Туган (татар) тел дәресләрендә экологик тәрбия бирү

Фатыхова Эльмира Расих кызы,
туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы,
“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
85 нче урта гомуми белем мәктәбе”
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе,
Казан шәһәре Яңа Савин районы


Кеше - табигатьнең бер кисәге, бер өлеше. Кешедән башка табигать яшәвен дәвам итсә дә, табигатьтән башка кеше яши алмый. Сулау өчен һаваны, туклану өчен азыкны, яшәү өчен торакны кешегә табигать бирә. Борынгы заманнардан ук кешеләр киләчәк буыннар өчен җирнең экологик торышы турында кайгыртканнар, экологик куркыныч янавын алдан күрә белгәннәр.

Нәрсә соң ул экология, экологик куркыныч?

Экология – тере организмнарның әйләнә-тирәлек белән үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнә торган фән. Бу төшенчәне 1866 елда немец биологы Э. Геккель кертә.

XXI гасырда кешелекнең табигатьне, җирне кадерсезләве, әйләнә-тирә мохитне пычратуы, вәхшиләрчә мөнәсәбәте нәтиҗәсендә җир, су, һава тормыш-көнкүреш калдыклары, агулы химикатлар белән пычранды, үсемлек һәм хайваннарның шактый төрләре юкка чыкты. Шуңа күрә хәзерге көндә планетабызда табигатьне саклау, экологик проблемаларны чишү, экологик катастрофа куркынычын бетерү кискен дәрәҗәгә җитте. Дөнья күләмендә табигатьне саклауга бәйле карарлар кабул ителсә дә, юкка чыга барган табигать байлыкларын “Кызыл китап”ка кертү, тыюлыклар, табигать һәйкәлләре булдыру һәм башка чаралар оештырылса да, табигатьне саклау иң мөһим проблема булып кала. Шул сәбәпле киләчәк буынга экология төшенчәсен аңлату, туган якны ярату, туган илгә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм формалаштыру белем бирү системасы, мәктәп, укытучылар өчен иң төп максатларның берсе булып тора. Әйләнә-тирә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен, укучыларга табигатьне саклау буенча ныклы белемнәр бирергә һәм тирә-як табигатькә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга кирәк. Аларны тормышка ашыру өчен, мәктәпләрдә нәтиҗәле алымнар һәм методлар кулланып, эзлекле эшләр алып барыла. Экологик белем һәм тәрбия бирү өчен әйләнә-тирә дөнья, тормыш иминлеге нигезләре, математика, рус теле, туган тел, музыка, сынлы сәнгать дәресләрендә мөмкинлекләр зур.

Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү нигезләрен туган (татар) тел дәресләре мисалында карап үтәсем килә. Туган (татар) тел дәреслекләре экологик темага язылган бөтен материалны колачлый алмый, әлбәттә. Ләкин ул шактый әсәрләр белән таныштыра, экологик темаларга мөрәҗәгать итә. Туган (татар) тел дәресләрендә туган якны ярату, аның табигый байлыкларын саклау турында мәгълүмат тупланган татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм матур әдәбият әсәрләре белән танышу, табигатьтә дәрес-экскурсияләр үткәрү, болын-урманнарны, елга-күлләрне саклау, агач-куакларны тәрбияләү кагыйдәләрен өйрәнү, төрле табигый күренешләргә бәйле бәйрәмнәр үткәрү (Карга боткасы, Нәүрүз, Сөмбелә һ.б.) укучыларга милли, әхлакый тәрбия белән бергә, экологик белем һәм тәрбия бирүне нәтиҗәлерәк итә, дип уйлыйм.

Һәр сыйныфның туган (татар) тел дәреслегендә татар халык авыз иҗаты әсәрләренә урын бирелә. Халыкның тормыш тәҗрибәсе һәм табигатьне өйрәнү нәтиҗәсендә туган мәкаль һәм әйтемнәр экологик белем һәм тәрбия бирү өчен бик гыйбрәтле. Укучылар белән без туган (татар) тел дәресләрендә “Кеше һәм табигать” темасы буенча мәкаль-әйтемнәр җыябыз, мәгънәләрен аңлатабыз. Мәсәлән, “Ашлаган җир аш бирә, ашламаган таш бирә”, “Суның кадере чишмә корыгач беленә”, “Урман үстер, ачлык күрмәссең”, “Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?”, “Яшь агачны сындырма, яшь гомерең өзелер”, ”Сыерчыкларга оя яса, эшең уңар” мәкаль һәм әйтемнәре өйрәтү-киңәш формасын алганнар.

Татар халык авыз иҗаты әсәрләре арасында укучыларда әйләнә-тирә табигатькә сакчыл караш, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатларын тәрбияләүче табигать күренешләренә багышланган табышмаклар: “Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк”, “Ул булса, көн була; ул булмаса, төн була” һ.б.; сынамышлар: “Беренче күк күкрәү көньяктан булса, иген уңар”, “Агач яфрак коймый, кар ятмый” һ.б.; мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек хисләр тәрбияләүче әкиятләр дә шактый күп: “Кем көчлерәк?”, “Шүрәле”, “Су анасы” һ.б. Бу әсәрләрдә халык табигатьне бербөтен тере организм итеп карый, урман, сулыклар, басу-кырларга, андагы җан ияләренә зыян салу кискен гаепләнә.

Матур әдәбият әсәрләренә килгәндә, күп кенә шагыйрьләребез, язучыларыбыз әсәрләре дә табигатьне саклау проблемасын күтәреп чыга. Табигать темасына язылган әсәрләр балаларны табигатьне яратырга, туган җирнең кадерен белергә өйрәтә, аның байлыкларына сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә. Туган (татар) тел дәреслекләрендә зур урын бирелгән шәхесләребез Г.Тукай, А.Алиш, Х.Туфан, Ш.Галиев, Р.Вәлиева һәм башка әдипләребез әсәрләрендә хайваннарны, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, миһербанлы булырга чакыралар, газиз табигатебезнең гүзәллеген исбатлап, кешелек дөньясының экологик һәлакәт каршында торуын искәртәләр. Бу хисләр Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек яшәрме?” шигырендә дә бик ачык тасвирлана:

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

Дүренче сыйныфның туган (татар) тел дәреслегендә язучыбыз Гасыйм Лотфиның табигатьне саклау темасына багышланган “Песнәк белән Әнисә” әсәренә тукталып китик. Бу әсәрне укыганчы, без укучылар белән туган ягыбызда яшәүче кошларның исемнәрен, тормыш итү рәвешләрен, “Кызыл китап”ка кертелгән төрләрен өйрәндек, җимлекләр ясадык. Түбәндә Гасыйм Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясен уку дәресеннән үрнәк тәкъдим итеп китәм.

1. Табышмак әйтү.

Түшләрендә кояш төсе,

Аркасында яз төсе.

Кышын тәрәзәмә килеп:

“Таныйсыңмы?” ди төсле.

Бу нәрсә? (Песнәк)

2. Пазл җыю.

Песнәк рәсеменнән биремнәр ярдәмендә пазл җыю.

1 бирем: Шигырьне сәнгатьле укы.

Кыш көне дә батыр песнәк

Җылы якларга качмый...

Җәен берүзе чистарта

Кырыклап алмагачны.

2 бирем: Мәкальне аңлат.

Кошлар – безнең дусларыбыз.

3 бирем: Кошлар гына булган төркемне билгелә:

а) чыпчык, торна, песнәк;

ә) карлыгач, аккош, сыер;

б) миләш, саескан, үрдәк.

4 бирем: Син нинди кошларны беләсең?

3. Кошлар энциклопедиясеннән песнәк турында фәнни мәгълүмат уку.

Көз ахырында песнәкләр көтү-көтү булып җыелалар. Төрле төстәге матур киемле әллә никадәр песнәк әйтерсең бәйрәмгә әзерләнә. Элекке заманнарда 12 ноябрьне халыкта “Песнәкләр көне” дип йөрткәннәр.

Безнең урманнарда, паркларда җиде төрле песнәк очратырга була: зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы песнәк, ак песнәк, көрән башлы песнәк, бүрекле песнәк.

Барлык песнәкләр дә язын һәм җәен бөҗәкләр белән тукланалар. Көзен һәм кышын орлык ашауга күчәләр.

Кыш көне песнәкләрне ашатырга, җимлекләр ясарга кирәк. Песнәкләрнең иң яраткан ашы – туңмай, ит, сыр.

4. Кошларга ярдәм итү турында әңгәмә.

- Укучылар, сез кошларга ничек ярдәм итәсез?

- Бүген сез кошларга ярдәм итәргә әзерләнеп, җимлекләр ясап килдегез. Чөнки кошлар өчен кыш авыр вакыт, азык кар астында калган. Шуңа күрә кошларга ярдәм кирәк.

Балалар, алга чыгып, җимлекләрен күрсәтәләр, сөйлиләр.

- Кошларга нинди җимнәр бирәсез?

- Укучылар, кошларны сакларга, ярдәм итәргә кирәк. Чөнки кошлар – безнең дусларыбыз!

- Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында укырбыз? (Песнәк турында). Әйе, без бүген Гасыйм Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясен укырбыз.

5. Китап белән эш. Гасыйм Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясен уку (укытучы, укучылар чылбыр рәвешендә). Алдан сорау куела.

- Сез ничек уйлыйсыз, хикәянең исеме буенча һәм китаптагы рәсемгә карап, аның нәрсә турында икәнен белеп буламы? Әнисә нинди кыз?

6. Хикәя буенча фикер алышу.

- Сезгә Әнисә ошадымы? Ни өчен? Сез аның белән дус булыр идегезме? Әгәр син Әнисә булсаң, нишләр идең? Хикәя нәрсәгә өйрәтә?

7. Биремле карточкалар белән эш.

Җөмләләрне “Песнәк белән Әнисә” хикәясе эчтәлеге тәртибендә урнаштыр.

Беркөнне тәрәзәгә песнәк кунды. Кыш көне иде. Песнәк тәрәзәне чукый башлады. ”Песнәкнең ашыйсы килгән”, - диде әнисе. Песнәк Әнисәгә ияләште. Әнисә тәрәзәне ачты һәм бер кисәк май куйды. Песнәк Әнисәгә рәхмәт әйтте.

8. Бу раслаулар дөресме? (Дөрес. Дөрес түгел.)

-Көннәр салкын түгел иде.

-Песнәк ишек янына килде.

-Песнәк тәрәзәне чукый башлады.

-Песнәкнең ашыйсы килә.

-Песнәкнең өйгә керәсе килә.

-Әнисә песнәкне ашатмады.

-Песнәк майны ашап бетерде.

-Песнәк Әнисәдән курыкмады.

-Песнәк Әнисәгә ияләште.

-Песнәк өйгә керә башлады.

9. а) Әгәр песнәк сөйләшә белсә, песнәк белән Әнисә арасында нинди сөйләшү булыр? Диалогны дәвам итегез.

- Исәнме, Әнисә апа!

- Исәнме, песнәгем!

- Әнисә апа, миңа бик салкын!

- ...

ә) Дустың белән сөйләш. Диалогны дәвам итегез.

- Син кошларга ярдәм итәсеңме?

- ...

- Ничек ярдәм итәсең?

- ...

- Син кошларга нәрсә ашатасың?

- ...

10. Сезгә Әнисә ошадымы? Сезгә аның кайсы сыйфатлары ошады?

акыллы – умная

игътибарлы – внимательная

тәрбияле – воспитанная

тәрбиясез

ялкау – ленивая

мәрхәмәтле – милосердная

игелекле – милосердная

Әнисә – яхшы кыз, чөнки ...

Әнисә миңа ошый, чөнки ...

Әнисә кошларны ярата, шуңа күрә ...

Мондый дәресләр укучыларда кошларга мәрхәмәтле караш, табигатьнең матурлыгын тоя һәм аны саклый белү хисләрен тәрбияли.

Гомумән, кешелекнең киләчәге, аның сәламәтлеге, табигатьнең чисталыгы үзебезнең кулларда. Без, укытучылар, укучыларны табигатьнең гүзәллеген күрергә, сөенеп яшәргә өйрәтергә тиешбез. Табигать-анабызны, җир, су, урманнарыбызны саклап, киләчәк буыннарга тапшыру – һәрберебезнең изге бурычы.

Кулланылган әдәбият

1. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. –Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

2. Низамов А.М. Милли мәктәп тәрбия нигезләре.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 т. – Т.3. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1981.


  СИМВОЛЫ - 2026




  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2026


Приглашаем подписываться на МАХ- и ВК-каналы команды Казанского образования:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2026

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика