Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы,Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бүгенге көн укучысы нинди компетенцияләргә һәм шәхси сыйфатларга ия булырга тиеш? Компетенцияләрне биш тармакка бүлеп карау кабул ителгән. Болар социаль, шәхсиятле, коммуникатив, әхлакый һәм мәгълүмати компетенцияләр. Боларга киңрәк бәя бирик: а) укучы теләсә нинди ситуациядә дә мөстәкыйль эш итә һәм тиешле карарга килә белергә; б) аралашу күнекмәләренә ия булырга; в) гомумкешелек мәдәнияте позицияләреннән торып эш итәргә; г) җәмгыятьтә кабул ителгән әхлак кануннарын хөрмәт итәргә; д) мәгълүмати чараларның һәр төреннән уңышлы файдаланырга сәләтле булырга тиеш.
Бу компетенцияләр өч төрле юнәлештә үстерелә ала. Беренчедән, укучы үзе туплаган фундаменталь белемнәр суммасын көндәлек тормышта куллана белергә, икенчедән, тормышта иң катлаулы проблемаларны да чишә алырга, ягъни актив аралашырга һәм хезмәттәшлек итәргә; критик фикер йөртә алу кебек компетенцияләргә ия булырга тиеш. Өченчедән, укучы үзендә лидерлык сыйфатларын үстерергә, инициативаны кулдан ычкындырмаслык дәрәҗәдә таләпчән булырга, фикеренең дөреслегенә ышандырып, конструктив үзгәрешләр кертергә, катлаулы ситуацияләрдән чыга белергә, тиз арада хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләрне читтән ярдәм килгәнне көтмичә чишәргә сәләтле булырга тиеш. Гомумән, укучыдан мөстәкыйль һәм креатив (иҗади) фикер йөртә белү таләп ителә. Таблицага игьтибар итик:
Таблицадан күренгәнчә, белемне системага салуда иҗади фикер йөртү, гомумән, иҗат итү мөһим. Иҗат итү укучының сәләтен тирәнтен ачуга китерә. Бу ике яклы бәйләнеш, ягъни сәләтле баланы иҗатка тарту аша аның белем системасын тирәнәйтү мөмкин. Уй-фикер йөртү һәм иҗади эшчәнлек компетенцияләрне үстерүнең нигезендә ята. Моннан чыгып, төп нәтиҗәне ясыйбыз: иҗат итү, иҗади һәм креатив фикер йөртү кешенең уйлау сәләтен һәр яклап үстерә.
Проект эше – укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә һәм тиз арада кирәкле карар кабул итәргә өйрәтә торган педагогик технологияләрнең берсе. Ул латин телендә «алга этәрүче» дигән мәгънәне аңлата. Проект эшенең төп нәтиҗәсе – кулланучылар файдалану өчен кирәкле, ягъни социаль характердагы продукт җитештерү. Ул үзенең уникаль булуы белән аерылып тора.
Проект эшчәнлегенең төп компонентлары дүртәү:
Концепция төзү, планлаштыру, аны тормышка ашыру (реализацияләү), эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау, аны бәяләү (рефлексия).
Концепия – ул проект эшен алдан күрә белү, аның актуальлеген, темасын, максатын, форматын билгеләү, катнашучыларын ачыклау, эшләү срогын һәм соңгы нәтиҗәсен күрсәтү.
Сәхнәдә укучылар уйный алырлык пьеса язу эшебезнең төп нәтиҗәсе булып торырга тиеш.
Бу проектның актуальлеге нәрсәдә, аңа ихтыяҗ бармы?
Республика укучылары соңгы елларда сәхнә культурасын өйрәнүгә зур әһәмият бирәләр. Сәхнә аша тәрбияви проблемаларны хәл итүгә өлеш кертәләр. Еш кына төрле жанрдагы драма әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгеләрендә катнашалар, тик хәзерге заман укучыларының мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек әсәрләрнең бөтенләй диярлек булмавы безне бик борчый. Димәк, пьеса язу эше һәрвакыт актуаль булып кала. Проект шуны истә тотып эшләнә. Пьеса язу эше минем укучыларым өчен яңалык түгел. Алар тарафыннан язылган «Өч теләк» (2014 ел) пьесасын Азнакай, Казан, Башкортстан мәктәпләре куйды. Күпсанлы укытучыларның һәм укучыларның теләкләрен истә тотып, быел да бу эшне дәвам итәргә булдык. Пьесабыз «Табигать балалары» дип аталачак, дигән идек. Экология проблемасының кискенләшә баруын истә тотып, укучылар табигатьне саклау белән бәйле пьеса язарга тәкъдим иттеләр. Яңа проект эшенең файдалы булачагына ышаныч бар. Булачак пьесабызны «Табигать балалары» дип атадык. Пьесаның сюжеты итеп укучыларым 6 нчы сыйныфта язган әкият алынды.
Бу – иҗади һәм шул ук вакытта социаль проект. Аның нигезендә экологик проблемаларны хәл итү, табигатькә сак караш тәрбияләү ята. Моны хәл итүнең әһәмиятле юлларыннан берсе – сәхнә әсәре аша бала күңеленә миһербанлылык орлыгы салу, аның күзаллауларын үстерү, табигатьне саклауның альтернатив юлларын күрсәтү.
Төп мотив булып түбәндәгеләр тора: урманнар күпләп киселгәнгә күрә, кешегә кирәкле чиста һава көннән-көн кими бара, хайваннарның кайбер төрләре юкка чыга; урманнар беткәч, чишмә-күлләр дә кибә, шуңа күрә табигатьне сакларга тиешбез.
Проектның төп максатлары: а) драма әсәре язу һәм аның аша экосистеманы, ягъни табигатьне саклауның төрле юлларын күрсәтү; б) табигатьне саклау кирәклеге турында нәтиҗә ясарга этәрү; в) һәр укучыда табигатькә сак караш тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗә:
Декабрь башына кадәр «Табигать балалары» пьесасы язылып бетеп, ул белем алу чыганагы буларак эшләп килүче tarkhanova.ru һәм belem.ru сайтларына урнаштырылырга тиеш. Укытучылар һәм укучылар аның белән бу сайтларда таныша алачаклар. Республика укытучылары белән ВКонтакте Һәм Facebook аша элемтә урнаштыру күздә тотыла.
Төп аудитория – республика укытучылары һәм аларның укучылары.
Проект эшендә катнашучылар – 96 нчы гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары.
Проект эшенең әһәмияте:
Проект эше катлаулы булуына карамастан, ул табигатьне саклауның әһәмиятен аңларга ярдәм итә. Социаль-иҗади проект буларак, ул ниндидер материаль байлык алуны күздә тотмый. Проект белән шөгыльләнүче укучылар башкаларга рухи байлык бирә алуларын, табигатьне саклауга өлеш кертүләрен тоеп, иҗади эш белән шөгыльләнәләр. Табигатьне сакламау аркасында бик күп байлык югалачак, кешелек дөньясына зыян киләчәк. Сәхнә әсәрләре һәрвакыт тәрбия чарасы булып кала. Үз яшьтәшләренә экологик белем һәм тәрбия бирә алу укучыларда горурлык хисе тәрбияләячәк. Бу драманы укыган һәр бала кешелек дөньясының киләчәге табигатьне саклап калуга бәйле икәнлеген аңлаячак, аны саклау өчен үз өлешен кертергә тырышачак. Табигатьне саклау – сәламәтлекне саклау икәнлегенә төшенгән укучы һәр агачны, җәнлекләрне, хәтта бөҗәкләрне сакларга өйрәнәчәк.
Бу проект үтәлерлекме?
Әйе, бу проектны тормышка ашыру мөмкин, чөнки ул турыдан-туры укучыларның акыл хезмәтенә нигезләнгән. Уйланылган сюжетка нигезләнеп, пьеса язу укучы өчен зур әһәмияткә дә ия. Беренчедән, ул үз күзәтүләре аша тирә-яктагыларның табигатькә нинди мөнәсәбәттә торуларын күрә, аңлый. Икенчедән, моның төп сәбәпләрен ачарга тырыша һәм нәтиҗәләр ясый. Өченчедән, практик дәресләрдә төрле фәнни китапларга, шул исәптән компьютер һәм башка чыганакларга таянып, әдәби һәм экологик белемнәрен тирәнәйтә, тикшеренүләр үткәрә. Дүртенчедән, креатив фикер йөртергә, ягъни куелган проблемага якын килә белергә, аны дөрес итеп формалаштырырга өйрәнә. Бишенчедән, сайтларда үз иптәшләре белән диалогка кереп, аларның фикерләре белән таныша ала. Алтынчыдан, үз эшенә бирелгән бәягә тәнкыйди якын килергә һәм иң әһәмиятлесе – фикерен язмача дәлилләргә, аның кирәклегенә һәм дөреслегенә башкаларны ышандырырга өйрәнә.
Проект эше барышында түбәндәнге фундаменталь белемнәр үстерелә:
1. Уку һәм язу күнекмәләре
Укучылар пьеса язу белән бәйле иң кирәкле мәгълүматларны аерып алу, аларны чагыштырып карау, сюжет төзү күнекмәләренә һәм өйрәнгәннәрен язма рәвештә бирү алымнарына төшенәләр.
2. Мәдәни-иҗтимагый белем
Укучылар табигать серләренә төшенү кирәклеген алгы планга куеп, аны саклауның әһәмиятле булуын гамәли эшчәнлекләре аша расларга, кешеләргә файда китерергә өйрәнәләр. Пьеса язу барышында укучыларның иҗади сәләтләре ачыла, язу культурасы үсә, активлыклары арта.
Компетенцияләр булдыру:
1. Критик фикерләү
Бу проектта берничә төркем эшли. Бу аларның иҗади эшләвен таләп итә. Һәр төркемгә бер үк төрле эш бирелә. Мәсәлән, пьесадагы капма-каршы персонажларның эш-хәрәкәтен аерым күренешләрдә чагылдыру. Бер атнадан соң эшләр бергәләп тикшерелә, чагыштырыла, анализ ясала. Һәр команда альтернатив вариантлар тәкъдим итәргә хокуклы. Аларның аргументлары тыңлана. Төркемнәр үз фикерләрен раслыйлар (дөрес һәм дөрес дип табылмаган фикерләрне расларга һәм кирәк булганда якларга өйрәтү кирәк), тиешле юнәлеш сайлана. Бер генә фикер дә расланмыйча кабул ителми.
2. Креатив эшчәнлекне үстерү
Төркемнәр алдында бер бурыч куела: пьесаны мавыктыргыч итү өчен, төп геройларны көтелмәгән ситуацияләргә куеп, алардан чыгу юлын тәкъдим итәргә. Һәр төркем стандарт булмаган ситуацияләр уйлый. Шунда ук алардан чыгуның көтелмәгән юллары тәкъдим ителә. Гомумән, пьеса язганда алдан билгеләп куелган бер генә линия була алмый, бу укучының иҗади активлыгын тоткарлый, шуңа күрә креатив фикерләр хуплана. Бер команданың шундый фикерен башкалар үзләре уйлаганча дәвам итү һәм тиешле нәтиҗәгә килү очраклары хуплана.
3. Аралаша белү компетенциясен үстерү
Проект эше барышында укучы дискуссиягә керүдән курыкмаска өйрәнә. Бәхәсле ситуацияләрне чишкәндә, ул башкаларның фикерен аңларга тырыша, аларның эшенә тиешле бәя бирергә өйрәнә, кимчелекләрен курыкмыйча әйтеп бирә һәм, нәтиҗәдә, укучылар уртак фикергә киләләр. Бу эшчәнлек практик дәресләр вакытында чагылыш таба. Укучыны иркен фикер йөртергә өйрәтү өчен, боларның барысы да әһәмиятле.
4. Хезмәттәшлек компетенциясен үстерү
Пьеса язганда тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, төркемнәр арасында даими хезмәттәшлек итү принципиаль һәм мөһим мәсьәлә булып санала. Укучылар бер-берсе белән дәресләрдә турыдан-туры, дәрестән тыш вакытта компьютер һәм башка техник чаралар ярдәмендә аралашалар.
Характер үзенчәлекләре һәм аларны формалаштыру:
1. Кызыксынучанлык тәрбияләү
Проектыбызның темасы табигать белән бәйләнгәнгә күрә, иң элек якындагы урманга экскурсия ясау планлаштырылды. Күзәтүләрдән соң, табигатькә карата эшләнгән начар гамәлләрнең сәбәбе тикшерелде. «Ни өчен шулай эшлиләр?» соравы куелды. Моңа җавап тапкач, табигатьне пычрату, урманнарны кисү нәрсәгә китерә, дигән сорауга җавап эзләргә кушылды. Моның өчен ИКТ, фәнни докладлар, китапларда чагылыш тапкан материаллар тәкъдим ителде. Укучыны сорауга җавап табарга этәрү өчен, төрле ярдәмче сораулар бирелде. Кызыксынуны үстерү мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат табарга омтылыш тәрбияләү белән үрелеп бара.
2. Лидерлык
Һәр төркемнең үз лидеры була. Аларны аерым билгеләп кую укытучының да эшен җиңеләйтә, чөнки практик дәресләр арасында укытучы лидер белән бәйләнеш тота ала. Лидер алдан ук эшләрне карап чыга, үз чыгышын әзерли, күпме эш башкарылуын күрсәтә. Лидер ялыктыргыч бертөрле хезмәтне иҗади эшчәнлеккә әйләндерүдә төп көч булып тора. Ул эшне оештыручы да, контрольдә тотучы да. Укытучы бу эшне үз агымына куймыйча, лидер укучының эшчәнлегенә һәрчак юнәлеш биреп торырга тиеш.
Проектның максатлары:
1. Тәкъдим ителгән проектны тормышка ашыруның юнәлешләрен – үзенчәлеген, максатларын, әһәмиятен билгеләү, эшнең төп этапларын планлаштыру.
2. Элекке тәҗрибәне истә тотып, пьеса язу үзенчәлекләрен искә төшерү: пьесаның төп темасын һәм идеясен ачыклау, конфликтны, проблеманы билгеләү, персонажларның төп урынын ачыклау.
3. Һәр төркемнең төп вазифасын һәм бурычларын билгеләү.
4. Максатка ирешүнең иң оптималь ысулларын эзләп табу.
5. Төркем лидерларының бер-берсенә мәгълүматлар биреп торуын оештыру.
Укытучы алдына куелган максатлар:
1. Төркемнәрне бердәм иҗади эшкә туплау, аларның рухи үсешләрен тәэмин итү өчен шартлар тудыру.
2. Пьеса язуның төп үзенчәлекләренә һәм принципларына төшендерү, төп проблеманы чишүнең креатив юлларын табарга булышу.
3. Укучыларда психологик сыйфатларны: күренешләрне күзаллау, пьеса персонажларының характер үзенчәлекләрен тоемлау, пространствоны, геройлар сөйләмен күз алдына китерә белү күнекмәләрен үстерү.
4. Төрле күренешләрне, мезансценаларны язу, алар арасындагы бәйләнешләрне саклау һәм язылган әзер материалларны эшкәртү күнекмәләренә төшендерү.
5. Укучыларның экологик белемнәрен иҗади эштә кулланырга ярдәм итү.
Дәресләрне планлаштыру:
1. Язылачак пьесаның сюжетын корырга ярдәм итү.
2. Персонажлар арасындагы конфликтны кискенләштерүнең һәм проблеманы чагылдыруның креатив ысулларын табарга ярдәм итү.
3. Күренешләрнең иң әһәмиятле якларына бәя бирергә өйрәтү.
4. Критик фикерләү ысулларына таянып, персонажлар сөйләмен мавыктыргыч һәм вакыйгаларны кызыклы итү ысулларын табарга ярдәм итү.
5. Һәр занятиедә лидерларның мәгълүматын тыңлауны, фикер алышуны, нәтиҗә ясауны оештыру.
6. Язылган пьесаның уңай яклары һәм кимчелекләре турында һәр укучының иҗади фикер белдерүенә ирешү.
Проект эшенең куркынычсызлыгын тәэмин итү:
1. Төркемнәрнең бердәм һәм тату эшләүләренә ирешү.
2. Укучыларның практик дәрескә вакытында килүләрен оештыру.
3. Вакытны дөрес итеп оештыра алу, чөнки язылган материалны укып чыгу һәм нәтиҗә ясауга күп вакыт кирәк.
4. Көтелмәгән очракларда, мәсәлән, укучылар авырып киткәндә, команда әгъзаларының оптималь эшләүләренә ирешү.
5. Бәхәсле моментларны чишкәндә, тиешле карарга килә алу эшен оештыру.
6. Кирәк чакта өстәмә вакыт таба алу кыенлыгыннан чыгу.
Кирәкле ресурслар:
1. Белем алу чыганакларын туплау.
2. Дәрес өчен тиешле кабинет табу.
3. Компьютер кабинеты белән бәйләнештә торып эшләү һәм читтән торып идарә итү системасында эшләргә өйрәнү.
4. Язылган пьесаны төрле сайтларда урнаштыру һәм алар белән бәйләнештә тору.
Проект эшенең үтәлеше (реализация) турында отчет һәм эшне бәяләү (рефлексия)
1. Һәр атна ахырында эшнең үтәлеше буенча отчет языла .
2. Проект эше буенча рефлексия, ягъни эшне башкаручы төркемнәрнең эшчәнлеген бәяләү.
3. «Табигать балалары» пьесасын tarkhanova.ru сайтында урнаштыру.