Татар телен һәм әдәбиятын укытуда заманча педагогик технологияләр

Зиннәтуллин Раиф Кәримулла улы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты,
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы


Соңгы елларда педагогика өлкәсендә «педагогик технологияләр» дигән термин киң кулланышка керде. Бу төшенчәнең аңлатмасы да күптөрле. Берничә аңлатманы карап китик. Сүзлектә ул болай аңлатыла: «Технология – билгеле бер эшчәнлектә кулланыла торган алымнар, ысуллар җыелмасы». Күренекле галим В.П.Беспалько фикеренчә: «Педагогик технология – укыту процессын оештырганда кулланыла торган педагогик техникаларның эчтәлеге». Икенче бер галим И.П.Волков исә педагогик технологияне «...белем бирүдә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү процессының тасвирламасы», – ди. Безнең уйлавыбызча, галим В.М.Монахов педагогик технология төшенчәсенә аңлатманы төгәлрәк бирә. Ул: «Педагогик технология – укыту процессын проектлаштыру, оештыру, үткәрүнең һәрьяклап уйланылган моделе», – дип күрсәтә.

Кайбер галимнәр йөздән артык, ә кайберләре бүгенге көндә ике йөздән артык педагогик технология бар, дип исәпли. Аларның саны киләчәктә дә арта барачак, чөнки яңа педагогик технологияләр барлыкка килүнең берничә сәбәбе бар: баланың шәхси һәм психофизиологик үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнүгә игътибар арту, яңа федераль дәүләт белем стандартлары таләп иткәнчә, белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү процессын системалы-эшчәнлекле юнәлештә оештыру; белем бирүдә уңай нәтиҗәләргә ирешүне гарантияли торган укыту процессын, укучы һәм укытучы эшчәнлеген проектлаштыруның зарурилыгы.

Кызганычка каршы, белем бирү өлкәсенә инновацияләр авырлык белән керә, көтелгән нәтиҗәне бирми. Әлбәттә, аның сәбәпләре күп төрле. Беренчедән, укытучылар традицион алымнар белән эшләүне өстен күрәләр, чөнки ул вакыт тарафыннан сыналган. Икенчедән, мөгаллимнәр методик, технологик, психологик яктан яңалыкларга әзер түгел. Мәгълүм булганча, гомуми белем бирү оешмалары дәреслекләргә, программаларга салынган фәнни хакыйкатьне үзләштерүгә йөз тота. Белем бирүдә укытучының роле беренче урында тора. Ул укучыга белемне «чәйнәп каптырырга» тырыша, ягъни укучыга «йотасы» гына кала. Традицион укытуның уңай да, тискәре дә яклары бар. Уңай ягы шунда: белем бирүнең системалы характерда булуы, укыту материалын укучыларга билгеле бер тәртиптә җиткерү, оештыру ягыннан төгәллек, укытучының укучыларга эмоциональ тәэсире, белем бирүгә киткән чыгымнарның оптималь булуы һ.б. Тискәре якларына түбәндәгеләрне кертергә мөмкин: дәреснең шаблонга корылуы, дәрестә вакытның рациональ бүленмәве, укучыларның үзара хезмәттәшлеге, мөстәкыйльлелеге түбән дәрәҗәдә булу; дәрестә өйрәнергә тиешле материалны өй эше итеп бирү, баланың фикеренә артык игьтибар итмәү, дәрестә балаларның үзара аралашуына өстенлек бирмәү һ.б.

Дөрес, соңгы елларда укытучы укучыга йөз белән борылды, дип әйтә алабыз. Дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыруга зур игътибар ителә башлады. Кайбер укытучылар, белем бирү өлкәсендә мәгълүм технологияләрнең аерым элементларын кулланып, үз методик алымнарын булдыралар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Андый укытучыларны да үз технологияләрен булдыручылар дип әйтергә мөмкиндер. Иҗади эшләүче педагог кына яңа технологияләр тудыра ала.

Заманча педагогик технологияләрне куллану белем бирүдә репродуктив эшчәнлекне киметү хисабына, укучыларга артык эш йөкләмичә, дәреснең вакытын нәтиҗәле файдаланып, белем сыйфатын арттырырга, баланың шәхси үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Заманча педагогик технологияләрнең кайберләрен атап үтик:

· мәгълүмати-коммуникатив технологияләр;

· критик фикерләүне үстерүче технологияләр;

· туган тел булмаган (чит) телне коммуникатив технологияләр нигезендә укыту;

· проект технологиясе;

· үстерешле укыту технологияләре;

· сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технологияләр;

· проблемалы укыту технологиясе;

· уен технологияләре;

· модульле технологияләр;

· кейс-технологияләр;

· берләштереп (интегратив) укыту технологияләре;

· хезмәттәшлек технологияләре;

· төрле дәрәҗәдә дифференциаль укыту технологиясе;

· коллектив (төркемләп) белән эшләү технологиясе;

· иҗади үсеш технологиясе (Ә.З. Рәхимов, А.Г. Яхин).

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу технологияләрнең һәрберсен кулланырга мөмкин. Гадәттә, заманча технологияләр дигәндә, беренче чиратта, соңгы елларда кулланышка кергән технологияләрне күз алдына китерәләр. 60-90 нчы елларда, хәтта XX гасыр урталарында барлыкка килгән педагогик технологияләрне дә заман мәктәбендә уңышлы кулланырга була. Шундый технологияләрнең берсе – коллектив (төркемләп) белән эшләү технологиясе. Рус совет педагогы А.Г. Ривин (1877-1944) тарафыннан булдырылган, галим В.К. Дьяченко камилләштергән коллектив белән эшләү технологиясенең элементларын Сингапур структураларында күрергә мөмкин. Бу технология 80 нче елларда популяр иде. XX гасырның 50 нче елларында күренекле дидактлар А.М. Матюшкин, М.И. Мәхмүтов, М.Н. Скаткин нигез салган проблемалы укыту технологиясе (бу технологиянең теоретик башлангычын XIX гасыр да яшәгән Чикаго галиме Д. Дьюи белән дә бәйләргә була) шулай ук Сингапур структураларында киң урын алган. Бүгенге көндә бик популяр булган тәнкыйди фикерләүне үстерә торган технологияләргә Блум таксономиясе керә. Аны Блум ромашкасы, Блум кубигы дип тә йөртәләр.

Блум таксономиясе ул – педагогик максатларны классификацияләү варианты. Таксономия 1956 нчы елны Бенджамин Блум җитәкчелегендә бер төркем АКШ галимнәре тарафыннан тәкъдим ителә. Икенче төрле әйткәндә, Блум таксономиясе – белем бирүнең уңышлылыгын бәяләү методикасы. Уку максатының төп категорияләре түбәндәгечә билгеләнә; белем, аңлау, куллану, анализ, синтез, бәяләү. Блум таксономиясендә терәк фигыльләр:

Белем: ачыкла, билгелә, истә калдыр, яз, исемлек төзе. Бу дәрәҗәдә материал кабатлана, мәгълүмат бирелә. Укучы сөйли, күрсәтә, исемлек төзи белә, аерып ала.

Аңлау: аңлат, фикер алыш, формалаштыр, сурәтлә, кабатла. Аңлау дәрәҗәсендә материалның мәгънәсенә төшенә. Укучы сурәтли, билгеләрен ачыклый, башкача формалаштыра, аңлата.

Куллану: күрсәт, чагылдыр, интервью ал, бастырып чыгар. Охшаш ситуациядә куллана ала. Укучы төшенчәләрне яңа ситуациядә куллана, чишә, практик ситуациядә теорияне, законнарны файдалана.

Анализ: интерпретация, обзор яса; аңлат, эзлән, сораулар бир, төзе. Бу дәрәҗәдә элементлар, структура ачыклана. Укучы анализ ясый, тикшерә, эксперимент үткәрә, оештыра, чагыштыра, үзенчәлекләрне билгели, аерымлыкларны таба.

Синтез: иҗат ит, булдыр, оештыр, прогноз яса, төзе, тудыр, тәкъдим ит, уйлап тап. Бу дәрәҗәдә элементларны, структураны үзгәртә ала. Укучы төрле планнар төзи, тирәнтен тикшерә, камилләштерә, үстерә, төрле өлкәдәге мәгълүматны куллана, сочинениеләр яза, төрле экспериментлар үткәрә.

Бәяләү: нәтиҗә чыгар, йомгак яса, бәялә, төзәт, прогноз яса, чамала, редакцияләп чык. Бу дәрәҗәдә критерийларга нигезләнеп, чагыштырып бәя бирә. Укучы аргументлар китерә, үз фикерен яклый һәм дәлилли, исбатлый, прогноз ясый.

Әдәбият дәресләрендә текст белән эшләгәндә дә Блум таксономиясен нәтиҗәле кулланып була.

Үткән гасырның 80 нче елларында яңача эшләүче укытучылар арасында новаторлык хәрәкәте башланды. Алар педагогик җәмәгатьчелеккә үзләренең методик алымнарын, ысулларын, табышларын тәкъдим итә башладылар. Алар арасында Санкт-Петербургның 84 нче мәктәбендә белем бирүче рус теле һәм әдәбияты укытучысы И.Н. Ильин, Мәскәү шәһәре 587 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы С.Н. Лысенкова, Башкортостан Республикасы Белорецк шәһәреннән математика укытучысы Р.Г. Хазанкин, Одесса шәһәренең 1 нче һөнәри белем училищесеның физика укытучысы Н.Н. Палтышев, шул ук шәһәрдән химия укытучысы Н.П. Гузик, Санкт-Петербургтан педагог Н.А. Зайцев, Грузиядән күренекле педагог, галим Ш.А. Амонашвили, Краснодардан мәктәп директоры М.П. Щетинин, Донецкидан математика укытучысы В.Ф. Шаталов һ.б. бар. Бу укытучыларны, галимнәрне педагогик хезмәттәшлек технологиясе берләштерде. Бу технологиягә коллективта эшләү, коллектив хезмәттәшлек, үзара ярдәм, демократик стиль, иҗади атмосфера, актив эш формалары, үстерешле коммуникатив күнекмәләр, бер-береңә ихтирам хас. Укытучылар һәм укучылар – тигез хокуклы партнерлар. Татар мәктәпләрендә, татар сыйныфларында әдәбиятны укытканда Е.Н. Ильинның гуманистик караштагы укыту системасын куллану отышлы булыр иде. С.Н.Лысенкованың комментарийлы укытуга, ялгышларны алдан кисәтүгә, терәк схемалар кулланып эшләүгә нигезләнгән укыту алымнарын башлангыч сыйныфларда уңышлы кулланып була. Укыта торган сыйныфта үзара ярдәмләшү мохите тудыру, балага индивидуаль якын килү, белем ягыннан көчле укучыларның көчсезрәкләренә ярдәм итүе, өйрәнелә торган материалны бирүгә системалы якын килү – бу технологиянең төп нигезләмәләре. Татар теле дәресләрендә бу технологияне куллану телдә сөйләм эшчәнлегенең белем һәм күнекмәләрен үзләштерүне яңа дәрәҗәгә күтәрүне тәэмин итә.

Әлбәттә, кыска гына мәкаләдә барлык технологияләргә анализ ясау мөмкинлеге юк. Әмма шуны истә тотарга кирәк: теге яки бу технологияне кулланып эшли башлагач, кыенлыклар туган очракта аннан йөз чөермәскә кирәк. Бары тик системалы эш алып барганда гына көтелгән нәтиҗәне күрергә, эшеңнән канәгатьлек алырга мөмкин.

Рус телле балаларга татар телен укытуны камилләштерү максатыннан, быел шәһәребезнең мәктәпләрендә өч проект тормышка ашырыла. Беренчесе - Валерия Николаевна Мещерякованың уен технологияләренә нигезләнгән системасын гамәлгә кую. Бу юнәлештә 34 мәктәпнең 43 татар теле һәм әдәбият укытучысы эшләде. Алар өчен автор җитәкчелегендә 34 семинар үткәрелде. Теоретик материалны өйрәнү белән беррәттән, технологияне гамәлгә ашыруның практик өлешенә дә зур игътибар бирелде. Проектта катнашучы укытучылар семинарларда балалар белән дәресләр уздырдылар, һәр укытучы видеодәрес күрсәтте һәм ул видеодәрес укытучылар, җитәкче тарафыннан анализланды. Материаллар проектның сайтына урнаштырыла барылды. Икенче проект – сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе. Аңа Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Максимов Николай Валентинович җитәкчелек итте. Бу проектта Вахитов районы 41 нче урта гомуми белем мәктәбе һәм Мәскәү районының М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназиясе укытучылары катнашты. Бу проект белән шәһәр, шулай ук республика укытучылары да таныша алды. Алар өчен семинарлар үткәрелде, түгәрәк өстәлләр оештырылды. Алга таба бу проектта катнашучы мәктәпләр санының артуы көтелә.

Өченче проект – мәгълүмати-коммуникатив технологияләргә нигезләнгән «Сәлам» укыту-методик комплекты белән белем бирү. Шәһәребезнең 2 нче лицей-интернаты, 9 нчы һәм 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары тарафыннан төзелгән бу укыту-методик комплектына җиде мәктәпнең 10 татар теле һәм әдәбияты укытучысы 1 нче сыйныфларда апробация уздырды. Апробациягә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре җитәкчелек һәм күзәтчелек итте. Шәһәребезнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына аның барышы белән танышып барырга мөмкинлек тудырылды. Укытучылар өчен түгәрәк өстәлләр оештырылды, мастер-класслар үткәрелде.

Гомумән алганда, мониторинг тикшерүләре, күзәтүләр өч проектның да уңышлы булуын күрсәтте. Проект эшендә катнашкан укытучылар да, ата-аналар да аларны уңай бәяләде. Мөгаллимнәр дәресләрне укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырды, табигый сөйләм ситуациясе булдырды. Укучылар программа материалын тулысынча үзләштерделәр, балаларда төрле ситуацияләрдә аралаша алу, грамматикага караган материалны дөрес куллана белү күнекмәләре барлыкка килде, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләре формалашты.

Йомгаклап әйткәндә, заманча технологияләрне куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк, ләкин укытучыларның бу эшне системалы алып баруы сорала. Мәктәп җитәкчелеге аларга һәрдаим булышырга, тиешле эш шартлары булдырырга, теләктәшлек күрсәтергә тиеш.



Кулланылган әдәбият

1. Ожегов С. И., Шведова Н. Ю. Толковый словарь русского языка: 80 000 слов и фразеологических выражений / Российская академия наук. Институт русского языка им. В. В. Виноградова. — 4-е изд., дополненное. — М.: Азбуковник, 1999.

2. Татар телен һәм әдәбиятын укытуда коммуникатив технологияләр (ТР белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән). – Казан: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 2016.

3. Селевко Г.К. Энциклопедия образовательных технологий: в 2-х томах.-М.: НИИ школьных технологий, 2006 (Серия «Энциклопедия образовательных технологий»).

4. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогик технологияләр: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен уку ярдәмлеге: 2 китапта.—Казан: Мәгариф, 2008.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций