В.Н. Мещерякова системасы нигезендә рус телле укучыларга татар телен өйрәтү

Гыйлаҗева Наилә Рәшит кызы, Казан шәһәре Идел буе районы 95 нче урта гомуми белем мәктәбе директоры урынбасары,
Бәдретдинова Рушания Якуп кызы, Казан шәһәре Идел буе районы 95 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тьютор


Бүгенге көндә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнде. Татар теленең абруе күтәрелде. Әмма шулай да безгә татар теленең бүгенге халәте, киләчәк язмышы тынычланырга мөмкинлек бирми.

Яшь барган саен телләр өйрәнүнең катлаулануын аңлаган җитәкчеләр, ата-аналар үз балаларына, баш миенең бөтен бер телләр блогын хәтергә салырга сәләтле чорында, телләр өйрәнү мөмкинлеге тудырырга омтылалар. Безнең бурыч - ата-аналарга әлеге теләкне тормышка ашырырга булышу. Телнең төп структурасы - образын күзаллауга юнәлтелгән программа тәкъдим итү. Бу программаны үзләштерергә безгә кече яшьтәге балаларга инглиз телен өйрәтүнең үз системасын булдырган белгеч Валерия Николаевна Мещерякова ярдәм итте.

Валерия Николаевна Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән тупланган 100 дән артык укытучыга рус төркемнәрендә татар телен чит тел буларак укыту теориясен бирде, уен технологиясен нәтиҗәле куллану юлларын күрсәтте. Әлеге авторлык курсының үз эченә теоретик материалны гына алмыйча, ә практика белән үрелеп баруы бик тә файдалы булды. Без, укытучылар, үзебез укучы ролендә дәресләрдә катнаштык, Валерия Николаевна инглиз теле дәресләре аша безгә үз методикасын практикада ничек оештырылуын күрсәтте.

Рус телле укучылар белән эш иткәндә безнең максат телгә өйрәтү түгел, ә сөйләмгә өйрәтү. Кече яшьтә, балаларның сөйләме әле формалашмаган вакытта, аларда объектларны үзен хәтердә калдыру сәләте бар. Шуңа да балада «тел образын» тудырырга кирәк. Ә моңа исә тиешле сөйләм калыпларын кат-кат тыңлау, ишетү аша ирешергә мөмкин. Автор фикеренчә, ишетеп аңлауны күп куллану бик нәтиҗәле.

Мәсәлән, туп дигәч, бала туп образын, тупның үзен күзалларга тиеш, ә туп сүзенең русчага тәрҗемәсен табу аша түгел. Валерия Николаевна тәрҗемә итүдән читләшергә, ә баланың фикерләве, уйлары һәм сөйләме бер телдә барырга тиеш дип саный. Шуңа да укучыларны тулаем тел мохитенә «чумдыру» (погружение в языковую среду) принцибы кулланыла. Уку елының 3 нче атнасыннан башлап, татар теле дәресләре һәрвакыт татар телендә генә алып барыла. Сүз мәгънәсен тәрҗемәсез үзләштерүдә күрсәтмә әсбапларны күпләп куллану, гәүдә һәм кул хәрәкәтләре, күпсанлы уеннар, уенчыклар ярдәмгә килә.

Дәресләрдә укучыларның хаталары булмый мөмкин түгел. Ләкин укучы хатасына дөрес җавап бирү мөһим. Чөнки балага каты бәрелеп, аңарда татар телен өйрәнүгә карата тискәре мөнәсәбәт тудырмаска, икенче төрле әйткәндә, психологик барьер булдырмаска кирәк.

Дәрестә ни дәрәҗәдә психологик рәхәтлек, комфортлы мохит тудырылса, чит тел өйрәнү тизлеге шулкадәр зуррак, нәтиҗәлерәк була. Шуңа күрә дәресләрдә балаларны өстәл артына түгел, ә ярымтүгәрәк итеп тезелгән урындыкларга утыртырга тәкъдим ителә.

Минимакс принцибын да әйтеп китәргә телибез. Балага бирелә торган информация, тел берәмлекләренең саны минимум, ә ныгыту максимум булырга тиеш. Яңа кертелгән структураларны укучы кабат-кабат ишетә, үзләштерә. Дәвамчанлык, материалны даими кабатлап тору булдырыла. Телнең һәр берәмлеге аудирование, ныгыту һәм камилләштерү этаплары аша уза.

Валерия Николаевна тарафыннан татар теле буенча 1 нче сыйныфлар өчен укыту-методик комплекты эшләнгән. Сентябрьдән әлеге семинарда укыган укытучылар без шушы аудиокурс белән 1нче сыйныф укучыларын укыта башладык. Яңа теорияне практикада куллана белү өчен, укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, камилләштереп торырга кирәк. Шуңа күрә Казан шәһәре укытучылары өчен һәр чәршәмбе көнне укулар уздырылды. Бер-беребезнең дәрес видеоларын карадык, анализладык, тәҗрибә белән уртаклаштык. Ел азагында сайлап алынган укытучыларга тьютор дигән таныклык тапшырылды. Алдагы уку елында укытучылар үзләре үк яңа кертелгән методика белән рус төркемнәрендә эшләүче бөтен укытучыларга укыту уздырачаклар. Әлеге эшне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкли.

Без, Казан шәһәре Идел буе районы 95 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, В.Н.Мещерякова системасы нигезендә белән эшлибез. Балаларга да, ата –аналарга да бу система ошый. Баштарак ата-аналар шикләнсәләр дә, соңрак тынычланып калдылар. Чөнки балалар өйдә үзләре теләп аудио дәресләрне тыңлыйлар, җырлар җырлап йөри башлаганнар. Чыннан да, балалар дәрестә үзләрен иркен хис итәләр, арымыйлар, оялмыйлар, дәреснең башыннан ахырына кадәр кызыксынып, мавыгып эшлиләр.

Бала арымасын өчен, акыл эшчәнлеге хәрәкәтләр белән үрелеп бара, уен һәм биремнәр еш алмашынып тора. Шуңа күрә дәресләрдә балаларны өстәл артына түгел, ә ярымтүгәрәк итеп тезелгән урындыкларга утыртабыз. Бу балаларга торып басуны, хәрәкәтле уеннарда катнашуны җиңеләйтә. Шулай ук, игътибар туплый белү күнекмәсе үсешенә зур әһәмият бирәбез. Моңа ирешүдә программада үстерелешле уеннарның күп булуы ярдәм итә.

Рус балаларына татар телен өйрәтүдә без үзләштергән уен технологиясен куллану бигрәк тә нәтиҗәле. Уеннар балаларга тел материалын гамәли эшчәнлектә тизрәк, нәтиҗәлерәк үзләштерергә булыша.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций