“Һәр яктан күренекле укучы тәрбияләү”

Гайнуллин Р.Р.,
директор гимназии №13
Ново-Савиновского района


Казан шәһәре Яңа Савин районының “Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия” үзенең ишекләрен 1991 нче елда ача. Гимназиядә һәр яктан камил шәхес тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Чыгарылыш укучылары югары уку йортларына кереп белем алуларын дәвам итәләр. Алар арасында табиблар, педагоглар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре бар. Чыгарылыш укучыларыбыз арасында җырчы Алия Исрафилова, К. Тинчурин театры артисты, “Болгар” радиосы алып баручысы Рөстәм Гайзуллин, җырчы Айгөл Хайруллина, Г. Камал театры артисткасы Айгөл Миңнуллина, “Болгар” радиосы алып баручысы Марсель Әхмәдуллин һ.б.

Эш дәверендә гимназия югары күрсәткечләргә иреште. Безнең гимназия “Рәсәйнең 100 иң яхшы мәктәбе” конкурсында “Иң яхшы милли мәктәп” һәм “Ел вакыйгасы” номинацияләрендә лауреат булып танылды, белем бирү системасы җитәкчеләренең “Идарә итү ресурсы” дигән рәсәйкүләм конкурста алтын медаль белән, “Укытучы! Синең исемең каршында...” дигән рәсәйкүләм конкурста көмеш медаль белән бүләкләнде. Гимназиябез “Информацион гасыр мәктәбе” дипломы иясе. 2015-2016 елларда «IT-чемпион» конкурсының “Иң актив мәктәп” номинациясендә җиңүче булды.

2013 нче елда гимназиядә Татарстан Халыклары Дуслыгы музее ачылу тантанасы Татарстанда гына түгел, рәсәйкүләм зур вакыйга булды. Ел саен гимназиядә Татарстан Республикасының Халыклар Дуслыгы Йорты белән берлектә зур әдәби-музыкаль чаралар уздырыла. Гимназия укучылары һәм Халыклар Дуслыгы йорты ассамблеясе вәкилләре төрле халыкларның тел һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган чыгышлар күрсәтәләр. Әлеге кичәләр ТНВ каналы “Манзара” тапшыруында да яктыртыла.

Гимназиядә татар зыялылары белән очрашу традициягә кертелде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең өлкән хезмәткәре, татар һәм этномузыка кафедрасы доценты, фольклорчы, педагог Геннадий Макаров җитәкчелегендәге Казан дәүләт консерваториясенең «Бәрәкәт» ансамбле гимназиянең еш кунагы. Язучы, шагыйрь, эзтабар, язучылар союзы әгъзасы, Кол Гали бүләге лауреаты, татар әдипләре арасында бердәнбер М. Ломоносов премиясе иясе Шаһинур Мостафин белән җанлы әңгәмә дә бик кызыклы үтте. Шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримованың әтисе, гаиләсе турында сөйләгән истәлекләр берәүне дә битараф калдырмады.

Ел саен укучыларыбыз район, шәһәр, республикакүләм, рәсәйкүләм, халыкара бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Укучыларның иҗади бәйгеләрдәге югары уңышлары: VI Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында “Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре” номинациясендә җиңү (2014), “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә лауреат булу (2016), Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды...” бөтенроссия шигырь укучылар конкурсында призер булу (2016), республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесендә III урын (2017), Ф. Латыйфи исемендәге “Сәләткә нур булган йолдызлар” VI ачык әдәби ярышының чәчмә әсәр номинациясендә җиңү (2017), “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә I урын (2018), “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек” шигырь укучылар конкурсында район һәм шәһәр этапларында ел саен I, II урыннар, 2 нче ел үткәрелә торган халыкара “Җәлил укулары” бәйгесендә призлы урыннар, “Татар егете”, “Татар кызы” бәйгеләрендә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр, “Ватан”, “Казан сандугачы”, “Леонардо” җыр, бию, рәсем фестивалләрендә балалар 1, 2 нче урыннар алалар.

Иҗади бәйгеләрдә генә түгел, интеллектуаль конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда да нәтиҗәләребез күп: ТНВ каналында “Тамчы-шоу” халыкара фәнни-танып-белү интеллектуаль конкурсында җиңү (2011, 2014, 2016, 2019); “Шаян ТВ” каналында “Акыл Батл” интеллектуаль бәйгесендә финалист булу (2019); “Кемнең Президент буласы килә?” бәйгесендә ике укучы финалга чыгып Санкт - Петербург шәһәренә бардылар, Ф. Яруллин, И. Хәлфин, М. Җәлил, Г. Әпсәләмов, Л. Толстой исемендәге конференцияләрдә укучыларыбыз җиңү яулап кайталар, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”, “Яшь краеведлар” бәйгеләрендә ел саен призлы урыннар яулыйлар, КФУның төбәкара предмет олимпиадасында татар теленнән I урын; татар теле олимпиадысының республика этабында укучыларыбыз ел саен призлы урын яулыйлар, әдәбияттан 2016-2017 һәм 2017-2018 уку елларында шәһәр этабында - призер, 2019-2020 уку елында – җиңүче һәм призер, татар телендә фәннәр олимпиадасында укучылар җиңүче һәм призер булалар, 2019-2020 уку елында шәһәр этабында география фәненнән - 1 җиңүче, 1 призер, биологиядән - 2 призер, тарихтан - 3 призер, Татарстан тарихыннан – 2 җиңүче, 1 призер, рус теленнән 1 призер, Россия халыкларының рухи – әхлакый мәдәнияте нигезләре фәненнән – 5 призер.

Укучылар гына түгел, укытучылар да иҗади бәйгеләрдә даими катнашалар: IV шәһәркүләм укытучыларның “Илһам” иҗади эшләр конкурсының “Шигърият” номинациясендә II урын (2017); “Мәгариф” журналы редакциясе “Татарстан китап нәшрияты” белән берлектә оештырган “Әдәби карта” иҗади конкурсында призер (2018); “Идеяләр парады” республикакүләм профилактик видеороликлар конкурсында II урын (2018); “Ягымлы яз” XXVII Татар милли мәдәнияте яшьләр фестиваленең “Авторлык әсәрләре” номинациясендә II урын (2019), “Китап дөньясына сәяхәт”, “Татар авыллары тарихы”, “Поэзия һәм проза” бәйгеләрендә призлы урыннар.

Укытучылар профессиональ конкурсларны да читләтеп узмыйлар. Быелгы уку елында “Ел укытучысы” бәйгесенең район этабында туган тел (татар теле) укытучысы Шагараева Алинә Ильсуровна һәм математика укытучысы Гаяз Радисович 1 нче урынга лаек булдылар. Гильманов Гаяз Радисович Казан шәһәре этабында 1 урынны, Алинә Ильсуровна 3 урынны яулады.

2019 нчы елның декабрендә гимназиябездә Геннадий Михайлович Макаров җитәкчелегендә эшләп килгән “Балтырган” фольклор ансамбле ТР Президенты исеменнән 400 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Әлеге сумма милли костюмнар алуга тотылачак.

Гимназия югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә тора. Гимназия “Социаль-гуманитар белем бирү үзәге”, ТР Мәгарифне үстерү институты һәм КФУның “Милли белем бирү” юнәлеше буенча республика укытучылары өчен уку, өйрәнү, стажировка узу мәйданчыгы. Бүгенге көндә 331 балага 31 укытучы белем бирә. Мөгаллимнәрнең күбесе – төрле грантлар иясе, һәм һәркайсы диярлек югары яки беренче квалификация категорияле.

Гимназия укучылары дәресләрдән соң төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр.

Бу уку елында 40 якын түгәрәк үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. “Космик инженерия и робототехника”, “Менталь арифметика”, “Программалау” түгәрәкләре укучыларның фәнни-техник сәләтләрен (тәнкыйди, конструктив һәм алгоритмик фикерләү стильләрен, фантазияне, күрү-образлы хәтерне, чынбарлыкны рациональ кабул итүне, үстерү) фән һәм техника турында белемнәрен рациональ ысул буларак киңәйтәләр. “КЭС-БАСКЭТ”, “Күн туп” укучыларның сәламәтлеген ныгыту, чыныгу һәм хәрәкәт активлыгын арттыру хисабына төрле яклап үсүгә ирешү, шулай ук физик күнегүләргә булган ихтыяҗны арттыралар. “Скорочтение”, “Күңелле инглиз теле”, “Математика буенча стандарт булмаган бурычларны хәл итү үзенчәлекләре”, “Олимпиада математикасы” түгәрәкләре мәктәп программасында очрамый торган стандарт булмаган мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә, логика, игътибарлылык һәм зирәклек сәләтләрен ача, укучыларның һәркайсына үз “ачкычын” сайларга ярдәм итә.

Уку йорты эшчәнлеге бала тормышының аерылгысыз өлеше. Бала гимназиядә вакыт үткәрми, бала гимназиядә яши. Татар телендә белем бирүче мәктәп буларак гимназиядә милли традицияләргә таянып тәрбиягә, тәртипкә бик зур игътибар юнәлтелә, ә тәртип булган җирдә белем дә тиешле дәрәҗәдә бирелә. Укучыларның югары балларга БДИ тапшырулары моның нәтиҗәсе булып тора. Ел саен мәктәпне медальга тәмамлаучылар саны да арта бара. Быел 5 укучы медаль алу бәхетенә ирешәчәк. Гимназиядә белем бирү һәм тәрбия бердәмлегенә нигезләнеп “Һәр яктан камил шәхес тәрбияләү” бердәм тәрбия програмасы буенча эш алып барабыз.

Бурычларыбыз:

1. Укучының барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерү.

2. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

3. Укучыларда милли үзаң булдыру.

4. Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү.

5. Толерантлык сыйфатлары булдыру, үзара дус яшәү күнекмәләре формалаштыру.

Гимназиядә барлык фәннәр дә уку-укыту планы нигезендә алып барыла. Уку-укыту планы кысаларында татар, рус, инглиз, алман телләре укытыла.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2020

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика