Слово главного редактора

Милли һәм этномәдәни мәгариф үсеш юлында

Халык яшәешенең нигез ташы булып элек-электән аның туган теле торган. Чөнки тел – аралашу чарасы гына түгел, ә буыннан-буынга бай мәгълүмат җиткерү, күптөрле мәдәни байлыклар тудыру коралы да һәм, гомумән, милләтне милләт иткән төп билгеләрнең берсе, халыкның рухын һәм акылын чагылдыручы да. Күренекле педагог К.Д. Ушинский, телнең әһәмиятлелеген ассызыклап: “Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге.Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә”, -дип язып калдырган.

Туган телне өйрәнү һәр кешенең рухи үсешен, аның гомумкешелек һәм милли кыйммәтләрен үзләштерүен тәэмин итү чарасы итеп каралырга тиеш. Шуннан башка үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннар, аларның традицияләре, гореф-гадәтләре, фәлсәфәсе, идеаллары арасында дәвамчанлык өзелер иде.

Телләрне саклау һәм аларның кулланыш даирәсен үстерүдә төп урынны мәгариф системасы били.

Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Конституцияләре, мәгариф системасына караган законнар туган телдә белем алырга, туган телләрне өйрәнергә җирлек тудырды. Дәүләт телләрен заманча технологияләр нигезендә укыту, милли мәгарифне үстерүгә тиешле шартлар тудыру, белем алучыларның этномәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү шәһәр мәгариф системасының өстенлекле юнәлешләре булып тора.

Шәһәребез мәктәпләрендә төрле милләт балалары белем һәм тәрбия ала. Шунлыктан, төп бурычларга түбәндәгеләрне кертергә мөмкин:

• Казан шәһәрендә мәдәниятләрнең күп төрле булуын күзаллау;

• Казанда яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыру һәм аны өйрәнү, башка халыкларның мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә, тарихына уңай караш формалаштыру;

• төрле халыклар мәдәниятенең аерымлы, үзенчәлекле якларын аңлау, уңай кабул итү;

• төрле халыклар мәдәниятенең тигез булуын тану, аерым мәдәниятләргә өстенлек бирмәү;

• мәдәниятләрнең бер-берсенә продуктив тәэсир итү күнекмәләрен үстерү;

• төрле милләт балаларының аралашу культурасын формалаштыру.

Туган телдә белем бирә торган мәктәп милли мәдәниятне һәм халыкның үзенчәлекле булуын да тәэмин итәргә тиеш. Туган телне үстерү өчен аның барлык тормыш даирәләренә үтеп керүе , мәктәпләрдә туган телдә белем бирүнең эзлекле булуы мөһим.

Яңа уку елында милли мәктәпне үстерүнең максатларына, аның эшчәнлеген оештыруның педагогик шартларына, милли мәктәптә белем бирүнең эчтәлеген яңарту методологиясенә яңача караш сорала. Гомуми белем оешмаларында татар теле укыту теле генә түгел, ә тәрбия бирү, идарә итү теле дә булырга тиеш. Шул чагында укучыларда телгә карата уңай мөнәсәбәт туа.

Хөкүмәтебез тарафыннан “2015-2030 елларга Татарстан Республикасында Милли мәгарифне үстерү Концепция”се кабул ителде. Анда төп юнәлешләрнең берсе булып туган телдә белем һәм тәрбия бирү эчтәлеген, уку-укыту методикасын камилләштерү тора. Әлеге бурычларны тормышка ашыруда Казан шәһәре мәгариф оешмалары максатчан эш алып баралар.

Шәһәребездә рус телендә һәм туган телләрдә белем алу өчен шартлар тудырылган. Рус телендә белем бирә торган гомуми белем оешмалары белән беррәттән татар мәктәпләре, этномәдәни компонентлы мәктәпләр эшли. Аларда рус теле, рус әдәбияты, рус халкының мәдәнияте тирәнтен өйрәнелә.

Шәһәрнең бер мәктәбендә иврит теле укытыла, балалар яһүд халкының мәдәнияте белән таныша алалар.

Башка милләт балалары өчен якшәмбе мәктәпләре эшли. Аеруча “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” белем бирү үзәгенең эш системасы нәтиҗәле. 18 милләтнең телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнү буенча аерым бүлекләр ачылган. Бер бинада төрле милли төркемнәрдә белем алучы балаларның уртак проектларда, уртак чараларда катнашуы укучылар арасындагы дустанә мөнәсәбәтне тагы да арттыра, теге яки бу милләт мәдәниятен аңларга, аны хөрмәт итәргә өйрәтә.

Шәһәрнең милли һәм этномәдәни мәгариф өлкәсендә билгеле бер тәҗрибә тупланды. Журналның бу санында милли мәгарифне оештыру һәм идарә итүгә, белем бирүнең эчтәлегенә, төрле педагогик технологияләр куллану, телләрне укытуны камилләштерүгә багышланган кайбер мәкаләләр белән таныша аласыз.

Һадиуллин И.Г., Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы, KAZANOBR.RU. журналының баш мөхәррире, педагогика фәннәре кандидаты


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций