Билингваль һәм полилингваль мохиттә туган тел һәм әдәбият укытучыларының методик эшенең теоретик һәм гамәли аспектлары

Дәүләтшина Ильмира Габделәхәт кызы
Казан шәһәре Яңа Савин районының
инглиз телен тирәнтен өйрәнүле
165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
I квалификацион категорияле туган тел
(татар теле) һәм әдәбияты укытучысы


Аннотация: Мәкаләдә татар теленең бүгенге халәте ачыклана. Укучыларның туган тел белән кызыксынуын арттыру буенча гамәли тәкъдимнәр бирелә. Гуманитар фәннәрдә аналитик ысулларны куллану чаралары чагылдырыла. Мәктәпнең шәхес формалашуында төп роль уйнавы ассызыклана.

Төп сүзләр: туган тел, татар теле, аналитик сәләтләр, мәгълүмат эшкәртү күнекмәләре, шәхес үстерү, фикер йөртү, мәгълүмати (тиз) уку.

Татарстан – күпмилләтле республика. Дәүләт телләре – татар теле һәм рус теле. Шул исәптән туган телне өйрәнүдә балаларның татар һәм рус телләрен һәм әдәбиятын үзләштерүенә аерым игътибар бирелә, шуңа күрә укытучылардан югары белемнәр һәм профессионализм таләп ителә. Соңгы вакытта, уку-укыту барышында Интернет челтәрен киң куллану белән бәйле буларак, укытучылар алдында елдан ел квалификацияләрен күтерүдә һәм алдынгы тәҗрибә алышуда зур мөмкинлекләр ачылды. Милли мәдәниятнең үсеше, татарларның башка милләтләр белән якынлашуы аркасында безнең милләтеөбез тиз арада дөньякүләм иҗтимагый мәдәнияткә кереп китте. Нихаять узебезне татарлар итеп хис итә башладык, туган телебезне тирәнтен өйрәнергә омтылдык, чөнки үз телен белгән, яраткан милләт кенә башка халыкларга хөрмәт белән карый, бүтән телләрне тизрәк үзләштерә. Шушы максатларга ирешүне күзаллап, билингваль һәм полилингваль сыйныфларда телгә өйрәтүнең нигезен төрле алымнар кулланып алып баруны күздә тотам.

Укучыларның аналитик сәләтләрен һәм мәгълүматны эшкәртү күнекмәләрен үстерүдә мөһим рольне мөстәкыйль рәвештә китап уку, мәгълүмат эзләү һәм шулай ук гамәли белемнәрне куллану алып тора.

Тормыш – кеше үз кулы белән яза торган китап. Бу китап кешенең индивидуальлеген билгели, шәхес үсеше турында сөйли. Балачактан ук зирәклек, фикер йөртүенең сыгылмалылыгын, мәгълүмат кабул итү ысулларын формалаштыруга бик зур игътибар бирергә кирәк. Җәмгыятьнең дөрес үсеше өчен өлкән буынның балаларга тупланган белемнәрне нәзакәтьле итеп бирүе мөһим. Шул ук вакытта укучының индивидуаль үзенчәлекләре турында онытырга ярамый. Безнең тәнебез ана карынында формалаша торган «машина», акылыбыз – «пассажир». Үз-үзеңне тоту тәнебездә уза торган химик реакцияләр белән бәйле, шуңа күрә кешенең генотипы – тормышны билгели торган куәтле фактор. Индивид моны аңлый башлагач, аның акылы «пассажирдан» «йөртүчегә» әверелә. Кеше аңлы, гамәлләре өчен җаваплы була башлагач кына аһәңле шәхескә әйләнә.

Мәктәп шәхеснең һәм аның уй-фикер йөртүе формалашуында иң мөһим урын алып тора. Баланың мәгълүмат үзләштерүе дәрәҗәсе аның укытучыга ышанычы белән туры корреляциядә. Укучы укытучыны ике төп критерий буенча бәяли:

 укыту методикасы;

 укытучының үз фәне белән кызыксынучанлыгы дәрәҗәсе.

Чыннан да, баланы ятларга мәҗбүр иткән укытучы үзенә ихтирам уята алмый. Киресенчә, укучыга фәнне аңларга булышканы, үзенең фикерен генә дөрес итеп күрмәгәне, баланың үз фикер йөртүенә һәм күрү ноктасын формалаштыруда ярдәм иткәне укучыларның иң яраткан укытучысына әверелә. Барлык аңлы кешеләр дә ятлап өйрәнүне үткәннәр калдыгы кебек күрә. Образлы фикерләүне үстерү һәм иҗат итү – прогрессның төп этәргече. Әйткәнемчә, кеше тәне – аналитик үзәк белән тупланган җайланма. Бу үзәк бар сизү органнарыннан килгән мәгълүматларны эшкәртә, тулы күренешне барлыкка китерү өчен берсе белән берсен тоташтыра. Укыту процессында бу бик әһәмиятле.

Кеше цивилизациясе үсеше кешенең табигатен һәм әйләнә-тирә табигатьне ачык чагылдыра. Без булдыра торган җайланмалар тереклек ияләренә һәм органнарга охшаш. Мәсьәлән, күтәртү краны бик көчле кул шикелле, очкычлар тимер кошларга охшаган, компьютер баш мие кебек эшли. Укучыга бөтен мәгълүматны әйләнә-тирә дөньядан алуыбызны аңлату мөһим. Вакыт барышы белән бары тик табигать процесслары гына безнең прогрессны билгели. Без аларны аңларга гына өйрәнәбез.

Бер укытучы да бүгенге укыту процессын компьютерсыз ничек алып барырга икәнен аңламый, чөнки ул безнең уйларны таблицалар, сызымнар, диаграммалар, Mind Map (акыл картасы) аркылы визуализацияләүгә булыша торган баш мие аналогы, алыштыргысыз инструмент. Тик бу инструментка гына таянырга ярамый. Бала үз кулы белән Mind Map ясаса, теманы күпкә яхшырак аңлаячак, чөнки иҗат бердәнбер нәтиҗә алырга булыша.

Шулай ук мәктәпләрдә укучыларга мәгълүмати (тиз) уку һәм сәнгатьле уку аермасын аңлатмауларына игътибар итәсем килә, ә бит бу аерма гаять зур. Кызганычка каршы, тиз укуга түләүле курсларда гына өйрәтәләр. Кагыйдә буларак, бу курсларга мәгълүмат кабул итү методын үзгәртергә мәктәпне тәмамлаган укучылар гына түгел, хәтта югары уку йортын бетергән белгечләр дә йөри. Бу яшьтә безнең баш инде белемнәр белән тулы була. Тиз укуга, информатив укуга өйрәнү балачакта җиңелрәк бирелә.

Сайлап алу алымын дәресләремдә еш кулланам. Сорауларны дөрес формалаштыру, эчтәлек буенча бирелгән сорауга дөрес җавапны табып уку, информацияне аңда төгәл эшкәртү процессы укучыларда мәгълүмати укуга зур потенциал булып тора.

Балалар алдында торганда мин аларны татар теленә өйрәнергә тиеш кешеләр төркеме генә дип күрмим, мин аларны тормыш китапларын матур тел белән язасы килгән шәхесләр буларак кабул итәм. Минем өчен иң мөһим бүләк – укучыларымның һәм аларның әти-әниләренең рәхмәтле күзләре.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2020

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика