Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә юмористик әсәрләрнең (мәзәкләрнең) роле

Гыйззәтуллина Гөлинә Шамил кызы, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 366нчы катнаш төрдәге балалар бакчасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе


Нәниләр иҗатының күп төрләре һәм жанрлары халыкның педогогик карашлары белән сугарылган, хәтта кайбер жанр төрлелегенең килеп чыгышын да халыкның тәрбияви ихтыяҗлары нигезендә генә анлатып була. Медицина күзлегеннән караганда, баланы тәрбияләү ана карынында башлана дигән фикерне һәрберебезнең ишеткәне бар. Нәни бала үз халкының рухи хәзинәсе белән тәүге кат халык җәүһәрләре аша очраша. Без күп төрле балалар фольклоры жанрларын үз эшебездә кулланабыз.

Минем балалар репертуарындагы (мәзәкләрнең) юмористик әсәрләрнең тәрбияви якларын ачыклап китәсем килә. Билгеле булганча, татар фольклорында да, авторлар иҗатында да балалар темасына багышланган мәзәкләр шактый. Яна гасыр телевидениесендә күрсәтелә торган «Елмай» тапшыруын һәркемнең караганы бар. Анда балалар тормышындагы кызыклы вакыйгалар тасвирлана.

Өлкәннәр мәзәгеннән «балалар мәзәге» үзенең тематикасы белән генә аерылып тора. Балалар мәзәгенең эчтәлеге күбесенчә үсемлекләр, киек-җанварлар, кошлар тормышына багышлана. Шулай ук, балалар бакчасы яисә тормыш чынбарлыгын чагылдырган әсәрләр дә очрый. Ул әсәрләрдә яукаулык, кирелек, эшкә теләк булмау кебек сыйфатлар тәнкыйтләнә. Алар такмак, такмаза, шигъри формада яисә диалоглар рәвешендә биреләләр. Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркемендә өйрәнелә торган әсәрләрдәге мәзәк, юморга тукталып китәсе килә. Бу зурлар мәзәге кебек «ярылып» ятмый, ә тоемлана.

Тилгән, тилгән,

Бәбкә алырга килгән!

Бер аягы камырдан

Бер аягы тимердән,

Көш-ш-ш-ш! – эндәшен өйрәнгәндә, аягы камырдан, яисә тимердән дип көлешеп, мәзәкләп куялар балалар. Аннан очкыч, машина да тимердән, - дип өстәп, чагыштырып куялар.

«Аю белән бабай» әкиятен алыйк. Әкияттә сурәтләнгән Аюның алдануын, ә алданмас өчен, үсемлекләрне яхшы белергә кирәклекне балаларга аңлатам. Аю кебек авыр хәлдә калмас өчен, балаларны күп белергә, өйрәнергә өндим. Әкиятне кабат-кабат сөйләп, әгәр тырышмасагыз, сез дә Аю кебек көлкегә калырсыз, дип төшендерәм.

Э. Мөэминованың «Үз телендә сөйләшә» шигырен алыйк. Беренче «тел» сүзенең ике төрле мәгънәсен аңлатып китәм. Айдар исемле малайның теле ачылганда, ничек өзек итеп сөйләшүен тыңлыйбыз, баланың сөйләвендә кабатлауларның өстенлеген аңлатам. Алар көлеп: «И-и-и дөрес сөйләшә белми», - диләр. Аңлата-аңлата Айдар сүзләрне дөрес әйтәчәк әле, аңа үсәргә генә кирәк, тырышачак, туган телендә матур сөйләшәчәк дип ышандырам.

И. Шәймөхәммәтовның «Мактанчык бака» әсәрен карыйк. Әсәрдәге баканың мактануы аркасында авыр хәлгә калуын төшендерәм, урынсызга масаюның начар сыйфат икәнен ассызыклыйм. Кирәксезгә мактансаң, ахры яхшы булып бетми дип өстим. Балаларны тыйнак булырга өндим. Безнең арада андыйлар юкмы?- дип сорап куям.

Менә шуңа охшаш мисалларны программада бирелгән әдәбиятта күп табып була. Балачакта һәркем маҗарага омтыла. Хәрәкәтчән, йөгерек бала күңеле бер күренеш, вакыйгадан икенчесенә бик тиз күчә. Шунлыктан, шушы әсәрләрне тагын җыр, уен яисә бию белән ныгытып куям.

Тагын бер нәрсә турында әйтеп үтәсем килә. Рәсем буенча эш барышында, әдәби әсәрләр укыганда, китапта язылган атамалар, исемнәр урынына төркем балаларының үз исемнәрен куеп сөйләсәң, тагын да җанланып китәләр, көлешеп алалар, исемнәре аталмаганнары үз исемен көтә. Алар исемнәрен кертеп өстәп, яисә кирәкле урынга кушып җибәрәм.

Эш барышында кулланылган мәзәкләр кергән әдәбиятны куллану кәефне генә күтәреп калмый, баланы тормыштагы төрле ситуацияләрдә үзеңне тотарга, гыйбрәт алырга да өйрәтә. Юморны аңлау, зур булгач, кешеләр белән араны җайларга да булыша дип уйлыйм. Нәни чакта ишеткәннәр бөтен гомер буена кеше рухында, хәтерендә кала. Бишектә чакта ишеткән җырлардан алып мәзәкләргә кадәрге әсәрләр кешене барлык матурлыкка, самимилеккә, гадилеккә өнди дип уйлыйм.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций