Гимназиядә экологик тәрбия бирүне оештыру

Галиева Әлфия Әсгать кызы, Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе директоры
Хәйруллина Нурия Васыйл кызы, Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы
Миннебаева Фәридә Рафаил кызы, Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең химия, биология укытучысы


Экологик белем дөнья hәм Россия җәмәгатьчелеге тарафыннан педагогиканың өстенлекле юнәлеше дип танылган. Аның төп бурычы укучыларда экологик культура күнекмәләре булдырудан гыйбарәт. Әлеге бурычны гамәлгә ашыру мәктәптә укыту-тәрбия эчтәлеген яңадан җентекләп карап чыгуны: мәктәптә укытыла торган традицион фәннәргә экологик юнәлеш бирүне, экология буенча факультатив дәресләр үткәрүне, ата-аналар hәм укытучылар катнашында уздырыла торган класстан тыш чараларда экология мәсьәләләренә әhәмият бирүне таләп итә.

Гимназиябездә «Экологик белем hәм тәрбия программасы» гамәлгә ашырыла. Әлеге программаның максаты: кеше белән табигать бердәмлегендә җәмгыять үсешен тәэмин итәрдәй экологик культура тәрбияләү; табигатькә, кешегә, җәмгыятькә, үзеңә карата җаваплылык формалаштыру.

«Экологик белем hәм тәрбия программасы» үз алдына түбәндәге бурычларны куя:

· табигать hәм кеше арасында үзара мөнәсәбәтләр hәм бәйләнешләр характерын ачып бирүче табигать, иҗтимагый-гуманитар фәннәрдән булган белемне туплау hәм тәртипкә салу;

· экологик кризисның сәбәпләрен, алардан килгән зыян hәм аны бетерү юлларын анализлау;

· укучыларды мохитне саклауга хуҗачыл караш, актив тормыш позициясе тәрбияләү.

Без экологик тәрбия һәм белем нигезендә табигатьне эчке бер сиземләү белән зиһенгә алырга омтылабыз. Бу - эшчәнлегебезнең төп идеясе. Баланың иң нечкә хис-тойгылары белән эш итәргә омтылу табигать белән кеше арасындагы генетик бәйләнешне аңлау мөмкинлеге бирә.

Кешенең табигать белән бәйләнешен тикшергәндә, без проблемалы сораулар куябыз. Шунысы кызганыч, безнең балалар һәр сорауның җавабы барлыгына күнеккән, чөнки мәктәп тә шулай дип өйрәтә. Бу исә аларда «дөньяда инде ачылмаган серләр юк, барысы да мәгълүм» дигән бик үк дөрес булмаган фикер тудыра. Үсмер, проблемалы сорау белән күзгә-күз очрашкач, йөзе балкып китә. Шуңа да без глобаль сорауларга катгый һәм кистереп җавап бирүләрен таләп итмибез. Максатыбыз башка: андый сорауларның барлыгын күрсәтү.

Гимназиябездә экологик белем бирүнең юнәлешләре төрле. Чит тел укытучылары үз дәресләрендә «Тирә-юнебездәге табигать», «Табигатьне саклау - Ватанны саклау», «Экологик проблемалар буенча халыкара конференция» һәм башка темалар өйрәнүне кертте. Моның өчен чит ил матбугатыннан шуларга тәңгәл килердәй тематика буенча текстлар тәрҗемә ителә. Тарих дәресләрендә 19 - 20нче гасырларда булган сугышлар нәтиҗәсендә килеп туган экологик хәлгә төпле анализ ясала. Башлангыч сыйныфлар, математика һәм информатика укытучылары балаларны экологик эчтәлектәге мәсьәләләр чишүгә җәлеп итә. Әдәбият укытучылары исә 5-11 сыйныфларда өйрәнелә торган кеше белән табигать арасындагы үзара бәйләнешле чагылдырган әдәби әсәрләрне өйрәнүгә зур игътибар бирә.

Укучыларыбыз ел саен Н. Лобачевский исемдәге һәм Идел буе экология конференцияләрендә уңышлы чыгыш ясый. Югары уку йортларының биология һәм география факультетларын сайлаучылар, медицина университетына укырга керүчеләр дә шактый.

Гимназиябездә «Кошлар көне», «Җир - уртак йортыбыз» кебек чараларны, «Экологик десант», «Урманнарыбызны саклыйк» акцияләрен уздыру, «Ташландык материалдан яңа әйбер», «Көзге могҗиза»күргәзмәләрен оештыру күркәм гадәткә керде. Яздан алып көзгә кадәр гимназия территориясе шау чәчәккә күмелеп утыра: һәр класс, әти – әниләр белән берлектә, клумбага чәчәкләр утыртуны оештыра.

Гимназия укучылары шәһәр биолого –экологик үзәге үткәргән төрле чараларда да бик теләп катнаша. Башлангыч сыйныф укучылары һәр ел саен көз ахырында кошлар өчен «ашханә» ачалар, бик күп җимлекләр ясап эләләр. Ә язын иң матур һәм дөрес ясалган сыерчык оясына конкурс игълан ителә. Ул оялар гимназия тирәсендәге агачларга эленә.




Экологик темага аңлату эшләре алып баруга да җитди игътибар бирәбез. Ачык һавада экскурсия оештыру - шул эшнең бер төре. КФУ студентлары укучылар өчен Казандагы парк һәм скверлар, башкалабызның яшелләндерү тарихы, агачлар һәм куаклар, аларның шәһәр экосистемасы өчен әһәмияте турында сөйләүче «Казанның яшел бизәге» дигән темага экскурсияләр үткәрә. Моннан тыш, өлкән сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучылары алдында «Туган ягыбыз табигате», «Безнең яктагы кошлар», «Шәһәребез һәм республикабызның экологик проблемалары», «Башкаламның зәңгәр күзләре» дигән темага чыгышлар ясыйлар. 4нче сыйныф укучылары арасында «Туган ягым чишмәләре» дип аталган эзләнү эшләре бәйгесе үткәрелде.

Бу уку елында гимназиядә «Ташларның хикмәтле дөньясы» дип аталган экспозиция булдырылды. Бу экспозициядә тау токымнары, минераллар, кыйммәтле ташлар, шулай ук укучылар үстергән кристаллар тупланган. Бу экспозиция биология, география, әйләнә – тирә дөнья фәне дәресләрен, сыйныфтан соң чаралар үткәрүдә дә ярдәм итә.


Шунысын да искәртик: гимназиябездәге тәрбия системасы экологик белемгә нигезләнгән. Уку-укытуның беренче баскычында «Шәхес һәм табигать дөньясы» моделе гамәлгә ашырыла. Анда түбәндәге бурычларны хәл итәбез:

· әйбернең кадерен белергә өйрәтү, экологик компонентны актуальләштерү;

· дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында «Кече яшьтәге укучылар өчен экология» факультатив курсын сынап карау;

· класстан тыш эшне экологик тәрбиянең эзлекле булуын исәпкә алып үзгәртеп кору;

· ата-аналарны табигатьне саклауга тарту.

Икенче баскычта — «Экологик һәм социаль нигезләр мәктәбе» моделендә — түбәндәге бурычларны хәл итәбез:

· экологияне системалы өйрәнүгә күчү;

· төрле фән дәресләрендә экологик компонентны актуальләштерү;

· интегральләшкән дәресләр уздыру;

· конференцияләр, мәктәп олимпиадалары уздыру юлы белән укучыларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә тарту;

· ата-аналарның һәм балаларның «Мәктәп — сыйныф — экологик почмак» дигән смотр-конкурста катнашуы.

Өченче баскыч «Социаль һәм экологик проектлар мәктәбе» дип атала.

IX — XI сыйныф укчылары социаль проектларны гамәлгә ашыручы «Яшь лидерлар» мәктәбе эшендә катнашу мөмкинлеге ала.

Экологик юнәлештәге эшчәнлегебез кызыклы, күптөрле һәм иҗтимагый әһәмияткә ия: болар — гимназия яны бакчасында агач һәм куаклар, чәчәкләр утырту, агач орлыклары җыю, экологик экспедицияләрдә һәм акцияләрдә катнашу, шәфкатьлелек концертлары һ.б.

Әлбәттә, бу өлкәдәге эшчәнлегебезне камилләштерәсе барлыгын да онытмыйбыз. Моның өчен:

· белгечләр тырышлыгы белән экологиядән методик кулланмалар язарга, дәресләр һәм класстан тыш чаралар үткәрү буенча тәкъдимнәр эшләргә;

· экологик белем бирүнең яңа технологияләрен гамәлгә ашырырга кирәк.



Башлангыч сыйныфларда экологик темага мәсьәләләр

1. Табигый тирәлектә кәгазь 10 елда таркала. Бу полиэтилен таркалу вакытының егерменче өлешен тәшкил итә. Полиэтилен ничә елда таркала?

2. Син ташлап калдырган кәгазь таркалып (череп) бетсен өчен 2 ел, консерв банкасына 45 тапкыр артык вакыт, ә полиэтилен пакетка консерв банкасына караганда 110 елга артык вакыт, пыялагага пакетка караганда 5 тапкыр артык вакыт кирәк икән. Кайсы ничә ел таркала?

3. Бер эре предприятие атмосферага елына 200 т сөрем чыгара. Яңа чистарту җайланмалары куйганнан соң сөрем чыгару 20 тапкыр кими. Хәзер һавага күпме сөрем чыга?»

4. Салкын кышта урманда барлык кошларның 9/10 өлеше һәлак булырга мөмкин. Әгәр урманда 3400 кош булса, калганнарының саны күпме?

5. Торна филинга караганда 10 елга азрак, ә сыерчык филиннан 10 елга озаграк яши. Торнаның гомер озынлыгы сыерчыкныкыннан ничә елга кыскарак?

6. Кәрлә тургайның массасы 1 килограммның 1/200 өлешен тәшкил итә. Кәрлә тургайның массасы күпме?

7. Кырмыскалар – урманның иң тырыш санитарлары.Алар минут саен кырмыска оясына 2 дистә бөҗәк алып кайтсалар, 1 сәгатькә ничә бөҗәк алып кайтырлар?

8. Планетабыздагы 250 000 төр үсемлекнең 1/10 өлеше юкка чыгу чигендә тора. Ничә төр үсемлек юкка чыгарга мөмкин?

9. Юкә 200 ел, а имән – 600 ел яши. Имән юкәгә караганда ничә тапкыр озаграк яши? Имән юкәгә караганда ничә елга озаграк яши?

10. Бер гектар урман ел саен 28 т кислород бүлеп чыгара, ел саен

12000 000 га урман киселә. Бер ел эчендә планетабыз ничә тонна кислород ала алмый кала?

11. Өрәңге бер елга 2кг 100 г кислород, ә карама өрәңгедән 7 тапкыр күбрәк кислород бүлеп чыгара. Карама бер елга күпме кислород бүлеп чыгара?

12. 60 кг макулатура 1 каенны киселүдән саклый. 300 кг макулатура ничә каенны киселүдән саклый?



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций