Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә театр эшчәнлеген куллану

Бикмуллина Л.Ф.,
I кв.категорияле татар теле тәрбиячесе
МАДОУ № 297, Казан шәһәре


Эшчәнлекнең максаты: иҗади шәхес формалаштыру; балаларның сөйләмен һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерү; театр эшчәнлегендәге балаларның иҗади активлыгын үстерү өчен шартлар тудыру, бөтен педагогик процесста эшчәнлекнең башка төрләре белән үзара бәйләнештә тору шартларын тәэмин итү, балаларны театр сәнгатенә, театраль эшчәнлеккә тарту;

Бурычлар:

- балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;

- балаларда эмоциональ һәм сөйләм чагылышын үстерү;

- балаларга театр сәнгате өлкәсендә беренчел күнекмәләр (мимика, ишарәләр, тавыш куллану);

- эстетик зәвык формалаштыруга ярдәм итү;

- балаларны театр, аның төрләре, атрибутлар, костюмнар, декорацияләр турында күзаллауларын киңәйтү.

- ата-аналарда театр эшчәнлегенең иң мөһим эш төрлэренен берсе булуда күзаллау булдыру;

- тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән иҗади шәхес булдыруда уңай шартлар тәэмин итүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек юлларын табу.

Иҗади эшчәнлек - ул ниндидер яңалык тудыручы эшчәнлек; яңа продукт булдыру буенча ирекле сәнгать, шәхси «мин» чагылышы. «Иҗат» сүзе иҗтимагый яктан узган тәҗрибәдә, шәхси һәм җәмәгатьчелектә очрашмаган нәрсәне эзләү, сурәтләү дигәнне аңлата.

Театральләштерелгән эшчәнлек баланың сөйләмен формалаштыруга, интеллектуаль һәм сәнгать-эстетик тәрбия бирүгә кагылышлы күп кенә педагогик бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Театральләштерелгән уеннарның тәрбияви әһәмияте дә зур. Балаларда бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаша. Алар аралашу кыенлыкларын, үз-үзләренә ышанычсызлык кичерүгә бәйле шатлык кичерәләр. Театральлештерелгән эшчәнлек балаларны яңа тормышны кабул итәргә, импровизацияләштерергә сәләтле иҗади шәхесләр булырга өйрәтә, күрәсең.

Балаларның театральләштерелгән уен белән мавыгуы аларның эчке комфортлары, иркенлеге, өлкәннәр һәм баланың авторитар аралашуы түгел, берьюлы югалган «мин булдыра алмыйм» комплексы - болар барысы да гаҗәпләндерә һәм җәлеп итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: театр эшчәнлеге барышында балаларның иҗади сәләтләре белән бергә әхлакый кыйммәтләр дә формалаша.

Театрлаштырылган эшчәнлек балаларны яңа тормышны кабул итәргә, импровизалаштырырга, сәләтле иҗади шәхесләр булырга өйрәтә, күрәсең. Безнең җәмгыятькә кыю рәвештә заманча хәлгә керә алырлык сыйфат кешесе кирәк.

Балалар бакчасында театральләштерелгән эшчәнлек – ул баланың иҗади потенциалын ачу, шәхеснең иҗади юнәлешен тәрбияләү өчен яхшы мөмкинлек. Балалар әйләнә-тирә дөньяның кызыклы идеяләрен күрергә, аларны тормышка ашырырга, персонажның сәнгати образын тудырырга өйрәнә, алардан иҗади үсеш ала, ассоциатив фикерләү, гадәти булмаган мизгелләрне күрә белүе үсә.

Шулай ук, театр эшчәнлеге күп кенә проблемалы ситуацияләрне нинди дә булса персонаждан читтә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу кыюлыкны арттыра, үз-үзенә ышанычсызлыкны җиңәргә ярдәм итә.

Мисал өчен, тәрбиче оялчан балага аю ролен бирә. Шул бала, рольгә бирелеп, көчле кыю персонаж образын кабул итә, үзен башкача хис итә башлый. Шуңа күрә, тамашачылар (әти-әниләр, үз яшендәге балалар) алдында чыгыш ясый ала. Бала башкача хәрәкәтләнә, сөйләшә башлый.

Тәрбияче балаларның иҗади активлыгын үстерү өчен уңай шартлар тудырырга тиеш. Монда төп рольне әйләнә – тирә мохит уйный. Моның өчен һәр төркемдә театр зонасы яки әкият почмагы җиһазландырылырга тиеш. Анда бала, төрле битлекләр киеп яки башка атрибутлар алып, төрле рольләрне үзе аша кичерә.

Театральләштерелгән эшчәнлек балаларга үз-үзләрен дөрес тотарга, халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштырырга ярдәм итә. Театральләштерелгән уен - сюжетлы уенга якын. Театрның да сюжеты, эчтәлеге, уен кагыйдәләре бар. Театраль уен баланы формаль булмаган аралашуга, текстны иҗади якын күрүгә, театр сәнгате чараларын куллануга этәрә. Моның өчен театр уен эшчәнлегенең күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итүче түбәндәге эш формалары, күнегүләр, уеннар кулланыла:

- шигырьне кул хәрәкәтләре ярдәмендә сөйләү;

- мимика (йөз хәрәкәте) ярдәмендә күрсәтелгән уеннар;

- бер үк диалогны төрле интонация белән сөйләү;

- тиешле рифманы табуга юнәлдерелгән күнегүләр;

- җырлы-музыкалы уеннар;

- бармак уеннары;

- әкиятләр уку һәм бергәләп анализ ясау;

- әкиятләрдән өзекләрне уйнау;

- компьютер ярдәмендә әкиятләр, мәзәкләр, шигырьләр тыңлау;

- сүзле, өстәл һәм хәрәкәтчән уеннар;

- пантомик этюдлар һәм күнегүләр;

- сулыш гимнастикасы;

- артикуляцион гимнастика;

- курчак театрын куллану;

- үз кулларың белән ясалган әкият геройлары белән әкиятләрне сәхнәләштерү, уен ситуацияләрен булдыру;

- шәүлә театры.

Нәтиҗә.

Балалар бакчасында театральләштерелгән эшчәнлек барлык режим моментларын оештырырга ярдәм итә. Бу исә, белем бирү һәм балаларның мөстәкыйль эшчәнлегендә гамәлгә ашырыла. Моның нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр тора: инсценировкалар, драматизация, спектакльләр, концертлар, бәйрәм һәм күңел ачу чаралары. Театральләштерелгән эшчәнлек балаларга һәр әдәби әсәр яки әкияттән һәрвакыт уңай сыйфатлар (дуслык, яхшылык, намуслылык, кыюлык һәм башкалар) алырга ярдәм итә. Ул баланың хисләре, тирән кичерешләре һәм рухи үсеше чыганагы булып тора. Театр баланың рухи һәм иҗади потенциалын ача һәм социаль мохиткә җайлашырга реаль мөмкинлек бирә.

Без куйган бурычлар, әлбәттә, зур артистлар тәрбияләүгә юнәлдерелмәгән, әмма киләчәктә, безнең балалар кем генә булмасын, аларның үз эшләренә иҗади якын килүләренә ышанабыз. Алар ихлас, игелекле, изге гамәлләр генә кылырлар, чөнки театр тылсымлы атмосферага чумарга ярдәм итә, бала дөньяны матур кабул итә һәм аның рухи байлыгы югалмый.

Кулланылган әдәбият:

1.Бурганова Р.А., Хисамова Ф.М. Малыши изучают татарский язык. Пособие для воспитателей детских садов на татарском языке. – Казань: Магариф, 2005 – 207с.

2.Исаева Р.С. Играя изучаем татарский язык. Методическое пособие. – Набережные Челны, 2010. – 58с.

3. Программа “Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү” З.М.Зарипова, Р.С.Исаева, Р.Г.Кидрячева. Казань, 2013.

4. Региональная программа дошкольного образования, Р.К.Шаехова, РИЦ, 2012.

5. “Раз –словечко, два – словечко” Р.К.Шаехова , Казань, “Хəтер”, 2011.

6.“Татарча сөйләшәбез” (4-5, 5-6, 6-7яшь), З.М. Зарипова, Р.С. Исаева, Р.Г.Кидрячева. РТ “Хəтер”, 2011

7. Хрестоматия для детей 2-7 лет “Балачак аланы” (На поляне детства) Закирова К.В.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2020

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика