Шәһәр мохите шартларында укучыларны милли рухта тәрбияләү

Әхмәтҗанова Әлфия Мөнип кызы,
Казан шәһәре Вахитов районы 80 нче урта гомуми белем мәктәбенең
милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары


Тормышның бүгенге таләпләре мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Яңа федераль дәүләт белем стандартлары мәгариф хезмәткәрләре алдына бүгенге җәмгыятьтә укучыларның мәктәптә алган белемнәрен алдагы тормышында уңышлы файдалану өчен җирлек тудыру, рухи яктан камил, тормышта очрый торган кыенлыклардан чыгу юлларын мөстәкыйль рәвештә чишә алырлык, иҗади һәм фәнни фикерләү сәләтенә ия булган күпкырлы шәхес тәрбияләү бурычын куя. Шул уңайдан, бу бурычларны тормышка ашыру, аңа ирешү өчен, укыту процессына һәр коллективтан, һәр укытучыдан төрле гамәли юллар табу сорала.

Бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе булып торган милли мәгариф системасы эшчәнлеге дә бу максатларны тормышка ашыруда зур роль уйный. Милли мәгариф системасын без киләчәк буынны гаилә, балалар бакчасыннан алып, югары мәктәпкәчә ана телендә тәрбияләү, шулай ук мәктәптә белем алучы башка милләт вәкилләренең дә гореф-гадәтләрен яклау һәм саклау буларак күз алдында тотабыз.

Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин: "Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас ", - дип язып калдырган. Димәк, баланың дөньяга карашы, үзен тотышы, дусларына, туган теленә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша башласа, мәктәптә дәвам итә. Һәр мәгариф оешмасы бүген яңача яшәргә, яңача эшләргә омтыла. Бу юнәлештә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да максатчан эш алып бара. Яңа эш формаларын һәм методларын кулланып эшләүгә, уңышлы алымнарны эзләүгә һәм куллануга әһәмият бирәләр.

Шәһәрнең үзәгендә урнашкан 80 нче татар – рус мәктәбендә 14 милләт вәкиле белем ала. Татарлар - 325, руслар – 258, әзербәйҗаннар – 19, үзбәкләр - 19, кыргызлар - 17, таджиклар - 3, даргиннар – 3, марилар – 2, вьетнамнар – 3, кореялылар - 2, чегәннәр – 2, удмурдлар – 1, кытайлар – 1, молдованнар – 1. Һәр милләт баласының үзенең характеры, милли гореф – гадәтләре, сәләте, дөньяга карашы бар. Шуңа күрә укучыларны тәрбияләүне оештыруның эчтәлеге һәм формалары бүгенге көн үзенчәлекләрен, балаларның социаль активлыкларын, рухи һәм физик сәламәтлекләрен исәпкә алып төзелә.

Мәктәптә «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру буенча милли белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган. Татар балаларына туган телендә тәрбия һәм белем бирү 74% тәшкил итә.

2016–2017 нче уку елында мәктәптә 6 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшләде. Шулардан: 1 укытучы (17%) югары квалификацион категориягә, 4 укытучы (66%) – беренче категориягә ия. Һәр укытучы сәләтле балалар белән эшләү, аларның мөмкинлекләрен үстерү өстендә максатчан эш алып бара.

Бу уку елында татар теле һәм әдәбиятыннан Республика олимпиадасының муниципаль турында - 2, шәһәр предметара олимпиадасында 2 укучы призлы урын яулады, 1 укучы КФУ да уздырылган региональ олимпиадада 2 нче урынга лаек булды.

Халыкара олимпиаданың беренче турында катнашучылар саны да күпкә артык. Һәр елны яшь каләм тибрәтүчеләребез «Илһам» бәйгесендә катнаша. Укучыларыбыз үзләрен фәнни-гамәли конференцияләрдә дә сыный.

Уку һәм тәрбия процессын уңышлы оештыру, татар телен өйрәнүгә уңай шартлар булдыру максатыннан, мәктәптә 5 татар теле һәм әдәбияты кабинеты җиһазландырылган. Укыту-методик һәм күрсәтмә материал, техник, мультимедиа җиһазларын татар теле һәм әдәбияты укытучылары киң куллана.

Укытучылар, дәресләрен оештырганда, бер-берсен кабатламый торган яңа метод һәм алымнардан файдаланырга тырыша. Яңа материалны өйрәтү барышында укучының фикерләү-акыл эшчәнлеген үстерү юнәлешендә проблемалы ситуацияләр тудыра. Дәресләрдә предметара бәйләнешләр дә үз урынын таба. Укытучыларның дәресләре план нигезендә, логик эзлеклелектә бара. Дәресләрдә педагогик технологияләр, компьютер, мультимедиа чаралары нәтиҗәле кулланыла. Мәсәлән, контроль дәресләрдә укучылар компьютерда тестлар белән эшли, шулай ук бик теләп проект эшләрен башкара һәм яклый, төрле темаларга караган мультимедиа чараларын да куллана. Укытуда яңа алымнар, яңа технологияләр файдалану укучының белем дәрәҗәсен камилләштерү һәм бәяләү өчен этәргеч булып тора. Яңа технологияләр ярдәмендә фәннәрне үзләштерү укучыларны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли.

Укучыларның белемле, милли рухны дәвам итүче шәхес булып формалашуында дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә укучыларның кайсы милләттән булуларына карамастан, үз милли традицияләрен саклау, яклау өстендә эшләү мөмкинлеге тудырыла. Дәресләрдә, сөйләшү өчен, укучыларны кызыксындырырлык темалар тәкъдим ителә. Мәсәлән, «И, туган тел», «Минем туган җирем», «Зыялы шәхесләр тормышыннан», «Минем яраткан шагыйрем», «Халкымның гореф-гадәтләре». Сөйләм үстерү белән беррәттән, төрле темаларга проект эшләре дә башкарыла.

Мәктәптә телләрне өйрәнү, саклау, укучыларда милли үзаң, шул ук вакытта төрле милләт вәкилләренең мәдәниятенә ихтирам тәрбияләү аша алып барыла. Тәрбия эшендә укучыларда милли үзаң, халыкларның тарихын, мәдәниятен ихтирам итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү традициягә әверелде. «Халык җырлары» фестивале, «Туган телләр» көне, «Татар теле һәм әдәбияты», «Рус теле һәм әдәбияты» көннәре, укучыларның театр коллективлары фестивале, «Нәүрүз» бәйрәме, шагыйрьләр һәм язучыларның иҗатына багышланган сәнгатьле укучылар конкурсы, «Милли ризыклар» көне һәм башка чаралар балаларда дуслык, түземлелек хисе тәрбияләүдә зур роль уйный. Бу чараларда мәктәптә белем алучы һәр милләт вәкиленә үзенең туган телендә чыгыш ясау, катнашу өчен мөмкинлекләр тудырыла.

Мәктәптә үткәрелгән төрле конкурслар, ярышлар эмоциональ яктан баетылып үткәрелә. Бу чараларның максаты – иҗади яктан ачылуга ярдәм итү, коллектив һәм дуслар өчен җаваплылык хисен тоярга, халыкның традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Укыту – тәрбия процессын яңа стандартлар нигезендә тиешле дәрәҗәдә оештыру, укучыларда милли үзаң тәрбияләү, үз чиратында, җәмгыятькә яраклашкан рухи яктан камил, күпкырлы шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций