Белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улы, Казан шәһәре Яңа Савин районы
31 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбенең
югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Дәрестән тыш эшчәнлек- мәктәптә белем бирүнең аерылгысыз бер өлеше, ул федераль дәүләт белем стандартын тормышка ашыруда үзенчәлекле роль уйный.

Гомуми белем бирү мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы портретын сурәтләп, федераль дәүләт белем стандарты укытучыларга укучылар коллективы белән дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруның төгәл юнәлешләрен күрсәтә.

Чыгарылыш сыйныф укучысының портреты түбәндәгедән гыйбарәт:

− үз Ватанын һәм туган җирен сөюче; туган һәм рус телен белгән; үз халкын, аның мәдәниятен һәм рухи гадәтләрен хөрмәт иткән;

− кешелек тормышының, гаиләнең, җәмгыятьнең, күпмилләтле Россия халкының, кешелекнең кыйммәтләрен аңлаган һәм кабул итүче;

− дөньяны актив һәм кызыксынып өйрәнүче; хезмәтнең, фәннең һәм иҗатның кыйммәтен аңлаучы;

− укый белүче, тормышта һәм эшчәнлектә белемнең һәм үзбелем үзләштерүнең әһәмиятен аңлаучы; алган белемнәрне гамәлдә кулланучы;

− социаль яктан актив, законнарны һәм хокук тәртипләрен хөрмәт иткән; үзенең кылган эш-гамәлләрен әхлакый кыйммәтләр белән үлчәгән; гаилә, җәмгыять, Ватан алдында булган бурычларын аңлап кабул итүче;

− башкаларны хөрмәт итүче, конструктив әңгәмә алып бара алган һәм бер-береңне аңлауга ирешүче;

− кешегә һәм тирә-юньгә куркынычсыз булган, сәламәт һәм экологик тормыш рәвешенең кагыйдәләрен аңлап башкаручы;

− һөнәрләр дөньясында ориентлашучы, җәмгыятьнең һәм табигатьнең тотрыклы үсеше өчен кешенең профессиональ эшчәнлегенең әһәмиятен аңлаучы шәхес.[3, 5-6 б.]

Федераль дәүләт белем стандарты идеологиясе нигезендә бала шәхесенең үсеше һәрдаим укытучылар коллективының игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Шуңа күрә дә, федераль дәүләт белем стандартында «дәрестән тыш эшчәнлек» төшенчәсенә, аны оештыру юнәлешләренә махсус урын бирелгән.

Дәрестән тыш эшчәнлек - дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән тәрбияви юнәлешнең бер алымы. Икенче төрле әйткәндә, дәрестән тыш эшчәнлек ул – уку эшчәнлеге кысаларыннан чыккан белем бирү эшчәнлеге, ул класстан тыш та алып барылырга мөмкин, ләкин ул белем бирү кысаларына салынган белемнәрне киңәйтүгә, тирәнәйтүгә, ныгытуга хезмәт итәргә тиеш.

Дәрестән тыш эшләр гомумдидактик принципларга нигезләнеп оештырыла: максатчанлык, фәннилек, системалылык, эзлеклелек, укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләре, балаларның мөстәкыйльлелеге һәм иҗади активлыгы, тормыш белән бәйлелек саклана.

Бу белем бирү компонентының эчтәлеге укучыларның сорауларыннан һәм ихтыяҗларыннан чыгып, белем бирү оешмасы тарафыннан үзгәртелеп торырга мөмкин.

Дәрестән тыш эшләр ирекле-ихтыяри булырга тиеш.

Дәрестән тыш эшчәнлек үткәрү формасы буенча белем бирүнең дәрес системасыннан аермалы булып тора. Дәрестән тыш эшләрнең тематикасы, юнәлешләре, төрләре бик күп.

Юнәлешләре:

- рухи -әхлакый юнәлеш;

- спорт –сәламәтләндерү юнәлеше;

- эстетик – сәнгать юнәлеше;

- хәрби-патриотик юнәлеш; һ.б.

Төрләре: экскурсияләр, түгәрәкләр, секцияләр, түгәрәк өстәлләр,

конференцияләр, диспутлар, мәктәпнең фәнни оешмалары, олимпиадалар, бәйгеләр, фәнни-эзләнү эшләре һ.б.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең төрләрен белем бирү оешмасы билгели. Аудитор сәгатьләр саны 50% артмаска тиеш.

Дәрестән тыш эшчәнлек бер класс кысаларында, бер параллель өчен дә, белем дәрәҗәләре бертигез булган төркемнәр өчен дә оештырылырга мөмкин. Дәрестән тыш эшчәнлек дәресләр челтәре кысаларында да, алардан тыш та (ял көннәрендә дә, каникуллар вакытында да) оештырыла ала.

Дәрестән тыш эшчәнлек уку-укыту планы нигезендә алып барыла, аның өлешләре белем бирү процессында катнашучылар тарафыннан формалаштырыла. Дәрестән тыш эшчәнлекнең планы укучыларның шәхси үзенчәлекләрен, ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән программалар нигезендә төзелә.

Белем бирү оешмалары түбәндәге документларны төзи һәм раслый:

- дәрестән тыш эшчәнлекнең планын;

- дәрестән тыш эшчәнлекнең режимын;

- дәрестән тыш эшчәнлек курсының программасын;

- дәрестән тыш шөгыльләрнең челтәрен.

Дәрестән тыш эшчәнлек курсының программасы түбәндәгеләрне үз эченә

ала:

1. Титул бите ( белем бирү учреждениесенең тулы исеме; кайда,

кайчан, кем тарафыннан расланган; курсның исеме; юнәлеше; программа кемнәргә аталып язылган, укучыларның яшь үзенчәлекләре; программаның үтәлеш вакыты; программаны төзегән укытучының исеме, фамилиясе, квалификация категориясе; эш программасы төзелгән ел күрсәтелә).

2. Аңлатма язуы (курсның гомуми белем бирүгә керткән өлеше,

үзенчәлекләре, максат һәм бурычлары, кулланылган чыганаклар, эш формалары, ФДББС таләпләренә җавап бирү нигезендә шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре).

3. Программаның эчтәлеге ( һәр теманың кыскача эчтәлеге; өйрәнелергә, үзләштерелергә тиешле төп төшенчәләр; көтелгән нәтиҗәләр; дәрес төрләре)

4. Программаны тематик планлаштыру (бүлекләр, темалар исемлеге, аларны өйрәнү тәртибе; сәгатьләр саны; УУГ; укучыларның төп эшчәнлек төрләре; вакыт).

Программалар мәктәпнең методик берләшмәсендә тикшерелә, карала, раслана. Мәктәп мөдире, яисә югары категорияле укытучысы тарафыннан аларга эчке бәяләмә языла. Программалар, шулай ук, мәктәпнең методик советында тикшерелә, директор тарафыннан раслана һәм аларның бер тышкы бәяләмәсе булырга тиеш. Шуннан соң гына, программаларны кулланырга мөмкин. Программаларны тикшерүнең һәр этабы мәктәпнең беркетмәләрендә чагылыш таба (методик берләшмә, методик совет, педсовет беркетмәләре).

Дәрестән тыш эшчәнлекнең челтәре белем бирү оешмасының төп укыту челтәреннән аерым төзелә. Дәрестән тыш шөгыль 35-45 минут дәвам итәргә мөмкин. Үткәрелгән шөгыльләрне исәпкә алу, тикшерү өчен дәрестән тыш эшчәнлек журналлары булдырыла. Анда курста шөгыльләнгән балаларның исем-фамилияләре языла, курсның исеме, үткәрелгән темалар, число, укытучының исем-фамилиясе күрсәтелә.

Мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек белән уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары идарә итә.

Кулланылган әдәбият

1. Гулевич И.И. Проектирование внеурочной деятельности // Методист.

– №2, - 2013. – С.16-22.

2. Внеурочная деятельность: содержание и технологии реализации:

Методическое пособие / науч. ред. И.В. Муштавинская и Т.С. Кузнецова. – Санкт- Петербург: КАРО, 2016. – 256 с.

3. Татар теле һәм әдәбият укытучысына ярдәмгә: ФДББС турында

белешмәлек һәм терәк схемалар: методик ярдәмлек / төзүчеләр: А.Х. Мөхәммәтҗанова, Р.Б. Камаева, – Казан: ТРМҮИ, 2015. – 68.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций