Тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга патриотик тәрбия бирү

Аполлонова Ирина Николай кызы,
Казан шәһәре Совет районы 22нче мәктәп – Мәгариф үзәгенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Сәйфетдинова Гөлназ Имаметдин кызы,
Казан шәһәре Совет районы 22нче мәктәп – Мәгариф үзәгенең
туган тел укытучысы


"Патриотизмга өндәп кенә булмый, аны кайгыртучанлык белән тәрбияләргә - Ватанга, аның тарихына, туган якларына мәхәббәт тәрбияләргә кирәк» (Д.С. Лихачев).

Патриотик тәрбия Россия мәгариф системасында өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, чөнки ул яшьләрдә патриотик аңны, гражданлык бурычын үтәүгә әзерлекне, Ватан мәнфәгатьләрен яклау буенча иң мөһим конституцион бурычларны формалаштыруга ярдәм итә, ә балачак һәм үсмерлек чоры - Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү өчен иң уңайлы вакыт.

Патриотик тәрбия дигәндә, укучыларда үз Ватаннарына карата булган мәхәббәтнең акрынлап һәм тотрыклы формалашуы аңлашыла, шулай итеп укучы өчен бу мәхәббәт модалы сүзләр түгел, ә актив гражданлык позициясенә әверелә. Шул ук вакытта туган йортына, кече Ватанының табигатенә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләүгә басым ясала, чөнки күп нәрсә кешене туган һәм үскән урыны белән бәйли. Патриотизм тәрбияләүдә әдәбиятның фольклор жанрлары - мәкальләр һәм әйтемнәр бай чыганак булып тора. Бүген сезнең игътибарыгызга татар һәм рус теле дәресләрендә, дәрестән тыш эшчәнлектә татар һәм рус мәкальләре белән эшләү үрнәген тәкъдим итәсебез килә. Барыннан да бигрәк, балаларда мәкальләрне өйрәнүгә кызыксындыру уятуны, аларның телгә аеруча үткенлек, көч бирүләрен күрсәтүне; туры мәгънәдә кулланулары белән беррәттән, төрле милләт кешеләренең тормыш күзәтүләре, зирәклеге чагылыш тапкан мәкальләрне куллану чикләрен киңәйтүне дә күздә тотарга кирәк.

Мәкальләрне эчтәлеге ягыннан бүлгәндә, Ватанның кеше өчен әһәмиятен характерлаучы төркемнәрне аерып чыгарырга, рус һәм татар халык мәкальләренең охшаш булуын күрсәтергә мөмкин, мәсәлән:

«Родная сторона – мать, чужая - мачеха».

«Үз илем — алтын бишек, кеше иле — үтә тишек».

«На чужбине и собака тоскует».

«Своя земля и в горести мила».

«Туган илнең кадерен читтә йөргәч белерсең».

Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән татар мәкальләре арасында гаделсезлеккә, акча хакимиятенә, ялганга, ялкаулыкка каршы эчтәлеклеләре бик күп. Аларда халыкның иң яхшы сыйфатлары, туган җиргә һәм үз иленә булган мәхәббәте тупланган:

«Батыр сугышта таныла».

«Батыр үзе өчен туа, ләкин Ватан өчен үлә».

Рус халык мәкальләре белән чагыштырып карыйк:

«Тот герой, кто за родину горой».

«Для Родины своей ни сил, ни жизни не жалей».

Мәкальләрдән күренгәнчә, халыкның көче – аның бердәмлегендә, дуслыкта:

Ил төкерсә, күл булыр.

Если дружба велика – будет родина крепка.

Рус һәм татар телләрен өйрәнү югары танып белү кыйммәтенә ия: туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү, гомумкешелек кыйммәтләрен аңлау, югары патриотизм хисенә ия булган шәхес тәрбияләү. Әлеге максатларга ирешү өчен, Ватан турындагы мәкальләрне төрле орфограммалар, кагыйдәләр өйрәнгәндә кулланырга мөмкин:

Жить - Родине служить. (жи-ши)

Родная сторона – мать, чужая – мачеха. (антонимы)

Родина – мать, умей за нее постоять (правописание местоимений с предлогами).

Не ищи обетованные края, они там, где Родина твоя (правописание НЕ с глаголами).

Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр (билгесез киләчәк заманның юклык формасы).

Илен белмәгән әләкче булган (үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы).

Илсез кеше – телсез сандугач (исемнән сыйфат ясалу).

Әгәр дә мәкальнең гомуми мәгънәсен ачыклау белән генә чикләнсәк, ул укучыларның хисләренә чын мәгънәсендә кагылмас, аларның хыялларын уятмас, уйландырмас. Балаларга аларның көчен һәм матурлыгын, дөреслеген, чагылышын тоярга кирәк. Укучыларга әлеге мәкальнең мәгънәсен ачардай үз мисалларын уйлап табарга, мини-хикәя төзергә тәкъдим итәбез. Биремнәр төрле форматта булырга мөмкин: дәрестә - парларда яки төркемнәрдә, сыйныфтан тыш чарада - командада эшләү:

1 төркем. На чужбине и собака тоскует.

2 төркем. Сыерчык диңгез артына китсә дә, үз туган оясына кайта.

Белгәнебезчә, дәреслекләрдә әдәбиятыбыз классикларының күп текстлары бирелә, аларның эчтәлеген Ватан турындагы мәкальләр аша биреп була. Мондый үрнәкләр белән системалы эшләү нигезендә «Шәһәремнең яраткан урыннары», «Минем авылым», «Минем балачагым урамы " һ. б. шундый темаларга инша язу күнекмәләрен үстерергә мөмкин.

Болай эшләгәндә, укучылар халык мәкаль - әйтемнәренә битараф калмыйлар, аларның мәгънәсен уйлый башлыйлар, сөйләмдә кулланалар.

Хәзер сезнең игътибарыгызга дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә мәкальләр белән эшләү буенча кайбер биремнәрне тәкъдим итәбез. Әлбәттә, барыбыз да бу материалны үз практикабызда кулланабыз, әмма без аны бер системага салырга тырыштык.

Бирем 1. Мәкальләрнең мәгънәсен аңлатыгыз.

Родина там, где тебе хорошо.

Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.

Бирем 2. Мәкальләрне туры китерегез, мәгънәсе буенча охшашларын табыгыз.

Родной куст и зайцу дорог.

Родина начинается с семьи.

Если дружба велика, будет Родина крепка.

Своя земля и в горести мила.

Родное гнездо и птица не забывает.

Эт тә үз йортын белә.

Һәр илнең үз йоласы.

Үз илем үземә кадерле.

Чыпчык та «чытырманым» дигән.

Түбәндәге биремнәр укучыларга туган як турындагы кайбер мәкальләрне яхшырак истә калдырырга ярдәм итәчәк.

Бирем 3. Мәкаль сүзләрен тиешле тәртиптә урнаштырыгыз.

Родину, цветник, а, любит, соловей, человек

(Соловей цветник любит, а человек – Родину.)

Милей, стороне, на, вдвойне, чужой, Родина

(На чужой стороне Родина милей вдвойне.)

Кеше, телсез, сандугач, илсез

(Илсез кеше - телсез сандугач.)

Илнең, кадерен, читтә, туган, белерсең, йөрсәң

(Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.)

Бирем 4. Хатаны төзәтегез. Мәгънәсе дөрес булсын өчен, мәкальдәге сүзне алыштырыгыз.

Всякому мила чужая (родная) сторона.

Каменный дождь в родном краю хуже (лучше) золотого дождя на чужбине.

На чужбине и солнце греет (не греет).

Береккән ил бозылыр (бозылмас).

Җир тартмаса, су тартмый (тарта).

Ил аткан таш ерак китми (китә).

- Мәкальләрдә чагыштырулар бик еш кулланыла. Ул туган илнең матурлыгына дан җырларга, Ватанны башка бернинди дә ил белән чагыштырырга мөмкин түгел икәнен аңларга ярдәм итә.

Бирем 5. Җәя эченнән кирәкле сүзләрне сайлап, мәкальләрне тулыландырыгыз:

Нет в мире краше Родины… .(чужой, нашей, большой, дальней)

На чужой стороне и весна … . (мила, жарче, не красна, не близка)

Береги Родину, как … .(здоровье, зеницу ока, силы, ценность)

Ватаны юк – җырсыз (күгәрчен, карга, сандугач).

Илнең … дә тәмле (чәе , төтене, җиләге).

Илдә чыпчык (яшәми, үлми,тормый).

Бирем 6. Мәкальнең башын аның ахыры белән бәйләгез.

Одна у человека родная мать, не страшно умирать.

За Родину-мать мать родимая.

Родина любимая – одна у него и Родина.

Иле ныкның канаты каерылган.

Иленнән аерылган – иренгә тия.

Илдә булса, биле нык.

Бирем 7. Мәкальләрнең эчтәлеге буенча кечкенә хикәя төзегез.

Человек без Родины, что соловей без песни.

Читне макта - илеңдә тор.

Бирем 8. Бирелгән мәкальләрнең тәрҗемәләрен табыгыз (көчлерәк укучыларга үзләренә тәрҗемә иттерергә мөмкин).

Ватанга хыянәт - үзеңә хыянәт.

Илен саткан башын саткан.

Илен саткан ике көн дә яшәмәс.

Илен сөйгән мәңге яшәр, илен саткан бер көн яшәр.

Үзәккә үткән җил яман, илен саткан ир яман.

Үз илем — алтын бишек, кеше иле — үтә тишек.

Изменить Родине- изменить себе.

То, кто продал страну, продал свою голову.

Тот, кто продал Родину, не проживет и 2 дней.

Тот, кто любит Родину, будет жить вечно; тот, кто продал, день.

Как плох ветер, который пронизывает душу, так и мужчина, который предал страну.

Своя страна (Родина) - золотая колыбель, чужая страна - насквозь дырявая.

Үз илем үземә кадерле.

Үз илең гөлстан, кеше иле гүрстан.

Үз халкыңны үз итсәң, ят халыкка кол булмассың.

Үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс.

Үлсәң дә туган җиреңә ябыш.

Фәлән җирдә файда бар, үз җиреңдәй кайда бар?

Своя страна дорога себе.

Своя страна- страна цветов, чужая- страна могил.

Если будешь служить своему народу, не будешь рабом другого народа.

Кто не любит свой народ, тот не любит и другие народы.

Если даже будешь умирать, хватайся (держись) за свою Родину.

Где-то там есть выгода, а где то место, дорогое как Родина?)

Мәкальләр белән эшләүнең барлык алымнарын да санап бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтәсебез килә: патриотизм тәрбияләү – укучыларда ватаннары һәм үз халкы өчен горурлык хисе тудыру, аның бөек казанышларына һәм үткәннең лаеклы сәхифәләренә хөрмәт тәрбияләү юнәлешендә бертуктаусыз алып барыла торган эш. Шулай эшләгәндә, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирәчәк.


   В номере

Адаптация системы образования к потребностям обучающихся

Инклюзивное образование
Дополнительное образование
Воспитание

  СИМВОЛЫ - 2023



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2023


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2023

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика