В.Н.Мещерякова авторлык системасы буенча укыту

Абдулбариева Тулкунай Абдулкаһар кызы,
Казан шәһәре Мәскәү районы М.С.Устинова исемендәге
102 нче гимназиянең беренче квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тьютор


Татар теленең дәрәҗәсен, авторитетын саклауда мәктәпнең роле искитмәле зур. Яшерен-батырын тугел, кайбер ата-аналарның, балаларның да телне укытуга карашлары бик үк уңай булмавы, күпчелек балаларның елдан-ел мотивация-теләкләре кимүе турында беләбез. В.Н. Мещерякова авторлык системасының төп максатларының берсе – мәктәптә татар телен предмет буларак өйрәнүгә карата киеренкелекне киметү, уңай булмаган фикер-мөнәсәбәтләрне юкка чыгару, йомшарту.

Икенче максат – рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү, сөйләмгә чыгару, икенче төрле әйткәндә, коммуникатив компетенцияләрне булдыру. Ул татар телен уку-укытуда хәл ителмәгән үзәк проблемаларның берсе – рус төркемнәрендә татар телен өйрәнүгә каралган сәгатьләр санының гамәли нәтиҗәләр белән туры килмәвенә бәйле. Чыннан да, татар телен өйрәнүгә 11 ел вакыт бирелә, сәгатьләр саны канәгатьләнерлек. Әмма 11 ел мәктәптә татар телен өйрәнгән рус телле яшьләрнең бик азы гына татарча сөйләшә-аңлаша аладыр. Тестларны уңышлы тапшырсалар да, сөйләм күнекмәләре шактый түбән дәрәҗәдә кала. Тырышлары, акыллылары татарча укый, сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итә ала, диалог яки билгеле бер темага монолог төзи, ләкин араларында татарча һич кенә тартынмыйча иркен сөйләшә торганнары күп түгел. Дәресләрдә сөйләм барьеры формалашканлыктан һәм сөйләм күнекмәләре тиешле дәрәҗәдә үстерелмәгәнлектән, татар телендә сөйләшү мөмкинлеге булган очракта да алар аннан файдаланмый. Тел өйрәнүдәге кыенлыклар укучыларның мотивациясен тагын да киметә, уңышсызлык ситуациясен китереп чыгара. Телнең грамматик нигезләрен өйрәнү, балаларның логик фикерләве калыплашкач, максатка ярашлы. Телне (сөйләмне түгел) никадәр генә яхшы белсәң дә, ул, даими рәвештә гамәли куллануга кертелмәсә, бер авыр йөккә әверелә.

Билгеле, сөйләм формалаштыруны күздә тоткан технологияләр аз түгел. Әмма ни сәбәпледер, нәтиҗәләргә күз салсак, бүгенге көндә алар бик аз санлы укытучылар тарафыннан даими, системалы рәвештә кулланылышка кертелә.

В.Н.Мещерякованың авторлык системасы дәресләрнең эчтәлеген дә, формасын да, оештыру рәвешен дә тулысынча, бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып яктырта һәм алда әйтелгән мәсьәләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Без моңа үзебез шул система белән эшли башлагач төшендек. Беренчедән, татар теле дәресләре 1 нче сыйныф укучыларының иң яраткан, көтеп алган дәресләренә әверелде, моны әти-әниләр дә бик хуплады. Икенчедән, бер ел нәтиҗәләренә караганда, әлеге технология буенча эшләгән укытучыларның балалары дәрестә билгеле бер күләмдә татарча аңлый һәм аңлаша ала.

Система психологик киеренкелек тудырмыйча, димәк тел барьерын булдырмыйча укыту мөмкинлеге концепциясенә корылган һәм эзлекле рәвештә тыңлап аңлау – сөйләү – уку – язу – тел анализы аша сөйләм күнекмәләрен үстерүне күздә тота. Монда балаларның яшь һәм психофизиологик үзенчәлекләре бик нык исәпкә алынган. Ул да булса:

1) тел өйрәнүдә табигыйлеккә таяну;

2) ишетеп аңлау (аудирование);

3) психологик рәхәтлек;

4) тел мохитенә чумдыру;

5) чит телне өйрәнүне баланың шәхси үсешенә, иҗади сәләтен ачуга юнәлтү.

Нәрсә ул табигыйлеккә таяну? Ул – балаларның 9-10 яшькә кадәр предметларны, төрле образларны инстинктив рәвештә кабул итү, истә калдыру сәләтенә таяну. Бала үз туган телендә кечкенәдән үк ничек сөйләшергә өйрәнсә, шул рәвешле чит телне дә отып ала. Балаларның баш миендә, үзләштерелергә тиешле калыпларны кабат-кабат тыңлау, ягъни аудирование аша, өйрәнелә торган телнең төп структурасы-образы тудырыла. Ни рәвешле? 9 яшькә хәтле сөйләм механизмы сыгылмалы, шуңа күрә табигый, ягъни кат-кат ишетү аша, тел образын тудыру юлын сайларга кирәк. Ятлату, мәҗбүр итү, бер телдән икенче телгә турыдан-туры тәрҗемә итүгә дә юл куелмый. Кечкенә баланы, мәҗбүр итмичә, ничек сөйләмгә чыгарырга? Әлбәттә, уен аша. Чөнки уен – бу яшьтәге баланың төп эшчәнлеге ул.

Дәрестә уңайлы, рәхәт атмосфера тудыру бик мөһим. Дәрескә балалар теләп йөрергә тиеш. Мин моны кайчандыр бер хыял итеп кенә күз алдыма китерә идем. Әмма ул чынга ашты. Балаларны мавыктыру кирәк. Дәрестә киеренкелек булмасын өчен, тоташ төрле-төрле уеннарны алыштырып торабыз, сөйләм тән, кул, йөз хәрәкәтләре белән бергә аралаштырып барыла. Төп дәрес тибы – ул сөйләм телен үстерү дәресе, ә төп дәрес формасы – уен. Ул уку дәресләре һәм кереш дәрес, контроль дәресләр белән аралашып барыла Уку дәресләрендә без җырлыйбыз, келәмгә түгәрәкләнеп утырып, лото, домино уйныйбыз; кереш дәрестә аудиодәрес тыңлыйбыз, кайбер уеннарны уйнап карыйбыз; контроль дәрестә укучылар эш дәфтәрендә эшли: рәсем ясыйлар, рәсемнәрне төрле буяуларга буйыйлар, бераз язалар. Эшләрне папкага җыеп, уку елы ахырында әти-әниләре белән бергә балалар китапчыклар тегә.

Укытучының ялгыш җавап биргән укучының хатасына мөнәсәбәт белдерүе дә без гадәтләнгәннән аерылып тора. «Юк, дөрес түгел, утыр,» – дигән сүзләр юк.

Дәрестә берничә кагыйдәнең үтәлүе мәҗбүри. Беренче кагыйдә – татарча гына сөйләшү. 4 нче дәрестән башлап, укучылар өчен «рус теле ябыла». Баштагы 3-4 атнада укытучы әле рус теленә мөрәҗәгать итә, чөнки яңа уеннарның кагыйдәләрен аңлатырга кирәк була. Рус телен дәрестә куллану акрынлап кими бара һәм 2 нче чиректә без инде тулысынча татар теленә күчәбез. Әмма шәхси тәҗрибәм шуны күрсәтә: балалар бу таләпне укытучы үзе әлеге кагыйдәне бозмаган очракта гына үтиләр, ул рус теленә күчсә, алар да шул телдә аралаша башлыйлар. Димәк, кагыйдәгә укытучы да буйсына.

Уенны кем алып бара, шул аңа җитәкчелек итә. Мәсәлән, балалар «мәктәп-мәктәп» уенын ярата. Без аны бик еш, дәрес саен диярлек уйныйбыз. Монда укытучы укучы ролендә булып, укучы урынына барып утыра, ә бала укытучы урынына баса.

Тел мохитенә чумдыру ничек башкарыла? Беренчесе - ул татарча гына сөйләшү мәҗбүриятен тудыру. Уенда катнашу өчен татарча ниндидер сүз әйтү кирәк. Һәм дәрестә русча сөйләшмәү таләбе дә эшли. Ә ничек сүз мәгънәсен җиткерергә соң? Моның өчен без күрсәтмәлелеккә басым ясыйбыз. Ул - рәсемнәр, уенчыклар да, тән, кул, йөз хәрәкәтләре дә. Аңлашу өчен, тел образын тудыру өчен бик кирәкле аралашу элементлары. Шуңа күрә ниндидер сүзне яки структураны хәрәкәт белән күрсәтәбез. Сүз, предмет, төшенчәләрне күрсәтү уңайсыз булган очракта, рәсем яки уенчык кулланабыз.

Тел мохитенә чумдыру гаҗәеп нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек тудыра. Мәсәлән, укучыларның дәрес тәмамлангач, укытучылар белән саф татарча исәнләшүләре, укытучыга татарча мөрәҗәгать итүләре:

- Ә синең песиең бармы? - Минем песием бар.

- Ул нинди?- Ул ак, матур, ул зур, ул яхшы.

- Ә ул кайда? - Ул өйдә.

- Син песиеңне яратасыңмы? - Әйе, бик-бик яратам!

Менә шундый диалоглар, кара-каршы сөйләшүләр бик еш була.

Сөйләм телен үстерү курсында укучыларның шәхси үсеше өчен шартлар тудыруга да әһәмият бирелә. Балаларда уеннан укуга күчү активлыгын формалаштырыла. Алар курыкмыйча такта янына чыгарга, төркем белән идарә итәргә өйрәнәләр. Даими рәвештә төрле рольләргә кереп уйнау (мәсәлән, сатучы, кибетче, укытучы һ.б.) социальләшүгә, ягъни төрле җәмгыяви структураларга кереп, шәхеснең продуктив үсешенә йогынты ясый.

Дәвамчанык һәм материалның гел кабатланып торуы материалның горизонталь тематик планлаштыруында чагылыш таба. Телнең теләсә кайсы берәмлеге, сөйләм структурасы өч этаптан тора: ишетү, камилләштерү, ныгыту. Шул рәвешле, өйрәнгән материал кыска хәтердән озын хәтергә күчә, онытылып калмый.

Дәрес структурасы укучыларның эчке һәм тышкы активлыкларын саклануны куздә тотарга, ягъни һәр ике категория дә дәрестә үзләрен җайлы итеп хис итәргә тиеш булалар.

В.Н. Мещерякова системасындагы лексик берәмлекләр, сөйләм структуралары шулай итеп сайланган ки, алар көндәлек тормышта да һәм сөйләмдә дә иркен кулланырлык. Әйтик, без укучылар белән савыт-саба, ашамлык темаларын өйрәнгәндә, ашханәдә аралашканда:

«Кайда кашык? - Менә, ал!»

«Ипи бирегез, зинһар»! - «Рәхмәт».

«Аш тәмлеме?- Әйе, тәмле!» кебек структураларны кулландык. Иң элек мин укучыларымны сөйләмгә, аннан соң инде инициативалы балаларны, ягъни «тел бистәләрен», сөйләшүгә этәрдем. Монысы бигрәк тә кадерле.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций