Бала тәрбияләүдә этномәдәни кыймммәтләр

Җәмдиханова Гөлнара Камил кызы,
Казан шәһәре Яңа Савин районы
170 нче катнаш төрдәге балалар бакчасының
1 нче категорияле тәрбиячесе


«Белем бирү баланың туган теленә, үзе яшәгән илнең милли кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү, башка милләт халыкларына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән».


«Бала хокуклары турындагы Конвенция», 28-31нче маддәләр


Бала тугач, газиз әнисе туган теленә өйрәтә, шул телдә аңа назлы бишек җырлары җырлый. Баланың ана телен үзләштерүе һәм аннан соң аны куллану, шул телдә тәрбия һәм белем алуы - аның һәрьяклы үсеше өчен әһәмиятле.

Балалар бакчасына килгәч тә, беренче төркемнән башлап, балаларның авазларны дөрес әйтеп, фикерләрен тиешле эзлеклелектә сөйләшергә, туган телнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү – төп бурычларның берсе. Боларны тормышка ашыруда әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте бик зур. Әдәби әсәрләр аша бала хыялланырга, иҗат итәргә, әдәпле һәм әхлаклы булырга өйрәнә. Назлы бишек җырлары, күңелле такмаклар, бармак уеннары баланың телен ача, авазларны дөрес әйтергә өйрәтә. Татар халык авыз иҗаты әкиятләре дә, язучылар язган әкиятләр дә рухи кыйммәткә ия. Бала, аларны тыңлап, уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, әкият геройларына дөрес бәя бирергә, игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өйрәнә. Н. Каштан, И. Туктар, Ә. Хәсәнов, Г. Лотфи, Г. Хәсәнов кебек мәшһүр шагыйрь-язучыларыбызның әсәрләре балаларны табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аны сакларга, тереклек ияләрен якларга өйрәтәләр. Г. Тукай, М. Җәлил, Р. Вәлиева, Ш. Галиев һ.б. бик күп шагыйрьләрнең әсәрләре балаларда Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Баланың үз телен, мәдәниятен, әдәбиятын өйрәнгәч, башка халыкларның да мәдәниятен өйрәнүгә кызыксынуы уяна. Башка ил язучыларының әсәрләре балада кешелеклелек, башка милләт вәкилләренә, гореф-гадәтләренә карата уңай мөнәсәбәт, башкаларны ихтирам итү кебек сыйфатлар тәрбияли. Башкорт, украин, болгар, венгр, һ.б. халык әкиятләре дә балага дөньяны танып белү серләрен өйрәтә.

Этномәдәни белем бирү ул - беренчедән, балалар бакчасында төркемдә милли төсмерне чагылдырган тирәлекне булдыру: киемнәр, савыт-саба, һ.б җиһазлар; икенчедән, фольклор белән таныштыру; өченчедән, халык бәйрәмнәренең күптөрлелеген күрсәтү.

Уку елы башында без перспективалы план төзибез һәм ел буена аның буенча эшлибез. Бу планда балалар белән укыласы шигырьләр, әкиятләр һәм башка әдәби әсәрләрнең исемлеге бирелгән. Әлбәттә, биреләсе материал яшь үзенчәлекләренә карап, елдан-ел катлауландырыла.

Туган халкыңның һәм башка халыкларның мәдәниятен өйрәнер өчен, төркемдә мохит булдырылырга тиеш. Мондый мохит балага яңа белем генә бирми, ә үз культурасын яхшырак өйрәнергә ярдәм итә. Үзем эшләгән төркемдә мин үзебез яшәгән һәм башка шәһәрләрнең рәсемнәрен, РФ һәм ТР дәүләт символларын, туган шәһәр, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләрен, татар һәм рус халкының декоратив сәнгать үрнәкләре сурәтләнгән альбомнар, татар халык иҗаты әсәрләрен, аларга карата иллюстрацияләр, халык язучыларының портретларын, милли төсмерләрне чагылдырган җиһазлар, кызыклы үстерелешле уеннар, аудио һәм видеоязмалар булдырдым. Туган телебезне камил үзләштерү максаты белән, татар телендә бармак уеннары иҗат итәм. Аларга карата балаларда кызыксыну уятам. Атна саен без балалар белән татар халык һәм башка халыкларның әкиятләрен укыйбыз, алар турында бәхәсләшәбез. «Өч кыз», «Дүрт дус», «Алтын бөртекләр» әкиятләрен балалар бигрәк тә яраталар. Төркемдә «Түбәтәй», «Йөзек салыш», «Чума үрдәк, чума каз», «Утыр, утыр, Мәликә», «Нардуган», «Миңлебай» һ.б. татар халкының милли уеннарын яратып уйныйбыз, татар телендә җырлар, сынамышлар, шигырьләр өйрәнәбез. Ел саен балалар белән «Нәүрүз», «Сабантуй» бәйрәмнәрен оештырабыз.

Әлбәттә, этномәдәни белем бирүне тулысынча тормышка ашыру өчен әти-әниләр белән дә эшлибез. Балаларга яңа информацияне биргәндә, кирәкле җиһазларны табуда, бәйрәмнәрдә аш-су осталыкларын күрсәтүдә, спектакль куйганда кирәкле костюмнар табуда, һ.б.әти-әниләрнең ярдәме зур. Балаларның да әти-әниләренең катнашуын күреп, кызыксынулары тагын да арта. Әти-әни һәм тәрбияченең бердәм эшчәнлеге - баланың үсеше өчен зур этәргеч.

Бала үз халкының тарихын, мәдәниятен белергә тиеш. Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк, диләр. Ә бала ул – безнең киләчәгебез! Димәк, илебезнең киләчәге – без тәрбиячеләр кулында.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций