’уган тел дәресләрендә уку грамоталылыгын үстерү

Насырова Рима Мөхәмәтфарис кызы
169 нчы мәктәпнең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


“Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, иҗтимагый тормышта үз урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”,- дип язган күренекле рус язучысы Лев Николаевич Толстой моннан күп еллар элек. Бүгенге көндә дә бу фикерләр белән килешмичә мөмкин түгел.

Яңача укыту технологиясенең нигезендә укучы белән укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Ә иң мөһиме – укучылар дәреснең һәр этабында логик яки иҗади фикер йөртсен өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу бурычларны туган тел укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң?

Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерүгә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү, укучыларга алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.

Заманча мәктәпнең иң мөһим бурычларыннан берсе – функциональ белемле шәхес формалаштыру.

Функциональ грамоталылык – кешенең тышкы мохит белән мөнәсәбәтләргә керү, тиз җайлашу һәм анда эшләү сәләте.

Уку грамоталылыгы – функциональ грамоталылыкның иң мөһим өлеше. Бу терминны ничек аңларга соң?

Уку грамоталылыгы – кешенең язма текстларны аңлау һәм куллану, алар турында фикерләү, үз максатларына ирешү, белемнәрен һәм мөмкинлекләрен киңәйтү, социаль тормышта катнашу сәләте.

Безнең укучылар укый беләме? Бу сорауга төгәл генә җавап юк. Язылган сүзләрне укый, хәрефләр, иҗекләр, сүзләрне әйтә беләләр.Әмма текстны аңлы рәвештә барысы да укырга булдыра алмый. Чөнки “укый белү” һәм “грамоталы укый белү” – бер үк нәрсә түгел. Уку грамоталылыгының синонимы күп укыганлык яки яхшы уку техникасы түгел, ә укыганны аңлый белү, куллану һәм анализлый алу сәләте.

Уку грамоталылыгы берничә аспекттан тора: йөгерек уку, текстны туры мәгънәдә аңлату, мәгълүмат эзләү, шәхси күренешләрдән гомумиләштерелгән мәгълүматка әверелдерү, төп идея һәм нәтиҗәләрне формалаштыру, текстның эчтәлеге турында уйланулар һәм бәяләү, тексттан тыш мәгълүмат белән чагыштыру. Бу күнекмәләрнең барысы да үзара бәйләнгән. Укучылар грамоталылыгын формалаштыру эше текстның үзенә генә түгел, өстәмә мәгълүмат алу, нәтиҗәләр ясау осталыгына да таяна.

Укучыларның уку грамоталылыгын ничек үстерергә!

Бүгенге көндә уку грамоталылыгы – тормышка әзерлекнең иң мөһим параметрларыннан берсе буларак карала, ә уку грамоталылыгы формалашмыйча, башлангыч һәм урта мәктәптә уңышлы белем алу мөмкин түгел.

Баланың хәтерен, аның фикерләвен үстерүдә китапның роле зур. Башлангыч сыйныфларда укуга кызыксыну, уку теләге китапны аңлап укыганда, танып-белү мотивлары үсеш алган очракта барлыкка килә. Шуна күрә укытучы җитәкчелегендә һәм күзәтчелегендә төрле китапларны укып карап, минималь әдәби үсеш һәм көч туплау, хәтер үсешенә аерым игътибар бирү кирәк. Укчылар активлыгын камилләштерү өчен, кызыксындыру чарасы буларак, китап күргәзмәләре, уку көндәлекләрен алып бару кебек формалардан файдаланырга мөмкин. Ә инде сәнгать әсәрен иҗади яктан кабул итү өчен, телдән сүз, рәсем ясау алымы яхшы нигез булып тора. Аның барышында балалар укыганнарын, образларын һәм картиналарын, текстта сурәтләнгән детальләрне, төс, формаларны гәүдәләндерә.

Текстлар белән эшләгәндә, дәрес укучыга кызыклы да, аңлаешлы да булырга тиеш. Шул исәптән, төрле эш алымнарын кулланырга мөмкин:

• Текстның исеменә игътибар иттерү, ник алай аталган;

• Төп сүзләрне, вакыйгаларны аерып чыгару;

• Ачыктан-ачык бирелгән фактларны табу, тормыштагы мисаллар белән ныгыту;

• Текстны кисәкләргә бүлү”

• Тәкъдим ителгән рәсем һәм иллюстрацияләрнең текстның кайсы өлешен ачу өчен кулланылуын әйтү;

• Текст нигезендә зур булмаган монологик яки диалогик сөйләм төзү;

• Укылган текст эчтәлеге буенча дискуссияләр оештыру.

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда проектлар төзү һәм яклау, электрон презентацияләр төзү һәм аларны тәкъдим итү кебек алымнар да бик отышлы.

Дəрестə уен технологиясен куллану баланың фəн белəн кызыксынуын көчəйтə, мөстəкыйль эшлəргə өйрəтə, ихтыяр көчен арттыра, зирəклеген, тапкырлыгын үстерə. Уеннар укучыны милли менталитет, фəлсəфə, үзаң, əхлак кануннары белəн таныштыруны үз эченə ала. Уеннар сөйлəм осталыгын үстерүдə һəм дөрес итеп сөйлəшергə өйрəтүдə дə зур əһəмияткə ия. Дәресләрдә түбәндәге уеннарны кулланырга мөмкин:

• сөйләм үсеше буенча уеннар һәм күнегүләр;

• башваткычлар төзү;

• сүзле уеннар;

• викториналар үткәрү;

• кроссвордлар чишү;

• текстларны рольләргә бүлеп уку, театральләштерү һәм башка күп төрле уеннар уйлап табарга була.

Љритик фикерләү технологиясе элементларын куллану да укучыларда уку грамоталылыгын формалаштыруның өстенлекле бер алымы булып тора. Фикерләү күнекмәсе укучыларга уку дәверендә генә түгел, алдагы тормышларында да кирәк булачак. Критик фикерләү технологиясе кысаларында түбәндәге алымнарны кулланырга мөмкин:

• “Тукталышлар белән уку” алымы. Төп өлештә текст фрагментларга бүленеп укыла, һәр өзектән соң укучылардан алга таба ни булачагы турында фикер тыңланыла;

• “Сораулык белән эш” алымы. Укытучы укучыларга сораулар тәкъдим итә. Сораулар туры җавап бирерлек итеп тә, уйлану-фикерләүне таләп итәрлек итеп тә куела;

• “Беләм, белдем, белергә телим” алымы. Бу алымны яңа материалны аңлату һәм алынган материалны ныгыту этабында да кулланырга мөмкин. Өч графадан торган таблица бирелә, укучылар үз фикерләрен язалар яки әйтәләр;

• “Почмаклар” алымы. Әсәр геройларына характеристика биргәндә кулланырга була. Сыйныф ике төркемгә бүленә. Беренче төркем уңай сыйфатларны, икенче төркем тискәре сыйфатларны билгели;

• “Иҗади эш язу” алымы. Бу алымны өйрәнелгән теманы ныгыту этабында кулланырга мөмкин. Укучыларга яки әсәрне дәвам итәргә яки үзгәртеп язарга, яки үзләренә әкият, хикәя, шигырь язарга тәкъдим итәргә була. Әлбәттә, мондый эш биргәндә, укучыларның мөмкинлеген, сәләтен күз уңында тотарга кирәк.

Рус төркемнәрендә эшләгәндә, уку аеруча зур урын алып тора, чөнки чит тел өйрәнүдә уку – төп компонент. Ул сүз байлыгын киңәйтергә, контексттан таныш булмаган сүзләрне аңларга, грамматик категорияләрне ныгытырга, сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә булыша. Уку күнекмәләре бик мөһим, чөнки көндәлек тормышта без еш кына язу үрнәкләре белән хәл итәбез.

Рус төркемнәрендә төрле кызыклы күнегүләр эшләү һәм эш алымнарын файдалану уңай нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән:

• тексттан тәкъдим ителгән сорауларга җаваплар табарга;

• раслауның дөреслеген яки ялган икәнен, я раслауның текстта булмаганын ачыкларга;

• җөмләләрне тәртип буенча төзергә;

• текстка туры килә торган җөмләләрне табарга;

• Һәр абзацка яраклы исем табарга;

• текстта төшерелеп калдырылган урынга мәгънәсе буенча туры килгән сүз яки җөмлә язарга;

• таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен контексттан аңларга тырышырга;

• өзекне укырга һәм сөйләргә;

• текстны балалар санына бүлеп, аларга таратып, тиешле тәртиптә җыярга.

Дәресләрдә проблемалы укыту технологиясен куллану да грамоталы укуга өйрәтүдә зур булышлык булып тора.

Мәсәлән: Проблемалы ситуация. Укытучы укучыларга текст тəкъдим итә. Алар иң элек текстны татарчага тəрҗемə итəлəр. Укытучы куйган проблемалы сорауларга җаваплар эзлиләр. Сораулар җиңел, укучыга аңлаешлы, кызыклы булырга тиеш.

Бу технология укучыларның акыл эшчəнлеге активлаштыра. Барлыкка килгəн кыенлыклар укучыларны уйланырга, куелган проблемалы ситуациядəн чыгу юлын эзлəргə мəҗбүр итə, туган кыенлыкны үзенə хəл итəргə өйрəтə, креатив фикерлəргə этəрə.

Туган тел дəреслəрендə проблеманы тирəнтен өйрəнеп хəл итү, нинди дə булса мəсьəлəне чишү юлларын эзлəү, авыр ситуациядəн чыгарга өйрəтү – иң уңышлы технологиялəрдəн санала. Шулай итеп, белем алу барышын нəтиҗəле итү өчен, укучының эшен төрле күнегү һəм биремнəрне мөстəкыйль чишə алырлык итеп оештыру зарур.


  СИМВОЛЫ - 2026




  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2026


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2026

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика