Балалар бакчасында бәйләнешле сөйләм телен үстерү алымнары

Хафизова Гөлшат Рәшит кызы, Казан шәһәре Вахитов районы 188 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе


Балаларны туган телендә сөйләшергә өйрәтү – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының төп бурычларыннан берсе. Балачак чоры – үзе бер кабатланмас, сихри дөнья. Бу чор баланың шәхес буларак формалашуында мөһим этап булып тора. Шушы вакытта ул әйләнә тирә-мохитка җайлаша, күзәтә, үзенә үрнәк ала, Бу мәкаләдә без мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларда бәйләнешле сөйләм телен үстерүнең нәтиҗәле алымнарын карап үтәрбез.

Балалар бакчасындагы татар теле дәресләре татар балаларына милли тәрбия бирүне, сөйләм телен үстерүне максат итеп куя. Бала ана телендә яхшы сөйләшә, аралаша белгәндә генә, үзенең фикерен ачык, төгәл һәм дөрес әйтеп бирә ала. Дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыру мөһим роль уйный.

Яңа материалны аңлату, ныгыту, үткәннәрне кабатлау, балаларны дөрес сөйләм үрнәкләренә өйрәтү, эшчәнлекләрен активлаштыру төрле алымнар һәм чаралар ярдәмендә тормышка ашырыла. Яшь үсентеләргә җылы кояш, уңдырышлы яхшы туфрак кирәк булган кебек, балаларга да үсү, чыныгу өчен, яхшы җирлек кирәк. Татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән иҗат җәүһәрләре балаларыбыз өчен зур тәрбия хәзинәсе булып тора. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларны дөрес сайлый белергә генә кирәк. Хәзерге зур үзгәрешләр чорында милли гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәтү – бик кирәкле һәм әһәмиятле эш. Татар халкын милләт буларак саклап калу, рухи мирасны алдагы буыннарга тапшыру – балалар бакчалары тәрбиячеләренең дә төп вазыйфаларыннан берсе.

Уен ул – кечкенә балаларның тормышының аерылгысыз бер өлеше. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан уеннар балаларда күмәклек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек матур сыйфатлар тәрбияли. Кечкенәдән гаилә әгъзаларын, өлкәннәрне ихтирам итү, балалар арасында дуслык, туганлык хисләре дә тәрбияли. Алар балаларга рухи яктан бай, физик яктан сәламәт булып үсәргә ярдәм итә.

Уеннарны драматик, хәрәкәтле, җырлы-биюле уеннарга бүлеп йөртү гамәлгә кергән. Драматик уеннардан сюжетлы-рольле уеннар балаларны сөйләү осталыгын үстерүгә уңай йогынты ясый.

Сөйләм телен үстерүдә, дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә сүзле уеннарның да роле зур. Уен барышында балалар сүзләрне күмәк кабатлыйлар. Яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр, бер-берсе белән аралашалар. «Песикәем-песикәй», «Куян, кая барасың? «Ал кирәк, гөл кирәк» кебек уеннар шундыйлардан.

«Тукран», «Буяу сатыш», «Яшелчәләр», «Кәбестә», «Җырлый торган өстәл» кебек драматик уеннар балаларның сөйләм телен дә, сәхнә культурасын да үстерүгә дә уңай тәэсир итә. Балалар үзләре күргән вакыйгаларны, тормыш-көнкүреш хәлләрен күмәк уенга әйләндерә. Мәсәлән, «Кибеттә», «Табибта», «Ашханәдә» кебек уеннар шундыйлардан. Яраткан китаплары, мультфильмнары эчтәлекләрен уеннарда җанландыра.

Балалар әкияти спектакльләрдә дә бик теләп катнаша, бәйрәмнәрдә үз әти-әниләре, әби-бабайлары алдында чыгыш ясарга ярата. Сәхнәләштерү өчен «Кәҗә белән сарык», «Кәҗә белән бүре», «Шалкан», «Шомбай», «Өч кыз», «Үги кыз», «Теремкәй» һ.б. әкиятләрне балалар теләп уйныйлар. Халык әкиятләре генә түгел язучыларның әсәрләре дә балалар тарафыннан яратып сәхнәләштерелә. Мәсәлән А.Алишның »Чукмар белән Тукмар», «Куян кызы» «Сертотмас үрдәк», Г.Тукайның «Бала белән күбәләк» «Шүрәле» һәм башкалар.

Әкиятне өйрәнү күп вакыт таләп итә, барлык балалар да бер әкияткә генә катнашып бетмәскә мөмкин, шуңа күрә, төркемнәргә бүленеп, берничә әкиятне сәхнәләштерергә мөмкин. Балаларга өстәл театры ярдәмендә уйналган әкиятләр дә ошый. Әкиятләр өйрәнү планлы рәвештә алып барыла. Уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уңай якка үзгәртергә мөмкин.

Бәйрәмнәрдә, төрле кичәләрдә (мәсәлән, «Белем бәйрәме», «Уңыш бәйрәме», «Яңа ел кичәсе», «Әниләр бәйрәме», «Бакча белән саубуллашу») шигырьләр, җырлар өйрәнү сәнгатьле уку һәм сөйләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

Модельләр кулланып, балаларның эшчәнлеген оештыру шулай ук яхшы нәтиҗәләр бирә. Алар балаларның сөйләмен, уйлау сәләтен үстерергә, төрле характер, сыйфат билгеләрен ачыкларга, күзалларга, дөньяны танып белергә ярдәм итә. Әкиятләр уйлап чыгару өчен, схематик картиналар бик кызыклы. Бу картиналар бәйләнешле сөйләм төзүгә, балаларның уйлау сәләтен үстерергә булыша.

Уен нәтиҗәле булсын өчен, аны үткәрүгә уңай шартлар тудырылган булырга тиеш. Төрле костюмнар, битлекләр, җиһаз-предметлар алдан әзерләп куела. Кулланыла торган әйберләр балаларның игътибарларын җәлеп итәрлек ачык төстә, матур булырга тиеш. Тәрбияченең дә уенда катнашуы балаларга бик уңай тәэсир итә. Уен барышында тәрбияче уенда катнашучыларны игътибар белән күзәтә, уен кагыйдәләренең төгәл үтәлүен контрольдә тота, аннан соң балаларның эшчәнлеген бәяли.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: төрле алымнар кулланып, сөйләм телен үстерү балаларның сүзлек байлыгын арттыра, тел элементларын дөрес, төгәл, урынлы кулланырга мөмкинлек бирә. Балалар коллективта үзләрен ышанычлырак тотарга өйрәнә, аларның эчке дөньясы, сәләте ачыла. Балаларда туган теленә – татар теленә карата мәхәббәт уяна.


Кулланылган әдәбият

1.Вәгыйзов С.Г. Кызыклы грамматика.–Казан: Мәгариф, 2002. – 243 б.

2.Ягъфәров Р. Кәҗә-мәкәрҗә: Балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 1998. – 110б.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций