Иновацион технологияләр кертү кысаларында укытучыларның методик компетентлыгын үстерү

Фәрхетдинова Элмира Мингазиз кызы,
Казан шәһәре Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең
директор урынбасары


Бүгенге үзгәрешләр заманы укытучы алдына үз профессиональ дәрәҗәсен күтәрү өстендә өзлексез эшләү бурычын куя. ФДББС буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яктан үскән, интеграль шәхес тәрбияләү күздә тотыла. Мондый эшне компетентлы укытучы гына башкара ала.

Компетенция - нинди дә булса өлкәдә осталык. Компетентлы - нинди дә булса өлкә, мәсьәлә буенча яхшы хәбәрдар, тирән белемле, төпле, ышандыргыч авторитетлы дигән сүз[2:141].

Белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә компетенцияләрне гомуми һәм профессиональгә бүлеп карыйлар. Гомуми компетенциягә ия булу шәхескә социаль тормышта үз урынын табарга, дөньяга билгеле бер караш тәрбияләргә, гражданлык позициясен ачыкларга булыша. Ә профессиональ компетенция нинди дә булса бер өлкәдә кирәкле белемгә ия булуны аңлата.

Компетентлыкның компонентлары:

- белем бирү;

- белемнең кыйммәте;

- белемне куллануга омтылыш һәм аны уңышлы куллану тәҗрибәсе.

Профессиональ компетенциянең 5 төрен аерып күрсәтәләр:

1) сәяси-социаль компетенция

2)культура ара;

3) коммуникатив;

4) информацион-технологик компетенция;

5) профессиональ компетенция.

Әлеге компетенцияләрне укучыда формалаштыру өчен, укытучы үзе шул таләпләргә җавап бирергә тиеш.

Компетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш соң? Компетенцияләр эшчәнлек барышында формалаша. Педагог даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиеш. Укытучы белемен системага салырга, укытуда үз алымнарын булдырырга, проблемаларны урынында чишәргә, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш. Компетентлы фән иясе төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияли белә. Шул ук вакытта, төркемдә җаваплылык тоеп эшләргә, карарлар кабул итәргә, конфликтларны чишәргә, уртак проектлар барышында башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәнергә кирәк. Боларга өстәп, яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү, авырлыклар алдында югалып калмау кебек компетенцияләргә ия булу да әһәмиятле. Кайбер укытучылар аның өчен администрация яки башка кеше карар кабул иткәнне яки мин нәрсә эшлим дип тора. Ә хәзерге заманда ул вариант үтми. Ни өчен соң укучылар стандарт булмаган укытучыларны күбрәк яраталар? Чөнки алар проблеманы төрле яктан чишә алалар дигән сүз.

Компетентлы педагог булу өчен нәрсә үзгәртергә?

Өйрәнергә:

– белемеңне системага салырга;

– укытуда үз алымнарыңны булдырырга;

– проблемаларны урынында чишәргә;

– мөстәкыйль рәвештә даими үз белемеңне күтәрергә.

Эзләнергә:

– төрле мәгълүмат базасыннан үзеңә кирәклесен эзләп табарга;

– информацияне сайлап ала белергә;

– документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияләргә өйрәнергә һәм документларга таянып эшләргә өйрәнергә.

Хезмәттәшлек итәргә:

– группада, командада эшләүдә;

– карарлар кабул итүдә;

– конфликтларны чишүдә башкалар фикере белән исәпләшүдә.

Эшкә тотынырга:

– проектка керешергә;

– җаваплылык тоеп эшләргә;

– уртак проектларга үз өлешеңне кертә белергә;

– коллективтан аерылмаска, бердәм булырга;

– үз эшеңне оештыра белергә;

– кирәкле мәгълүматлар белән дөрес эш итәргә өйрәнергә.

Җайлашырга:

– яңа информациион һәм коммуникатив технологияләрне кулланырга;

– яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегергә;

– авырлыклар алдында югалып калмаска.

Укытучы үзенең компетентлыгын күрсәтер өчен норматив документлар белән эшли белергә тиеш. Килеп чыккан сораулар, мәсьәләр чишү барышында документларга сылтама белән эшләсә укытучы ата-аналарга да, укучыларга да, башка хезмәткәрләргә дә үз компетентлылыгын күрсәтә ала. Укытучы якыннан таныш булырга тиеш булган берничә документны күрсәтәм:

1.“Рухи-әхлакый үсеш һәм Россия гражданины шәхесен тәрбияләү Концепциясе”;

2. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартлары;

3. Белем турындагы закон (2012 нче ел, декабрь);

4. Белем учрежденияләрендә кабул ителгән локаль актлар: педагогик хезмәткәрләрнең эчке хезмәт кагыйдәләре; педагогик хезмәткәрләрнең үз-үзен тотышы нормалары; профессиональ кодекс этикасы.

Ничек үзгәрергә?

Иң катлаулы сорау. Укыту системасында бер халәттән ничек икенчесенә күчәргә? Традицион белем бирү алымнары белән озак еллар эшләгән укытучы өчен яңа шартларда эшләргә күчү авырыксыну тудыруы һәркемгә билгеле.

Гимназиядә ФГОС шартларында укытучыларының методик компетентлылыгын камилләштерү өчен нинди мөмкинлекләр булдырлуы турында туган тел һәм әдәбияты укытучылары мисалында күрсәтәм.

“Укучыларның коммуникатив компетентлыгын формалаштыруда музей педагогикасының роле” инновацион проекты кысаларында укытучылар нинди юнәлештә эш башкаралар соң?

1. Заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып, материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Дәресләрдә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алырга өйрүтү әһәмиятле. Болар барысы да укучының компетентлылык дәрәҗәсен үстерү өчен башкарыла. Һәр сыйныфта да интерактив такта куелган, интернет челтәренә кереп эшләү мөмкинлекләре булдырырлган.

2.Заман таләбенә туры килә торган укыту-методик комплектларны сайлап ала алу. Хәзерге заманда дәреслеккә багып утырмыйча төрле технологияләр кулланып эшләү яхшы күрсәткеч бирә. Гимназиядә 2006 нчы елдан А.Яхин дәреслекләре белән эшли башладылар. Андагы биремнәр традицион дәреслек биременнән аерылып торалар иде, шуңа да укытучылар ФГОС ка талгын, җиңел кереп китә алдылар. Бүгенге көндә ике туган тел укытучысы В.Мещерякова технологиясен кулланып эшли, 1 укытучы “Сәлам” дәреслеге белән эшләү үзенчәлекләрен өйрәнә, 1 укытучы үзе язган авторлык дәреслекләре белән эшли.

Электрон китапханә белән эш итәләр. Болар – укытуда компетентлы якын килүнең күренеп торган нәтиҗәләре.

3. Тәҗрибә белән уратаклашу. Онлайн технологияләрне дәрес барышында, укучыларның проект эшләрен оештыруда кулланалар. Ел дәвамында гимназиядә төрле дәрәҗәдәге 8-10 семинар уздырыла. Алар дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек, мастер класслар күрсәтәләр. Чехиядә, Мәскәүдә стажировкада булдылар (16 укытучы).

Укытучы ия булган компетенцияләрдән тыш, яңа профессиональ стандартларда педагог өчен тагын берничә өстәмә компетенция күрсәтелә:

- сәләтле укучылар белән эш;

- инклюзив белем бирү программаларын үзләштерү;

- туган теле булмаган укучыларга рус телен өйрәтү;

- үсүдә мөмкинлекләре чикле булган укучылар белән эшләү;

- девиант булган яшүсмерләр белән эш үзенчәлекләре [1].

Хәзерге заманда укытучы бер урында гына тормыйча, өстәмә белемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Шул вакытта гына барлык компетенларга ия булачак.

Димәк, укытуда компетентлы якын килү нәрсә бирә?

Укытучыга:

– укучы белән укытучының бер үк максатка эшләвен тәэмин итә;

– укучының мөстәкыйльлеген һәм белем алуга җаваплы карашын үстерү хисабына укытучының хезмәте җайлана;

– укыту-тәрбия процессы бербөтенне тәшкил итә.

Укучыга:

– белем алуга омтылышы арта;

– югары уку йортында укуга аңлы рәвештә әзерләнергә мөмкинлек туа;

– информация белән эшләү, эшне группада башкару хисабына укучының көндәлек уку тыгызлыгы кими, белем алуга мотивация туа.

Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Ә компетентлы педагог – укучы һәм ата-аналар өчен дә, мәктәп өчен дә кыйммәтле хезмәткәр.

Куланылган әдәбият:

1. Педагогларның профессиональ стандарты.

2. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979, 290 нче бит.

3. https://center-yf.ru/data/Kadroviku/kompetentnost-pedagoga.php


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика