Заманча балалар бакчасында балаларга дәүләт телләрен өйрәтү эшендә белем бирү тирәлегенең әһәмияте

Фасыйхова Ләйлә Рафаэль кызы, Казан шәһәре Совет районы катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 261 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе


Заманча шартларда нәни шәхеснең үсеше ике милли мәдәният, гореф-гадәтләр йогынтысында бара. Безнең бүгенге бурычыбыз – төп милли кыйммәтләргә – туган якка мәхәббәт, күпмилләтле дәүләткә тугры хезмәт итү кебек сыйфатларга ия булган яшь гражданин тәрбияләү.

Әлеге юнәлеш бакчабызның белем бирү программасының вариатив бүлегендә, шулай ук бакчаның үсеш программасында ачыкланган. Бу бурычлар шулай ук музей педагогикасы буенча эшләүче ресурс үзәгенең эш планында, тәрбиячеләр һәм белгечләрнең планнарында да чагылыш таба.

Үзебезнең эшебездә әти-әниләргә телләр өйрәнүнең әһәмиятен, моның баланың шәхес буларак үсешенә һәм киләчәк тормышта уңышлы булуына йогынты ясавын төшендерергә тырышабыз. Бу өлкәдә уңышка ирешү өчен, шулай ук, балага шәхси караш булдыру шарт. Ягъни, бала белән аерым шөгыльләнү, баланы мактау, аның уңышларын күрә һәм башка балаларга да күрсәтә белү, тел өйрәнүдәге омтылышларын хуплау кебек алымнар отышлы. Һәм инде тагын бер мөһим әйбер - балаларны кызыксындыра алырлык предметлы тел мохите булдыру.

Татар телен өйрәтү балалар бакчасындагы тел мохите баланы кызыксындырса, өйрәнергә, үзгәртергә, ни дә булса эшләргә теләк уятса гына уңышлы була. Бернинди дә үзгәрешләр булмый торган, бертөрле генә «катып калган» тирәлек балаларның сөйләм активлыгын үстерә алмый.

Безнең бакчабыздагы тирәлек стандарт шартларына туры килә: ул үзгәрүчән, интерактив, балаларның кызыксынуларына, яшь һәм шәхси үзенчәлекләренә туры килә. Төркемнәрдә шөгыльләр һәм режим моментларында балаларның татар теле дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту өчен, бай дидактик материал булдырдык. Без бала күрде, тойды һәм исендә калдырды принцибы белән эш итәбез. Шуңа күрә дә баланың бакчада булган бар вакытын - иртән килеп, кичен өенә кайтып киткәнче – эмоциональ яктан бизәргә, төрләндерергә, кызыклы итәргә тырышабыз.

Бакчабыздагы татар теле бүлмәсе балалар өчен генә түгел, педагоглар өчен дә методик һәм уку үзәге булып тора. Техник яктан нык баетылган, стандартның заманча таләпләренә туры килә. Бүлмә эш һәм үстерелешле зоналарга бүленгән. Шулай дөрес итеп бүлү татар теле тәрбиячесенә материалны тиз генә табарга, яңа әсбаплар белән баетырга ярдәм итә. Татар теле тәрбиячесе, УМК һәм татар теле буенча алган белемнәрен ныгыту өчен, рус телле тәрбиячеләр белән даими дәресләр оештыра. Шул рәвешле телгә балалар белән беррәттән педагогларыбыз да өйрәнә.

«Бер кабинет – бер тел» принцибы белән эшләү рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләрне бирмәде. Без баланың татар телендә аралашуын татар теле бүлмәсендә генә чикләү ярамаганлыгына төшендек. Ул бит анда бик аз гына вакытын үткәрә! Бу мәсьәләнең чишелеше булып, үткән материалны ныгыту максатыннан, тел багланышын төркемнәрдә дә булдыру торды. Бу очракта мөһим шарт – татар телендә сөйләшүче педагог. Шуңа күрә без, беренче чиратта, рус телле тәрбиячеләребезне «Ана теле» он-лайн мәктәбендә укыттык. Хәзер исә алар кирәкле күләмдә үзләштергән сүз байлыкларын һәм мәгълүматны практикада көндәлек тормышта кулланалар. Белемнәрен даими рәвештә «Мин татарча сөйләшәм» дигән татар теленә өйрәтү семинарларында, мастер-классларда, педсоветларда, төрле бәйгеләрдә катнашып тулыландырып торалар, осталыкларын арттыралар. Эш тәҗрибәсеннән чыгып, без шундый нәтиҗәгә килдек: тәрбиячеләрнең сүзлек запасы гамәлдәге УМК минимумыннан артып китеп, аның кысаларыннан чыгарга тиеш. Шул очракта гына аларның тел тотнагы бетеп, читенсенмичә сөйләшә башлаячаклар. Бу максаттан чыгып, без педагоглар белән берлектә яңадан-яңа сюжетлы-рольле уеннар уйлап чыгарабыз, аларны сәхнәләштерәбез; бергәләп, татар театрларына йөрибез, конкурсларга җырлар, биюләр өйрәнәбез. Тәрбиячеләр балалар булып та уйныйлар. Бу бик гади, кызык, әмма – нәтиҗәле!

Белгечләр эшендә интеграция алымына зур әһәмият бирәбез. Музыка җитәкчеләре үзләренең эшендә үзгә нота станы кулланалар. Һәр нотада ике дәүләт телендә УМК лексик минимумына кергән сүзләр язылган. Физик тәрбия инструкторы да, бу эшне дәвам итеп, тылсымлы кубоклардан файдалана, саннарны һәм командаларны ныгыта. Нәфис-нәфасәти белем бирүче тәрбиячебез дә балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшли. Баланың продуктив эшчәнлеге танып-белү үсеше, сөйләм үсеше, аралашу белән нык бәйләнгән. Үзенең шөгыльләрендә педагог, кызыклы итеп, ошибана, пот-э-флер, флорариум кебек технологияләр, гадәти булмаган ясау ысулларын кулланып, балаларны ике телдә аралашырга өйрәтә. Кечкенә детальләрне куллану кул чугын үстерә, ә бу исә, үз чиратында, баш миенең сөйләм үзәкләренә уңай тәэсир итә, шуңа да балалар җиңел генә яңа сүзләрне истә калдыралар.

Бакчабызга йөрүче балаларның әти-әниләре – безнең төп партнерларыбыз. Без, педагоглар һәм әти-әниләрнең барлык тырышлыгын берләштереп, барыбыз бергә бер эшкә алындык. Бергә татарча мультфильмнар, ТНВ каналыннан татарча тапшырулар карарга чакырабыз, шулай ук «Ана теле» он-лайн курсларында белем алырга тәкъдим итәбез. Җыелышларда, гаилә клубы утырышларында, төрле консультацияләрдә әти-әниләрне балаларына татар теле лексикасын үзләштерүдә булышырга өндибез. Әти-әниләр балаларының тел өйрәнүдәге уңышларын ачык чараларда, бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да күзәтеп, бу уңышларга сөенеп торалалар. Бу очракта безгә ярдәмгә мәгълүмат почмаклары, күмәк проектлар һәм бәйге хәрәкәте ярдәмгә килә. Бәйрәмнәрдә исә, әти-әниләребез, бик рәхәтләнеп, татар телендә төп рольләрне башкаралар.

Икетеллелекне ныгыту максатыннан, бакчабызда музей оештыру бик отышлы булды. Бүгенге көндә музей педагогикасын эшебездә уңышлы кулланабыз. Без балаларны республикабызда яшәгән халыкларның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты, матур әдәбият әсәрләре, әкиятләре, уеннары белән таныштырабыз. Икенче төрле әйткәндә, башка мәдәнияткә тарту, кызыксындыру өчен, мәдәни тел багланышы тудырабыз. Шушы максатны тормышка ашыру өчен, һәр төркемдә этно-төбәк почмаклары, кечкенә музейлар, ә бакчабызда эчтәлекле музей булдырдык. Музейның темалары даими алышынып тора. Ул балага яңа белемнәр биреп кенә калмый, үз мәдәниятен яхшырак белергә дә ярдәм итә. Бала бу вакытта чагыштырып өйрәнә. Чыннан да, башка халыкның мәдәниятен белеп кенә, үзеңне үз халкыңның бер өлеше итеп тоя башлыйсың.

Балаларыбызның дәүләт телләрен өйрәнүдә кызыксынуларын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасының милли музее белән хезмәттәшлек итәбез. Безнең инде яхшы гына эш тәҗрибәбез дә бар – «Музей – балаларга» дигән проект кысаларында милли музей хезмәткәрләре берничә тапкыр бакчабызда булып киттеләр. Мондый очрашулар безнең өчен дә, алар өчен дә бик файдалы.

Көндәлек системага салынган эшебезнең нәтиҗәсе шул: балаларыбыз иркен рәвештә ике дәүләт телендә дә аралашалар. Ә быелгы уку елында исә бакчабыз «Иң яхшы икетелле балалар бакчасы» республикакүләм конкурсында җиңүче булды. Эшебезнең мөһим күрсәткече – бакчабыз Казан педагогика көллияте өчен татар теленә өйрәтүдә төп мәйданчык, Казан федераль университеты (КФУ) һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өчен икетеллелек тәрбиясе буенча стаж туплау, Россия төбәкләре педагоглары өчен шушы юнәлештә тәҗрибә туплау мәйданчыгы, музей педагогикасы буенча шәһәр ресурс үзәге булып тора.

Менә шулай итеп эшләп, без бакчабызда тудырылган шартлар һәм белем бирү тирәлеге уңайлы һәм балаларга татар телен җиңелрәк һәм кызыклырак итеп үзләштерергә мөмкинлек бирә дигән нәтиҗәгә килдек.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций