Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү

Зиялиева Гөлшат Равил кызы,
Казан шәһәре Мәскәү районы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
184 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе


Кешенең иҗади сәләтен үстерү – җәмгыятьнең мөһим проблемаларыннан берсе. Соңгы вакытта, яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү сәбәпле, әлеге проблема бигрәк тә актуаль.

Балаларның иҗади сәләтен үстерү өчен, иң элек шартлар тудыру мөһим. Яңа стандарт шартларында, әлеге мәсьәләне тормышка ашыру өчен, гаять күп төрле методлар, ысуллар бар.

Ел саен балалар бакчасына яңа балалар килә. Аларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы - уен. Уенда бала тирә-юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнә уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә-юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.

Сәхнәләштерү эшчәнлеге үз алдына түбәндәге мәсьәләләрне, бурычларны куя:

- сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү ;

- балаларның сүз байлыгын үстерү;

- авазның дөрес әйтелешен булдыру;

- мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация кебек тәэсирле чараларны кабатлау теләге тудыру;

- иҗади сәләтләрен үстерү.

Балаларның сәхнәләштерү эшчәнлеге иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә, дәреснең бер өлеше булып, шулай ук аерым планлаштырылган дәрес булып та кертелергә мөмкин.

Сәхнәләштерү эшчәнлеге түбәндәгеләрне үз эченә ала:

- курчак театрында спектакльләр карау hәм алар буенча әңгәмә оештыру;

- уен- драматизацияләр;

- сәнгатьле сөйләү күнегүләре;

- этика буенча аерым күнегүләр.

Тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, күрә, ишетә белергә, актерлык, режиссерлык осталыгына да әзер булырга тиеш. Ул үзенең актерлык осталыгы белән оялчан баланың уйнау теләген бетереп, караучыга әйләндерергә тиеш түгел. Балалар ялгышудан куркырга, гел караучы яки гел катнашучы гына булырга тиеш түгел.

Рольләргә бүлгәндә, төрле алымнар кулланыла:

- баланың теләге буенча роль сайлау;

- төп рольләргә оялчан балаларны билгеләү;

- карточкалар буенча рольләргә бүлү;

- парлап уйнау.

Монда ике проблема барлыкка килергә мөмкин:

- hәр балага рольләр житмәсә нишләргә?

- тискәре рольләрне кем уйнар?

Беренче проблеманы балаларны төркемнәргә бүлеп чишеп була. икенчесе аңлатыла: әкияттә, сәхнәдә барысы да артистлар, ә артист уңай рольне дә, тискәре рольне дә уйный белергә тиеш. Тискәре рольне уйнау күпкә катлаулырак та, hәр бала тискәре рольне дә, уңай рольне дә уйный белергә тиеш.

Балалар белән бергә спектакль уйнау аларның үсешендә зур роль уйный. Беренчедән, без аларны "яхшы артист" булырга өйрәтсәк, икенчедән, эстетик тәрбия бирелә, баланың үзен тотышы, сөйләм теле үсеш ала. Театр аша бала мөстәкыйль рәвештә уйнарга өйрәнә, иптәшләренә карата мөгамәләсе үзгәрә. Театральләштергән уеннар 2 төп төркемгә бүленә: драматизация һәм режиссёрлык. Уен-драматизацияләрдә бала артист булып үзе образ барлыкка китерә.

Театральләштергән һәр уен үзе 2 төргә бүленә:

– уен-имитацияләр;

– җәнлекләр һәм кешеләр образы;

– рольле диалоглар;

– инсценировкалар;

– сюжетны ачып күрсәтә торган уен-импровизацияләр.

Бу төрләр барысы да уен-драматизациягә керә.

2 нче төре – режиссёр уены. Бу очракта артистлар ролен уенчыклар-курчаклар уйный. Ә бала "сценарист-режиссёр" ролен үти. Артистларга юнәлеш бирә, өйрәтә. Башкарган уенның сюжетын үзе сөйләп тә тора, үзе уйната да.

Уен-драматизацияләр аша бала үсеш ала, тирә-юньне танып белә һәм аралаша. Билгеле инде, театр уйнау яки театральләштергән уеннар оештыру өчен иң элек шартлар тудырыла. Бу эшкә тәрбияченең күп хезмәте һәм көче куела. Спектакль уйнау өчен, костюмнар әзерләнелә; курчак театрлары өчен курчаклар тегелә. Һәр уенга сюжет уйланыла, балалар белән әзерлек эшләре башкарыла. Музыка җитәкчесе белән берлектә көйләр сайлана.

Безнең төркем яшендәге балаларда театральләштергән уеннар аеруча нык кызыксыну уята. Кече яшьтә өйрәнелгән һәр уен, уен-драматизацияләр уртанчылар төркемендә дә файдаланыла һәм кирәк. Балалар белән эшләгәндә, персонажлы уеннар, төрле әкиятләр, мәсәлән, "Төлке һәм бүре", "Казлар-аккошлар", "Кызыл калфак", "Чукмар белән тукмар", шулай ук ана теле дәресләрендә үтә торган "Олылар хезмәте", "Балалар һәм җәнлекләр", "Балалар һәм аларның уеннары" кебек темаларга үткәрелгән уен-драматизацияләр күп кулланыла.

Безнең төркем яшендәге балалар курчак театрының күп төрләрен үзләштерә: йомшак уенчыклар, бармак курчаклары, өстәл курчаклары. Ел башында балалар ширмасыз уйнасалар, ел азагында ширма белән уйныйлар. Бармак театры балалар белән индивидуаль мөстәкыйль эшләгәндә кулланыла. Алар бу вакытта үзенең белгән шигырен, такмагын, такмазаларын әйтеп уйный.

Балаларның яшенә карап, спектакльне уйный белү күнекмәләре катлаулана. Беренчедән, бала театр аша тамашачыга игътибарлы, спектакль барышында урыныннан кузгалмаска, "артистларның" эндәшүләренә җавап бирергә, рәхмәт йөзеннән кул чабарга өйрәнә. Шулай ук театр аша бала мимик хәрәкәтләргә, ымнарга, хәрәкәтләнергә, бер хәлдән икенче хәлгә күчәргә өйрәнә. Мәсәлән, әле генә шалканны чәчәләр, бераз вакыттан шалканның зурлыгына аптырашта калалар. Бабай карт булса да, шалканны бөтен көченә тарта, ә онык бик ныгытып тартмый, чөнки аның иптәшләре янына уйнарга чыгасы бар. Ә тычкан, киресенчә, песидән шулкадәрле курка, шалканны бөтен көченә тарта.

Курчак театрлары аша бала курчак белән идарә итәргә өйрәнә. Курчакны тамашачыга сиздермичә тотарга, йөртергә, йөгерүне, сикерүне күрсәтә белергә, исәнләшү, саубуллашу кебек хәрәкәтләр ясарга өйрәнә. Театральләштергән уеннар аша бала уенның урынын, атрибутларын, костюмнарын сайлаганда, тәрбияче белән аралашырга өйрәнә. Спектакль куярга өйрәнгән вакытларда балаларның бер-берсе белән аралашулары якыная. Төрле конфликтлы ситуацияләрдән үзләре генә дә чыгарга өйрәнә башлыйлар. Бер-берсенең тәнкыйтен тыңлый беләләр һәм төзәтергә тырышалар. "Шалкан" спектаклен куярга өйрәнгән вакытта бик нык күзәтелде. Балалар бик теләп, тырышып, үзләре бербөтен, дус төркем хасил итеп, театрның образларын тудырдылар. Конфликтлы балалар белән тыныч балалар арасында бер даими татулык барлыкка килде. Театр өйрәтүнең тагын бер мөһим ягы бар: тәрбияче һәрвакытта да балаларның кызыксынучанлыгын, сөйләмдә сәнгатьлелеген күздә тотарга тиеш.

Рольне уйнаган вакытта бала тәрбияче өйрәткәнчә генә түгел, ә бу сюжетны үзе аңлавынча уйнарга хаклы. Балаларга спектакль уйнаган вакытта шул мөмкинлекне һәм мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Бу тәрбияче ягыннан зур игътибарлык билгесе булып тора.

Һәр баланың кайсы өлкәдә булса да сәләте була, сәләтсез балалар булмый. Әмма шул сәләтне кече яшеннән үк күреп алырга һәм аны үстерү өстендә эш алып барырга кирәк. Бу – балалар бакчасында шәхес тәрбияләүдәге төп максат.

Баланың бөтен тормышы - уен. Уенда бала тирә-юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгаләмәләрен төзергә өйрәнә. Сәхнәләштерү уеннарында катнашуның балаларның җәмгыятьтә үз-үзен тота белүендә, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә әhәмияте бик зур.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций