1 нче сыйныфта “Сәлам!” укыту методик комплекты буенча апробацияне фәнни-методик яктан оештыру

Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының
гомуми башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты


Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 нчы елның 23 июнендә 51 нче номерлы коллегия карарын тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында татар теле һәм татар әдәбиятыннан укыту-методик әсбаплары төзү буенча проектлар офисы булдырылды. Проектлар офисында 1 нче сыйныф өчен «Сәлам!» укыту-методик комплекты (УМК) эшләнде һәм 2016/2017 нче уку елында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 нчы елның 12 нче октябрендә чыккан 2084/16 нчы номерлы боерыгы нигезендә Казан шәһәренең 7 гомуми белем бирү оешмасында һәм Югары Ослан районының Иннополис мәктәбендә апробация башланды. Апробациядә 11 укытучы һәм 141 укучы катнашты.

Апробация барлык норматив һәм хокукый документларга таянып алып барылды. Апробация алып баруның нигезләмәсе эшләнде. Нигезләмәдә апробациядә катнашкан укытучыларга фәнни-методик яктан ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлек планы, юл картасы, апробацияне алып бару өчен инструктив документлар, апробация нәтиҗәләрен теркәп бару формалары каралган. Нигезләмә 7 кушымтадан тора.

Нигезләмәдә каралган мөһим чараларга тукталып үтәсе килә. Беренчедән, дәреслек авторлары һәм апробациядә катнашкан укытучылар арасында тыгыз элемтә булдырылды. Авторлар һәм укытучылар белән даими киңәшмәләр үткәрелде. Дүрт киңәшмә авторлар белән аерым уздырылса, икесе укытучылар белән берлектә узды. «Сәлам!» укыту-методик комплекты сайты гамәлгә куелды. Сайтта укытучылар һәм укучылар укыту-методик комплектының барлык компонентлары, укучыларның дәрестә теге яки бу күнегүне ни дәрәҗәдә үзләштерүләре буенча үзләренең фикерләрен калдыра алалар. Берничә модуль узганнан соң, комментарийлар авторларга җибәрелә, анализлана, укытучылар белән уртага салып карала барды. Әлбәттә, мондый алым дәреслекнең сыйфатын камилләштерүгә искиткеч уңай йогынты ясый.

Уку елы дәвамында 4 семинар планлаштырылган иде, әмма укытучылар соравы буенча һәм инде кайбер тиз арада хәл ителәсе проблемалар килеп чыгу сәбәпле, семинарлар саны артты. Семинарларда укытучылар үзләрен борчыган сораулар, проблемаларны ачыкладылар, дәресләр каралды, авторларның методик күрсәтмәләре тыңланды, видеодәрес язмалары анализланды.

Укытучыга иң зур методик ярдәм булып, УМКның эш программасы эшләнде. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 нче елның 31 нче декабрендә чыккан 1576,1577,1578 нче номерлы боерыклары нигезендә эш программаларына үзгәреш кертелде. Төп белем бирү программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре, уку предметы, курсның эчтәлеге, теманы үзләштерүнең сәгать санын күрсәтеп, тематик планлаштыру бүлекләре калдырылды. «Сәлам!» укыту-методик комплектының эш программасында бу бүлекләр барысы да каралган.

Шулай итеп, укытучыга эшне оештыру өчен барлык шартлар да тудырылды. Иң мөһиме программаны үзләштерүнең предмет нәтиҗәләрен тикшерү эшләре, тикшерү нәтиҗәләрен теркәү формалары укыту-методик комплектында каралган. Укытучы һәр модульне узган саен укучының белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклап бара, ел дәвамында һәр укучы, сыйныф турында тулы күзаллау барлыкка килә.

Уку елының беренче яртыеллыгында күрсәткечләр түбәндәгечә булды:

яхшы үзләштерде –70,9%;

уртача үзләштерде – 20,9%;

авыр үзләштерде – 8,2% .

Модульләрне аерым алып карасак, 1-4 нче модульләрне үзләштермәүчеләр бар, калган модульләр тулысынча үзләштерелде.

Модульләр атамасы

Үзләштерде

Өлешчә үзләштерде

Авыр үзләштерде

Сәлам

70,5

18

11,5

Мәктәп

63,7

27,7

8,6

Саннар

55,4

26

2,7

Төсләр

77,5

19,5

3

Гаилә

70,7

29,3

0

Уенчыклар

70,2

29,8

0

Шөгыльләр

69,8

30,3

0

Вакыт

73,8

26,2

0

Шәһәр,авыл

70

30

0

Йорт

83,3

16,7

0

Ашамлыклар

86

14

0

Минем тәнем

81,3

18,7

0

Киемнәр

72

28

0

Хайваннар

69,5

30,5

0

Туган көн

41,6

58,4

0


70,3

26,8

1,72


Нигезләмәдә укытучылар, әти-әниләр, укучылар белән дәреслек эчтәлеге, материалны үзләштерү өчен шартлар булу, эчтәлекнең яшь үзенчәлегенә һәм телне өйрәнү методикасына туры килүен чагылдырган сораулар кертелгән анкеталар уздырылды. Анкеталардагы җаваплар «Сәлам!» укыту-методик комплектының уңышлы икәнен күрсәтә, укытучылар, әти-әниләр дәреслеккә уңай бәя бирә.

Барлык апробация кысаларында ясалган нәтиҗәләр буенча «Сәлам!» укыту-методик комплекты уңай бәя алды, 2-4 нче сыйныфта шушы УМК белән эшчәнлекне дәвам итәргә дигән нәтиҗәгә киленде.

Чынлап та, апробация барышында без бу эшчәнлекнең белем бирү процессына уңай йогынтысын күрдек.

Беренчедән, укытучылар үзләренең белемнәрен күтәрү өстендә даими эшләделәр, апробациядә катнашу укытучы өчен инновацион эшчәнлек булып тора, һәр укытучыга мониторинг булдыру өчен мөмкинлекләр бар.

1 нче сыйныфта апробация нәтиҗәләре җыентык итеп бастырылды.

Иң мөһиме яңа эчтәлекле, тулы татар теленнән укыту-методик комплекты эшләнде, укытучыга барлык рус телле укучыга телне өйрәтү методикасын дөрес кулланып эшләү генә кирәк була.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций