Һәрьяклы үсеш алган толерант шәхес тәрбияләүдә әдәбият дәресләренең роле

Арсланова Әнисә Дәүли кызы, Казан шәһәре Идел буе районы
35 нче лицей – “Галактика” мәгариф үзәгенең югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Мәгариф системасы федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә эшли башлаган чорда ана телен укытуга игътибар бермә- бер артты. Телебез аралашу чарасы булу белән беррәттән, милләтебезнең рухи һәм акыл хәзинәсен, тарихи – мәдәни байлыгын, гасырлардан килгән традицияләрен саклау һәм үстерүгә хезмәт итә. Һәр татар баласы моңа инанырга, ана теленең зарурлыгын, аның әһәмиятен аңлап, белеп үсәргә тиеш. Белем стандартларында бу проблема әһәмиятле урын алып тора. Димәк, укытучылар, тел гыйлемен үстерү белән генә чикләнеп калмыйча, нәкъ шул юнәлештә эшләргә тиеш. Бүген яңа стандартлар нигезендә белем бирүнең барлык отышлы якларына төшенеп, кыенлыклардан курыкмыйча, заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләү татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычына әйләнде.

Күпмилләтле, күпмәдәниятле, күпконфессияле Россиядә толерантлык, мәдәниятләр багланышы, үзара ихтирамлылык нигезендә икътисады яңача корылган, мәгълүматлы, демократик җәмгыять төзү таләпләренә туры килүче шәхес тәрбияләү һәм аны үстерү – федераль дәүләт белем стандартларының нигезендә яткан системалы-гамәли юнәлеш. Һәм шушы юнәлештә һәрьяклы үсеш алган шәхес тәрбияләүдә матур әдәбият зур роль уйный. Укучыга әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерергә, халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыгы белән таныштырып, тормышның катлаулы фәлсәфәсен аңларга тырышуда әдәбият укытучысы ярдәм итәргә, юнәлеш бирергә тиеш.

Хәзерге заман мәктәбенең вазыйфасы фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бала күңеленә матур гадәтләр, кешелеклелек, тырышлык, эшлеклелек, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык кебек яхшылык орлыкларын игътибар белән чәчеп, тәрбияләп үстерүдән гыйбарәт.

Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин яшь буынга үрнәк тәрбия, күркәм холык, тирән белем бирергә алынган укытучы мөгаллимнәрнең һөнәри осталыклары, камиллекләре югары дәрәҗәдә булырга, гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиешлегенә басым ясый. "Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр,» -ди ул.

Мин инде менә утыз ел шәһәр балаларына татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирәм. Озак еллар эшләү дәверендә шактый тәҗрибә тупладым һәм һәрвакыт хезмәтемә җаваплы карыйм. Һәр елны беренче дәресләремдә үк мин төркемдә укучыларымның кайсы милләттән булуларын барлап чыгам һәм тәрбия эшемдә шул милләтләрнең фолкьлорларына мөрәҗәгать итәм. Балаларны үз милләтенең фольклор җәүһәрләре белән беррәттән башка халыкларның да мәдәнияте, фольклоры белән таныштыру бүгенге көндә күптөрле милләтләр бергә, бер җирлектә яшәгәндә бик актуаль. Бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, кимсетмичә яшәсен өчен, балаларны кечкенәдән үк төрле халыкларның мәдәнияте, фольклоры белән таныштыру урынлы, чөнки халык авыз иҗаты әсәрләре балаларны кешелекле, шәфкатьле итеп тәрбияләүне, әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата ихтирамлы булуны хуплый. Һәр сыйныфта әдәбиятны фольклор әсәрләрен өйрәнүдән башлыйбыз. Башлангыч сыйныф укучылары белән күбрәк төрле милләтләрнең бишек җырларын, әкиятләрен, мәкальләрен өйрәнсәк, югарырак сыйныфларда бу милләтләрнең тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мөрәҗәгать итәбез. Укучылар белән, яшь үзенчәлекләренә карап, төрле проект эшләре башкарабыз. Укучыларымны һәрдаим үз милләте белән горурланып, аны хөрмәт итеп яшәргә этәрәм, чөнки халкын, милләтен хөрмәт иткән кеше генә башкаларны да хөрмәт итә. Шулай итеп, күпмәдәниятле белем бирү программасы кысаларында халык мирасын, телен, тарихын, мәдәниятен сакларлык, үстерерлек шәхесләр тәрбияләргә тырышам.

Мәктәп программаларына әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланган. Шул бурычларны күз алдымда тотып, һәрьяклы үсеш алган шәхес тәрбияләүдә үз алдыма түбәндәге максатларны куеп эшлим:

· шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштереп, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

· укучыларны активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү;

· үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәтү;

· укучыларымда Ватан алдында җаваплылык, милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру.

Мин бу максатларыма традицион юллар белән бергә яңа технологияләр куллану белән дә ирешергә тырышам. Әдәбият дәресләрендә яңа технологияләр куллану дәресләрне файдалы, эчтәлекле, кызыклы итеп үткәрергә, балаларның сәләтен, талантын, танып белү активлыгын үстерергә булыша.

Мин заманча җаһазландырылган, балага белем алу өчен бөтен мөмкинлекләре дә булган яңа мәктәптә укытам. Шунлыктан компьютер технологиясен системалы рәвештә кулланырга мөмкинлек бар. Заман баласын китап материалы белән генә шаккаттырып булмый хәзер. Шуңа күрә әдәбият фәнен укыту барышында мультимедиа укыту программалары, интернет материаллары, электрон китапханә, татарча сайтлар, аудио һәм видеоәсбаплар, интерактив тикшерү программаларын системалы кулланам. 1 нче сыйныфлар белән электрон әлифба белән эшләү бик отышлы булды. Зуррак сыйныфларда, авторларны өйрәнгәндә, аларның тормыш юлы һәм иҗатлары буенча презентацияләр, проект эшләре башкарабыз. Бу укучыны эзләнү, кызыксынуга этәрә. Үз хезмәтләренең нәтиҗәсе белән горурлык хисләре уята.

Башлангыч сыйныфларда шулай ук уен технологиясен кулланып, төрле милләт балаларының уеннары аша укучылар белән якыннан аралашу мөмкинлеген тудырам, ә бу аларның мөмкинлекләрен тикшерергә, индивидуаль эш алымнарыннан файдаланырга ярдәм итә.

Болар белән беррәттән дәресләремдә театр технологиясен системалы рәвештә кулланам. Бу алым укучыларның сөйләм телен үстерә, матурлый. Укучы сыйныф алдында үз-үзен тотарга өйрәнә. Ә бу алымны куллану өчен укытучының үзенең дә бу өлкәдә остаз булуы сорала. Әдәбият укытучысы ул артист, режиссер, оста алып баручы да булырга тиеш. Укытучы сөйләменең төгәл, аңлаешлы, эмоциональ булуы дәреснең уңышлы булуында зур роль уйный. Мин дәресләремне нәкъ шулай үткәрергә тырышам. Һәр дәрестән укучы үзе өчен файдалы нәрсә булса да алырга һәм канәгатьлек хисе кичерергә тиеш.

Һәр дәресемне шулай җанлы, кызыклы итеп уздырырга тырышам. Әгәр укучы әдәбият дәресен көтеп алса, дәрестән соң да чыгып китәргә ашыкмаса , укытучының бәхете шул түгелмени инде? Менә шулай һәр баланы яратып, хезмәтемнән тәм, ямь табып, үз эшемнең нәтиҗәләре белән горурланып эшлим мин. Ә боларга бары тик бала белән уртак тел табып, аның күңелендә укытучыга карата тирән хөрмәт ятканда гына ирешеп була.



Кулланылган әдәбият

1. Зиннәтуллин Р.К. Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә татар теле һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре: методик тәкъдимнәр. –Казан: «Школа» редакция – нәшрият үзәге, 2015. – 108 б.

2. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Дәрес эшкәртмәләре. – Яр Чаллы: Өзлексез педагогик белем бирү институты, 1998. – 240 б.

3. Хәсәнова Ф.Ф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар әдәбиятыннан программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 – 9 нчы сыйныфлар./ Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр., 2014. – 51 б.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций