Белем бирү һәм тәрбия чаралары аша камил шәхес тәрбияләү

Фәрдиева Халидә Газиз кызы, Казан шәһәре Киров районы 4 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы


Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә мәктәптә барлык фәннәрдән белем бирүнең төп максаты - балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру, уку эшчәнлеген формалаштыру. Бу исә аларның уку һәм танып белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Шулай ук гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына юнәлтүгә дә игътибарны арттыра.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысына икеләтә бурыч төшә: ул белем бирә, телебезне, мәдәниятебезне, гореф – гадәтләребезне саклап калуда зур эш башкара. Фән–техника яңалыклары белән яхшы таныш булган бүгенге көн укучысын төрле юллар белән үз теленә, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата мәхәббәт тәрбияләү, кызыксындыру аша белемгә тарту – мөһим чараларның берсе. «Начар мөгаллим хакыйкатьне бирә, ә яхшысы аны табарга өйрәтә,» – дигән Дистервег. Безгә әзер белемне генә бирергә түгел, ә аны эзләп табарга да өйрәтергә кирәк.

Һәр дәрестә укучылар эшчәнлеген активлаштыру, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү бик зарур. «Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», – дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Бүгенге көндә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча раслый. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү – укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уята, аның танып белү активлыгын үстерә, аларны эзләнү-тикшеренү эшләренә этәрә, нәтиҗә ясарга өйрәтә. Шуңа күрә һәр дәрес укучыларны кызыксындырырга, аларны тормышка әзерләргә тиеш.

Укучыларда кызыксыну һәм танып-белү, хезмәттәшлеккә әзерлек һәм аны булдыру, укытучының укытуы һәм сыйныфташлары белән бердәм эшчәнлек мотивациясе тудыру, әйләнә-тирәдәге кешеләр һәм җәмгыять белән шәхес мөнәсәбәтен ачыклаучы әхлак кагыйдәләренең нигезен формалаштырырга тиеш. Шәхеснең үсешендә әдәбият фәне зур роль уйный. Әдәби әсәрләр аша балада киң иҗтимагый тормыш белән кызыксыну хисе уяна, әхлакый–эстетик ихтыяҗ тәрбияләнә, коллектив һәм җәмгыять тормышында актив катнашу теләге туа. Моңа ирешү өчен, укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру технологиясе белән эшләү зур уңышларга китерә. Без аның аша баланы тирән фикерләргә өйрәтәбез, белемле, төпле, тулы хокуклы шәхес итеп тәрбияләү юлларын эзлибез.

Коммуникатив технология ул – сүз-фикерне тапшыру чарасы. Бу технологиянең башка методикаларга караганда нинди үзенчәлекләре бар соң? Беренче үзенчәлек - эчтәлек сайлауда коммуникатив мотивациягә таяну. Сөйләм эшчәнлеге теориясендә сөйләшергә теләк, ихтыяҗы - психологик халәт.

Билгеле булганча, сөйләм объекты булган эчтәлек сөйләшүченең шәхси, интеллектуаль ихтыяҗына, кызыксынуларына туры килсә, сөйләм мәҗбүрилексез, ихтыярый бара, ягъни укучының дәрестәге сөйләм эшчәнлеге укытучы мәҗбүр иткәнгә түгел, ә аның үзенең эчке халәте, эчке теләге нигезендә, ягъни коммуникатив мотивация нигезендә оеша.

Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Коммуникатив технология нигезендә укыту цикллыкка корылган. Цикл- текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү. Диалог - тормышта иң еш кулланыла торган табигый сөйләм формасы. Диалогик сөйләмгә, нигездә, сорау-җавап, өстәмә аңлатмалар китерү, ризалашу яки инкарь итү, сөйләм әдәбен саклап сөйләшү хас. Кара-каршы сөйләшү өчен, билгеле бер ситуациянең булуы шарт. Сөйләм формалаштыруны шулай ук билгеле бер лексик- фразеологик минимумнан башка да күз алдына китереп булмый. Методик әдәбиятта диалоглар ике төргә бүлеп йөртелә: өйрәтү төрендәге һәм гадәти(табигый) диалоглар.

Монологик сөйләмгә өйрәткәндә, фикерне эзлекле итеп белдерү; төп фикерне аерып күрсәтү; фикерне ачып бирү; сөйләм үрнәкләрен дөрес куллану; сөйләмдә билгеле бер темпны саклау мөһим. Монологик сөйләм- тыңлап ишеткәнне яисә укыганны сөйләү генә түгел, укучының үз фикерен белдерүе дә булырга тиеш. Моның өчен тиешле күрсәтмә әсбаплар, ситуацияләр, фактлар сайлап алу һәм укучыларның шуларга карата үз фикерләрен әйтә алуына ирешү әһәмиятле.

Укучылар үз фикерләрен әйтә алсын өчен, укытучы дәресләрне шундый итеп оештырырга тиеш: алар дәрестә эзләнергә, уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр булсыннар. Мине моңа төрле формада үткәрелгән дәресләр инандырды. Мондый дәресләрдә укучыларның иҗади сәләтләре ачыла, актив эшчәнлекләре үстерелә, предметка карата кызыксынулары арта, үзләрен шәхес итеп тоя.

Мин еш кына дәрес-конференцияләр, дәрес-семинарлар уздырам. Дәрес-семинарлар 9-11 нче сыйныфларда үткәрелә. Мондый дәресләрдә материал үзләштерелә, укучылар алган белемнәрен исбат итәргә өйрәнә. Балалар үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр, бер-берсе белән бәхәсләшәләр. Мәсәлән, Мәдинә Маликованың «Чәчкә балы» әсәре буенча үткәрелгән дәресне мисалга китереп китәм. Дәрес автор катнашында үткәрелде.

Укучылар хәзерге тормышта гаиләнең зур роль уйнавын бик җанлы итеп сөйләделәр һәм ныклы гаилә җәмгять өчен таза-сәламәт балалар тәрбияли дигән нәтиҗәне үзләре исбат иттеләр, автор да аларның фикерен хуплады, балаларга үз киңәшләрен бирде.

Дәрестә күренекле шәхесләрнең катнашуы укучыларга иҗади көч бирә, аларның йөрәкләрендә тирән эз калдыра. Шул ук вакытта алар танылган шәхесләр белән аралашырга, алар алдында үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр. Нәкъ шундый дәресләрдә укучыда китапка, туган илгә, туган телгә мәхәббәт уяна.

Хәзерге заман укытучысы дәресләр белән генә чикләнмичә, укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур әһәмият бирә. Нәкъ менә дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның иҗади сәләтләре ачыла. Дәрестән тыш эшчәнлекне оештырганда да коммуникатив технологияләрне уңышлы кулланырга була.

Белем һәм тәрбия бирүдә, балаларны шәхес итеп үстерүдә әдәби музейларның әһәмияте зур. Мин эшли торган кабинет –халык шагыйре Ренат Харисның музей–комплексын тәшкил итә Музей гимназия директоры Илхания Афзал кызы Вахитова тәкъдиме белән 2009 нчы елның декабрендә тантаналы рәвештә ачылды. Музей ачылганчы, аның составы билгеләнде, планы төзелде, паспорты булдырылды. Музей советы һәр сыйныфка шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча эш бүлеп бирде. Шулай итеп, укучылар Ренат Харисның иҗатын төрле яклап өйрәнделәр, материаллар тупладылар, экскурсоводлар эшенә тартылдылар. Әлбәттә, экскурсоводлар булган укучылар сөйләмнең матур, аһәңле, аңлаешлы булуы, аралаша белергә, телләрне өйрәнүнең кирәклегенә төшенделәр, чөнки музейда экскурсияләр өч телдә үткәрелә. Музей әгъзалары белән берлектә аның паспорты булдырылды һәм ел саен эш планы төзелә. Күренекле шәхес Ренат Харисның яңа чыккан һәр әсәре укытучылар, ата- аналар, укучылар һәм автор белән берлектә анализлана, фикер алышына, нәтиҗәләр ясала. Укучылар, шушы тема буенча эзләнү эшләрен дәвам итеп, төрле конференцияләрдә уңышлы гына чыгыш ясап урыннар яулыйлар. Быелгы уку елында да 10 нчы сыйныф укучысы «Риваятьтән операга» (Ренат Харисның «Кара Пулат» либреттосы буенча) И.Н. Лобачевский исемендәге II Бөтенроссия (XVIII Идел буе төбәкара) фәнни конференциясендә катнашып 3 нче урынны яулады. Әлбәттә, фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.

2003 нче елдан башлап, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иң сәләтле балаларга Ренат Харис үз һәр ел саен премиясен тапшыра. Бу бүләккә ия булган укучылар, әлбәттә, лаеклы кешеләр булып, илебезгә хезмәт итәр.

Шулай итеп, белем һәм тәрбия музей укучыларның ватанпәрварлык сыйфатларын үстерүгә ярдәм итә, күзаллауларын, танып белүләрен киңәйтә, фәнни, әдәби, эзләнү эшчәнлекләрен арттыра, сәләтле балаларны ачыкларга, камил шәхес формалаштыруга ярдәм итә.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций