Ситдикова Гөлфия Каюм кызы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
“20нче гимназия “Гармония”
Мәскәү районы, Казан шәһәре
Кем ул минем өчен Туфан Миңнуллин?
Хәзер мәдәнияткә ниндидер
гади бер нәрсә итеп карый башладылар.
Ә бит мәдәният – кешенең яшәү рәвеше,
аның рухы, иманы һәм ышанулары.
Туфан Миңнуллин
Бу сорауга җавапны бер сүз яки җөмлә белән әйтеп булмас. Шунысын төгәл әйтә алам: аның исемен ишетү мине битараф калдырмый. Күңелдә ниндидер якты хисләр, матур күренешләр,туган ил өчен, туган телебез язмышы өчен ышанычлы өметләр уяна. Ил тормышының тотрыксыз чорында (үзгәртеп корулар чоры) милләтнең чын улы, асыл заты булып калган, курыкмыйча үз сүзен әйтә алган, йокымсырап ятучыларны уята белгән бөек шәхес булып күз алдына килә.
Туфан аганы якыннан ук белә идем дип мактана алмыйм, ләкин тормышы, иҗаты, башкарган эш- гамәлләре минем өчен бик якын.
“Казан утлары” журналы битләрендә аның үзе турында язган истәлекләрендә шундый юллар истә калды:”Мин кечкенәдән бик кире, үзсүзле булганмын. Әниемә бик күп кыенлыклар тудырганмын, ләкин тормышымда мондый сыйфатларым миңа күп кенә киртәләрне үтәргә, дөреслек өчен көрәштә җигәргә ярдәм итте”. (Кызганычка каршы, журналның номерын истә калмаган, бәлкем сүзләрен дә төгәл генә бирә алмаганмындыр.)
Туфан аганың тормышы, яшәеше, иҗаты турында сүз алып барганда, Шәүкәт Галиев сүзләре төгәл туры килә дип уйлыйм. “Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!” Туфан ага шулай яшәде дә,минем уйлавымча. Аның милләтебез, туган Татарстаныбыз киләчәге өчен җан атып эшләве, яшәве шуңа дәлил.
Ул иҗат иткән әсәрләрнең эчтәлеге тормышның, кеше характерының бөтен нечкәлекләрен ачып бирә. Аның әсәрләрен укыган саен - укыйсы, бу “җәүһәрләр” буенча куелган спектакльләрне караган саен карыйсы килә. Һәр әсәрдә: драмамы ул, хикәя яки повестьмы кешенең характеры, эчке дөньясы аша тормышның, көн-күренешнең барлык якларын күрсәтеп, һәр укучыны уйланырга мәҗбүр итә. Туфан ага үзе дә әсәрдәге геройлар тормышы белән “яши”, алар белән шатлана, алар белән кайгыра. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: ул аларны чын күңелдән ярата, әсәрләрендәге һәр вакыйганы җаны, йөрәге аша уздыра.
Минем фикремчә,Туфан ага фәлсәфи фикерләүче, бар нәрсәгә дә үз карашы, бәясе бар. Аның бөек әсәрләре уйландыручан, бәхәсле, күбесе нокта белән түгел, ә күп нокталар белән тәмамлана. Әсәрләрнең геройлары аша ул үзе сөйли, үзе сокландыра, үзе моңландыра.
Ул татар халкының этник үзенчәлекләрен ул искиткеч яратып, сокландыргыч итеп сәхнәгә чыгарды, чиксез байлыгыбыз итеп күрсәтте. «Гөргери кияүләре» аша –керәшеннәребезнең, «Йөрәк маем» спектакле аша мишәрләребезнең борынгы гореф-гадәтләрен оста итеп күрсәтте.“Әниләр һәм бәбиләр” драмасында әдәбиятның мәңгелек темаларыннан берсе ана булу бәхете чагыла, һәм бу бәхетнең матурлыгы милли-әхлакый кануннарга барып тоташа, минемчә.
Туфан Миңнуллинның кырык еллык иҗатының нигез ташлары булып торырлык “Нигез ташлары” пьесасы минем күңелемә хуш килә. Төп образ Гарифулла карт сүзләре төп идея буларак яңгырый: ”Әгәренки син өй салырга уйласаң, нигез ташларың таза булсын. Мурып беткән таш өстенә өй салып булмый, өй бүрәнәләре искергәнче үк, кыйшаеп, ишелеп төшә. Ә таза нигез ташы өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була...”
Аның өчен өй - нәсел, үткәннәрнең кадерле, күпмәгънәле символы. Гомерен намуслы итеп үткәргән Гарифулла абзыйның йорт нигезендә дә ныклы, ышанычлы ташлар ятарга тиеш.
Мин үзем авылда туып үскән кеше. Шуңа күрә бу әсәрдә ачылган проблема күңелгә якын. Без сигез бала үстек. Шулардан җидебез туган нигездән очып чыгып киттек. Әти –әни исән вакытта ук нигездә кем дә булса калыр тиеш дип, кечкенә энебезне билгеләделәр. Нигезебез әле дә исән,туган нигезебезгә кайтып йөрибез. Әби - бабаларыбыз да шул нигездә туып үскәннәр. Димәк, Туфан ага әйткәнчә ”нигез ташларыбыз нык”, бу нигезгә һаман яңа өйләр төзелер дигән өмет бар...
Без - укытучылар. Бу язмышны үзебез сайладык. Туфан аганың “Үзебез сайлаган язмыш” драмасы безнең турында. Ничек ул мәктәп тормышы,аның каршылыкларын, андагы “ак” һәм “кара” күренешләрне тормышча дөреслек белән ачып биргән!? Сокланасы гына кала. Минем өчен бу пьесаның исеме -“канатлы” сүзләргә әйләнде. Хезмәттәшләремне (кайчак үземне дә), арып зарланган вакытларда , шушы сүзләрне кулланып юатам.
Минем туган авылыма юл Әлдермеш авылы аша уза (Биектау районы). Төгәл генә әйтә алмыйм,бәлки башка районарда да бардыр андый авыл. Без Туфан аганың Әлмәндәр картын “үзебезнеке” дип йәртәбез. Авылым Әлдермештән ерак түгел. Бу авыл аша узган саен күңелдә шатлык туа. Ни өчен икәне барыбызга да билгеле...
Дөнья классикасы югарылыгындагы «Әлдермештән Әлмәндәр»е турында Туфан ага 2005 нче елның 23 нче сентябрендә “Вакыт һәм Акчалар” ( Время и Деньги) газетасына биргән интервьюда болай ди : “Тормыш һәм үлем - яңа тема түгел. Менә минем “Картым” барлыкка килде. Ул үзенең юморы белән кешеләрне һичшиксез бу дөньядан китү белән “дуслаштыра”.
Күпләр бу пьесаны театрга бирмәскә киңәш иттеләр. “Кем инде ул синең картың? Хезмәт батыры булса,тагын бер хәл..”- диделәр. Шуңа карамастан, мин пьесаны үзгәртеп язмадым.
Минем Картым кешеләргә шатлык өләшә! Бу азмыни!?...”
Бер дә аз түгел! Бу сүзләргә өстәп тагын шуны әйтеп була: спектакль Г.Камал театры сәхнәсеннән 25 ел дәвамында төшмәде. М.Шәймиев Туфан аганың 75 еллык юбилеен билгеләп үткәндә аның “Карты” турында болай диде: “Әлмәндәр карт үзенә татар халкында булган барлык уңай сыйфатларны җыйган.”
2018 нче елда мин милли мәгариф эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. Һәрберебезгә билгеле, татар телен барлык укучыларга өйрәтүне дөрес түгел дип гауга чыкты. Шул вакытта безгә, бигрәк тә рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә эшләүчеләргә, авыр булды. Минем күңелем түрендә, “эх, Туфан ага исән булса, сыенырлык, барып зарыбызны сөйләрлек кеше булыр иде” дигән уйлар йөрде.
Хәзер дә мин рус телендә белем алучы балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Гимназиябездә татар балалары өчен аерым төркемнәр юк, күбесе татар телен дәүләт теле буларак кына өйрәнәләр. Шулай да мин укучылырны халкыбызның күренекле язучылары, шагыйрьләре, драматургларының тормышы һәм иҗаты белән таныштырырга тырышам. Бу бигрәк тә рус телле балалар төркемендә утыручы татар балалары өчен кирәк. Әлбәттә инде өлкәнрәк сыйныфларда рәхәтләнеп Туфан Миңнуллинның иҗатын өйрәнәбез.
Укучылар алдына куелган “Кем ул татар? Татар нинди булырга тиеш ?” дигән сорауларга җавап табар өчен Туфан ага язып калдырган “Татарның әхлакый кодекс”ына мөрәҗәгать итү бик файдалы, минемчә. Аның берничә матдәсенә генә дә күз салу җитә. Нинди тирән мәгънә аларда!
2.Татар кешесе! Кайда яшәвеңә карамастан, халыклар арасында үз урыныңны онытма, үз кадереңне бел. Тарихи традицияләрне, ата - бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтлә, дин-иманыңны сакла.
3.Татар кешесе! Бел! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буенча чарланып, иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә, илаһи төшенчәләр дә, гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган. Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер!
4.Татар кешесе! Горурлан! Син җир йөзендәге барлык халыклар белән дә тыныч һәм тату яши беләсең. Синең өчен барлык халыклар да тигез. Әмма бүтәннәрне хөрмәт иткәндә, үзеңнең дә гадел хөрмәткә лаек икәнлегеңне онытма.
8.Татар кешесе! Тирә-ягыңа кара! Без ата-бабаларыбыздан калган матур һәм бай җирдә яшибез. Үзең яшәгән җирнең кадерен бел, аны киләчәк буыннарга пычранмаган килеш тапшыр.”
Без - татар теле укытучылары – бу юлларны үзебезгә эшебездә девиз итеп алыйк!
Инде хезмәтемнең исеме булган сорауга әйләнеп кайтып, бер җөмлә белән белән җавап биреп карыйм. “Туфан ага минем өчен галәмдә, күк йөзендә янучы якты йолдыз, алга өндәүче якты маяк!” дияр идем.
Үземнең бу язмамны балалар шагыйре, драматургы Рафис Корбанның Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган “Могикан” шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.
...Безгә бүген Туфан, Туфан җитми.
Туфан төшә бүген хәтергә,
Мөнбәрләрдән торып, кирәк чакта,
Туры сүзне ярып әйтергә.
...Тик әйтәсе килә бүген аңа:
“Тыныч йокла, Туфан ага,- дип,-
Синең җанга тынгы бирмәгән хис
Йөрәкләргә безнең кага”, - дип.