Татар гимназиясе эшчәнлегендә инновацион технологияләр куллану

Вахитова Илхания Абзалетдиновна,
Казан шәһәре Киров районы
4нче татар гимназиясе директоры


«Балаларны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр».

Р. Фәхреддин

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды.

Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазыйфасын үтәү өчен яңа буын дәүләт стандартлары кабул ителде.

Яңа буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Республикабыз мәгариф системасының яңарыш чоры башка гамәлләр белән бергә укыту-тәрбия эшен үзгәртү, инновацион технологияләр куллануны да үз эченә ала, алар укыту процессында яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

Гимназиябезнең башлангыч сыйныф укытучылары, яңа стандартка куелган таләпләрне тормышка ашыру өчен, төрле педагогик технологияләр кулланып эшлиләр:

· информацион һәм компьютер технологияләре,

· проблемалы укыту,

· проект эшчәнлеге,

· иҗади үсеш технологиясе .

Уку эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә һәм шәхес тәрбияләүдә заманча информацион һәм компьютер технологияләрен куллану бик отышлы. Моның өчен 4 нче гимназиядә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Гимназиядә һәр кабинет интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, интерактив такта, проектор белән җиһазландырылган. Башлангыч сыйныф укытучылары барысы да компьютер технологиясен өйрәнү курслары узды. Алар дәресләрдә, класстан тыш чараларда компьютер технологиясеннән оста файдаланалар.

Беренче сыйныфларда укытучылар презентацион Роwег Рoint программасында эшләнгән иллюстрацияләр куллана. Математика дәресләрендә укытуны интенсивлаштыру, укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен, тестлар төзиләр. Тестны эшләп бетергәч, компьютер, нәтиҗә ясап, билге куя.

Компьютер программасы мөмкинлекләрен файдаланып, төрле таблицалар төзергә була. Мәсәлән, рус телендә «Сүз төркемнәре» темасын кабатлаганда «Төремкәй» геройлары чакырыла. Төремкәйгә керер алдыннан, һәр герой укучылар ярдәмендә сүз төркемен кабатлый. Мөстәкыйль сүз төркемнәре, бер төремкәйгә җыелып, һәрберсе үз вазыйфасын үти һәм аның таблицасы да төзелә.

Әдәбият дәресләрендә һәр язучының иҗаты белән таныштырганда, укытучының сөйләменә әдипнең тормышы һәм иҗаты турындагы слайдлар, әсәрләре язылган аудио- һәм видеодисклары, укучыларның әзер презентацияләре ярдәмгә килә. Алар уку – укыту процессын бөтенләй башкача төзергә мөмкинлек бирә һәм укучыларда күбрәк кызыксыну уята.

Информацион һәм компьютер технологияләрен иң оста кулланучыларның берсе - Богапова Зөһрә Фәризән кызы. Ул үзенең «Күңелле татар теле» дигән программасы белән республикабызның «Информацион һәм компьютер технологияләрен куллану» бәйгесендә «Иң яхшы блог» номинациясендә, халыкара интернет-проектның «Белем җәүһәрләре» бәйгесендә җиңү яулады.

Яңа технологияләр куллануда проект эшчәнлеге компьютер мөмкинлекләрен файдалануның иң кирәкле ысулларыннан берсе. Мәсәлән, ел саен гимназиябездә «Әйләнә-тирә мохит һәм экология» дигән темага проектлар конкурсы уздырыла. Проект эше барышында балалар интернеттан, китапханәләрдән бик күп материаллар туплый, бик кызыклы материаллар белән таныша. Әзер проект эшләре гимназиябез китапханәсенә тапшырыла. Дәресләрдә куллану өчен, алар әзер электрон чыганак булып тора.

4нче сыйныф укытучылары проблемалы укыту технологиясен яратып куллана. Укучылар белән берлектә проблемалы ситуациянең хәл ителү юлларын эзләү процессы укучыларның иҗади эшчәнлеген арттыра. Укытучы укучыларны каршылыклы күренеш белән таныштыра, аны чишү юлын табарга тәкъдим итә. Бер күренешкә төрлечә якын килү юллары билгеләнә, сораулар куела, проблемалы биремнәр бирелә. Проблеманы чишү барышында, укучылар яңа белемнәрне үзләштерә, мәгълүмат ала. Проблема тудыруның түбәндәге алымнары кулланыла:

- текст яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштыру;

- дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып, сораулар кую;

- проблемалы максат, бурычлар кую, тел күренешләрен чагыштыру, проблемалы биремнәр билгеләү.

Укытучының бурычы: укыту процессын, укучыларның алган белемнәре үз эзләнүләренең нәтиҗәсе булырлык итеп оештыру. Ләкин бу эзләнүләрне, укучыларның танып-белү активлыгын үстерерлек итеп, дөрес оештыра белергә кирәк.

«Ишеткәнемне онытам, күргәнемне истә калдырам, ә эшләп өйрәнгәнемне үзләштерәм,»- диелә кытай мәкалендә. Бу юллар нәкъ Ә.З. Рәхимовның иҗади үстерелешле укыту технологиясенә туры килә, чөнки мондый дәресләр укучыны җиңәргә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе табарга, фикерен ачык итеп әйтә белергә өйрәтә. 3 нче сыйныфта дәресләр иҗади үсеш технологиясе буенча алып барыла. Бу технологиянең логик фикерләүне, иҗади сәләтне үстерүдәге әһәмияте бик зур. Дәреснең һәр этабында балалар төркемнәрдә эшли, бер-берсе белән фикер алыша, бәхәсләшә, төркемнән кем җавап бирергә тиешлеген үзләре хәл итә, хәтта җавап өчен билгене дә үзе куя. Төркемнәрдә эшләгәндә, төркемнең лидеры булырга тиеш. Менә шунда укучыларның оештыру сәләте формалаша. Лидер һәм укучыларның урыннары дәрес саен алыштырып торыла. Дәрестә һәр укучы берничә тапкыр чыгыш ясый, нәтиҗәдә аларның сөйләм теле үстерелә. Бу технология белән эшләгәндә, «укытучы – укучы» мөнәсәбәтләреннән читкә чыгып, «үзара хезмәттәшлек итүче төркемдә» укыту була. Болай эшләү балаларның сәламәтлеген ныгытуга да зур йогынты ясый. Төркемдә эшләгән баланың гәүдәсе һәрвакыт хәрәкәттә, ул арымый. Бала дәрес материалын бик үк аңлап җитмәсә дә куркып утырмый, нерв киеренкелеге сизми. Үзен иркен тотып эшләгәч, балада курку хисе бетә. Укучы белән укытучы дәрестә конкурентлар түгел, партнерлар булып эшли.

Әлбәттә, дәресне интенсивлаштыруда, аның методик структурасының төрле-төрле булуы һәм укытуда демократик стильдә эш итү, дәрестә әдәп-әхлакны саклап, яхшы эмоциональ фон булдыру да гаять зур роль уйный.

Бала – җанлы, тере рух, үзгәртеп коручы һәм яңаны булдыручы көч. Аны төзергә түгел, ә баетырга, үстерергә, аңда бөек максатлар, инанулар булдырырга, кешеләргә, табигатькә, тормышка мәхәббәт хисләре тәрбияләргә кирәк. Бу - укытучының төп бурычы. Гимназиябезнең укытучылары, шушы юнәлештә эшләп, зур уңышларга ирешә.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций