Бердәмлектә көч! Түгәрәк эше (башлангыч сыйныф укучылары өчен)

Алсу Наил кызы Газизова,
Флера Ислам кызы Муктат,
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 62нче
урта мәктәбенең туган (татар)
теле һәм әдәбияты укытучылары


Укучылар һәм ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру уку-укыту процессының төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Гаилә белән тату хезмәттәшлек алып бару – бүгенге көннең бик мөһим ихтыяҗы. Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Көндәшлеккә сәләтле, заман шартларына яраклашкан, рухи һәм физик яктан камил булган иҗади шәхес тәрбияләү, укучыларга мөстәкыйльлек һәм иҗади активлык күрсәтү өчен дә зур мөмкинлекләр тудыра. Күп очракта нәкъ сыйныфтан тыш эшләрдә укучылар үзләрен ныграк таныталар,

Белем бирү барышын, шәхеснең үсешен һәм аның тәрбияви якларын исәптә тотарга кирәк. Шуңа күрә дә сыйныфтан тыш эшчәнлек уку процессы белән үрелеп тә бара.

Соңгы елларда безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәрендә “Казаным – гомер бишегем” дип аталган фәнни-тикшеренү берләшмәсе эшләп килә. Төп акцент укучыларда гражданлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелә. Башлангыч сыйныф укучылары беренчел тикшеренү күнекмәләре алалар. Кешегә, үзләренә бәя бирү, тирә-як мохитны күзәтә алу, үзгәрешләрне сиземләү укучыларда кирәкле алшартларны үстерергә ярдәм итә.

Түгәрәктә балаларга гадәти булган күренешләрне, предметларны, әкиятләрне һәм шигырьләрне яңача бәяләргә тәкъдим ителә. Эш тәртибе җиңелдән катлаулыга үстерелеп, этаплап алып барыла.

Эшнең беренче этабы укучыларның Г. Тукай, А. Алиш һәм М. Җәлил музейларына сәяхәтләре белән башланып китә. Шулай ук язучыларның әсәрләрен һәм иҗат юлларын өйрәнү, шагыйрьләр Ш. Галеев һәм Р. Миңнуллин әсәрләре белән дә танышу да түгәрәк эшендә карала.

Эшнең икенче этабында укучылар үзләренә охшаган әсәрләрнең эчтәлекләрен сөйлиләр. Саф татар телендә шигырьләрен яттан укыйлар һәм әсәрләргә иллюстрация ясыйлар.

Ә инде эшнең өченче этабында башка типтагы бирем тәкъдим ителә – табарга, эзләргә һәм чагыштырырга. Укучылар әлеге әдипләрнең әсәрләрен рус әдәбияты язучылары белән чагыштырып, алардагы аермаларны, охшашлыкларны күрсәтергә тиеш булалар.

Кыска гына вакыт эчендә укучылар зур күләмле эш башкарып чыгалар. Әлеге эшнең нәтиҗәләре “Сабантуй” газетасы һәм һәм “Сабыйга” журналында басылып чыга.

Сыйныфтан тыш эш чаралары шәхес тәрбияләүдә зур роль уйный. Ул укыту процессын тулыландыра, дәвамчанлылыкны саклый. Коммуникатив, төрле милләт мәдәнияты белән якыннан таныш аңлы шәхес тәрбияли.

Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләгәндә укучылар үзләренә тиешле мәгълүматны бик тиз алалар. Тикшеренү-тикшерү эшенең төп фәнни нигезләренә төшенәләр. Үзара матур итеп аралашырга, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә дә өйрәнәләр.

Тирә-як мохиткә сакчыл караш һәм җаваплылык хисе дә тәрбияләнә. Шуның нәтиҗәсендә алар бу дөньяга да яңача карый һәм тагын да кызыксыныбрак күзәтә башлыйлар.

Сыйныфтан тыш эшчәнлек ата-аналар һәм сыйныф җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Шуны да истә тотарга кирәк: хәзерге яшәеш, социаль-икътисади киеренкелек шартларында укучыларда төрле милләт халыкларының традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү, саклап калу төп бурычларның берсе булып тора.

Түгәрәк эшебезнең иң төп этабында укучылар күп кенә мөһим сорауларга җавап эзләп табарга тиешләр . Мисал өчен: киләчәк буын кешесе түбәтәй, калфак, такыя, киез итек, читек һәм башкаларның нәрсә икәнен белерме?

Дәрес барышында бирелгән сорау: “Нәрсә ул түбәтәй?” – күп кенә укучыларны аптырашта калдыра. Түбәтәй нинди була? Калфакны, кафтанны кем киеп йөргән? Башлык нәрсәдән тегелгән? Һәм башка шундый сораулар түгәрәк эшендә карала. Укучылар үз чиратында куелган сорауларга җавап та эзли башлыйлар. Бу эшчәнлектә укучыларның ата-аналары да актив катнашалар. Күп кенә сорауларга җавапны бары тик мәктәптә, түгәрәк эшләрендә генә таба алырга мөмкин икәнлеге ачыклана.

Кыска гына вакыт эчендә укучылар тарафыннан зур күләмле эш башкарыла, күп кенә сорауларга җаваплар да табыла. Түбәтәй, такыя, камчат бүрек, кәләпүш, башлык һәм калфак кебек милли баш киемнәренең тарихы турында мәгълүмат алына.

Татарстан Республикасының дәүләт музеена барып кайту да укучылар өчен ярдәм һәм эмоциональ күтәрелеш була.

Укучыларны түбәтәйләрнең 100ләп булуы бик тә хисләндерә. 100дән артык түбәтәй милли музейның горурлыгы булып тора һәм анда саклана.

Шулай ук музейда укучылар хатын-кыз өчен аерым һәм ир-ат өчен башка түбәтәйләр бар икәнен күрәләр. Үзбәк, казах, таҗик һәм башка милләт кешеләрендә дә бу баш киеменең бик тә таралган булуы ачыклана. Алынган мәгълүмат укучыларны түбәндәге сорауларга җавап эзләргә этәрә: нинди түбәтәйләр була? Ир-ат һәм хатын-кыз татар кешеләренә хас түбәтәйдән кала тагын нинди баш киеме киеп йөргәннәр? “Түбәтәй” сүзе бөтен җирдә дә бер үк мәгънәдәме?

Укучыларның иҗади эшләре реферат, фотографияләр, проектлар һәм презентацияләр формасында эшләнелә.

Эшнең киләсе этабында укучылар үзләренең башкарган эшләрен бергә туплап, төрле кызыклы ачышларны, күзәтүләрне барлап, схемалар төзеп проект эшен яклыйлар.

Этаплап уздырылган эшләрдән соң “Түбәтәй нәрсә ул?”- дигән сорауга укучылар төгәл һәм дөрес җавап бирә алачак. “Киләчәк буын кешесе түбәтәйнең нәрсә икәнен онытмасмы?” – дигән сорауга да, инанып, “Юк, онытмас,”- дип әйтә алабыз.

Түгәрәк эше уку-укыту планына нигезләнеп төзелә. Әлеге түгәрәк планы 10-12 яшьлек (рус төркеменә йөрүче) балалар өчен каралган. Программа бер елга исәпләнеп языла. Төркемнәрдә 15 баладан да күп булмаган укучылар шөгыльләнә. Түгәрәк эше атнага бер тапкыр, 1 сәг. 30 мин. үткәрелә (индивидуаль эш төрләре дә була). Шулай ук түгәрәктә төрле эш формаларын кулланырга мөмкин: практик, лекция, әңгәмә, экскурсия, сәяхәт,ачык дәрес һ.б.

Тематик планның эчтәлеге:

1.Кереш дәрес. (Балаларны яңа уку елы планы белән таныштыру, инструктаж үткәрү).

2.Бу минем Казаным. (Казан шәһәренең үткәне һәм киләчәге, башка шәһәрләрдән аермалы яклары, шәһәрнең символлары белән танышу).

3.Бөек Болгар дәүләте. (Бөек Болгар дәүләте турында мәгълүмат алу, фильмнар карау).

4. Алтын Урда чорында Казан шәһәре. (Казан сүзенең ясалышы, килеп чыгышы, казан сүзенең мәгънәсен ачыклау, сүзлекләр белән эшләү).

6.Казан ханлыгы. (Казан ханлыгы чорына караган тарихи шәхесләр белән танышу).

7. Казан Рәсәй шәһәре. (Казан шәһәренең Рәсәй составына керүе, рәсәй халыклары бердәмлеге турында мәгълүмат бирү).

8. Казан дуслык шәһәре.( Казан шәһәрендә яшәүче төрле милләт халкының дус-тату яшәве хакында сөйләшү, милли гореф-гадәтләр белән танышу).

9. Данлыклы шәхесләр. (Казан шәһәре белән бәйле булган күренекле шәхесләр белән танышу).

10.Мәдәни Казан. (Казан шәһәрендә үткәрелә торган төрле мәдәни, спорт чаралары турында сөйләшү).

11.Бүгенге Казан.(Борынгы һәм бүгенге Казан шәһәрен чагыштыру. Казан шәһәренең үсеше, яңа төзелеш объектлары, метро станцияләре, спорт сарайлары турында мәгълүмат алу).

12.Йомгаклау. (Чакырылган ата-аналар өчен ачык чара үткәрү).

Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару – балаларга төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше. Сәләтле укучыларны даими рәвештә конкурсларда катнаштыру аларның үзләренең дә мөмкинлекләрен, белемнәрен ачыклауга ярдәм итә, уңышлар яулауга этәрә. Югарыда санап кителгән эшләрнең барысы да укучыларны иҗади актив шәхес итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

Кулланылган әдәбият:

1. Гилязов И.А., Пискарев В.И., Султанбеков Б.Ф., Хузин Ф.Ш. Казаневедение. Учебное пособие для начальной школы. - Казань: Тамга, 2006. - 192 с.

2.Әхмәтьянов Р.Г.Татартеленең этимологик сүзлеге: 2 томда. Т.1- Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 543 б.

3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: Т.1: А – В. – Казан: ТӘҺСИ, 2015. –

712 б.

4. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: Т.2: Г – Й. – Казан: ТӘҺСИ, 2016. –

748 б.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2020

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика