ГАИЛӘМ – ҖЫЛЫ УЧАГЫМ (Башлангыч сыйныфлар өчен бәйрәм кичәсе)

Фатыхова Э.Р.,
Казан шәһәре Яңа Савин районы 85 нче урта мәктәбенең
I квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы


Максат: укучыларда әти-әниләргә, әби-бабайларга карата ярату, хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү; гаиләнең кеше тормышындагы әһәмиятен җиткерү.

Җиһазлау: балаларның әти-әниләре белән төшкән фотолары, слайдлар, әти-әниләргә багышланган җырлар белән диск, балаларның иҗат күргәзмәсе.

(Бәйрәм үткәреләсе зал шарлар белән бизәлгән. Балаларның иҗат күргәзмәсе оештырылган. Залда әниләргә, әтиләргә багышланган җырлар яңгырый.)

Алып баручы: Хәерле көн, әтиләр, әниләр! Хәерле көн, әбиләр, бабайлар! Хөрмәтле кунаклар! Без бүген гаилә бәйрәменә җыелдык. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегез дә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда да дәвам итсен.

1 нче укучы: Бәйрәмсез бик күңелсез бит -

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

2 нче укучы: Җирдә миңа ни кирәк?

3 нче укучы: Әти дә, әни кирәк.

2 нче укучы: Җирдә миңа ни кирәк?

3 нче укучы: Без яшәрдәй өй кирәк.

2 нче укучы: Җирдә миңа ни кирәк?

3 нче укучы: Әллүкиле көй кирәк.

2 нче укучы: Җирдә миңа ни кирәк?

3 нче укучы: Тукай, туган тел кирәк.

2 нче укучы: Җирдә миңа ни кирәк?

3 нче укучы: Туган-үскән ил кирәк.

2 нче укучы: Җирдә миңа ни кирәк?

3 нче укучы: Мәңге имин ил кирәк.

Алып баручы: Әйе, әтиле-әниле тигез гаилә – бәхетле баланың җылы учагы. Гаилә никадәр нык булса, аның җылысы шулкадәр көчле була.

“Туган илем” җыры башкарыла.

Алып баручы: Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

4 нче укучы: Иң назлы сүз, иң якын сүз,

Ул матур сүз – ӘНКӘЕМ!

5 нче укучы: Көннәр якты булсын өчен

Әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен

Әни кирәк!

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

6 нчы укучы: Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың үз әнисе булуы!

7 нче укучы: Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе, кылган эше –

Һәммәбезгә туры юл.

“Әнием турында” җыры башкарыла.

Алып баручы: Әни-әнкәй сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын да, кайгысын да алар беренчеләрдән булып уртаклашалар, акыллы киңәшләрен бирәләр. Әниләрнең ягымлы, йомшак сүзләре, киңәшләре балага юлдаш була. Татар халкының шундый мәкале бар: “Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, анаң каршындагы изге бурычны үти алмыйсың”. Балаларыбыз тигез гаиләдә, сәламәт булып үссеннәр, картайган көнебездә алар янәшәбездә булсыннар. Һәр ата-ананың изге теләкләре кабул булсын. Бер-беребезгә ягымлы булыйк, матур сүзләр генә әйтеп яшик.

Ә хәзер әниләр балаларына нинди ягымлы, матур иркәләү сүзләре әйтәләр икән, ярышып карыйк. Матур, назлы, иркәләү сүзләре балаларга бик кирәк. Бала аны кимендә 12 мәртәбә ишетергә, тоярга тиеш.

(Назлы сүзләр әйтү буенча уен үткәрелә).

Бик матур сүзләр генә әйтешеп яшисез икән. Иркәләү сүзләре баланың кәефен күтәрә, тынычландыра, күңелендә игелек орлыклары сала. Шуңа күрә балалардан ягымлы сүзләрегезне кызганмагыз.

Алдагы бәйге – “Гаилә ризыгы”. Кадерле әниләребез үзләренең иң тәмле гаилә ризыкларын пешерү серләре белән уртаклашырга тиеш.

(“Гаилә ризыгы” бәйгесе үткәрелә).

Алып баручы: Бар тагын бер иң матур сүз:

Һәрвакыт син әйткәнең.

Анысы нәрсә?

4 нче укучы: Ул матур сүз,

Ул якын сүз – ӘТКӘЕМ.

8 нче укучы: Ул җирдә иң шәп кеше!

Шәп кеше, гаҗәп кеше!

Ул иң-иң көчле кеше!

Баһадир төсе кеше!

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә!

Кем дисезме? Ул кеше –

Минем әти, әлбәттә!

9 нчы укучы: Минем әткәй көн дә эшкә китә,

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта

Шәфәкъләрнең алсу төсләрен.

Әткәй, әнкәй, сездән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле?

Кояш сыман әнкәй берәү булса,

Әткәй безгә бик тә кадерле.

“Солдатта булган диләр” җыры башкарыла.

Алып баручы: Әтиләр дә, әниләр кебек үк, безне бик яраталар. Кирәк чакта уйнаталар, ашаталар, иркәлиләр дә. Ә хәзер әтиләрне уйнатып алабыз. Татар хатын-кызларының кайбер исемнәре кушма сүздән тора. Мәсәлән, Гөл+ниса. Иң күп кушма исем атаган әти җиңүче була.

(Кушма хатын-кыз исемнәрен атау буенча уен үткәрелә).

Алдагы бәйге – “Бәхетле гаилә оясы”. Кадерле әтиләребез үзләренең бәхетле гаиләләре яшәячәк йорт проектын тәкъдим итәргә тиешләр.

(“Бәхетле гаилә оясы” бәйгесе үткәрелә).

Алып баручы: Әле безнең барыбыз өчен дә бик кадерле булган икенче кешеләребез – әбиләребез, бабайларыбыз бар. Безнең әбиләребез, бабайларыбыз олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә.

10 нчы укучы: Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

Ак ефәктәй чәчләрен

Ул тарап куя үреп,

Чисталыкка өйрәнәм

Мин дә аңардан күреп.

11 нче укучы: Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

Кызыклы әкиятләр

Сөйли кичләрен безгә,

- Бәбкәм, - диеп иркәләп

Эндәшә үзебезгә.

12 нче укучы: Җылы оек, бияләй

Бәйли безгә көз җиткәч.

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

Өйдә аны һәммәбез

Яратабыз, сөябез.

- Син бик кадерле безгә,

Озак яшә! – диябез.

13 нче укучы: Бабабыз акыл иясе,

Бабабыз уңган кеше.

Нәрсәгә тотынса да,

Һәрвакыт гөрли эше.

Мин сокланып карыйм аңа,

Баһадир безнең бабай!

Әмма үзе бик аз сүзле,

Мактанмый бер дә алай.

Татар халык биюе башкарыла.

Алып баручы: Безнең әбиләребез, бабайларыбыз бик уңган да. Хәзер аларга “Җеп эрләү” уенын уйнатабыз.

(Бабайлар беләкләренә бәйләү җебе киеп тотып тора, ә әбиләр йомгакка чорный).

Алып баручы: Үскәнем, я, инде син әйт!

14 нче укучы: Иң матур сүз – ИЛКӘЕМ!

Анда син, мин – һәммәбез дә,

Анда әткәй-әнкәем.

Алып баручы: Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

Халкым теле миңа – хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

Минемчә, Г.Тукайның “Туган тел” җырын белмәгән, җырламаган гаилә юктыр. Әйдәгез, барыбыз бергә “Туган тел” җырын җырлап, кичәбезне тәмамлыйбыз.

Кичәдә Г.Тукай, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Ә.Бикчәнтәева, С.Шакир, Э.Шәрифуллина, Г.Зәйнәшева шигырьләре һәм җырлары башкарылды.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2020

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика