Балалар бакчасында милли белем һәм тәрбия бирү

Мәрдәнова Айгөл Габделгани кызы,
Казан шәһәре Вахитов районы 24 нче татар телендә белем һәм тәрбияче бирүче катнаш балалар бакчасы мөдире,
Шәйдуллина Гөлназ Камил кызы,
Вәлиева Гөлнара Занфир кызы,
Казан шәһәре Вахитов районы 24 нче татар телендә белем һәм тәрбияче бирүче катнаш балалар бакчасы тәрбиячеләре


Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясе расланды. Концепциянең максаты : заман шартларында милли мәдәниятне һәм телне саклау, үстерү, киләчәк буыннарга тапшыру өчен милли мәгарифне камилләштерү. Милли мәгариф системасын үстерү бүгенге көннең актуаль проблемаларының берсе булып санала. Дәүләт һәм ата-аналар алдында гаилә, балалар бакчасыннан алып, мәктәпкәчә ана телендә тәрбияләү һәм укыту мәсьәләсен хәл итү бурычы тора.

Баланың шәхес буларак формалашуына гаиләдәге мөнәсәбәтләр төп йогынты ясый. Кешенең дөньяга карашы, үз-үзен тотышы, туган теленә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша башлый, балалар бакчасында һәм мәктәптә дәвам итә. Әлеге факторны исәпкә алып, белем бирү оешмалары һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлек итүе уңай нәтиҗәләргә китерә.

Бүгенге көн балалары, хәтта аларның ата-аналары да, радио һәм телевидение, урам йогынтысы нәтиҗәсендә, туган телен, туган халкының гореф-гадәтләрен камил белми. Шул сәбәпле, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында яшь буынга туган телләрендә белем һәм тәрбия бирү эшенә зур игътибар бирелергә тиеш.

Казан шәһәре Вахитов районының 24 нче катнаш төрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасында милли укыту һәм тәрбия бирү процессы заман таләпләренә туры килерлек итеп оештырыла. Балалар бакчасы федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнгән белем бирү программасы нигезендә эшли. Бакчада балаларның милли үзаңнары үсеше өчен кирәкле шартлар тудырылган. Сөйләм телен үстерүгә, матур әдәбият белән таныштыруга юнәлтелгән шөгыльләр «Туган телдә сөйләшәбез» (авторы Зарипова З.М., Важиева Л.Н., Зөфәрова Р.С., Хәзрәтова Ф.В.) укыту-методик комплектына нигезләнеп оештырыла. «Туган телдә сөйләшәбез» укыту-методик комплектының төп максаты –туган (татар) телендә дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтү. Балаларның үсеш дәрәҗәләрен билгеләүче диагностика нәтиҗәләреннән күренгәнчә, югарыда әйтелгән укыту-методик комплекты белән эшләү уңай үзгәрешләргә китерә.

Физик һәм интеллектуаль яктан камил үсешкә ия булган, җәмгыять өчен файдалы шәхес тәрбияләү өчен, милли белем бирү процессының эчтәлеге тирән һәм бай булуы мөһим. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мәгариф системасының беренче баскычы булып тора. Балалар бакчасында алынган белем һәм тәрбия балада шәхес сыйфатларын формалаштыруга этәргеч ясый. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәр төрле мәгълүматны тиз үзләштерә һәм озак вакытка истә калдыра. Көндәлек шөгыльләрдән тыш, балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылган бәйрәмнәр, мәдәни чаралар үткәрү урынлы. 24 нче катнаш төрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасында милли белем һәм тәрбия бирү төрле яклап алып барыла. Балалар өчен кызыклы формада «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Карга боткасы» бәйрәмнәре оештырыла. Күңел ачу чараларында бәйрәмнең электән сакланып киленгән йолалары турында мәгълүмат бирелә, милли уеннар уйнала.

Халкыбызның йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан милли уеннар баланың сөйләм, акыл, физик үсешенә уңай йогынты ясыйлар. Балаларда социаль-иҗтимагый тормышта кирәкле булган өлгерлек, тапкырлык, сабырлык, ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатлар булдыруга да зур өлеш кертә.

Балалар мәгълүматны җайлырак үзләштерсен өчен, эмоциональ уңай халәт булуы мөһим. Күңел ачу чаралары, бәйрәмнәр оештыру моның өчен уңайлы җирлек санала. Күңел ачу чараларында балалар эмоциональ киеренкелек, уңайсызлануны хисләре кичерми. Шушы нигездә тәкъдим ителгән мәгълүмат, кайсы форматта булуына карамастан, җиңел үзләштерелә һәм дәвамлы вакытка истә кала.

24 нче катнаш төрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәмнәрен билгеләп үтү белән генә чикләнмичә, күренекле шәхесләре белән очрашулар да үткәрелә. Баланың халкының телен, гореф-гадәтләрен белү белән беррәттән, милли әдәбият һәм мәдәниятне үстерүгә өлеш керткән шәхесләр белән дә таныш булуы аның гомуми үсешенә уңай йогынты ясый. Шундый төр чаралардан композитор Мәсгут Имашев һәм шагыйрь Роберт Миңнуллин белән булган очрашуларны атарга мөмкин. Әлеге шәхесләрнең татар балалар әдәбиятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлешләре зур, иҗатлары тирән эчтәлекле һәм күпкырлы. Милли белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген алып барганда, күренекле, зыялы шәхесләр белән үткәрелгән чаралар балаларда туган теленә, мәдәниятенә кызыксыну уята, фикерләү сәләтен, матур һәм дөрес сөйләмнәрен камилләштерә.

Милли белем һәм тәрбия бирү процессының нәтиҗәле булуы өчен балаларны чолгап алган мохитнең әлеге критерийларга туры килүе мөһим. Моның өчен бакчабызда махсус милли бүлмә җиһазландырылган. Бүлмәдә милли киемнәр кигән курчаклар, татар телендә язылган әдәбият, республикабыз флагы, гербы урын алган. Төркем бүлмәләрендә дә милли почмакларны күрергә була.

Туган телдә белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге балалар бакчасы кысаларында гына чикләнми. Татар телендә дөнья күрүче, балаларның әхлакый, милли үзаңнарын үстерүгә йөз тоткан «Тылсымлы куллар», «Сабантуй», «Салават купере» журналлары белән хезмәттәшлек ителә. Әлеге басмаларда уздырылган бәйгеләрдә балаларның кул эшләнәмләрен, иҗат җимешләрен күрергә мөмкин.

«Яңа гасыр» теле-радиокомпаниясе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бакчабыз балалары белән татар телендә эфирга чыгыучы «Күчтәнәч» тапшыруында, «Җырлы-моңлы балачак» телевизион фестивалендә катнаштык. Татар телен өйрәтүгә, сөйләм телен үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелгән «Поем и учим татарский язык» тапшыруында да чыгыш ясадык. Телевидение белән хезмәттәшлек балаларда туган телләренә кызыксыну уятуга, аңа карата мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итеп кенә калмыйча, аларның әхлакый, эстетик яктан үсүләренә дә этәргеч ясый.

Бакчабыз республика һәм шәһәр күләмендә үткәрелә торган зур чараларда һәм бәйгеләрдә катнаша. «Йолдызлык - 2016», «Бәхетле балачак», »Балачак иле» бәйгеләре шундыйлардан. Әлеге чараларга әзерлек тулысынча татар телендә бара. Бу, үз чиратында, туган телдә аралашуга, сөйләм телен камилләштерүгә зур этәргеч ясый.

Милли белем һәм тәрбия бирү бер яклы гына алып барылганда тиешле нәтиҗәгә ирешүе авыр. Мәгариф оешмаларында бирелгән мәгълүмат гаиләдә ныгытылган очракта тиз кабул ителә, һәм кыска вакытлы хәтердән озак вакытлыга күчеп, бала тарафыннан үзләштерелә. Ата-ананың педагоглар белән хезмәттәшлек итүе баланың интеллектуаль һәм эмоциональ үсешенә дә уңай йогынты ясый. Шушы факторларны исәпкә алып, 24 нче катнаш төрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасында ата-аналар белән даими эшчәнлек алып барыла. Ата-аналар белән еллык эш планы төзелә, планның төп өлешен милли белем һәм тәрбия бирүгә багышланган чаралар алып тора. Бакчада шөгыль кысаларында укылган, өйрәнелгән шигырь һәм әсәрләрне өйдә ныгытырга тәкъдим ителә. Гаиләдә ял вакытларында балалар белән уйнау өчен, аларның сөйләм телләрен, җитезлек, тапкырлык сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән халык авыз иҗаты әсәрләре һәм милли уеннар исемлеге төзелә.

Илебезнең киләчәге яңа буын кулында. Балаларны чын шәхес, социаль тормышта үз урынын табарга сәләтле, җәмгыять өчен файдалы кеше итеп тәрбияләүдә мәгариф оешмаларының, гаиләнең бурычы зур. Туган телен, туган халкының тарихын, гореф-гадәтләрен белгән бала гына толерант, һәр яктан камил шәхес буларак формалаша. 24 нче балалар бакчасы милли белем һәм тәрбия бирү процессына комплекслы якын килә. Бакчада аралашу, күңел ачу чаралары, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге татар телендә алып барыла. Әлеге эшчәнлек нәтиҗәсендә балалар туган телләрендә дөрес, хатасыз аралашалар, туган халкыны тормышы, көнкүреше турында беренчел мәгълүматларга ия булалалар.



Кулланылган әдәбият

1. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К. В. Закирова, Л. М. Мортазина. – Казан: Редакционно-издательский центр, 2012. – 192 б.

2. От рождения до школы. Примерная общеобразовательная программа дошкольного образоания (пилотный вариант) / Под ред. Н.Е. Вераксы, Т.С. Комаровой, М.А. Василевой. – М.: МОЗАИКА-СИНТЕЗ, 2014. – 352 с.

3. Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма / Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибулина И.Җ. – Казан: Фолиант, 2013. – 224 б.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций