Заманча шәхес тәрбияләүдә мәктәп театрының роле

. Зиннәтуллина Эльмира Ринат кызы, Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең милли эшләр буенча директор урынбасары,
Закирова Альмира Хәнәфи кызы, Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары мәктәп алдына тормышта үз урынын таба һәм максатына ирешә белә торган, үз фикерен исбатлый, яклый алырдай, килеп чыккан җитди мәсьәләләрне хәл итәрдәй, үзенең, гаиләсенең, иленең язмышы өчен җаваплы шәхес тәрбияләүне максат итеп куя. Шул ук вакытта укучыларның табигый, социаль һәм мәдәни үсешен гомумкешелек, милли кыйммәткә нигезләнгән белем бирү системасы тәэмин итәргә тиеш. Шәхескә юнәлдерелгән укыту балаларны иҗади шәхес итеп тәрбияләүне күз алдында тота. Димәк, бу процесста укучы объект түгел, субъект буларак катнашырга тиеш.

Рухи-әхлакый яктан үскән шәхес тәрбияләүгә ярдәм итә торган аралашу ысулларын табу - бүгенге көндә һәр укытучының зур бурычы. Мөгаллим баланы, тумыштан бирелгән иҗатка тартылу сәләте турында онытмыйча, булган сәләтләрен үстереп тәрбияләргә тиеш.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, безнең гимназиябездә дәрестән тыш эшчәнлек буларак,»Манзара» мәктәп театр студиясе эшли. Дистә еллар дәвамында театр студиясе аша татар мәдәниятенә, сәнгатенә, әдәбиятына гашыйк булган берничә буын тәрбияләнде һәм тәрбияләнә. Г. Камалның «Беренче театр», Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр», »Кулъяулык», И. Юзеевның «Гашыйклар тавы», Г. Гыйльманның «Көмеш тарак»спектакльләре сәхнәдә уйналды.

Театр сәнгате мәктәптә психологик-педагогик проблемаларны, уку-укыту гамәлләрен (танып-белү, коммуникатив, регулятив) чишәргә ярдәм итә. Сәхнә баланы шәхес буларак формалаштыра: бала ана телендә матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәнә, кешеләр алдында чыгыш ясый, телне өйрәнүгә кызыксыну барлыкка килә.

Болардан чыгып, мәктәп театр студиясе бурычлары федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә туры килә һәм баланы шәхес буларак формалаштыруда ярдәм итә.

Театр педагогикасының төп компетенциясе - коммуникатив компетенция. Ул кирәк булган тел чараларын белүне, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен, төрле кешеләр белән аралаша алуны үз эченә ала. Спектакльне әзерләгәндә укучылар яшьтәшләре белән генә аралашып калмый. Гимназиядә укучылар белән беррәттән сәхнәдә укытучылар да уйный. »Манзара» мәктәп театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Алар үзләренең актерлык серләрен балаларга өйрәтәләр. Хәзерге чор әдипләренең әсәрләрен сәхнәләштергәндә, авторларны спектакльләргә чакырабыз.Татар әдәбиятының, мәдәниятенең күренекле шәхесләре белән аралашу балаларда тагын да зур кызыксыну һәм теләк уята.

Тел һәм мәдәният тыгыз бәйләнештә. Спектальне оештыру этабында мәгънәви - кыйммәти компетенция формалаша. Бу компетенция күзаллау сферасында укучының тирә-юньне күрә һәм аңлый белүе, куелган максатның дөрес юнәлешен табучы шәхес формалашуын аңлата.

Мәктәп театр студиясе комплекслар белән көрәшергә, артык оялчанлык сыйфатларын киметүгә, үз-үзеңә ышанычны арттыруга, аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнергә ярдәм итә. Бу алган осталыкны балалар төрле өлкәләрдә куллана алалар.»Манзара» мәктәп театр студиясе төрле фестивальләрдә, конкурсларда катнаша һәм уңышларга ирешә . 10 елдан артык инде Вахитов районында мәгариф идарәсе оештырган Марсель Сәлимҗанов исемендәге мәктәп театр коллективлары фестиваленең һәрдаим катнашучысы булып тора.

Театр проекты эшчәнлеге балаларның телгә, укуга булган кызыксынуын арттыра һәм танып-белү компетенциясен формалаштыра. Алар әсәрләрне сәхнәләштерү белән генә чикләнмиләр, әдәби әсәрләргә нигезләнеп, үзләре дә каләм тибрәтәләр. (Мәсәлән, «Игелекле Тукай әкиятләре», »Су анасы», «Ай өстендәге Зөһрә кыз»).

Театр проекты өстендә эшләү этаплары:

1. Әзерлек этабы.

Әдәби әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, персонажларның характерларын ачу, Интернет – ресурслар белән эшләү,театрларга йөрү, киноверсияләрне карау, авторларның биографиясе белән танышу, иң яхшы сценарийга конкурс, программа дизайны, музыкаль материалны барлау.

2.Репетиция уздыру.

Интонация күнегүләре үткәрү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру, иҗади биремнәрне үтәү, импровизация, укылган әсәрнең өлешләрен уйнап карау.

3. Спектакльне анализлау.

Анализлау, эшчәнлек төрен бәяләү һәм системалаштыру, театр проектын презентацияләү, катнашучы кешеләр, сюжетлар, спектакль турында статьялар язу, иҗади очрашулар уздыру.

Укучыларның гомуммәдәни, танып-белү, коммуникатив, шәхси үсеш компетенцияләрен формалаштыру эшебезнең нәтиҗәсе булып тора.

Шулай итеп, театр педагогикасы төп компетенцияләрне формалаштыра.Театр педагогикасы - белем бирү процессында уен, иҗат аша күпкырлы, заманча шәхес тәрбияләү юлы.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций