Татар әдәбияты һәм татар театры (IX сыйныфларда профиль алды әзерлеге өченэлектив курс программасы)

Югары категорияле туган (татар)
тел һәм әдәбият укытучысы
Губеева Римма Нәсибулла кызы


Кереш

Профильле укытуга күчү – Россиядә мәгариф системасын модернизацияләүнең иң мөһим юнәлеше. Бу исә бүген гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучы балага үзе теләгән профиль буенча белем алу, шул юнәлеш буенча укыту программасының нинди булырга тиешлеген күзаллау мөмкинлеген тудыра дигән сүз.

Мәктәптә төрле-төрле сәләтле, һәвәслеге булган балалар укый. Аларның һәрберсенең сәләтен исәпкә алып, төпле белем бирергә кирәк. Укучылар арасында әдәбият-сәнгать белән мавыгучылар да шактый. Шуңа күрә укучыларның кызыксынуларыннан чыгып, “Татар әдәбияты һәм татар театры” дигән темага электив курслар оештыруны кирәк дип уйлыйм.

Театр-ул искиткеч могҗиза. Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит.

Профиль алды предметара электив курс 17 сәгатькә исәпләнгән. Бу курс тугызынчы сыйныф укучылары өчен планлаштырылды.

Дәрес эшкәртмәләре төрле методик алымнар, яңа педагогик технологияләр кулланып төзелде, милли төбәк компоненты материаллары һәм фәнни бәйләнеш тә игътибар үзәгендә тора.

Программаның максаты һәм бурычлары:

Максаты:

- татар театры һәм татар әдәбиятының программасына кертелмәгән, тарихка кереп калган, атказанган татар артистлары белән таныштыру;

- эшлекле аралашу барышында укучыларның кызыксыну даирәсен киңәйтү, фикерләү дәрәҗәсен күтәрү;

- укучыларның эстетик зәвыкларын үстерү. Театрга мәхәббәт тәрбияләү;

- драма әсәрләрен укучы күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсенә төшендерү, драма әсәрләрен күбрәк укырга теләк уяту;

- курсны үзләштерү дәвамында интервью, рецензия , аннотацияләр язу, драма әсәрләренә күзәтү ясау һәм аларга бәя бирү.

- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү;

- әдәбиятка, татар театрына һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү;

- әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны, китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны, сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗын; укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

- әдәбият белеменең нигез төшенчәләренә һәм әдәбият тарихының төп факторларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау;

- әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек эчтәлекне аерып ала белү;

- телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалана белү күнекмәләре булдыру.

Бурычлары:

- укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

- матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрдән өзекләрне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү;

- халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;

- матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру;

- хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

Тематик планлаштыру

Кушымта

Бер күрүдә гашыйк булу

(Кичә)

Максат: Укучыларның күзәтүчәнлекләрен арттыру;

Дустыңа карата ихтирам хисен тәрбияләү, зирәклектә көч сынашу;

“Оста күзәтүче” белгечлеген тапшыру;

Җиһазлау: Плакат, ату стенды, номерлары, призлар язылган йөрәкләр, призлар;

Кичә барышы:

Талгын гына көй яңгырый. Залда ут сүнә. Сәхнәдә Таһир коралларын төзекләндереп утыра. Зөһрә саз уйный. Таһир аның аяк очында яртылаш яткан, яртылаш таянган. Алдында китап. Икесе дә көйне тыңлыйлар. Зөһрә уйный, Таһир уйлый.

1нче тавыш: (Сәхнә артыннан) Аллабирде ханның бай сарае. Матурлыгына таң калырдай, зифа буйлы хан кызы Зөһрә.

2нче тавыш: Яшьлек көче ташып торган, батыр сугышчы – Таһир. (Таһир Зөһрә янына килә һәм сөю тулы карашын аңа юнәлтә.)

1нче тавыш: Ике яшь йөрәкнең иксез-чиксез мәхәббәтенә һәркем сокланган. (Таһир Зөһрәне тотып сәхнә уртасына алып килә.)

2нче тавыш: Түземсезлек белән көтеп алган очрашу минутларында Зөһрә Таһирның ачык күзләренә карый һәм анда бары тик мәхәббәт күрә. (Алар кулга –кул тотынышып әйләнәләр).

1нче тавыш: Тирә-юньдәгеләр аларның яшьлегенә, бәхетенә кызыгып һәм көнләшеп карыйлар.(Бер-берсенең күзләренә карыйлар).

2нче тавыш: Аларның мәхәббәте бөтен каршылыклардан да көчле булып чыга. (Әкрен генә яктылык нуры өскә күтәрелә һәм легенда геройларында туктала.)

1нче тавыш: Язмышлар аяныч төгәлләнүгә карамастан, мәхәббәт хисе аларны ташламый һәм күкләргә иңдерә.

2нче тавыш: Шунлыктан күк йөзендәге иң якты ике йолдыз Таһир һәм Зөһрә исемен йөртә. (Яктылык йөрәк рәсемен яктырта. Караңгылыкта артистлар сәхнәдән китәләр. Кызу темплы көй яңгырый. Сәхнәдә ут яна. Алда кыз һәм егет.

1 нче алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар!

2нче алып баручы: Бүгенге кичәбезгә килгән гашыйкларга без бик шат.

1 нче алып баручы: Бүген тагын да якты, аңа йолдызлар кабыныр дип ышанабыз.

2нче алып баручы:

Шатлыклар да очрар, кайгылар да

Һич куркытмый юллар газабы.

Бармы Җирдә мәхәббәтнең башы?

Бармы мәхәббәтнең азагы?

1 нче алып баручы:

Иң беренче җиргә кемнәр туган?

Иң беренче кемнәр яраткан?

Таһир – Зөһрә, Ләйлә- Мәҗнүннәрнең

Сөю җырын кемнәр тараткан.

2нче алып баручы:

Мәхәббәт кайчан башлана?

Алсу таң аткандамы?

Яки бергә җитәкләшеп

Мәктәптән кайткандамы?

1 нче алып баручы:

Мәхәббәт кайчан башлана?

Кечкенә чакларданмы?

Мәктәптә бергә укыган

Күңелле чакларданмы?

Гашыйк булу уенында

Катнашкан чаклардамы?

(Музыка уйный, уен дәвамында да әкрен генә уйнап тора).

Алып баручы: Мәхәббәт кайчан башланадыр, ә бәлки кайберегез өчен бүгенге кичәдән соңдыр? Менә сезгә йөрәкләрнең яртысы таратылды. Хәзер үзегезнең парларыгызны табыгыз.

- Әйдәгез, аларны алкышлап сәхнәгә чакырыйк. Инде сез аңлый башлагансыздыр, бүген без сезнең белән “Бер күрүдә гашыйк булу” уенын уйнарбыз. Уеныбызның 1 нче турында мин сезгә бер-берегезнең характерларыгыз белән ныграк танышырга мөмкинлек бирәм. Башта, әйдәгез, танышып чыгыйк.

Исемнәрен атап чыгалар.

Алып баручы һәрберсенә кыскача характеристика биреп бара:

- Исеме, фамилиясе, әтисенең исеме;

- Йолдызлыгы, белеме, яраткан шөгыле;

Уенның 2нче этабында башта егетләргә, аннан кызларга сораулар бирелә.

Егетләр өчен сораулар:

- Сез дус кызыгыз белән күпердән барасыз, дус кызыгызның сумкасы ялгыш суга төшеп китә. Ә сез йөзә белмисез. Бу очракта нишләр идегез?

- Сез шәһәрдә тар баскычтан күтәреләсез. Лифт эшләми, өске баскычта икәү кочаклашып торалар, ә аскы баскычтан пионино күтәреп менәләр. Сез бу очракта нишләр идегез?

- Көймәдә йөзәсез, көймәгез тишелә, су тула башлый, ә сез йөзә белмисез. Сез бу очракта нишләр идегез?

- Дус кызыгыз белән икәү генә калгач, сез аның белән нәрсә турында сөйләшәсез? (һава торышы,спорт, һ.б.)

- Сез дус кызыгыз белән циркта утырасыз, сезнең белән клоун шаяра.

а) директорга шикаять белән керәсез.

б) аның белән бергә шаяртасыз.

в) яки берәр башка нәрсәме?

- Сез икәү театрга ашыгасыз. Урам буйлап барасыз. Алдыгызда зур гына гүләвек, су җыелып тора, атлап кына чыгып булмый. Сез нишләр идегез?

- Сезнең дус кызыгыз хуш исләр чыгарып духи сибенгән. Ә сезгә бу ис ошамый. Сез нишләр идегез?

а) башка сибенмәскә әйтер идем.

б) дәшми калыр идем.

в) яки берәр башка нәрсә эшлисезме?

- Сезнең дус кызыгызга туфли ошамый.

Сез нишләр идегез?

а) яңа туфли алыр идегезме?

б) яланаяк барырга кушар идегезме?

в) яки башка нәрсә тәкъдим итәр идегезме?

-Көнегез күңелсез үтте. Өйгә кайткач:

а) җылы ванна әзерлисез.

б) тәрәзә янына килеп утырасыз, кояш батканын күзәтәсез.

в) кич буе телевизор карыйсыз.

- Яраткан кешегез белән иң дулкынландыргыч минутлар нинди булды?

а) беренче тапкыр үбешкәндә.

б) аның ягымлы, чакырулар карашын тойганда.

в) беренче тапкыр кочаклашканда.

Гомуми сораулар

1. Сез үзегезнең булачак хатыныгызны ниндирәк итеп күз алдына китерәсез?

2. Сезгә кыска чәчле, бик нык буянган кыз ошыймы, яки башка төрле кызлармы?

3. Сәяхәткә чыгарга нинди транспорт сайлар идегез?

4. Сез өйләнер алдыннан дус кызыгызга ничек тәкъдим ясар идегез?

5. Нинди чәчәкләр бүләк итәргә яратасыз?

Кызлар өчен бирелә торган сораулар:

1. Сез бер егет белән таныштыгыз. Ул өйләнгән булып чыга, ләкин ул сезгә бик ошый. Сез бу очракта нишлисез?

- очрашудан туктыйсыз.

- очрашуны дәвам итәсез.

- яки башкача эшлисезме?

2. Сезнең егетегезнең диңгез суына аллергия, ә сезгә диңгез буена сәяхәткә юллама бирделәр.

- сез үзегез генә барасыз.

- сәяхәттән баш тартасыз.

- яки башка юл сайлыйсызмы?

3. Сез компания белән барасыз. Дус кызларыгызның егетләре бар, ә сезнең юк. Сез бу очракта нишләр идегез?

4. Сез урамнан барасыз. Артыгыздан сезнең үкчәгезгә басып диярлек бер кеше килә.

- адымнарыгзны тизләтәсез.

- сезгә барыбер, шулай да борылып карыйсыз; кем ул?

- яки башка төрле хәрәкәт ясыйсыз, яки сүз кушасызмы?

5. Үзегезне беренче танышкан кеше белән ничек тотасыз?:

- беренче сөйләшүдә үк ышанасыз.

- ул сездән берәр нәрсә сораганны көтәсез.

- яки башка нәрсә эшлисезме?

Гомуми сораулар:

1. Сез үзегезнең ирегезне ничек итеп күз алдына китерәсез?

2. Нинди төсләрне аеруча ошатасыз ?

3. Егетләрнең кайсы сыйфатлары сезгә аеруча ошый ?

4. Сез бигрәк тә:

- җылы, йон юрганга

- ефәк тукымага

- кыйммәтле мехка кагылырга яратасызмы?

5. Кияүгә яратып яки исәп – хисап белән чыгарсызмы?

Һәрберсе үзенә пар сайлый.

(Парлылар билгенә).

Алып баручы: 1нче пар “Корстон” ресторанына китә.

Сез анда диңгез байлыкларыннан пешкән ризыклар ашаячаксыз.

2нче пар- “Рубаи” ресторанында.

Сез дару үләннәреннән пешерелгән хуш исле, тәнгә дәрт- дәрман өсти торган чәй һәм кофе эчәчәксез.

3нче пар -“Татар ашлары” ресторанында.

Сезне милли ризыклар көтә.

Хәерле юл сезгә, дуслар!

Алар ресторанда бер-берсе белән танышкан арада , без кунаклар белән уен уйнап алыйк әле.

“Әйе –юк” уены.

1.Моның нәрсә икәнен беләсеңме? (Кулын күрсәтә)

2. Ул нәрсәгә кирәк?

3.Күрсәтимме? (күрешә)

2нче тапкырда кочаклый, 3енчесендә кулын үбә.

- Әйдәгез, без дә студентларның имтиханнар биргән чакларына ерактан гына күз салыйк әле. Ничегрәк имтихан бирәләр икән?

Профессорга кыз , балалы хатын, спортсмен, бизнесмен һәм гипнозчы имтихан бирә. Әлбәттә, бу шаяру.

1 нче парга өстәмә сораулар:

- Сезгә бер-берегезнең кайсы яклары бик ошады?

- Әгәр мөмкинлек булса башка кызны сайлар идегезме?

- Ә сез башка егетне сайлар идегезме?

2нче парга:

- Сез хәзерге минутта бәхетлеме?

- Булмаса, нәрсә җитешми?

- Бу уенга катнашканга үкенмисезме?

3 нче парга:

- “Ватылган йөрәк “ эләксә, нишләр идегез?

- Киләчәктә очрашу теләге тудымы?

- Бере берегезнең кайсы яклары ошамады?

(Сыйныфка керәләр)

- Без сезнең белән “Идеал пар” дип аталган этапка килеп җиттек.

(Тамашачылар идеал парны сайлыйлар. Калганнары урыннарына утыралар.)

Кызга сорау бирелә, ул телдән җавап бирә, егет яза.

1. Нәрсә эчәргә ярата: -пепси –кола, -лимонад, -квас

2. Нәрсә елында туган?

3. Нәрсә ашарга ярата?

4. Нинди китап укырга ярата:

- Романтик (хыялый), - детектив, - мәхәббәт романнары

Җаваплары укыла.

Приз тапшырыла.

Кулланылган әдәбият

1. ТР Мəгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендə гомуми төп һəм урта белем бирү мəктəплəренең татар сыйныфлары (V—IX сыйныфлар) өчен татар əдəбиятыннан үрнəк программа» (Ф. X. Җəүһəрова, К. С. Фəтхуллова. Казан, 2013)

2. «Рус телендə гомуми төп һəм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар əдəбиятыннан программа» (Төзүче-авторлар: Ф. Ф. Хəсəнова, Г. М. Сафиуллина, Ə. Н. Сафиуллина),

3. “132нче номерлы аерым фəннəрне тирəнтен өйрəтүче гомуми урта белем бирү мəктəбе” муниципаль белем бирү учреждениесенең төп белем бирү программасы

4. Дәреслек: “Татар әдәбияты-9” (Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы), авторлары: З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Л.К.Хисмәтова. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2017.

5. ”Мәгариф, ”Сәхнә” журналлары.

6. Монография. “Татар сәхнә сөйләме”.Р. Нуриев. – Казан: Тат. “Мирас” нәшр., 1998.

7. Әхмәдуллин А. Г. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1990.

8. Татар теле һәм әдәбиятыннан профильле укыту. РИЖ «Школа», 2008.

Укучылар өчен әдәбият

1.Туфан Миңнуллин. “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре.

2.Туфан Миңнуллин. “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре.

3.И. Юзеев. “Сандугачлар килгән җиргә” әсәре.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2020

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика