Белем һәм тәрбия бирүдә татар мәгълүмати киңлегенең роле

Хафизова Зөләйха Муса кызы., Шиһабиева Әдилә Халик кызы, Казан шәһәре, Совет районы 11нче татар гимназиясе укытучылары


Милли үзаңның гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә салынган нигезләре, әлбәттә инде, һәр татарның алга таба яшәешендә тулылана, өстәлә, яңара бара, ул югары уку йорты, хезмәт урыны, армия һәм башка баскыч-буыннарын үтә. Бу баскыч-буыннарда да милли үзаңның үсүе, ана телен куллануның өзелмәве хәерле. Моңа ирешүдә аеруча әһәмиятле чаралар матур әдәбият, театр-сәнгать, матбугат, радио, телевидение. Шулар арасында иң үтемлесе, заманчасы – тел актив кулланыла торган татар мәгълүмати киңлеге. Укучыларны әлеге юнәлештә эзләнү эшчәнлегенә тарту, мавыктыру мөһим. “Яшь медиаэзләнүче”, “Тамчы-шоу” тапшыруы – белем диңгезенең тамчысы”, “Балалар телевидениесенә бер караш”, “Минем яраткан музыкаль, мәгълүмати тапшыруым”, “Минем яраткан дикторым”, “Мәгълүмати-күңел ачу тапшыруларының үзенчәлеге” һ.б. темаларга проект эшләре, рефератлар яклау укучыларны медиакиңлек белән кызыксындыра.

Татарлар үзләренең асыл сыйфатларын аерым бер дәүләт яки административ берәмлеккә караганда, бердәм мәгълүмати-мәдәни тирәлектә күбрәк саклыйлар. Бу тирәлек белем бирү, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары системасы ярдәмендә формалаша һәм яши. Массакүләм мәгълүмат чаралары системасының эшчәнлеге, аерым сфера буларак, этник яңарышка йогынты ясаучы, этник берәмлекләрнең белем бирүне дә, мәдәният, фән һәм социаль-экономик, сәяси, хокукый базаларын да колачлый. Мәгълүмат ташкыны агылып торган мәгълүмати гасырда милли үсеш барышына йогынты ясаучы механизм функциясен башкаручы басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмияте һәрдаим артып тора.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына йөкләнгән төп бурыч - татар рухлы, татар үзаңлы камил шәхес тәрбияләү. Иң беренче максат, һичсүзсез, балада ана телебезгә хөрмәт булдыру, аны алдагы тормышта терәк булырлык итеп, теләсә нинди шартларда иркен, файдалы кулланырлык итеп өйрәтү, шуның ярдәмендә грамоталы, эрудицияле шәхес тәрбияләү, бүтән телләрне дә яхшы үзләштерү өчен нигез салу.

Медиакиңлектән файдалану, аны белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле куллану зур мөмкинлекләр ача. Татар телендә эшләүче телеканаллар татар телен пропагандалау белән бергә татар рухының нигез ташларын тәшкил иткән гореф-гадәт, йолаларны, тарихны, көй-моңны, әдәбият, мәдәниятне, милли мәгарифне яктырта. Яшь буынны тәрбияләүдә шулар бергә, бербөтен булып аерылгысыз үрелеп барырга тиеш.

Милли үзаң формалаштыруда “Татарстан - Яңа гасыр” спутник каналы мөмкинлекләрен кулланып, үзенең тапшырулар радиусын күпкә киңәйткән Татарстан телевидениесенең әһәмияте тагын да арта. Соңгы елда гына эфирга “Аулак өй”, “Башваткыч” һ.б. кебек тапшыруларның чыгуы, аудиторияне мавыктыра, кызыксындыра алуы шул хакта сөйли.

Әлбәттә, милли үзаң, милли горурлык ул иң башта туган ил, үз дәүләтең, милли мөстәкыйльлек төшенчәләре белән дә аерылгысыз. “Халкым минем...”, “Җырлыйк әле!” һ.б. тапшыруларда чагылган мондый күренешләр, һичшиксез, милли үзаң тәрбияләүдә хәлиткеч көчкә ия.

Милли горурлык көчәйсен, милли үзаң артсын өчен, телевидение нәтиҗәле эш алып бара. Музыкаль тапшырулар арасында “Аулак өй” үзенчәлекле урын алып тора. Аның бер яктан милли музыкага нигезләнгән булуы, борынгы уен-җырларны, музыка уен коралларын, гореф-гадәтләрне, традицияләрне пропагандалавы, икенче яктан төрле юнәлештәге төркемнәрне дә тапшыруга чакырулары, заман белән бергә атларга тырышуы – кызыксыну уята. "Аулак өй" тапшыруы ул – җырлы-биюле көлкеле тамаша, шоу. “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында эфирга чыккан "Аулак өй" тапшыруын анализлап, без шундый фикергә килдек: бу тапшыру татар милләтенең йөзек кашы булган аулак өйләрдә уйналган уеннар, җырланган җырлар, такмакларны табып, заманча итеп, халыкка җиткерә. Аның һәр чыгарылышы әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, мирасыбызны дәвам итү максатын куя. Белем бирү, тәрбия процессында шуларны куллану мөһим. “Халкым минем” тапшыруының алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова мөрәҗәгать иттек, аның иҗади портретын өйрәндек. Чөнки милли үзаң тәрбияләүдә тележурналистның һөнәри осталыгы, аудитория белән эшләү сәләте, иҗади мөмкинлеге зур әһәмияткә ия. Ләйсәнә Садретдинова әзерләгән тапшыру кысаларында аерым җырчылар, әдәбият-сәнгать әһелләре иҗаты да яктыртыла. Шунысы игътибарга лаек: тапшырулар берсен берсе кабатламый. Һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче аерым профессия вәкилләренә багышлап әзерләнгән тапшыруларның кыйммәте бәхәссез.

Телевизион журналистикада Ләйсәнә Садретдинова исеме үзгә бер урын алып тора. Аның үзенчәлекле сюжетлары, тирән эчтәлекле тапшырулары берәүне дә битараф калдырмый. Табигатьтән бирелгән сәләте – оста әңгәмәдәш, хисчән, нечкә тоемлы, кешелекле, төрле шартларга яраклаша белү кебек сыйфатлары өстенә иҗади потенциалын да даими үстерә. Телевизион журналистлар арасында хатын-кыз аз булуы һөнәрнең үзенчәлегенә бәйле. Тележурналист һәрчак юлда, эзләнүдә. Журналист никадәр күбрәк йөрсә, күрсә, тормыш тәҗрибәсе күпме булса, аның һөнәри осталыгы да арта. Бу җәһәттән, Ләйсәнә Садретдинованың бай иҗади үткәне бар. Шуның өстенә ул бердәнбер универсаль һәм үзенчәлекле журналист. Бу гаять зур осталык һәм тырышлык таләп итә. Һәрчак халык арасында кешеләр белән аралашучан, ачык йөзле, төрле шартларга яраклаша белгән экстраверт шәхес.

Төрле төбәкләрдә йөрүче журналист буларак, Ләйсәнә Садретдинова тирә-юньгә аеруча игътибарлы. Ул игътибарын бер күренештән икенче предметка җиңел күчерә һәм телевизор караучыны да үз артыннан ияртә белә. Сөйләме образлы, эмоциональ, талантлы, телевизион журналистикага сәләтле булу - Ләйсәнә Садретдинованың иң мөһим сыйфатларыннан берсе. Шуның өстенә ул эзләнү сәләтенә, актёрлык, режиссёрлык осталыгына да ия. Акыл, юмор хисе, сөйкемлелек, эшкә сәләтлелек телевидение стилен тою, мөстәкыйльлек, фикер йөртеп нәтиҗә чыгарудагы кыюлык, осталык Ләйсәнә Садретдинованың иҗади портретына хас сыйфатлар.

Этномәдәни үсешнең күп факторлары арасыннан телевидение универсаль киң колачлы, комплекслы, оператив эшчәнлеге белән аерылып тора. “Халкым минем...” тапшыруының максаты изге: дөнья буйлап таралган милләт ул-кызларынын тормыш-яшәешен күрсәтү, танышу-таныштыру, милли горурлык хисләрен уяту. Татар телендә эшләү яки татар халкы проблемаларын, аның мәдәниятен, тарихын, дәүләтчелеген теләсә нинди башка телдә яктырту – татар мәгълүмати киңлеге өчен мөһим үзенчәлек.

Файдаланылган әдәбият

1. Гарифуллин В.З. Журналистиканың иҗади эшчәнлеге нигезләре: Югары уку йортларының журналистика бүлеге студентларына "Журналистның иҗади эшчәнлеге нигезләре" курсы буенча уку ярдәмлеге / В.З. Гарифуллин.

2. Низамов И. М. "Матбугатның тәэсирле сүзе", Казан, 145 бит.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций