Патриотизм формуласы

Файзутдинова Гулюза Габдрахмановна
Учительница I категории МБОУ СОШ №113


Кереш

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәктәптә бүгенге көндә игътибар үзәгендә тора.Ул иң элек укучыларда туган илгә һәм туган җиргә карата мәхәббәт тәрбияләүне, патриотизмны күздә тота.

Патриотизм нәрсә ул? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: “Патриотизм - ул үз илеңне, халкыңны өзелеп ярату һәм үз Ватаның өчен армый – талмый көрәшергә әзер тору. Патриотизм-гасырлар буе тәрбияләнеп килгән тирән хис”- дигән мәгънәдә. Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше,Гражданин һәм Патриот тәрбияләү.Ә кем соң ул патриот? Патриот – үзенең туган җирен, халкын, Ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше.

Җәмгыятьнең мораль кризис кичерүе, әхлак нормаларының таркала баруы, игелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларының кими баруы яшьләргә тискәре йогынты ясый. Хәзерге балаларга совет чоры әсәрләрен, бигрәк тә патриотик рухта язылганнарыннарын аңлау кыенлашты. Ләкин җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше яхшы белән начарны, ак белән караны, бөеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Чөнки бәхетле тормышны үз илебездә үзебезгә төзергә туры киләчәк.

Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне укытучы үти.Укытучы –ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча,укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә, шәхес тәрбияләүче дә. Ә шәхес - җәмгыятебезнең җимеше. Җимешне өлгертер өчен күпме вакыт һәм көч кирәк: җирен йомшартып орлык чәчәргә, кибәргә бирмичә суын сибеп торырга. Заманча технологияләр никадәр генә алга китмәсен, күпме генә аларны мактамасыннар, барыбер укучыга рухи тәрбияне укытучы бирә.

Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү юнәлешләре:

а)республикабыз,туган ягыбыз тарихы, мәдәнияте турында мәгълумат бирү;

б)төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән очрашулар үткәрү;

в)халкыбызның гореф-гадәтләре,традицияләре белән тулырак таныштыру;

г)хезмәт һәм сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрү.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар.Шәһәребезнең тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Заман мәктәбе укыту-тәрбия системасында бала шәхесе үсеше өчен зарур эшчәнлек оештыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Педагогик осталыкның торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Төп максат - шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Яңача эшләргә омтылу - һичшиксез уңай күренеш.

Яңа заман укучыдан белем таба һәм аны куллана алуны, эш-гамәл башкара алу осталыгына ия булуны, башкалар белән яши белүне һәм үз-үзеңне үстерә алуны сорый. Белем бирү учреждениеләре алдына куелган яңа укыту стандартлары нәкъ шул карашларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән дә инде.

Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары укытучылар алдына катгый, әмма гадел таләпләр куя:

— иҗат итү омтылышы уяту;

-укучының дәресләрдә алган белем һәм күнекмәләрен башка фәннәрне өйрәнгәндә дә куллана алуын булдыру;

— танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;

— үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;

— үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

— милләтебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;

-укучының дәресләрдә алган белем һәм күнекмәләрен башка фәннәрне өйрәнгәндә дә куллана алуын булдыру.

“Яхшы кеше булу өчен, ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк”, - дип язган бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин .

Укучыларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия.

Тәрбия ул - әдәп кагыйдәләренә, күнекмәләргә өйрәтү, белем бирү. Даими рәвештә өйрәтү нәтиҗәсе буларак үзләштерелгән аң-белем, тиешле культура, әдәп кагыйдәләре (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, II т. ,12013)

Музейлар шулай ук туган якның, туган авылның, туган мәктәпнең тарихын өйрәнү, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә.

Музей – сәнгать әсәрләрен, техник, тарихи, фәнни-табигый экспонатларны һ.б. җыеп саклый һәм күргәзмәгә куеп тота торган учреждение [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. II т. 1979:409].

Музей – халыкның үткәнен, үсешен, киләчәк буын өчен кыйммәтле булган тарихи, фәнни һәм рухи мирасын өйрәнә торган учреждение.

Бу юнәлештәге эшләребез горурланып сөйләрлек. 1993 елда мәктәбебездә оештырылган туган якны өйрәнү почмагы 2021 елда «Мирас» музее статусын алды. Бу– күпьеллык эзләнүләребезнең нәтиҗәсе.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары башлап җибәргән бу эш бик кызык булып чыкты.Укытучылар, укучылар, мәктәпне җыештыручылар туган авылларыннан,өйләреннән төрле әйберләр алып килделәр. Мәсәлән,рус теле укытучысы Шуварова Венера Николаевна үзенең пионер чакта киеп өйргән итәген,значогын бүләк итте.Музеебызда бүгенге көндә 150 дән артык экспонат җыелды.Алар халкыбызның 20 нче гасырда кулланылган әйберләре.Җыелган экспонатларны төрле темалар буенча бүлеп чыктык.Шулай итеп музеебызда :

Халкыбызның күңел бизәкләре

XX гасырда төрле яшьтәге балалар оешмалары

Бөек Ватан сугышы

Татар халык ашлары

Халкымның үткәне

Эш кораллары- дигән экспозицияләр булдырылды.

Музейдагы экспонатларны кулланып төрле фәннәрдән дәресләр үткәрәбез.20 нче гасырдагы балалар оешмаларына караган экспонатларны тарих дәресләрендә кулланганда балалар йолдызчыкларны ,пионер галстукларын,комсомол значокларын үз куллары белән тотып карыйлар,сораулар бирәләр,күренеп тора: аларга бу кызык.Укучылар арасында пионер быргысында,барабанында уйнап карарга теләүчеләр дә табыла.Татар әдәбияты дәресләрендә дә муейдагы әйберләр дәресне җанландыра. Мәсәлән, Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять" повестен өйрәнгәндә Акәбинең сандыгында сакланган чыбыркыны,бәрхет камзулны,күкрәкчәне күрсәтү балаларга әсәрдә күтәрелгән проблеманы аңларга,геройларның гамәлләрен дөрес бәяләргә ярдәм итә.

11 сыйныфта Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”әсәрен өйрәнгәндә кызлар милли киемнәр киеп,каз канатларын тотып чыкканда сыйныфтагы егетләр аларга кызыгып карыйлар :”Хәзерге кызларга да милли киемнәр килешер иде”,-диләр.

Шәриф Еникеевның”Солтангәрәйнең язмышы” 9 сыйныф укучылары белән повестен өйрәнгәндә тал чыбыктан үрелгән кәрзиннәрне күрсәтү дә отышлы булды.

Укучылар төрле презентацияләр әзерлиләр.Мәсәлән, үткән уку елында 8 нче сыйныф укучылары "Кызыл галстук тарихы" дигән темага бик кызыклы презентацияләре белән башлангыч сыйныфлар алдында чыгышлар ясадылар.

Эшнең бу юнәлеше укучыларга тикшеренү эшендә үзләрен күрсәтергә, осталыкларын арттырырга ярдәм итә. Эзләнү өчен укучы кызыксынган теләсә нинди теманы тәкъдим итәргә мөмкин. Эш барышында укучылар кешеләр белән очрашалар, әдәбият өйрәнәләр. Мондый эшчәнлек нәтиҗәсендә музей өчен бик кадерле экспонатлар туплана. Эзләнү барышында укучылар өйрәнелә торган вакыйганы тарихи процесслар белән бәйлиләр, аерым шәхесләрнең бу вакыйгалардагы ролен аңларга тырышалар.

Тикшеренү эшләре вакытында яшь эзләнүче тормыш белән таныша, әлеге проблемага шәхси мөнәсәбәте аша гражданлык позициясе, рухи кыйммәтләре формалаша.

Укытучылар башлап җибәргән эшне укучылар дәвам итә. Ачылуның беренче көненнән үк музей активы оештырылды.

Музей белән 1дән алып 11 нче сыйныфка кадәр булган барлык укучы да таныш. Яшь үзенчәлекләренә карап, экскурсия ике телдә бара. Киләчәктә инглиз телендәге экскурсияләр дә гамәлгә кертеләчәк.

Музейның эшчәнлеге укучылар үзидарәсенә нигезләнә. Музей активын 7-8 сыйныф укучылары арасыннан сайланган укучылар тәшкил итә (алар арасында төрле милләт балалары бар). Аның эшенә актив җыенында сайланган Музей советы юнәлеш бирә.

Бүгенгесе көндә музей эшчәнлеге төрле юнәлешләрне үз эченә ала:

- мәгърифәти эшчәнлек (экскурсияләр, музей дәресләре, интегральләштерелгән дәресләр, конкурслар, викториналар уздыру, укучылар иҗаты күргәзмәләрен оештыру);

- фәнни-тикшеренү эшчәнлеге (музейларда сакланучы әйберләрнең тарихын өйрәнү; фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу);

- эзләнү эшчәнлеге (фондны баету, алышынучы экспонатлар һәм күргәзмәләр, музей архивы белән эшләү, инвентарьләштерү китабын тутыру, китапханәләр һәм интернет-ресурслар белән эшләү);

- бизәү эшчәнлеге ( балалар иҗаты күргәзмәләрен оештыру).

Мәктәп укучылары гына түгел, читтән килгән кунаклар да музей белән якыннан танышалар.

2021елның апрелендә ТНВ каналы музейлар көненә багышланган тапшыруда безнең “ Мирас” музееның эше белән дә Казан шәһәре халкын таныштырдылар.

Мәктәп музее татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдә төп материаль база булып тора. Музей экспонатларын татар әдәбияты,рус әдәбияты һәм тарих фәннәрендә куллану дәресләрне мавыктыргыч итә,предметка карашны үзгәртә; үз тарихыңны белергә тырышуга омтылыш тәрбияли. Музей экспонатлары безнең тормышыбыздан алынган,ә без тормыш итәргә әзерлибез.Федераль Дәүләт Гомуми Белем Бирү Стандартларында да укучыларда гореф-гадәтләрне хөрмәтләүгә зур игътибар бирелә- яшәп килүче гореф-гадәтләрне һәм гомуми инануларны(идеяларны) иҗтимагый-мәдәни һәм дини төркем кысаларында төркемнең уңышлы эшчәнлеге нигезе буларак кабул итү,аңлау,аларны үтәү һәм дәвам итү.

Мәктәп музее укучыларның гражданлык, ватанпәрварлык сыйфатларын үстерүгә ярдәм итә, күзаллауларын, танып белүләрен киңәйтә, фәнни, әдәби, эзләнү эшчәнлекләрен арттыра, сәләтле балаларны ачыкларга булыша

Киләчәктә музей киңәйтеләчәк һәм актив эшчәнлегенә күбрәк укучылар тартылачак. Чөнки музей укучыларны берләштерүдә, бер-берсен хөрмәт итүдә, билингваль белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Укытучылар укучылар белән музейда дәрес-экскурсияләр,тәрбия сәгатьләре үткәрәләр .

Музейга экспонатлар туплауда, туган як, туган халкыбызның тарихын өйрәнүдә, төрле чаралар һәм конкурсларда катнашуда ата-аналарның да роле зур.Ата-аналар белән берлектә үткәрелгән гаилә бәйрәмнәр, туган якка ,үз нәселенә,ата-бабаларына,гаилә традицияләренә тугрылыклы булырга өйрәтә.Укучылар үз гаиләләренең тарихын,һөнәр-шөгыльләрен өйрәнеп,нәсел шәҗәрәләрен төзеде.

Илебез бәйсезлеге өчен яу кырында каһарманнарча сугышкан якташларыбыз турындагы фактлар укучыларга патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Укучыларга дәһшәтле сугыш елларында әби-бабайлары, туганнарының ни белән шөгыльләнүе, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре хакында материаллар җыярга кушыла.

Илебез бәйсезлеге өчен яу кырында каһарманнарча сугышкан якташларыбыз турындагы фактлар укучыларга патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия..

Ә бит бу экспонатлар туган ил өчен гомерен аямаган шәхесләр язмышы белән бәйле. Нәкъ менә шундый гыйбрәтле ядкарьләр ярдәмендә бала күңелендә туган якны, аның гүзәл кешеләрен хөрмәт итү, ярату хисе тәрбияләнә.

Ата-бабаларыбызның, милләтебезнең үзенчәлекле нәсел тарихы булган шәҗәрәләрне барлау безнең татар халкында киң таралган. Аның бүгенге көндә дә йөзләгән текстлары телдән әйтелеп һәм язма истәлекләр рәвешендә сакланып килә.

Милләтебез язмышында төрле авыр вакыйгалар, зур югалтулар, хәсрәтләр булып узган. Әмма татар халкы үзенең нәсел шәҗәрәләрен онытып юкка чыгармаган. Ул аны бүгенге көндә дә барлый, тулыландыра. Тарихи шартлар туу белән шәҗәрәләргә игътибар арта башлады. Моңа, әлбәттә, милли аң үсү, тарихи әдәбият, шәҗәрәләр турында матбугатта мәгълүматлар басылу да этәргеч булды.

Шәҗәрәне торгызу бер көнлек, бер айлык кына эш түгел. Еллар дәвамында эзләнеп кенә нәсел тарихыңны булдырырга мөмкин. Ул – сабырлык, даимилек, көч, вакыт таләп итә торган шөгыль. Бу эштә укучыларга үрнәк булып, үзебезнең укытучылар тора.

Туган як тарихы аерым кешеләр һәм гаиләләр тарихыннан туа бит. Шуны истә тотып, мәктәбебез дә шәҗәрәләр бәйгесе үткәрелә. «Безнең нәсел», «Җиде буыныңны бел», «Нәсел шәҗәрәсен, нәселеңне белү – халкыбызның олы традициясе» дигән сыйныф сәгатьләрендә гаилә шәҗәрәсен булдыру, нәселнең абруе турында нык кайгырту, гаилә ядкарьләрен кадерләп саклау, зират-каберләргә игелекле мөнәсәбәт, карт-карчыкларга ярдәмчел булу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләнә.

Гомумән, мәктәп үзенең күп еллардан бирле тоткан кыйбласына бүген дә тугры булып кала.

Музейда тарихи хәтер саклана. Монда укучы белем алып кына калмый, еллар дәвамында тупланган тарихи тәҗрибәне өйрәнә. Мәктәп музейлары туган йортка, гаиләгә, Ватанга, өлкәннәргә ихтирам хисе, батырлыкка омтылыш тәрбияли, намуслы вөҗданлы булырга өйрәтә.

Мәктәбебезнең укучысы ,Сирия гарәп республикасында батырларча һәлак булган Марат Радик улы Әхмәтшинга Россия Федерациясенең герое исеме бирелде. Марат Әхмәтшин 1988-1997 елларда безнең 113 мәктәбебездә укыды, 2016 елда хәрби бурычын үтәгәндә, Сирия Гарәп Републикасында һаләк була.

Мәктәбебездә Марат Радик улы Әхмәтшинга багышланган экспозиция эшли. 2016 елда дек героебызга мемориаль такта ачылды.Маратның туганнары,сыйныфташлары,сугышчан дуслары белән очрашулар үткәрәбез.Герой турында мәгьлүмат туплыйбыз.

Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләүнең әһәмиятен күздә тотып, Р.Фәхреддин «Ватан һәм милләт» дигән үгет-нәсыйхәтендә: «…Ватан өчен көчегезне кызганмагыз. Ата-вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне «җаныгызга бәхет дип белегез!» – дигән. Ә милләткә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү нәкъ менә мәктәп-гимназияләрдә башлана. Бу эшнең үзәгендә музейлар торса, эшнең нәтиҗәле булуы бәхәссез.

Шулай итеп, бүгенге авыр, катлаулы чорда әдәпле һәм итагатьле патриот шәхес тәрбиялим дисәң, эшне, балага кечкенәдән үк туган ягы, халкы тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер.

«Тарихы барның киләчәге бар» ди безнең татар халкы.

Әдәбият исемлеге

1.Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм, Казан ТРМҮИ,2015.

2.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда, II том. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979. 409б)

3. Кокшарова, Е. В. Музей и дети : этнообразовательный музей / Е. В. Кокшарова // Воспитание школьников. – 2010. - № 10. – С. 32-35. – Библиогр. : с. 35 (3 назв.) (чз)

4. Крошкина, Т. А. Ресурсный центр музейной педагогики в условиях взаимодействия образовательной системы Красносельского района С.-Петербурга с Русским музеем / Т. А. Крошкина // Музейная педагогика в школе. Вып. IV. – СПб., 2005. – С. 70-73. (85.101 М89 к883348 кх)

5. Кудрявцева, С. Экспериментальные программы для молодежи в Государственном Эрмитаже / С. Кудрявцева // музей. – 2008. - № 3. – С. 51-55. (зп)

Эчтәлек

КЕРЕШ..................................................................................................................3

1Төп максат - шәхес тәрбияләү ............................4

2.Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейларының роле .6

3.Безнең туган якны өйрәнү «Мирас» музее...................................9

4.Музей эшчәнлеге.

5. ЙОМГАКЛАУ «Тарихы барның киләчәге бар» ди безнең татар халык.

Мастер-класс....................................................25

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ................................................................................24

Йомгак “Мастер-класс

1.Уен”Мозговая атака”.

Бәләк һәм пицца пычагы.Болар нәрсә?Алар белән нишлиләр?

2.Сезнең өегездә нинди әйберләр саклана?Димәк,музейлар ни өчен кирәк?

3.Пионер галстугы турында нәрсәләр әйтә аласыз ? Ни өчен ул өч почмаклы?Кем бәйли белә?Күрсәтегез.

4.Матур язу күнегүләре.

Ни өчен элек матур язганнар?Нәрсә ул кара(чернила)?Теләкләр язу.

Әдәбият исемлеге

1.Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм, Казан ТРМҮИ,2015.

2.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда, II том. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979. 409б)

3. Кокшарова, Е. В. Музей и дети : этнообразовательный музей / Е. В. Кокшарова // Воспитание школьников. – 2010. - № 10. – С. 32-35. – Библиогр. : с. 35 (3 назв.) (чз)

4. Крошкина, Т. А. Ресурсный центр музейной педагогики в условиях взаимодействия образовательной системы Красносельского района С.-Петербурга с Русским музеем / Т. А. Крошкина // Музейная педагогика в школе. Вып. IV. – СПб., 2005. – С. 70-73. (85.101 М89 к883348 кх)

5. Кудрявцева, С. Экспериментальные программы для молодежи в Государственном Эрмитаже / С. Кудрявцева // музей. – 2008. - № 3. – С. 51-55. (зп)

6. Лузе, О. Р. Программа «Здравствуй, музей!» в сельской школе (из опыта работы Логоловской основной общеобразовательной школы ленинградской области Ломоносовского района) / О. Р. Лузе // Музейная педагогика в школе. Вып. IV. – СПб., 2005. – С. 93-102. – Библиогр. в сносках. (85.101 М89 к883348 кх)

7. Малыгина, Е. Музейная педагогика : [музейно-педагогический проект «Мастера и шедевры русского искусства»] / Елена Малыгина // Клуб. – 2009. - № 7. – С. 20-21. (зп)


   В номере

Адаптация системы образования к потребностям обучающихся

Инклюзивное образование
Дополнительное образование
Воспитание

  СИМВОЛЫ - 2023



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2023


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2023

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика