Сөйләм: абстракт һәм конкрет төшенчәләр

Максимов Николай Валентинович, Казан федераль университеты Л.Н.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты


Җирдә яшәүче һәр халыкның мең еллар дәвамында буыннар аша аңына та-бигый рәвештә салынган, сеңдерелгән үзенчәлекле яңгырашлы һәм язылышлы, тирә-яктагы әйберләргә, гамәлләргә, күренешләргә һ.б. үзенчә мәгънә салып аталган үз сүзләреннән, үзенә генә хас аһәңле әйтелешле, үзара ярашлы һәм үзенә генә хас эзлеклелектәге фикерләү рәвешенә корылган үз җөмлә калып-ларыннан төзелгән нигез теле – ана теле – сөйләмә теле бар. Бу – беренчедән. Икенчедән, дөньядагы күпчелек халык тарафыннан кулланылган телләрнең гасырлар дәвамында махсус фән белгечләре тарафыннан өйрәнелгән һәм төзелгән, кайтып-кайтып тулыландырылган һәм камилләштерелгән рәсми кабул ителгән гамәлдәге фәнни грамматикалары бар; фәнни грамматикаларында туп-ланган кагыйдәләргә нигезләнеп, ясалма юллар белән төзелгән әдәби сөйләм теле бар.

Математика терминнарын кулланып аңлатсак, гади сөйләм теле – бала өчен – арифметика дәрәҗәсе (кушу, алу, тапкырлау, бүлү гамәлләре); әдәби сөйләм телеалгебра (кушу, алу, тапкырлау, бүлү гамәлләрендә кулланылган саннарның зурлыкларын хәрефләр һәм саннар ярдәмендә бирелгән күләмдә аңла-та белү) һәм геометрия (пространстводагы җисемнәрнең формасын, күләмен һ.б. формулаларда нигезләп таба һәм исбатлый белү) дәрәҗәсе.

Илдә яки дөньяда яшәгән халыкның күпчелеге өйдә яки көндәлек тор-мышта, нигездә, кушу һәм алу, тапкырлау һәм бүлү гамәлләрен генә кулланып эш итә. Бик аз өлеше генә – махсус тармак белгечләре генә көндәлек тормышта яки эш урынында алгебра һәм геометрия өлкәсенә караган терминнарны һәм гамәлләрне кулланып аралаша, эш итә.

Сөйләмдә дә шулай: халыкның сөйләү һәм аралашу теле, нигездә, сорау һәм җавап сүзләргә нигезләнеп формалаша. Сөйләгәндә һәм сөйләшкәндә (аралашканда), берәү дә, шул исәптән, тел белгечләре үзләре дә сөйләменең логик-грамматик (структур-семантик) төзелеше турында уйламый – сорау сүзнең эчтәлегенә һәм формасына яраклаштырып, җавап сүзен әйтә. Бу очракта җавап сүз урынында, нигездә, кайсыдыр сүз төркеменә караган мөстәкыйль мәгънәле бер генә сүз дә, гади җөмләнең баш яки иярчен кисәге дә; иярчен җөмләле кушма җөмләләрнең баш җөмләсе дә, иярчен аналитик һәм синтетик формалары да; катлаулы төзелмәләрнең баш һәм иярчен җөмлә булган компонентлары да кулланылырга мөмкин.

Бала, мәктәптә укый башлаганчы, тел белеме фәненә кагылышы булган бер генә кагыйдәне белмәсә дә, өйдә, әнисенә һәм әтисенә, әбисенә һәм бабасына – олыларга ияреп, белгән кадәрле сүз байлыгыннан һәм хәтерендә калган сорау һәм җавап белдерүче җөмлә калыпларыннан файдаланып, күргәне яки кемнәндер ишеткәннәре турында сөйләргә (монолог – хикәя төзергә) һәм шулар хакында, үз фикерен белдереп яки яклап, аралашырга (диалогта катнашырга) өйрәнә. Бу – баланың «Тел белеме» дигән төгәл фәннең иң гади сүзләр һәм җөмләләр белән бәйле үзенчәлекле төп гамәлләрен белү дәрәҗәсе.

Мәктәптә башлангыч классларда укый башлагач исә, балага «Тел белеме» дигән төгәл фәннең катлаулырак гамәлләрен, «Методика» дигән фән белән шөгыльләнүче галимнәр аңлатканча, класстан класска «гадидән катлаулырак эзлеклелектә» махсус әзерләнгән тел белгече – укытучы өйрәтә башлый. Нәтиҗәдә, бала, әкренләп, өендә олылар белән аралашып 4 – 5 ел дәвамында сорау һәм җавап сүзләр, сорау һәм җавап җөмләләр ярдәмендә сөйләшеп күнегелгән табигый сөйләм теленнән ераклаштырылып, фәнни терминнар һәм кагыйдәләргә нигезләнеп төзелгән логик-грамматик төшенчәләрне, аларның үзлекләрен өйрәнү теленә – үзе өчен ясалма сөйләшү телен өйрәнүгә күчерелә.

Шулай итеп, бала аңы өчен берсе икенчесе белән бөтенләй бәйләнеше булмаган ике төркем гомумиләштерү барлыкка килә: беренче төркемдә реаль чынбарлыкта булган предметлар; аларның төренә, эшенә төрле билгеләренә карап, халык тарафыннан мең еллар элек бирелгән атамалары (предмет = сүз, гамәл = сүз, сан = сүз, билге = сүз һ.б.) һәм шул предметларга, атамаларга карата гомумиләштереп кулланылган, сөйләмдә эчтәлекне бирү өчен кирәкле конкрет мәгънә белдерүче сорау һәм җавап сүзләр; икенче төркемдә исә бала аңы өчен чынбарлык белән бәйләнеше бөтенләй булмаган, ләкин сөйләмнең логик-грамматик (структур-семантик) төзелеше өчен бик кирәк булган абстракт төшенчәләр: мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәре, модаль сүз төркемнәре; сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре; тезмә кушма җөмләләр, синтетик һәм аналитик иярчен җөмләле кушма җөмләләр; катлаулы төзелмәләр; тыныш билгеләре, теркәгечләр, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр; төрле сызыклардан, парлы җәяләрдән, турыпочмаклыклардан һәм тыныш билгеләреннән торган схемалар туплана. Таблицада аларның бер өлешен, гомумиләштереп, түбәндәгечә күрсәтеп булыр иде:

Сүз

Логик-грамматик

сорау

җавап

морфологик

синтаксик

сүзләр

кисәкләр

кем


нәрсә


кайсы

нинди

ничә

ничек


кайчан


кая


нәрсәдә

нишлә

мин, син, ул

без, сез, алар

кеше, бала

күбәләк, куян

алма, кишер китап, дәфтәр

бу, теге, ул

матур, кызыл

бер, унбер

тиз, салмак

утырып, көлеп

җәяү

бүген, иртәгә

җәен, кышын

авылга, шәһәргә

мәктәпкә, паркка

машинада

чык, бар, кер

мөст. сүз төрк.

исем

сыйфат

сан

рәвеш

алмашлык

фигыль

аваз ияртемнәре


ярдәмлек сүз төрк.

бәйлек, бәйлек сүз.

теркәгечләр


модаль сүз төрк.

кисәкчәләр

кереш сүзләр

эндәш сүзләр

ымлыклар

гади җөмлә


баш кисәкләр

ия, хәбәр

тыныш билгеләре


иярчен кисәкләр

аергыч

тәмамлык

хәлләр

аныклагыч


кушма җөмлә

тезмә кушма җөмлә

синтетик, аналитик иярчен җөмлә

катлаулы төзелмә

текст


Кеше, бала вакытта тәпи йөри башлагач та, гомере буе йөри: туган яки торган җиреннән башлап хәрәкәт итә, ягъни кая да булса бара – кайдан да булса кайта, килә – китә, чыгакерә, менәтөшә. Җөмлә кисәкләренең логик-грамматик бүленеше ягыннан караганда, без бу сүзләрне җөмләдә, хәбәр буларак, гадәттә, түбәндәгечә билгелибез: 1) җөмләдә ия турында хәбәр итә һәм аңа грамматик буйсына торган кисәк; 2) фигыль хәбәр; 3) гади фигыль хәбәр. Ләкин хәрәкәтне белдерүче бу сүзләрнең җөмләдә хәбәр булуы да; хәбәр буларак, санап үтелгән билгеләренең дә татар телендә сөйләүче һәм үзара сөйләшүче кешеләр өчен әллә ни әһәмияте юк, тагын да ачыграк итеп әйтсәк, сөйләүче һәм аралашучы кеше өчен бу мәгълүматларны белү кирәк тә түгел.

Кемне дә булса (баланымы, мәктәп укучысынмы, олы кешенеме – яшь үзенчәлекләренә карамастан) татар телендә сөйләшергә өйрәтүчегә һәм татар телендә сөйләшергә үзлегеннән өйрәнүчегә, беренче чиратта: 1) бу сүзләрнең лексик мәгънәсен – хәрәкәтне белдерүен; 2) бу сүзләр ярдәмендә сөйләмдә вакыт төшенчәсен – хәрәкәтнең сөйләү яки сөйләшү вакытына туры килүен, сөйләү яки сөйләшү вакытыннан соң үтәлүен, сөйләү яки сөйләшү вакытына кадәр булуы турындагы модаль мәгънәләр белдерелүен; 3) бары тик бу сүзләрдә генә сөйләмдә катнашучы затларның – 1 нче һәм 2 нче затның – махсус кушымчалар ярдәмендә белдерелүен; бу сүзләр нәкъ менә шул кушымчалар ярдәмендә сөйләүче (мин) һәм тыңлаучы (син) зат белән берлектә һәм күплектә ярашуын бүлү һәм аңлау кирәк.

Кем?

кто?

Нишлим? Нишлибез?

что делаю? что делаем?

Нишлим? Нишлибез?

что сделал? что сделали?

1

Мин



Без


барам


барабыз


бармыйм


бармыйбыз



бардым


бардык


бармадым


бармадык

2

Син



Сез



барасың?


барасыңмы?


бар


барасыз?


барасызмы?


барыгыз


бармыйсың?


бармыйсыңмы?


барма


бармыйсыз?


бармыйсызмы?


бармагыз



бардың?


бардыңмы?


бардыгыз?


бардыгызмы?



бармадың?


бармадыңмы?



Сөйләм конкрет һәм абстракт мәгънә белдерүче лексик материал, башта – җыйнак, соңрак җәенке җөмлә калыплары ярдәмендә генә сөйләм предметы турындагы темага нигезләнеп оеша; һәм, сөйләм оешсын өчен, беренче чиратта, сөйләүче – 1 нче зат – сөйләмдә конкрет яки абстракт мәгънә белдерүче предмет турында башкаларга яңалык әйтүче, яңа хәбәрне җиткерүче кеше кирәк. Сөйләүче генә сөйләмнең логик-грамматик (структур-семантик) нигезен төзи ала. Бары ул гына чынбарлыктагы җанлы һәм җансыз предметларны күрә, алар турында, аларга хас үзенчәлекле билгеләр турында кемгәдер (тыңлаучыларына) нәрсә дә булса хәбәр итә, яңалык әйтә ала. Башкалар да күрергә мөмкин, ләкин әйтә алмый. Алай гына да түгел, ул гына башка кешеләр әйткән фикергә үз мөнәсәбәтен белдерә ала: тыңлаучыларының – 2 нче һәм 3 нче затларның – чынбарлыктагы җанлы һәм җансыз предметларны ни рәвештә кабул итеп, күргәннәре турында тагын да башка тыңлаучыларга хәбәр итү, яңалык буларак әйтү рәвешен, эмоциональ халәтен дә ул гына сөйли ала; ул гына, башкаларның фикерен белергә теләсә – аларга сорау бирә ала.

Сөйләүче булмаса, 3 этаптан торган һәм бер-берсенә эзлекле бәйләнгән сөйләм буыннары үзара ялгана алмый, ягъни, беренчедән, сөйләмнең темасы билгеләнә алмый; икенчедән, сөйләүченең монолог – хикәясе төзелә алмый; өченчедән, димәк, 1 нче һәм 2 нче зат; 1 нче, 2 нче, 3 нче затлар арасында кара-каршы сөйләшү булсын өчен – диалог оешсын өчен, нигез (башлангыч) текст төзелә алмый; дүртенчедән, сөйләшүләр булмагач, сөйләшүнең эчтәлеге турында кемнеңдер (мәсәлән, булган хәл турында ишетеп кенә белүчеләрнең) кемгәдер нәрсәдер сөйләү мөмкинлеге була алмый.

Мисал өчен, өч дус – Марат (1 нче зат), Саша (2 нче зат), Гүзәл (3 нче зат) арасында 3 этапта барган сөйләшүнең эчтәлегенә һәм оештырылу формасына, ягъни сөйләм синтаксиксисының оешу үзенчәлегенә игътибар итик.

1 нче этап.

1 нче затның (сөйләүченең) монолог – хикәясе:

Мин барам! Мин кая бараммы?! Мин мәктәпкә барам. Мин мәктәпкә кем белән бараммы?! Мин мәктәпкә әнием белән барам. Мин мәктәпкә кайчан бараммы?! Мин мәктәпкә бүген иртән барам. Әйе, мин мәктәпкә бүген иртән әнием белән барам.



2 нче этап.

1 нче (мин) һәм 2 нче зат (син) арасында кара-каршы сөйләшү (диалог):


– Марат, мин мәктәпкә барам. Әйт әле, син кая барасың?

– Саша, беләсең килсә – әйтәм: мин дә мәктәпкә барам. Мин мәктәпкә әнием белән барам, ә син, дустым, кем белән барасың?

– Мин кем белән бараммы?! Марат, беләсең килсә, мин дә әнием белән барам. Иртән барам. Әйт әле, Марат, син мәктәпкә кайчан барасың?

– Шулаймыни?! Иртән барасыңмыни?! Мин мәктәпкә төштән соң барам, беләсең килсә!

3 нче этап.

1 нче (мин), 2 нче зат (син), 3 нче зат (ул) арасында кара-каршы сөйләшү (диалог):

– Саша, мин дә мәктәпкә барам, син дә мәктәпкә барасың. Сора әле, Гүзәл мәктәпкә барамы?

– Гүзәл, әйт әле, син бүген мәктәпкә барасыңмы?

– Саша, беләсең килсә – әйтәм: мин дә мәктәпкә барам.

– Марат, Гүзәл дә бүген мәктәпкә бара икән.

– Саша, мин дә мәктәпкә әнием белән барам, син дә мәктәпкә әниең белән барасың. Сора әле, Гүзәл бүген мәктәпкә әнисе белән барамы?

– Гүзәл, әйт әле, син бүген мәктәпкә кем белән барасың?

– Саша, мин бүген мәктәпкә кем белән бараммы?! Дустым, беләсең килсә, мин бүген мәктәпкә әбием белән барам.

– Марат, Гүзәл бүген мәктәпкә әбисе белән бара икән.

– Саша, сора әле, Гүзәл мәктәпкә төшкә кадәр барамы әллә төштән соң барамы?

– Гүзәл, әйт әле, син мәктәпкә төшкә кадәр барасыңмы әллә төштән соң барасыңмы?

– Саша, мин бүген мәктәпкә төштән соң барам, чөнки төшкә кадәр бассейнга барам.

– Марат, Гүзәл бүген мәктәпкә төштән соң бара икән, чөнки төшкә кадәр бассейнга бара.

– Димәк, мин мәктәпкә бүген иртән барам; син, Саша, төштән соң барасың; Гүзәл дә төштән соң бара. Мин әнием белән барам, син дә әниең белән барасың, ә Гүзәл әбисе белән бара.


Сөйләм калыбында 3 нче зат, әгәр аңа 1 нче зат турыдан-туры мөрәҗәгать итмәсә, сөйләмдә бөтенләй катнаштырылмый, шул сәбәпле ул 1 нче затка – сөйләр, 1 нче һәм 2 нче затка, үзара сөйләшү өчен, билгеле яки билгеле булмаган кайсыдыр бер яки берничә объект (мәсәлән: 1 нче яки 2 нче затка караган кешеләр: әнием, әтиең, апаң һ.б.; җанлы һәм җансыз пред-метлар: урман, табигать, кибет, агач, сандугач, аю, су анасы, шүрәле һ.б.) ролен генә үти, шуңа күрә сөйләмдә ул зат еш кына үзе дә абстракт мәгънә генә белдерә, конкрет мәгънә белдерсен өчен, үзен аныклауны таләп итә. Бу вазыйфаны да сөйләмдә, нигездә, сөйләүче генә башкара ала.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций