Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укучыларга милли тәрбия бирүне оештыру

Чукурумова Валентина Николай кызы, Казан шәһәре Киров районы 3 нче гимназиясе укытучысы


Бүгенге көндә мәктәпләрнең бурычы – заман таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, иҗтимагый эшлекле, карарларны мөстәкыйль кабул итә белүче иҗади шәхес тәрбияләү. Укытучының төп максаты – укыту-тәрбия бирү барышында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләрен формалаштыру, рухи яктан камил, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес формалаштыру.

Татарстан күпмилләтле республика булганга, федераль дәүләт белем бирү стандартларында туган телләрне, милли үзаң һәм милләтпарвәрлек хисләрен тәрбияләү юнәлешләренә аерым игътибар бирелгән.

Галим Л.Н. Гумилев милли тәрбиягә нигезне бик күптән, кешеләр күмәкләшеп яшәгән чорларда ук салынган дип саный. Төркемдә яшәүчеләр, үзара бәйләнешләрен тагын да ныгыту өчен, яшәү кагыйдәләрен булдырганнар. Шулай итеп, җир йөзендәге һәр халыкның үзенә генә хас яшәү кануннары, ягьни, милли үзенчәлекләре барлыкка килгән. Бүгенге көндә милли мәгариф шәхес камилләшүнең нигезе, җәмгыятьнең мәдәни һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора.

Гимназиядә милли тәрбия бирү дүрт юнәлештә алып барыла:

1.Укучыларны кешелек җәмгыятенең әхлакый нигезләре булган гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру, аларның асылын аңлату.

2.Гомумкешелек сыйфатларын булдыру.

3.Укучыларда милләт буларак яшәүнең төп шарты булган милли үзаң формалаштыру.

4.Укучыларда үз милләтләренә хас уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Белем һәм тәрбия бирү барышында, халыкның милли йолаларына нигезләнеп эшләгәндә, алга куйган бурычларны хәл итү күпкә уңышлырак. Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган телне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗаты әсәрләрен – әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, сынамышлар, бишек җырларын белү; халыкка хас әдәплелек кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз. Болар белән беррәттән, толерант шәхес, ягъни башка милләт кешеләренә, аларның теленә, мәдәниятенә уңай карашта булган укучылар тәрбияләү дә бик мөһим.

Гимназиябез укучыларында милли сыйфатлар формалаштыру – тәрбия бирүнең әһәмиятле өлеше булып тора. Бу юнәлештә түбәндәге эшләр башкарыла:

1) Балаларны үзләрен милләт вәкиле итеп танырга өйрәтү. Аеруча, татар теле һәм әдәбият дәресләрендә татар булуның, телне белүнең уңай яклары, аның әһәмияте турында аңлату эшләре алып барыла.

2) Милли горурлык хисе тәрбияләү. Бала үз милләте белән горурлансын өчен, тарихыбыз, халкыбызның үткәндәге казанышлары, бөек шәхесләрнең дөнья күләмендә төрле өлкәләргә керткән өлешләре белән таныштырыла.

3) Туган телдә аралашу, аны пропагандалау һәм башкаларга өйрәтү. Ана теленә нигез гаиләдә салынса да, аны өйрәнүдә мәктәпнең өлеше дә бихисап. Мөгаллимнәр телне үстерү һәм камилләштерү өстендә зур эш башкаралар. Белем һәм тәрбия бирү барышында укучыларны туган телебез язмышына битараф булмаска өйрәтәләр. Гимназия укучылары ел саен республика күләмендә уза торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә теләп катнашалар, башка милләттән булган яшьтәшләренә туган телебезне өйрәтәләр.

4) Халкыбызның милли йолаларын, күркәм традицияләрен белү һәм үтәү. Гимназиябездә татар халкының милли бәйрәмнәре – Сабантуй, Нәүрүз, Карга боткасы, Каз өмәсе кебек бәйрәмнәр даими үткәрелеп килә. Сыйныф сәгатьләре һәм сыйныфтан тыш чараларда милли хәрәкәтле уеннар өйрәтелә.

5) Үз милләтеңнең төрле өлкәләрдәге казанышлары белән таныш булу. Бу максаттан, әдәбият, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән кызыклы очрашулар, шәһәребез һәм республика районнары буйлап мавыктыргыч сәяхәтләр, гимназия күләмендә төрле тәрбияви чаралар үткәрелә.

Шулай итеп, гимназиядә укучыларга милли тәрбия бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә нигезләнеп алып барыла. Бу юнәлештә алып барылган эшләр милли сыйфатларга, тирән белем һәм күнекмәләргә ия булган, кызыксынучан һәм заман белән бергә атлаучы иҗади шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций