Музей – патриотик тәрбия учагы

Евстафьева Маргарита Александровна, Казан шәһәре Яңа Савин районы 31нче урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, музей җитәкчесе


Татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең исеме бөтен дөньяга билгеле. Аның Бөек Ватан сугышы елларында фашист тоткынлыгында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы һәм шунда иҗат иткән үлемсез шигырьләре шагыйрьнең исемен мәңгеләштер-де.

Сугыштан соң дистә ел буе Муса Җәлилнең исеме, шәхесе, иҗаты халык күңеленнән сызып ташланды, ләкин чынбарлык өскә калкып чыгып, 1956 елда шагыйрьнең намуслы исеме кабат илгә әйләнеп кайтты.

Ил азатлыгы өчен көрәштә гомерләрен кызганмаган каһарманнарыбыз-ның исемнәре акланган бу елларда (1960 нчы ел) безнең мәктәпкә нигез салына. Героик язмышлар, үлемсез батырлыклар һәр кешене тетрәндерә. Шуңа күрә мәктәп коллективы, укучылар Муса Җәлил музее ачу теләге белән эшкә керешәләр.

Илебез, зурлап, Бөек Ватан сугышының 20 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Шул уңайдан, пионер дружиналарының «Ленин йолдызлары, балкыгыз!» дигән исем астында Бөтенсоюз бәйгесе игълан ителә. Мәктәбебезнең кызыл эзтабарлары, укытучылар коллективы эшкә керешә. Укучылар, кызыксынып, М. Җәлил китапларын укыйлар. Әминә Җәлилева белән Чулпанның Мәскәүдәге адресларын табып, хат язалар. Мәскәүдән балаларны чакырып җавап хаты килүгә, иң актив укучыларны юлга әзерли башлыйлар. Кышкы каникулда (1965 нче ел) өлкән пионер җитәкчесе һәм өч укучы бала Мәскәүгә китә. Әминә Котдусовна белән Чулпан мәктәп делегатларын бик җылы каршы ала. Делегатлар төрле бүләкләр – китаплар, фотографияләр алып кайталар. 1965 нче елның язында мәктәп дружинасы пионерлары янына кунакка «Кырык үлем аша» исемле китап авторы Ю.М.Корольков килә. Тантаналы линейкада ул мәктәп дружинасына почетлы пионер итеп кабул ителә.

Мәктәп дружинасы белән Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры коллективы арасында дуслык элемтәләре урнаша. Мәктәпнең пионер дружинасы Н. Җиһановның «Җәлил» операсын карый. Операдан соң сәхнәдә артистлар белән очрашу була, артистлар опера күренешләре ясалган фото-иллюстрацияләр бүләк итәләр. Балалар Җәлил партиясен башкаручы халык артисты А. Аббасовны мәктәпкә чакыралар. Озак та үтми, артистларыбыз мәктәпкә киләләр. Мәктәп залында «Җәлил» операсыннан арияләр яңгырый, укучылар Җәлил шигырьләрен сөйлиләр.

Муса Җәлил музеен ачу тантанасы 1965 нче елның 10 нчы маенда булып уза. Тикшеренү, эзләнү вакытында бик күп кызыклы материаллар, документлар табыла. Иң беренчеләрдән булып, музей эшенә зур көч куючылардан мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Фабрикова Людмила Ивановнаны, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Пестова Зинаида Андреевнаны атап була. Алар тырышлыгы белән музей хәзерге вакытка кадәр сакланган.

Музейны хөрмәтләп, кадерләп бик күп атаклы кешеләр килгән һәм хәзер дә килә. Музейны ачу тантанасында композитор Нәҗип Җиһанов, Рафаэль Мостафин була. Шагыйрьне искә алу кичәләре оештырыла, шунда Гази Кашшаф, Галия Кайбицкая, Рафаэль Мостафин, Айрат Арсланов, Зөлфәт, Шәүкәт Галиев һәм башка танылган кешеләр килә. Күренекле язучыбыз Рафаэль Мостафин музей ачылган көннән һәрвакыт якын дустыбыз, кунагыбыз булды. Әдипнең автографы белән бүләк ителгән китаплары – безгә аның якты истәлеге.

2001нче елда, реставрациядән соң, яңа композицияләр белән заманча музей ачылды. Музейны реставрацияләү эшен тулысынча ТР ның Милли музее хезмәткәрләре башкарды. Бу тантана мәктәпнең 40 еллыгы белән туры килеп, бик зурлап билгеләп үтелде. Милли музей хезмәткәрләре 1965 нче елларда да мәктәп музее экспозицияләрен әзерләүдә дә зур ярдәм күрсәтәләр. «Моабит дәфтәрләре» көнендә укучыларыбызны төрле чараларга, Әминә ханым белән Чулпан, исән калган җәлилче-легионерлар белән очрашуларга чакырып торалар.

Музеебызның экспозициясе берничә өлештән тора. Иң зур урынны фоторәсемнәр алып тора. Алар М.Җәлилнең тормышы белән турыдан-туры бәйле һәм хронологик тәртиптә урнаштырылган. Мисал өчен, Мостафа авылы, туганнары, Оренбург яклары, уку чоры, дуслары, китаплары – болар Җәлилнең балачагы белән бәйле. Сугыш еллары фоторәсемнәре ул елларның фаҗигале, аянычлы вакыйгаларын һәм сугыш беткәч, халыкның шатлыклы көннәрен сурәтли. Җәлилчеләргә багышланган, баетылган композиция зур урын алып тора. Сугыш елларыннан калган чын әйберләр - солдат шинеле, тимер кружка, поход сумкасы - «Кар десанты» бүләк иткән сугыш кораллары бер композиция тәшкил итә. Музеебыз «Кар десанты» отряды белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Бу отряд активистлары шагыйрьнең сугыш эзләре буенча Мясной Борга барып, безгә күп кенә кызыклы материаллар тәкъдим иттеләр.

Озак еллар музей активистлары Северодвинск, Волгоград, Красноярск, Волгоград, Якутия, Украина пионерлары белән хат алышалар. Аларга Җәлил-нең китапларын, аның иҗатына багышланган материаллар җибәрәләр. Берничә елдан ул шәһәрләрдә дә Җәлил музейлары ачыла. 1966 нчы елда мәктәп музеенда 17 яшь экскурсовод эшли. Экскурсиягә Казан, Алабуга, Яшел Үзән шәһәрләреннән, Җәлил бистәсеннән укучылар килә.

Бүгенге көндә тәрбия өлкәсендә төп юнәлеш булып, туган якка мәхәббәт, патриотизм хисләрен тәрбияләү, туган телеңне хөрмәт итү, туган халкың белән горурлану кебек сыйфатларны үстерү тора.

53 ел элек мәктәп укучылары башкарган зур эзләнү эшләре хәзер тарихка кереп калды. Без бу эшне хөрмәт итәбез, озак еллар дәвам иткән традицияне саклап киләбез. Сугыш турында материаллар туплауны, туган якны өйрәнү буенча эзләнүләрне дәвам итәбез. Һәр елны февраль аенда мәктәп күләмендә тантаналы рәвештә Җәлил декадасы оештырыла. Монда стенгазеталар, рәсем, шигырь бәйгеләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. Мәктәп укучылары бу бәйрәмгә алдан ук бик тырышып, теләп әзерләнәләр. Музей килгән кунаклар, сугыш ветераннары, укучылар өчен ишекләрен ача. Укучылар белән М. Җәлил-нең музей-фатирына, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына экскурсияләргә, Милли музейга «Моабит дәфтәрләре» көненә багышланган бәйрәмгә, җәлилче-ләргә чәчәк кую тантаналарына барабыз.

1994 нче елны, нәкъ ярты гасыр вакыт узгач, Җәлил һәйкәле янына шагыйрьнең көрәштәш дуслары – 10 батырның барельефлары куелды. Аны ачу тантанасында безнең укучыларыбыз да катнашты. Шул ук елның февраль аенда мәктәптә җәлилче-макизар Әмир Үтәшев белән очрашу булды. Җәлилнең полк-ташы, Икенче Удар армия сугышчысы Заикина А.С. безнең районда яшәде. Ул да укучылар белән очрашуга бик теләп килә, музей активистларын өендә дә кабул итә иде.

2011 елның августында татар теле укытучылары Евстафьева М.А. һәм Вафина А.М. Оренбург шәһәрендә һәм Җәлилнең туган авылы Мостафада экспедициядә булдылар. А. Алишның туган авылы Көек авылында да булып кайттык.

Быелгы уку елы безнең өчен аеруча истәлекле булды. Мәктәптә һәм музейда хөрмәтле кунакларыбыз Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты шагыйрь Ләбиб Лерон, җәлилче Абдулла Батталның туганы Фәрит Фуат улы Батталов белән бик җылы очрашу оештырдык. 12 нче гыйнварда бездә кунакта сөекле шагыйребезнең кызы Чулпан ханым булды. Чулпан ханым белән мәктәбебездә очрашу укытучылар коллективы һәм укучыларыбыз өчен дә бик тәэсирле булды, бу вакыйга безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Ачылган көннән башлап, Муса Җәлил музее – укыту һәм тәрбия эшләрен оештыру чарасы буларак хезмәт итә. Муса Җәлилнең туган көне уңае белән балалар бакчалары, мәктәп укучылары, килгән кунаклар өчен экскурсияләр үткәрә, районда, шәһәрдә үткәрелгән төрле чараларда катнаша.

Музей эше, Җәлилгә багышланган класстан тыш чараларның укучыларда патриотик хисләр, милли үзаң, туган җиргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмияте зур.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций