Бер татар мәктәбе тарихы...

Ибраһимова Аида Марсель кызы, Казан шәһәре Совет районы 11 нче татар гимназиясе директоры


Шушында үткән гомернең

Яшь чагы, юләр чагы,

Акылга мохтаҗ булмыйча,

Рәхәттә йөргән чагы.


Яшьлеккә кире кайтарыр

Сукмаклар юк та югын.

Яшьлегем итеп хәтерлим

Мин 106нчы мәктәп юлын.

Мәктәп, мәктәп!.. Кем генә үзенең сабый чагын, балачагының бәхетле мизгелләрен сагынып искә алмый икән?! Кем генә үзенең укытучылары белән очрашулар көтеп яшәми икән?!

Менә шуларны истә тотып, төрле елларда 11нче татар гимназиясендә (элеккеге 106 нчы рус-татар мәктәбендә) белем алган, хәзерге вакытта илебезнең төрле төбәкләрендә гомер итүче, төрле өлкәләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән сабакташларны юбилей кичәсенә чакырдык. Без аларны, бер мизгелгә генә булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, мәктәп сукмагы аша үтәргә дәштек.

1951 елның 7 нче августында Казан шәһәренең элеккеге Молотов районында 106 нчы татар мәктәбе ачылган. Аның беренче директоры итеп Яхина Әминә Абдулловна билгеләнә.

1952-1953 уку елында 19 укучы мәктәпне тәмамлый. Елдан ел укучылар саны арта. 1958-59 уку елында татар мәктәбе сигезьеллыкка әйләнә.

1963-1964 елдан мәктәп рус-татар мәктәбе буларак эшли башлый, беренче рус класслары ачыла. Мәктәп директоры Ибраһимов Фәткул Таһирович була.

Кеше җирдә торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.

Фәткул Таһирович Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үтеп Берлинга барып җиткән һәм сугыштан соңгы авыр елларда да мәктәп җитәкчелеген үз кулына алган. Аның исеме мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән язылырга лаек. Ул мәктәбебез тарихында иң озак эшләгән җитәкче буларак урын алып тора. Чөнки ул 106 нчы мәктәпне 1963 елдан алып 1987 елга хәтле – барлыгы 24 ел җитәкли. Аның биредәге эшчәнлеге сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Мәктәптә озак еллар җитәкчелек итү дәверендә алдынгы, тәҗрибәле директорлар рәтенә баса. Фәткул Таһирович эшләгән чорда 106 нчы рус-татар мәктәбендә бик күп хуҗалык эшләре башкарыла: мәктәпкә газ, су кертелә, канализация төзелә, спорт мәйданчыгы, мәктәп яны тәҗрибә участогы булдырыла. Фәткул абый хезмәттәге уңышлары өчен күп тапкырлар район, шәһәр мәгариф бүлеге тарафыннан мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. «Халык мәгарифе отличнигы», бик күп орден-медальләр кавалеры, хезмәт ветераны исеменә лаек була.

Без 30 елга якын мәктәбебезне җитәкләгән Фәткул Таһировичның тормыш иптәше Зөһрә апа һәм кызы Лилия белән очрашып сөйләштек, хатирәләрне барладык. Үзе дә 106 нчы мәктәптә лаборант булып эшләгән Зөһрә апаның да безгә әйтер сүзләре, уртаклашыр истәлекләре күп иде.

Һәр мәктәпнең горурлыгы – аның тырыш укучылары. Безнең гимназияне төрле елларда 54 укучы алтын медальгә тәмамлаган. Беренче алтын медаль иясе - 1979 елгы чыгарылыш укучысы - Әгъзәмова Сажидә Мөхәммәтовна була.

1980 нче елларда Дәрвишләр бистәсенә авыллардан татар гаиләләре күчеп килү кимү сәбәпле, 1 нче класска татар балаларын җыю авырлаша. Шундый кыен шартларда якын-тирәдәге бистәләрдәге ата-аналар белән аңлату эшләре алып баралар, укучылар концертлар оештыралар, татар мәктәбе тарихы турында сөйлиләр. Шулай итеп мәктәпкә татар класслары җыялар.

1987 елда мәктәп директоры Вәлиева Наилә Мортазовна була. Ул хезмәт юлын 106 нчы рус-татар мәктәбендә пионервожатый булып башлый, биология укытучысы буларак тәҗрибә туплый. «Илебезгә милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне саклап, милләт өчен хезмәт итүче, ана телен һәм тарихны хөрмәт итүче яшьләр кирәк. Ә бу зур эшне бары тик мәктәптә, татар мәктәбендә генә тормышка ашырырга була,» - дип уйлый һәм бу уен тормышка ашырырга, бу изге эшкә бик теләп алына. Тәвәккәл, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүче, җитди җитәкче үзенең эшен киләчәк буынны лаеклы тәрбияли алырдай укытучылар, хезмәткәрләр коллективы туплаудан башлый. Шулай итеп, 1990-91 нче елда 11 нче татар гимназиясенә нигез салына. Наилә Мортазовна Совет районының гына түгел, бөтен республиканың иң эшлекле, иҗади эзләнә торган директорларының берсе булып җитешә. Оста җитәкченең армый-талмый тырышуы, үз вазыйфасына җаваплы каравы нәтиҗәсендә гимназия ел саен районда төрле чараларда катнаша, бәйгеләрдә җиңеп чыга. 2001 нче чыгарылыш сыйныфы 11 нче татар гимназиясенең беренче карлыгачлары була.

2004 – 2015 елларда гимназияне Закирова Зөһрә Фәйзрахмановна җитәкли. Бу елларда гимназия зур уңышларга ирешә. «Матур мәктәп – 2007» республика конкурсының «Традицияләр мәктәбе» номинациясендә җиңүче була. Яңа инновацион программаларны тормышка ашыручы приоритет милли проект кысаларында 2008 елда 1 млн.сумлык грант ота. Закирова Зөһрә Фәйзрахмановна үзенең көче, вакыты белән хисаплашып тормыйча, гимназияне капиталь төзекләндерүдә зур эш башкара, гимназиядә тиз арада сыйфатлы ремонт башкарылуга ирешә.

Бүгенге көндә гимназия штурвалы артында яшь, өметле, сәләтле директор Ибраһимова Аида Марселевна тора. 2016 нчы елда гимназиядә Аида Марселевна тырышлыгы белән Мәхмүт Хөсәен исемендәге музей ачылды. Ул милли белем һәм тәрбия бирүдә киң кулланыла.

Фронтовик, җырчы-шагыйрь М.Хөсәеннең туган көне уңаеннан гимназиядә «Мин омтылдым шигъри кодрәткә" дип аталган шигырь сөйләүчеләр конкурсы уздыру матур традициягә әйләнде. "Кеше булу - иң зур дәрәҗәм" дигән темага әдәби музыкаль кичә үткәрелде.

Гимназиядә Мәхмүт Хөсәен исемендәге I, II Республика фәнни-гамәли конференция үтте. Конференция «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру, җырчы-шагыйрь, фронтовик Мәхмүт Хөсәеннең һәм башка каһарман шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты үрнәгендә балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү; җырчы-шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү, пропагандалау; җыр сәнгатенә, татар шигъриятенә, матур әдәбиятка кызыксыну уятуга юнәлтелде.

Конференциянең максаты һәм бурычлары: татар әдәбияты, шигърияте, җыр сәнгате, журналистика өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, татар шагыйрьләренең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде.

Конференциядә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең мәктәпкә әзерлек төркеме, гомуми белем бирү оешмаларының I-XI сыйныф укучылары, өстәмә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр, махсус урта һәнәри белем учреждениеләрендә белем алучылар катнашты. Алар республикабызның төрле төбәкләреннән килделәр: Казан шәһәренең Идел буе, Вахитов, Киров, Яңа Савин, Авиатөзелеш, Совет районы һәм Чаллы, Түбән Кама, Балтач, Биектау, Арча, Балык бистәсе, Чистай районнары.

Конференциядә эш 5 юнәлештә алып барылды:

1. «Мин омтылдым шигъри кодрәткә».Мәхмүт Хөсәен шигырьләрен сәнгатьле уку, сәхнәләштерү.

2. «Үткен каләм остасы». М.Хөсәенгә багышланган иҗади эшләр.

3. «Мәхмүт Хөсәен – җырчы-шагыйрь» М.Хөсәен сүзләренә язылган җырларны башкару

4. «Кеше булу – иң зур дәрәҗәм». Мәхмүт Хөсәеннең тормышын һәм иҗатын рәсем сәнгате аша чагылдыру

5. «Җырым белән җиңдем дошманны». Фронтовик шагыйрьләр иҗатына багышланган фәнни-эзләнү эшләре.

Биш юнәлешкә 200 дән артык фәнни һәм иҗади эш килгән иде.

«Мәхмүт Хөсәен – җырчы-шагыйрь» секциясендә чыгыш ясаучылар үзләренең талантлары белән сокландырдылар. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, Россия һәм Татарстан халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ганеева Венера Әхәтовна һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары булу катнашучыларга зур җаваплылык, ә конференциягә бәйрәм рухы өстәде.

«Мин омтылдым шигъри кодрәткә» секциясендә хөкемдар булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Галиев Роберт Тимерханович,Татарстанның атказанган артисты Фазылҗанов Олег Фарукович укучыларның Мәхмүт Хөсәен шигырьләрен сәнгатьле уку, сәхнәләштерүләреннән бик канәгать калдылар. Үзләре дә актерлык осталыгы серләре белән уртаклаштылар.

Конференцияне йомгаклап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, Россия һәм Татарстан халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ганеева Венера Әхәтовна һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары Мәхмүт Хөсәен сүзләренә иҗат ителгән җырлар буенча «Җырларында гомер агышы» дигән мастер-класс күрсәттеләр.

Гимназиядә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ибраһимова Аида Марселевна сәләтле балалар белән эшләү концепциясен булдырды. «Сәләтле бала» максатчан программасы нигезендә күпкырлы эш алып барыла. «Шаян йолдызлар» исемле җыр һәм бию ансамбелендә бик күп балалар осталык мәктәбе уза. Әлеге программа кысаларында укучылар төрле иҗади конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашалар.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 еллык юбилеена шагыйрь сүзләренә язылган җырларны җырладык, мәктәп программасына кертелмәгән шигырьләрен өйрәндек, сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсы да уздырдык. Тукай үрнәгендә иҗат дәрьясында гиздек, үзебез дә шигырьләр иҗат иттек. Иҗат җимешләрен туплап, әдәби альманах чыгардык. Тукай эзләре буйлап «Казанда Тукай эзләре» дигән экскурсия проекты төзедек. Юбилей уңаеннан район, шәһәр күләмендә узган төрле бәйгеләрдә актив катнаштык, уңышларыбыз да бар. Шулай булса да, шагыйрьгә булган олы ихтирам хисләребезне чагылдырып бетерә алмагандай тоелды. Күңел рухи эзләнү халәтендә иде. «Хыял» әдәби-иҗат берләшмәсе утырышларының берсендә Тукай биографиясенә бәйле истәлекләр хакында сөйләштек. Ул яшәгән, булган урыннарга читтән торып сәяхәт иттек.

Тукай һәм халык әдәбияты, Тукай һәм башка әдәбиятлар, шагыйрьнең әдәбият һәм шигърият хакындагы хезмәтләре, тәнкыйть һәм тәнкыйтьчеләр, цензурага мөнәсәбәте хакында фикер алыштык. Нәни Апуш язмышының никадәр аянычлы булуы, аның язмышын язуда бик күпләрнең катнашуы турында сөйләштек. Шушы түгәрәк өстәл артындагы әңгәмәләргә нигезләнеп, Тукай язмышына багышлап, аның «Язмыш әлифбасын» язарга тәкъдим иткәч, укучылар бик теләп риза булдылар. Бу китап – күмәк хезмәт җимеше. Без анда Тукай язмышының аеруча мөһим сәхифәләрен чагылдырырга тырыштык. Билгеле, китапның әлифба формасында булуы билгеле бер чикләүләр дә куйды. Хәер, бер китап кысаларында гына бу катлаулы язмышны сурәтләп бетерү мөмкин булмас иде. Максатыбыз да ул түгел. Без бары тик бу бөек шәхеснең тормыш һәм иҗат мизгелләрен күңелебез аша үткәреп, башкаларга да җиткерергә тырыштык.

«Хыял» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Зөләйха Мусиновна, «Туган тел» берләшмәсе җитәкчесе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Шиһабиева Әдилә Халиковна җитәкчелегендә «Тукай әлифбасы» дөнья күрде.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ганеева Венера Әхәтовна һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары белән иҗади хезмәттәшлек үзенең матур нәтиҗәләрен бирә. Алар җыр, моң дөньясына укучыларыбызны да алып керәләр.

Гимназиябез белән бәйле бик күп олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел укытучылар булган. Алар бөтен көчләрен биреп, укучылар күңеленә яхшылык, изгелек, мәрхәмәтлелек орлыклары иңдергәннәр, аларны тормышны аңларга, яратырга өйрәткәннәр! Шушы мәктәптән нинди генә атаклы кешеләр чыкса да, алар, иң беренче чиратта, үзләренең укытучыларына бурычлы. Гимназиянең 65 еллык юбилеен билгеләп үтеп, шул бөек шәхесләрне хәтеребездә яңартык, татар мәктәбе тарихын барладык. Гимназиянең 65 еллык юбилее ул – татар мәктәбенең табышлар һәм югалтулар, ачышлар һәм балкышлар тарихы.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций