Фәнни-тикшеренү эшен оештыру

Нуриева Лилия Рәшит кызы, Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле, шуңа күрә һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Мәктәптә эшләү дәверендә мин шуңа инандым: һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә генә кирәк. Бигрәк тә зур сыйныф укучыларына кирәк мондый ярдәм.

Шушы максатны күздә тотып, мин иң элек 7 нче сыйныф укучыларын әдәби түгәрәккә тупладым. Шигырь, хикәя язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү эше белән ике ел дәвамында шөгыльләнгәннән соң, 9 нчы сыйныфта укучы бу балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тартырга уйладым. Бу эшкә үзе теләк белдергән һәм татар әдәбияты белән кызыксынган, китап укырга яраткан балаларны гына тупладым. Шул рәвешле укучыларның фәнни оешмасы барлыкка килде.

Фәнни оешма зур сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшенең төрле этапларында башкарыла торган эшләр белән таныштыру, реферат язарга өйрәтү максатын куя. Укучылар, мәктәпне бетереп, югары уку йортларында укый башлагач, фәнни хезмәтләр – докладлар, курс эшләре, төрле проектлар, рефератлар яза башлыйлар. Бу өлкәдә аларга күп төрле чыганаклар белән эш итәргә туры киләчәк, ә мәктәптә укыганда ук бу эшкә өйрәтелгән укучы чыганакларны ничек эзләп табасын, алардан иң кирәкле мәгълүматларны ничек туплыйсын, аннан соң гомумиләштереп, нәтиҗәләрне ни рәвешле ясыйсын белә һәм, әлбәттә, аңа күпкә җиңелрәк булачак. Фәнни оешманың актуальлеге нәкъ менә шуннан гыйбәрәт. Шулардан чыгып, фәнни оешма төп бурычларны билгели:

1. Фәнни хезмәтнең темасын сайлау, максат-бурычларны билгеләү.

2. Чыганаклар белән эшләү тәртибен аңлату.

3. Фәнни хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләрен язарга өйрәтү.

4. Аны бәяләргә өйрәтү: бәяләмәне кыскача гына тезислар ярдәмендә яза белү күнекмәләрен булдыру.

5. Фәнни хезмәткә презентация ясау һәм аны якларга өйрәтү.

Фәнни-тикшеренү эшенә керешкәнче, бер-ике утырышта әзерлек эшләре алып бардым, аннан соң фәнни-тикшеренү эшчәнлеге башланды. Шундый бер эшемнең тәҗрибәсен тәкъдим итәм.

Беренче утырышта мин фәнни-тикшеренү эшен башкару юлларын, кайбер кыен якларын (мәсәлән, чыганакларны эзләп табу), үз фикереңне ачык итеп аңлата белү һәм башка кешеләрнең (галимнәрнең) фикерен үзеңнеке итеп тәкъдим итүнең (плагиатлыкның) фән этикасы нормаларына каршы килүе турында төшендердем. Чыганакларны туплау, системага салу юлларын аңлаттым.

Икенче утырышта әдәби, тарихи характердагы темалар тәкъдим иттем. Алар уннан да артмый. Һәр теманың чыганаклар белән эшләү мөмкинлекләре, актуальлеге белән танышканнан соң, укучылар үзләренә ошаган теманы сайлап алдылар. «Идел Болгары. VII-X гасырлар» темасын сайлаганнан соң, төп эш – чыганаклар эзләп, материаллар туплау эше башланды. Бу эш китапханәдә эзләнүләр белән бәйле булганга күрә, алдагы утырышыбызны китапханәдә уздырдык.

Өченче утырышта укучыларны картотека, журнал төпләнмәләре белән эшләргә өйрәттем. Теманы ачу өчен кирәк булган төп материалларны таптык. Тарихи романнар авторы М. Хәбибуллинның «Ханнар тарихы»н нигез материал итеп алдык. Аның бу хезмәтендә исемнәре телгә алынган ханнарның төсле рәсемнәре «Мирас» журналының төрле саннарында басылып чыккан иде. Бер укучы аларны туплап, рәсемнәрнең копияләрен әзерләү эшен башкарырга теләвен белдерде. Шулай ук рәссам Рушан Шәмсетдиновның Кубрат хан хәзинәләрен (бу хан Идел Болгарына нигез салучы Кодрак ханның атасы буларак телгә алынды) чагылдырган төсле рәсемнәрне дә ул әзерләде. (Рефератның тулы тексты сайтта урнаштырылды, рәсемнәрне урнаштыру эше дә планлаштырыла).

Дүртенче утырышта фәнни эшнең планы төзелде һәм материаллар белән танышу башланды. Укучылар бу утырышка кадәр «Кубрат хан» романын укып чыктылар, чөнки Идел Болгарына килеп утыручы Кодрак хан аның улы буларак билгеле. Гомумән, Бөек Болгарның (Кубрат хан дәүләте) гореф-гадәтләрен, көнкүреш тормышның күп якларын болгарлар Идел-Чулман буена да алып килгәннәр. Бу роман турында фикер алышу болгарлар турында тулырак белү өчен кирәк иде. Соңыннан укучылар М. Хәбибуллинның Идел Болгарына багышланган «Ханнар тарихы» әсәре белән таныштылар. Тарихыбызның бу чоры белән кызыксыну арта төште, укучылар өйрәнеләчәк теманың актуальлегенә тагын да ныграк ышандылар.

Бишенче утырышта фәнни хезмәтнең кереш өлеше язылды: актуальлек, төп максатлар, бурычлар билгеләнде; бу өлкәдә эшләгән тарихчы галимнәр, аларның хезмәтләре күрсәтелде.

Алтынчы һәм җиденче утырышларда картотека буенча табылган фәнни хезмәтләрне укып анализлау эше башкарылды. Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар...»ен бергәләшеп анализладык. Укучылар тиешле урыннарны билгеләп бардылар, аларның кайберләрен язып та алдылар (болары аерым фикерләрне раслау һәм конкретлаштыру өчен кирәк булачак), нәтиҗәләр чыгардылар.

Алга таба һәр хезмәт шул рәвешле анализланды. Моңа, әлбәттә, шактый вакыт кирәк булды. Моннан соң һәр көн диярлек укучылар белән эш алып барылганга күрә, язмамда аерым утырышларны билгеләп тормадым, чөнки бу – озак дәвамлы эш. Һәр укытучы аны үзе теләгәнчә билгели ала.

Шулай итеп, укылган фәнни хезмәтләр, үзебездә булган журнал материаллары буенча эш башланды: һәр укучыга аерым сораулар буенча конкрет эшләр бирелде. Эш төрле юнәлештә барды, шуңа күрә укучылар белән атна саен очрашып, тиешле фикерләремне җиткерә бардым. Һәр укучы берничә хезмәтне берьюлы тикшереп, чагыштырулар ясады, аннан соң гомумиләштереп, төп фикерләрен (резюме) чыгара барды. Укучылардан эшләгән эшләрен яза баруларын таләп иттем. Һәр атна саен мин язмаларны укып, киңәшләр бирдем, кайбер урыннарга төзәтмәләр кертергә дә кирәк булды.

Фәнни хезмәт язган чорда бәхәсле мәсьәләләрне дә чишәргә туры килде. Теге яки бу фикер буенча каршылыклар да килеп чыккалады, дөресрәге, галимнәрнең хезмәтләрендә очраган каршылыклы фикерләр сәбәпче булды боларга. Һәр укучы да үзе өйрәнгән галимнең фикерен дөрес дип саный, шуңа күрә бәхәсне чишү өчен, башка галимнәрнең дә хезмәтләрен чагыштырып, уртак фикергә килергә ярдәм иттем. Мондый ситуацияләр эшне тагын да кызыклырак иттеләр. Күргәнегезчә, укытучы фәнни хезмәтнең җитәкчесе буларак, даими рәвештә укучылар белән элемтәдә торырга һәм ярдәм итәргә тиеш.

Төп эшләр башкарылганнан соң, укучылар тупланган материалларны берләштереп, рефератны компьютерда җыйдылар. Рефератны шуннан соң да кат-кат тикшереп, аның бизәлешен (титул битенең язылышы, кулланылган әдәбият исемлеге һ.б.) җентекләп караганнан соң гына, эшне төгәлләнгән дип санап була.

Фәнни хезмәтне яклау кайчакта аны язуга караганда да кыенрак, диләр кайбер укучылар. Монда беркадәр дөреслек тә бар, әмма укытучы ярдәме белән алар бу эшне дә җиңел башкарачаклар. Әзер хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән төп фикерләрне кыска гына итеп язып алырга туры киләчәк, моны абзацларга бүлеп эшләгәндә тагын да җиңелрәк булачак икәнлеген аңлаттым.

Гомумән, фәнни хезмәт язарга алынган укучы белән эшләгәндә укытучыдан тактлылык, осталык һәм, әлбәттә, эрудиция таләп ителә. Беркайчан да аның эшенә битарафлык күрсәтергә ярамый. Теманы кулына тоттырып, мә, яз, диеп кенә укучыны фәнни эш эшләргә өйрәтеп булмый. Укучыга вакытында ярдәм итеп, аны эшкә өйрәтсәк кенә, без татар халкының зыялы элитасын (сәләтле, сайлап алынган дигән сүз) үстерүгә өлеш кертә алачакбыз. Сәләтле баланың берсен дә югалтырга хакыбыз юк, чөнки без – укытучылар!


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций