Икетеллелек мохитендә милли мәгариф белән идарә итү

Яковлева Винера Алексеевна,
Казан шәһәре Совет районы
161 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбе директоры


«Милләтегезгә хезмәт итүне бәхет дип санагыз». Бу гажәеп тирән фикерне күренекле галим һәм мәгърифәтче Риза Фәхретдинов әйтеп калдырган. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законы кабул ителеп, гамәлгә кертә башлаган чордан бүгенге көнгә кадәр милли мәгариф зур үсеш юлы үтте.

Туган телебезнең һәм милләтебезнең язмышы, киләчәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә хәл ителә. Барлык фәннәр дә рус телендә укытылган, аралашу рус телендә булган рус-татар мәктәбе шартларында ничек милли белем, тәрбия бирергә, дәүләт законнарын гамәлгә ашырырга?

1994 нче елда Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә рус, рус-татар мәктәпләренә милли белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары штаты кертелү кайбер мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирде.

Рус мәктәбе шартларында милли мәгариф мәсьәләләре буенча директор урынбасарының вазыйфалары шактый күпкырлы һәм үзенчәлекле.

Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, директор урынбасары эшчәнлеген түбәндәге юнәлешләргә бүләр идем:

- Норматив-хокукый документлар белән эшләү;

- Кадрлар белән эш;

- Татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирүне тәэмин итү;

- Тәрбия эше;

- Мәктәптә икетеллелекне үстерү.

Милли мәгариф мәсьәләләре буенча директор урынбасарынын эшчәнлеге нидән гыйбарәт соң?

1. Республиканың, дәүләтебезнең мәгариф, милли мәгариф өлкәсендәге Законнарын, милли мәгариф мәсьәләренә кагылышлы башка норматив документларны, хөкүмәт карарларын белә, аларның мәктәп күләмендә гамәлгә ашырылуын контрольдә тота.

2. Агымдагы елда һәм киләчәктә татар, тәрбия сыйныфларын ачуда катнаша, төркемнәрне туплауны, мәктәптә икетеллелекне үстерүне оештыра;

3. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсенең, татар һәм тәрбия сыйныфларында эшләүче сыйныф җитәкчеләренең, предмет укытучыларының, тарих укытучыларының (Татарстан тарихы) методик эшен планлаштыра һәм оештыра. Бу юнәлештә кирәкле булган укыту-методик документацияне алып бара.

4. Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программаларын төзү белән җитәкчелек итә, аларга кирәкле төзәтмәләр кертүдә катнаша, укыту программасының гамәли үтәлешен, белемнең сыйфатын контрольдә тота.

5. Үзе җитәкләгән юнәлештәге педагогик кадрларны эшкә кабул итүдә һәм аларга сәгатьләр булүдә катнаша. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, татар һәм тәрбия сыйныфларында эшләүче сыйныф җитәкчеләренең, предмет укытучыларының, тарих укытучысының (Татарстан тарихы) һөнәри һәм квалификацион осталыкларын үстерүдә катнаша. Милли мәгариф буенча алдынгы педагогик тәжрибәне өйрәнә, аны таратуны оештыра. Уку-укыту эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкьдимнәр кертә.

6. Иҗтимагый-хөкүмәт органнары, газета, радио, телевидение, музейлар белән милли мәгариф мәсьәләләре буенча элемтә урнаштыра.

7. Милли мәгариф мәсьәләләре буенча укучылар, ата-аналар арасында консультацион-аңлату эшләре алып бара.

8. Яңа дәүләт стандартлары кысаларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыра һәм контрольдә тота.

9. Милли мәгариф өлкәсендә сәләтле балаларны барлауны оештыра, аларны үстерү юнәлешендә эшли, шартлар тудыра.

Казан шәһәрендә милли мәгариф мәсьәләләре буенча директор урынбасарлары нигездә шушы юнәлешләрдэ эшли.

Ләкин һәр мәктәпнең, һәр җитәкченең үз юлы, үз стиле, үз традицияләре бар. Бүгенге көн җитәкчесе – яңача фикерләү рәвешенә ия булган, мәктәпнең үсешен гомуми күзалларга сәләтле шәхес. Һәр җитәкче үзе җитәкләгән коллектив, мәктәп өчен, шул исәптән милли мәгарифне үстерү өчен шартларны үзе тудыра.

Рус-татар мәктәбе шартларында директор итеп билгеләнгәч, милли мәгарифне үстерүне иң әһәмиятле бурычларның берсе итеп куйдым. Алты ел эчендә системалы эшнең нәтиҗәләре күренә дип уйлыйм. Милли мәгарифне үстерү өчен мәктәптә уңай шартлар тудырылды: бер рекреациягә тупланган заманча 4 татар теле кабинеты, музыка кабинеты, кече зал, татар һәм тәрбия сыйныфлары өчен иң күркәм укыту кабинетлары, техник чаралар белән тәэмин итү һ.б.

Кадрлар мәсьәләсенә дә тиешле игътибар бирелә: тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән беррәттән методик яшь белгечлэр эшли. Һөнәри осталык конкурслары, грантларда катнашуның уңай нәтиҗәләре бар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары «Укытучы-мастер» грантына, «Безнен яңа укытучы» грантына лаек булдылар, «Ел укытучысы» бэйгесендэ призлы урыннар яулап алдылар. Рус балаларын чит тел методикасын кулланып укытуга нигезләнгән республика экспериментында бик теләп катнашабыз, аның өчен шартлар тудырыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары коллективта ихтирамга лаеклы хезмәткәрләр, тотрыклы урын алып торалар: педсовет, методсоветларда ачык дәрес, чаралар үткәрәләр, алдынгы эш тәжрибәләрен төрле семинар, конференцияләрдә күрсәтәләр. Иң нәтиҗәле эшләүче укытучылар, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучылар ел ахырында Зур Жыенда билгеләп үтелә.

Рус мохите шартларында иң әһәмиятлесе –аралашу, милли тәрбия өчен шартлар тудыру. Бу максаттан чыгып, башлангыч сыйныфларда А литеры астында 4 татар сыйныфы (1А,2А,3А,4А), 1-9 сыйныфларда В литеры астында 9 тәрбия сыйныфы ачылды. Аларны берләштерү өчен «Без бергә» исемле проект булдырдык. Татар телендә үткәрелә торган һәр чарага бөтен татар, тәрбия сыйныфы укучылары, татар төркемнәре чакырыла (төрле очрашулар, концертлар, бәйгеләр). Чара башында һәр сыйныф үзенең девизын һәм речевкасын әйтә, ә гомуми девиз - «Татарча бел - бу текә!».

Декабрь , апрель айларында Зур концерт үткәрелә. Анда яртыеллыкка йомгак ясала, һәр сыйныф сәхнәдә чыгыш ясый. Бу чара - мәктәптә бик популяр. Анда ата-аналар, укытучылар, башка хезмәткәрләр актив катнашалар.

Мәктәптә Белем көне, Өлкэннәр көне, Әнилэр көне, Туган телләр көне, 8 март бәйрәме, Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм башка чаралар ике телдә алып барыла. Г. Тукайның туган көнендә «Татарча сөйләшәбез» акциясе уздырыла, көн дәвамында тәнәфесләрдә татарча музыка , җырлар яңгырый, бердәм сыйныф сәгатьләре үтә.

2016-2017 нче уку елында милли мәгариф юнәлешләре буенча район-шәһәр-республика күләмендәге иҗади бәйгеләрдә 14 призлы урын, фәнни-гамәли конференцияләрдә 6 призлы урын яулап алынды. Югарыда әйтеп кителгән чаралар мәктәптә икетеллеклекне тормышка ашыру өчен шартлар тудыра.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2017.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций