Әйт кенә тәмле сүз (тәрбия темасына класстан тыш чара)

Зарипова Д.Ф.,
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №85
с углубленным изучением отдельных предметов»
Ново-Савиновского района г.Казани
учитель родного (татарского) языка и литературы


Кичәнең максаты:

- укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү;

- сөйләмне сафландыру,

- мәдәниятле шәхес тәрбияләү,

- бәйрәмнәрдә актив катнашырга теләк булдыру.

Җиһазлау. Плакатлар:1.Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

2.Әйт кенә тәмле сүз –

Иркәләр күпме күз.

Әйт кенә яхшы сүз –

Һәркемдә көләч йөзә.

“Әбиемнең васыятләре” дигән җыр башкарыла.

Иңнәремдә фәрештәләр,

Ди - миңа ак әбием.

Фәрештәм син дип сөяләр,

Әтием һәм әнием.

Кушымта

Һәр иртәне, якты көнне

Фатыйха белән башлыйм.

Һәр эшемне, гамәлемне

Изгелеккә багышлыйм.

Кушымта

Үзе тарих, олы тарих

Безнең әби-бабабыз.

Зурласаң гына аларны,

Олы булып калабыз.

Кушымта

Әбиемнең васыятләре

Офыгымны киңәйтә.

Иңнәремдә фәрештәләр,

Изгелеккә өйрәтә.

1нче алып баручы. Еш кына өлкәннәр “тәмле сүз”, “тылсымлы сүз”, “хикмәтле сүз” дип сөйлиләр.

-Ә сез мондый сүзләрне беләсезме?

2нче алып баручы. Хәтеремдә. Без беренче сыйныфта Фәнис абый Яруллинның “Хикмәтле сүз” шигырен укыган идек. “Рәхмәт” сүзен хикмәтле сүз дип атаган иде шагыйрь абый.

1 нче укучы. Ф.Яруллин “Хикмәтле сүз” шигыре.

Бер сүзне күп сөйләсәм,

Аны тәмам “иләсәсм”,

Тирги мине һәммәсе,

Туйдырамын, янәсе.

Ә мин шундый сүз беләм,

Ул сүздән туймый һичкем,

Тиргәмиләр, сүкмиләр,

Сөйләп торсаң да өч көн.

Кыен түгел әйтергә,

Бик ансат, рәхәт үзе,

Сезгә дә өйрәтәм аны:

Ул була “рәхмәт” сүзе.

2 нче укучы. Ш.Галиев.”Рәхмәтләр хакында”

Җиргә төшкәч

Бияләе,

Гафур алып

Биргән иде,

Динә аңа:

-Рәхмәт, - диде.

Малайның да

Җылы сүзгә

Кәефе килде,

Елмайды да:

-Рәхмәтеңә

Рәхмәт!-диде.

Кыз җавапсыз

Калсын диме?

Җавап бирде;

-Рәхмәтемә

Рәхтәт өчен

Рәхмәт инде!

Малай аңа

Башын иде;

-Рәхмәтеңә

Рәхмәт !-диде.

Динә көлде.

Бик күңелле,

Рәхәт иде.

Җиргә төшкән бияләйгә

Рәхмәт инде.

1нче алып баручы. Безнең телебез матур сүзләргә бик бай!

И кадерле туган телем – татар теле!

Башка телдән бай да түгел һәм ярлы да...

Уйлар, хисләр, сөюләрем, нәфрәтләрем,

Кайгы, хәсрәт, шатлыкларым – сыйган бар да.

“Туган телем” җыры башкарыла.

Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул - минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

“Балам!” – диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам. (Энҗе Мөэминова)

2нче алып баручы. Һәркемдә тел –бөек ана теле,

Ана сөте белән ачыла.

Туган телебезнең иң тәүге сүзләрен без әниләребездән

Иң элек бу тел белән Аннары төннәр буена

Әнкәм бишектә көйләгән, Әбкәм хикәят сөйләгән,- дип язган.

1нче алып баручы.Тыңлагыз әле, күпме назлы сүзләр ул бишек җырында!

(“Әлли бәлли, былбылым”җыры башкарыла)

2нче алып баручы. Ә тылсымлы сүзләр нинди була икән?

Тылсымлы сүзләр турында да шигырләр тыңласак, бу сорауга җавапны тизрәк табар идек дип уйлыйм.

3нче укучы.Й.Шәрәпова.Тылсымлы сүзләр.

Иртән әни уята:

-Улым, хәерле иртә!

Шул тылсымлы сүз мине

Көн буе саклап йөртә.

Әби мәктәпкә озата:

-Улым, -дип, -хәерле юл!

Әбием изге күңелле,

Гел хәерле була юл.

Мәктәбемә баргач та

Телимен:”Хәерле көн!”

Әллә шуңа әйбәт кенә

Хәерле уза бу көн.

Кичен әти каршы ала:

-Хәерле кич,улым,-дип.

Бергәләшеп уйнаганда,

Хәерле уза кич бик.

Гап-гади инде үзләре,

Катлаулы түгел һични.

Әмма хәерле итәләр

Иртәне, көнне, кичне.

Мин шундый сүзләр беләм.

Син дә беләсең микән?

Хәерле юл! Хәерле көн!-

Тылсымлы сүзләр икән.

4нче укучы. Әхмәт Исхак. Беренче рәхмәт

Алсу хәзер зур кыз инде —

Аңа өч тулган.

Алсу бүген абыйсының

Яулыгын юган.

Сабынлаган да яулыкны

Чиләккә тыгып,

Чайкаган да элеп куйган

Тормыйча сыгып.

Шатлыктан нәни Алсуның

Күзләре яна:

Рәхмәт әйткән моның өчен

Абыйсы аңа.

Мөмкин түгел шатланмаска:

Бит шундый рәхәт

Чын күңелдән эшләп алган

Беренче рәхмәт.

1нче алып баручы. Бик матур шигырләр дә тыңладык. Шулай да, нинди була икән ул тәмле сүз?

2нче алып баручы. Әбиемнең һаман әйтә торган бер сүзе бар: - Балакайларым тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз.Тәмсез телле булсагыз, үзегезне берәү дә яратмас, - ди. Нинди була икән ул тәмле сүз? Ул бит конфет та, перәнник тә түгел. Аны ашап карап булмый бит. Мин үзем белгән төрле сүзләрне әйтеп карыйм; ”Әти, әни, күмәч, ипи, бир, кил, кит, матур, кечкенә, кызыл, зәңгәр... Сүзләр бик күп инде ул. Зур үскән саен, аларны күбрәк беләсең. Тик менә әбием әйткән тәмле сүз нинди була икән соң?

5нче укучы. Бу сорауның җавабы бик күп төшенчәләргә ия. Әдәпле кеше дибез икән, ул безнең күз алдына барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы булып килеп баса. Ул — кешелекле дә, белемле дә, укымышлы да һәм алай гына дамы әле?! Әйдәгез соң, бергәләп әдәпле кешеләрдә булырга тиешле тагын кайбер сыйфатларны тәфсилләп, киңрәк итеп искә төшереп карыйк.

6 нчы укучы. Әйе, әдәпле кеше: башкалардан үзен өстен куймый. Өлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга, гарипләргә һәрвакыт ярдәмчел, ихтирамлы һәм ихлас мөнәсәбәттә була. Кеше хәленә керә, бүтәннәрне беркайчан да кыен хәлдә калдырмый.

7нче укучы. Һичкайчан тавыш күтәреп сөйләшми, тупас яки ямьсез сүзләр әйтми, ялганлашуга юл куймый, әйткән сүзен үти, вәгъдәсендә тора. Кеше сөйләгәндә игътибар белән тыңлый һәм кирәк чакта гына сүзгә кушыла.

8 нче укучы. Башкаларны рәнҗетергә яки кимсетергә ирек бирми. Кешеләр белән һичкайчан үзен эре куеп яки тупас сөйләшми. “Борчуым өчен гафу итегез”, “Рәхим итегез”, “Рәхмәт” кебек тылсымлы сүзләрне урынлы куллана белә.

9 нчы укучы. Башкаларның шәхси милкенә, байлыгына саклык белән карый, көнчелек, нәфес чире белән авырмый. Үз милкенең кадерен саклый. Башкалардан кызгандыру өчен үзен мескен хәлгә төшерми, юк-бар сәбәпләр табып, читтән теләктәшлек, ярдәм эзләми.

10нче укучы. Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу - әдәпле кешене бизи торган сыйфатлар. Әдәпле кеше, гомумән, һәрьяклап җыйнак, пөхтә була. “Холкы күркәм, күңеле яхшы кеше белән җиңел яшәп була”,—ди халкыбыз.

11нче укучы.Таза булыйк, матур, күркәм булыйк

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң йөрәк,

Изге сүзләр, җылы куллар, шатлык кирәк.

1нче алып баручы. Менә тәмле сүзләрне дә белдек.Тәмле телле булу өчен әдәпле булырга кирәк икән.Ә без тырышырбыз. Матур сөйләшүчене тыңлау да күңелдә канәгатьләнү хисе тудыра.

2нче алып баручы. Без бүген үзебезгә нихәтле сүз байлыгы, тәмле сүзләр, тылсымлы сүзләр, хикмәтле сүзләр тупладык. Ә хәзер бергәләшеп җыр җырлыйк әле.

Җыр. Матур булсын.

1.Син дә җырла ,батыр егет

Син дә җырла матур кыз.

Матур булсын,матур булсын,

Матур булсын бу тормыш!

2.Безнең ил кояшы балкый

Якты булып көн саен,

Якты булсын,якты булсын

Якты булсын көн саен.

3.Илебезнең халыклары

Матур тормыш коралар.

Тыныч булсын ,тыныч булсын

Тыныч булсын дөньялар.

1нче алып баручы.Татар халкының “Теле татлының , дуслары күп була” дигән мәкале бар. Әйдәгез без дә дус, тату, тәмле телле, татлы телле балалар булып якты, матур дөньяда үсик. Сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән матур кызлар, җитез малайлар, хөрмәтле кунаклар! Сезгә исәнлек-саулык , зур уңышлар телим.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2020

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика