Гимназиядә укучылар үзидарәсе

Ибраһимова Йолдыз Алмаз кызы, Казан шәһәре Киров районы 3 нче гимназиясенең педагог-оештыручысы


Укучылар үзидарәсе балаларга үз эшчәнлекләрен планлаштырырга, нәтиҗәләр ясарга, аларга кызык булган чаралар оештырырга, мәктәп тормышындагы мөһим сорауларны чишүдә катнашырга мөмкинлек бирә. Бу – үзеңнең уникаль шәхес икәнеңне күрсәтергә, аралашу тәҗрибәсе тупларга,

кыенлыкларны җиңәргә, үз гамәлеңә җаваплылык тоярга, иҗтимагый тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә.

Мин укучылар үзидарәсе белән берничә ел дәвамында эшлим. Безнең гимназия коллективы өчен үзидарә темасы бик актуаль булып тора. Гимназия укучыларны мөстәкыйль булырга, изге эшләр эшләргә, үз гамәлләреңә җавап бирергә, карарлар кабул итәргә, үз хокукларын якларга өйрәтергә тиеш. Әгәр мәктәптә үзидарә булмаса, укучы заман сулышын тоя алмый. Үзидарә һәр балага үзен төрле яктан күрсәтергә, ачарга мөмкинлек бирә, яшьтәшләре, өлкәннәр, кечкенәләр белән аралашу осталыкларын үстерә. Шулай итеп, укучылар үзидарәсе баланы үзгәреп торучы тормышка җайлашырга өйрәтә, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык хисләре тәрбияли.

Без моңа ничек ирешәбез соң?:

- гимназия һәм укучылар эшчәнлеге өчен кызыклы, балаларны җәлеп итә торган юнәлешләрне ачыкладык;

- бу юнәлешләрне кызыклы итәргә тырыштык, эмоциональ хисләргә баеттык;

-укучыларга педагогик ярдәм күрсәттек;

Без түбәндәге эшләрне укучылар үзидарәсенә ышанып тапшырдык :

- кичәләр, дискотека, бәйрәмнәр, күмәк иҗади эшләр оештыру;

-гимназия матбугате эшчәнлеге;

-спорт чаралары;

- тимурчылык эше;

- волонтерлык эше;

Шулай ук үзидарә әгъзаларының, директор яны киңәшмәләрендә, конференцияләрдә, ата-аналар комитеты утырышларында катнашуын тәэмин итү бик мөһим. Укучылар, аларның фикерләре гимназия белән идарә итүгә тәэсир итүен тоярга, белергә тиешләр. Шушы очракта гына, гимназиядә укучылар үзидарәсе эшли һәм яши алачак. Яшьтән үк балалар үзләренең нәрсәгә дә булса сәләтле, кирәкле булуларын тоеп яшәгәндә генә без үз шәхси тормышының субъектларын тәрбияли алабыз. Үз яшьтәшләре, үзе кебекләр берлегендә генә бала тормыш кагыйдәләрен яхшырак аңлый, җайлаша, яхшы мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнә һәм үзен яхшы яктан күрсәтүнең төрле ысуллары белән кораллана.

Гимназиядә укучылар үзидарәсендә иң югаргы орган ул – президент советы . Ул 3 министрлыктан тора: мәгариф, мәдәният һәм спорт министрлыгы. Президент һәм совет ничек сайлана? 8-11 нче сыйныф укучылары арасыннан президентлыкка кандидатлардан гаризалар кабул ителә. Кандидат итеп җаваплы, укуда һәм тәртибе белән үрнәк укучылар рәтендә торучы, иптәшләре арасында дәрәҗә тотучы һәм оригиналь эш төрләрен тәкъдим итүче укучылар алына. Кандидатларлар үзләренең эш программаларын булдыралар, проектлар эшлиләр һәм аларны укучыларга, педагогларга, әти-әниләргә тәкъдим итәләр. Президент сайлауларында гимназиянең барлык укучылары да катнаша. Президент сайлангач, министрлыкларда эшләүче укучылар, калган кандидатлар арасыннан сайлана. Президент советы утырышына һәр министрлык яңа уку елына эш планнарын раслый. Эш планнары гимназия укучыларының анкеталарындагы теләкләрен искә алып төзелә. Һәр министрлык ай саен бер чара үткәрә. Уздырылган чаралар редколлегия әгъзалары тарафыннан «Без бергә» исемле гимназия газетасы битләрендә һәм гимназия сайтында чагылдырыла. Совет утырышында, үткәрелгән чараларга карата үзидарәнең һәр әгъзасы үз фикерен әйтә, уңай якларын барлый, тәкъдимнәрен җиткерә. Үзидарә тарафыннан үткәрелгән чаралар укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә. «Күңелле стартлар», «Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе» уеннары, чаңгы ярышлары - башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан иң яратып кабул ителгән чаралар. Урта сыйныф укучылары өчен спорт министрлыгы сыйныфлар арасында футбол, волейбол ярышлары уздыра. Мәдәният министрлыгы укучыларның дәрестән тыш тормышын файдалы һәм күңелле итү максатыннан, «Сөмбелә бәйрәме», «Көзге бал», «Яңа ел дискотекасы», «Карга боткасы», «Әйдә бие», «Татар кызы» бәйгеләре һәм башка күп кенә кызыклы чаралар оештыра. Мәгариф министрлыгы «Нәрсә, кайда, кайчан?», «Тәрҗемә ит» уены, күренекле шәхесләр белән очрашулар, дебатлар үткәрә.

Укучылар үзидарәсен үстерүне без гражданлык тәрбиясе системасының бер өлеше буларак карыйбыз. Гражданлык тәрбиясенең бурычлары – лидерлык сәләтен үстерү, коллективта эшләргә өйрәтү, иҗади сәләтен барлау. Бездә «Лидер» программасы төзелгән. Әлеге программаның тәрбияви бурычы булып, баланың иҗади үзмөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру тора. Программаның төп эчтәлеге: укучылар эшчәнлеген оештыру һәм иҗади сәләтләрен ачу, тормышка ашыру, мәктәп проблемаларын педагоглар белән бергәләп хәл итү. Болар укучылар үзидарәсе, совет утырышы, үткәрелгән бәйрәмнәр, төрле акцияләр аша гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, «Шәфкатълелек ярминкәсе», «Үлемсез полк» , «Кайгырту», «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, экологик акцияләр , «Татар дозор» уены.

Без баланың эшен дөрес сайлап алуын, сайлап алынган эшендә уңышлы булу, үз көчен һәм сәләтен дөрес бәяли белү, үзен контрольдә тоту, социаль шартларга яраклаша белергә өйрәтү максатын куябыз. Үзидарә эше барышында шушы максатларга ирешәбез.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций