Үсешкә юл

Арсланова Рәхимә Минвәли кызы.
Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге
20 нче гимназиясе директоры, К.Насыйри премиясе лауреаты.


« Ауропа өчен француз теле никадәр мөһим булса,

Азия өчен дә татар теле шулкадәр әһәмиятле...»

Ф.Энгельс


Бөтен уңайлыклары булган яңа мәктәпләрдән, рейтингы буенча югары баскычта торган, үз имиджын булдырган уку йортларыннан калышмыйча, милли гимназиянең үз йөзен ничек булдырырга, аны ничек конкурентлыкка сәләтле итәргә? Үсешкә алып баручы кыйбланы, юлны ничек табарга?

ХХ гасырның 20 нче елларында америкалы Джон Дьюи нигез салган «проектлар методы» Россиядә гасыр башында ук билгеле булса да, Совет власте елларында әлеге технология үсеш ала алмый, 1931 нче елда бөтенләй тыела. 1990 нчы елларда кире әйләнеп кайткан бу технология « XXI гасыр технологиясе» дигән исем ала. Проект – латин теленнән projectus сүзеннән алынган – алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата.

Федераль дәүләт белем стандартлары да проект технологиясенең актуальлеген ассызыклый.

Фәнни җитәкчеләр белән берлектә предмет кафедралары, укучыларның «Замандаш» үзидарәсе, балаларның фәнни оешмасы, педагогик совет, ата-аналар утырышы тәкъдимнәренә нигезләнеп, гимназиянең өч инновацион эш юнәлеше билгеләнде:

1. Хокук - хәзерге җәмгыятьнең нигезе.

2. Укучыларның граҗданлык позициясен формалаштыруда экологик тәрбиянең әһәмияте.

3.«Мәктәп - музей» проекты кысаларында укучыларның мәдәни компетенцияләрен формалаштыру.

«Хокук - хәзерге җәмгыятьнең нигезе» проекты Россиянең дәүләт хокук университеты (элеккеге Академия) белән берлектә алып барыла. Университетның галим, мөгаллимнәре махсус, факультатив курслар уздыру белән генә чикләнми, гамәли дәресләрне университет базасында үткәреп, гимназиядә кафедра утырышларында катнаша. Югары уку йорты белән үзара хезмәттәшлек гимназия укучыларына киләчәктә һөнәр сайлауга да ярдәм итә.

2013 нче елдан, Россиянең дәүләт хокук университеты җитәкчелегендә гимназиядә «Хокук - хәзерге җәмгыятьнең нигезе» дигән темага укучылар һәм студентлар арасында фәнни-гамәли конференция үткәрелеп, җыентык чыгарыла. Һәр укучы үз хокукын белергә тиеш, шул вакытта гына ул җәмгыятьтә үз урынын таба һәм хокукын яклый ала.

Икенче инновацион проект юнәлеше »Укучыларның граҗданлык позициясен формалаштыруда экологик тәрбиянең әһәмияте» дигән Халыкара «ЮНЕСКО мәктәпләре ассоциациясе» проектында катнашу кысаларында Казан шәһәренең экологик үзәге белән берлектә гамәлгә кертелә. Ел саен Казансу елгасы ярларын, аның янындагы чишмәләрне чистартабыз. 3 нче сыйныф укучылары быел бу чишмәләрне аеруча үз итте. Алар суның чисталыгын тикшереп, Рәсәй күләмендә проект эшен яклап, җиңүгә ирештеләр.

Югарыда күрсәтелгән проект тирә-як мохитне чистарту, саклау, табигый ресурсларны дөрес һәм максатчан куллану, югары экологик культураны булдыруга гына түгел, телебезнең чисталыгына да юнәлтелгән. Халык телендә - « паразит», фән телендә « артык сүзләр» дип билгеләмә алган сөйләм проблемасы бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Укучыларны рус сүзләрен кушмыйча, әдәби телдә язарга, сөйләргә өйрәтү - бу проектта билгеләнгән иң мөһим бурычларыбызның берсе.

Мөгаллимнең төп максаты: укучыларда укуга, уңышка омтылыш уяту, милли гимназия шартларында туган телгә мәхәббәт тәрбияләп, укучының үзаңын үстерү. Гимназиядә өч телне - татар, рус һәм инглиз телләрен белү шарт. Мөгаллимнәребез укыту-тәрбия процессын К. Насыйриның: « Әгәр берәү чит телләр өйрәнергә тели икән, ул иң элек үзенең туган телен, аның грамматикасын камил дәрәҗәдә белергә тиеш», - дигән сүзләрен истә тотып, тагын бер проектны гамәлгә ашыралар.

Гомуми педагогика фәненең бер тармагы булып, музей педагогикасы тора. Бу төшенчә XX гасыр башында Германиядә барлыкка килә. Безнең илдә исә музей педагогикасы дигән төшенчә турында 1970 нче еллар башында телгә алына. Аның нигезендә музейда уздырылган чаралар аша тәрбия бирү ята. »Үткәнен белмәгән халыкның, киләчәге юк» дигән гыйбарә бар. Шул сүзләрне истә тотып, 2013 нче елдан гимназиядә «Мәктәп-музей проекты кысаларында укучыларның мәдәни компетенцияләрен формалаштыру» дигән инновацион юнәлеш тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты: укучы шәхесен күпкырлы музей эшчәнлегенә тартып, иҗади үсешенә мөмкинлекләр, шартлар тудырып, гражданлык, патриотик, әхлак тәрбиясе бирү.

А.Алиш исемендәге әдәби премиягә лаек булган шәхес һәм оешмаларга багышланган »Алиш варислары» музеен ачу, педагогик коллективның укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә һәм Абдулла Алишның, лауреатларның иҗатын өйрәнүдә, пропагандалауда системалы һәм нәтиҗәле эш алып баруы, А.Алишның туган авылындагы музей хезмәткәрләре, Алишның туганнары белән элемтәдә торып, очрашулар үткәрү, һәр ел «Алиш эзләреннән» исемле төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырып, җыентык чыгару, Алиш премиясе бирү тантанасында катнашуның күркәм нәтиҗәсе – 2015 нче елда гимназиягә Абдулла Алиш исеме бирелү булды. Бу, әлбәттә, укытучылар, укучылар, ата-аналар коллективы өчен зур горурлык кына түгел, ә җаваплылык һәм яңа җиңүләргә этәргеч.

Халкыбызның милли бизәкләрен, орнаментларын, чигү үрнәкләрен үз эченә алган «Милли мирас», Бөек Ватан сугышына, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка багышланган «Мәңгелек хәтер», күренекле татар зыялылары яшәгән « Иске татар бистәсе» музейларын ачу - укучыларыбызның, барлык гимназия, ата-аналар коллективының уртак җимеше. Музей педагогикасы укучыларны проект-эзләнү эшләренә, иҗади үсешкә этәрүче, сәләтле балалар белән эшчәнлекнең бер юнәлеше булып тора. Укучыларыбыз бу музейларда кызыклы экскурсияләр, күренекле шәхесләр, язучылар белән очрашулар үткәрә. Музей педагогикасы - тәрбия системасының иң отышлы юнәлешләренең берсе.

Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Бу үзгәртеп корулар укытучыларның эшләрендә дә чагылыш таба: алар һәрвакыт һөнәри осталыкларын күтәрү өстендә эш алып бара, өйрәнә, семинарларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып, заман белән бергә атлый. Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп, уку-укыту сыйфатын үстерүгә күп көч куя, яңа иновацион технологияләр нигезендә системалы эш алып барып, 673 укучыга төпле белем һәм тәрбия бирәләр.

Телләрне яклый һәм саклый торган Законнар, « Татар телен һәм әдәбиятын укыту» концепциясе, 2012 нче елда кабул ителгән « Россия Федерациясенең 2025 нче елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясе» низамнамәсе милли мәктәпләрнең киләчәген өметле итә. Гасырлардан килгән рухи байлык, үткәндәге бай традицияләр сакланганда гына, татар гимназиянең нигезе нык, ышанычлы; киләчәге якты булыр.

Дөнья киңлегенә чыга алырлык, әхлаклы, үз өстендә эшли белә торган, даими рәвештә үсешкә омтылучы, уку йортында алган төпле белемнәрен, күнекмәләрен тормышта дөрес, урынлы куллана белүче, милли үзаңы булган толерант татар зыялыларын тәрбияләү өстендә максатчан эш алып баручы милли гимназия бүгенге көндә яңа үрләр яулап, ныклы адымнар белән якты киләчәккә атлый.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций