыла. Ата-ана белем бирү дәверендә никадәр үзеннән өлеш чыгарса, нәтиҗәсе шулкадәр югары булачак.

Үзенең эчтәлеге, формасы, эмоциональ яктан байлыгы буенча милли тәрбия компонентларының иң үтемлесе – халык авыз иҗаты, халык уеннары, гореф-гадәт, йолалары. Халык иҗаты кабатлауларга бай.Аның асылында бала өчен кызык, конкрет образлар ята. Халык иҗатының кыйммәте тагын шунда: ул баланың хисләренә тәэсир итә.

Халык авыз иҗаты үзенең эчтәлеге һәм камил формасы, төзелеше белән хәйран калдыру һәм шаккатырудан туктамый. Ул һәрвакыт өйрәнелә, тарихчылар, сәнгать белеме галимнәре, укытучы-тәрбиячеләр аңа мөрәҗәгать итәләр. Мәкаль, әйтем, табышмакларда яңгыраган камил тел – кече яшьтәге бала өчен туган илгә, әйләнә-тирә табигатькә мәхәббәт тәрбияләү чарасы ул. Халык авыз иҗаты - кешеләрдә игелекле эшләргә этәргеч бирүче башлангыч булып тора. Балалар белән эшләү дәверендә әлеге иҗат әсәрләрен куллану- нәниләрдә сөйләм телен үстерергә, фикер йөртергә, үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәнергә, үзара мөнәсәбәтләрдә уңай әхлак тәҗрибәсен тупларга шартлар тудыра. Әлеге иҗат аша бала туган телен генә өйрәнеп калмыйча, аның матурлыгын, төгәллеген үзләштереп, халкының мәдәниятына тартыла.

Күп кенә тикшеренүчеләр балаларның халык авыз иҗаты белән кече яшьтән үк кызыксынуларын ассызыклыйлар. Халыкның сүз иҗаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тасвирлы һәм тәэсирле сөйләмен үстерергә ярдәм итә.

Милли мәдәниятның нигезендә фольклор әсәрләре ята. Алар күп еллар дәвамында халык тарафыннан иҗат ителгән. Сүзле уенар, музыкаль әйлән- бәйлән уеннарын башкару вакытында өлкәннәр һәм нәниләр арасында эмоциональ-этик тартылу күзәтелә. Татар фольклорының танып-белү һәм тәрбияви әһәмияте бик зур. Балаларны фольклорга тарту аларда туган якка, халыкка, мәдәниятка мәхәббәт тәрбияли. Халыкның табышмак, әйтем, мәкальләрендәге аһәңле теле сабыйларның акыл үсешенә ныклы тәэсир итә. Мәкальләрдә хезмәт сөю, батырлык, өлкәннәргә хөрмәт мактала. Моның нигезендә әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү ята. Мәкаль-әйтемнәр баланың телен тәэсирле итә, матурлый, кыска һәм оста аралашу мөмкинлекләрен үстерә.

“Табышмаклар үзләрен таптыру өчен кешенең хәтер сандыгын актартып, андагы нәрсәләрне охшашлыгы буенча ишен-ишкә китереп табу булганга, бик тиз зиһен йөртүне таләп итәләр. Зиһен җитезлеге кешенең хәтер байлыгына, хәтер байлыгы исә аның нәрсәләргә игътибар һәм дикъкать итүчәнлегенә, игътибар исә кешенең үзенә кирәк нәрсәне тиз сайлап алу һәм аны белергә тырышуына, болар барысы бергә кешенең хәтере җыйнак һәм үткен булуына бәйләнгән. Ихтыяр тәрбиясе кеше тормышында иң мөһим урын тота икәнен әйтәсе дә юк. Шул рәвешле табышмак әсәр булса да, аны табу кеше миенең хәтер һәм ассоциация өлкәсен бик нык биләп алганга, зиһенне үстерәләр, хәтерне үткенәйтәләр, ихтыяр көчен ныгыталар. Мәкаль-табышмакларны бер ишетүдә отып алу, аны тагын үз әйтелешләре белән яңадан үзеңчә үтемле итеп җиткерә белү тел һәм хәтерне нык үстерә. Бу исә фольклорның игътибарны һәм зиһенне тәрбия итү ягыннан да педагогик әһәмияте зур булуын күрсәтә” (Н.Исәнбәт “Татар халык табышмаклары”).Табышмаклар акыл эшчәнлеген камилләштерә, образлы фикерләү дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итә. Һәр бала беренче булып җавап табарга тырыша. Тәрбияче бернинди анкетирование үткәрмичә нәниләрнең ни дәрәҗәдә әйләнә-тирә мөхит белән хәбәрдар булуын, акыл үсешен ачыклый ала. Халык авыз иҗатының бу төре белән таныштырганда бары тик балага үтемле булганын сайлау кулай. Көндәлек тормышта аларны урынлы кулланганда хәтердә ныграк сакланалар. Һәр мәкаль-әйтемгә халык тирән мәгънә салган, аларда яктыртылган хезмәт хуплана яки, киресенчә, тәнкыйтьләнә.

Халыкның музыка уен кораллары белән таныштыру да тәрбия эшендә шактый әһәмиятле роль уйный. Алар сабыйларда хәрәкәт координациясен, ритм, музыка фәненә мәхәббәт тәрбияли. Татар музыкасының моңы, аһәңе, тембры сабыйның ишетү сәләтен баета. Халык җырларында тормыш- көнкүреш, хезмәт, йола, гореф-гадәтләр ярылып ята. Җыр эчке дөнья, хис- кичерешләрне, шатлык, кайгы, уйларны ачып сала. Җырда хезмәт һәм геройлар батырлыгы, табигать гүзәллеге, кешелеккә хас уңай, тискәре сыйфатлар чагылыш таба. Җыр белән бала бишектә үк таныша башлый, бу җырлардагы илаһи аһәң сабыйларны тынычландыра.

Халык мәдәниятының тагын бер аерылгысыз компоненты булып бәйрәмнәр санала. Бәйрәм мәдәни мирас, халык колоритын саклый. Һәр бәйрәмнең үз гореф-гадәте, йоласы, үзенчәлекләре була. Бәйрәм чаралары үткәргәндә мәдәни – тарихи традициягә нигезләнү төп шарт булып тора.

Матур әдәбият – акыл, әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүдә иң көчле чараларның берсе. Әдәби әсәрләрне баланың яшь үзенчәлегенә туры китереп сайлау мөһим. Укылган әсәр һәрвакыт анализланырга тиеш.Матур әдәбият бәйләнешле сөйләм телен генә үстереп калмый, сүз байлыгын баету өчен дә зарур. Бала әдәби әсәр геройлары белән берлектә вакыйганы үз күңеле аша үткәрә, борчыла, алар белән бергә кайгыра. Шулай итеп ул кеше борчуына битараф булмаска өйрәнә, сабыйда гуманлы хисләр формалаша. Нәниләрне матур әдәбият белән таныштыруны бишек җырлары, әкиятләр укудан башлыйлар. Әкият сабыйларны тормыш-көнкүреш, табигать, хайваннар тормышы белән таныштыра. Әкияттә яхшылык яманлыкны җиңә. Шул әсәрләрне анализлау аша без балаларда олыларны хөрмәтләү башкаларга теләктәшлек итү, ярдәмчел булу кебек сыйфатлар тәрбиялибез. Ф.Ф. Харисов “Милли мәдәниятны, халыкның рухи байлыгын үзләштерү балага дөнья мәдәниятын аңларга ярдәм итә”, - дип ассызыклый.

Файдаланылган әдәбият:

1. Антонова Т.В. Народный праздник как средство приобщения ребенка – дошкольника к национальной культуре и традициям.// Детский сад от А до Я. 2005, - № 6.

2. Замалетдинов Л.А. Татарские народные сказки. Казань, 2002.

3. Закирова К.В. Уйный-уйный усэбез. Казан, 2005.

4. Газизов Р. Татар халык фольклоры. Казан, 1999.

5. Алмазов И. Бишек жырлары. Казан, 2000.

6. Акберова А.Г.Мәкальләр.-Алабуга, 2003.

7. Бакиров М.Х. Татар фольклоры.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008.

8. 3.Зарипова З.М., Вәҗиева Л.Н.,Зөфәрова Р.С., Меньшова Н.А.,Минһаҗева З.Җ.,Хәйретдинова Л.Г.,Хуҗина А.Т. Туган телдә сөйләшәбез.-Казан: ФОЛИАНТ,2012.

9. Закирова К.В., Мортазина Л.Р. Әй уйныйбыз, уйныйбыз.- Казан: "Идел-пресс" нәшр., 2013.

10. Закирова К.В., Мортазина Л.Р. Балачак- уйнап - көлеп үсәр чак.- Казан: "Идел-пресс" нәшр., 2012.

11. Зарипова З.М. Исаева Р.С.Үстерешле уеннар.-Казан: "Идел-пресс" нәшр., 2013.

12. Зиннурова Ф.М. Үз илемдә, үз телемдә.-Казан: Мәгариф,2009.

13. Нәкый Исәнбәт. Татар халык табышмаклары .-Яр Чаллы: «Идел- йорт» нәшрияты, 2002.

14. Н.Исәнбәт. Балалар фольклоры Отканга − мәкаль, тапкырга – табышмак.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973.

15. Татар халык иҗаты: балалар фольклоры.-Казан: Тат.кит. нәшр.,1993.

16. Ярми Х.Х. Татар халкының поэтик иҗаты.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1967.


  СИМВОЛЫ - 2023



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2023


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2023

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика