Рус телле укучыларда уку грамоталылыгын формалаштыруда эш алымнары

Зарипова Дания Фирдусовна,
учитель родного(татарского)языка и литературы
МБОУ «Школа №85» Ново-Савиновского района г.Казани


Укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә дә өйрәтә алу, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте формалаштыра алу, укытучылардан зур осталык таләп итә. Хәзерге вакытта белем бирү оешмаларында функциональ грамоталылыкны үстерү темасы иң актуаль темаларның берсе дип саныйм.

Функциональ грамоталылык - кешенең әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәтләргә керү, гомер дәвамында алынган белемнәрен куллана белү сәләте. Уку грамоталылыгы - функциональ грамоталылыкның иң мөһим өлеше. Уку грамоталылыгы - ул укыган текстны дөрес аңлау һәм анализлау, фикер йөртә белү, үз фикерләреңне эзлекле һәм аңлаешлы итеп башкаларга җиткерә алу сәләте. Рус төркемнәрендә уку аеруча зур урын алып тора. Чит тел өйрәнүдә уку төп компонент . Уку грамоталылыгын формалаштыруда текст белән эшли белүгә игътибар зур булырга тиеш, чөнки текст уку ул – белем бирү генә түгел, тәрбияви бурычлар үтәүне дә үз эченә ала.

Функциональ грамоталылыкны формалаштырганда мөһим дидактик берәмлек булып текст тора. Нәкъ менә текст белән эшләү лингвистик мәсьәләләрне (Орфографик, грамматик һ.б.) чишүдән тыш, мәгълүмат табу, текстны интерпретацияләргә, бәяләргә өйрәтү кебек күнекмәләрне формалаштырырга мөмкинлек бирә. Белем бирүнең нинди генә предмет өлкәсен алсак та, беренче чиратта, аңлап уку, укылган тексттан кирәкле мәгълүматны аера белү сәләте кирәк.Текст өстендә эш вакытында укучыларда универсаль уку гамәлләре формалаша: танып белү, коммуникатив, регулятив, шәхси.

Функциональ грамоталылыкны үстерү өчен иң нәтиҗәлесе булып төркемнәрдә, парларда эшләү, рольле, эшлекле уеннар, проектлар ысулы тора. Коллектив эшнең, һичшиксез, өстенлекләре бар: сөйләм күнекмәләре актив формалаша, коллектив үзара эш итү ситуациясе барлыкка килә. Әгәр дә без төркемнәрдә һәр дәрестә эшләмибез икән, парларда эшләү һәр дәрестә диярлек башкарыла ала һәм куелган бурычка карап төрле вакытны ала.

Укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән педагогик технологияләр: коммуникатив, уен, интерактив, мәгълүмати – информацион, критик фикерләү технологияләре.

Критик фикерләү технологиясе элементларын куллану, укучыларда уку грамоталылыгын формалаштыруның өстенлекле бер алымы булып тора. Фикерләү күнекмәсе укучыларга уку дәверендә генә түгел, алдагы тормышларында кирәк булачак (килеп туган мәсьәләне дөрес чишү юлларын табу, күпсанлы мәгълүмат белән эшләү, анализлау). Укучылар мәгълүмат белән эшләргә, тулы һәм өлешчә анализ ясарга, фикерләргә өйрәнә.

Критик фикерләү технлогиясе кысаларында түбәндәге алымнарны кулланырга мөмкин:

– “Тукталышлар белән уку”алымы. Дәрес башында укучыларга текст исеменнән чыгып сорау куела, укучыларның фикерләре тыңланыла. Төп өлешендә текст фрагментларга бүленеп укыла, һәр өзектән соң укучылардан алга таба ни булачагы турында җаваплар тыңланыла;

– “Сораулык белән эш” алымы. Укучыларның сораулар бирә белү күнекмәсе аларда танып белү һәм коммуникатив уку гамәлләрен формалаштыра. Һәрбер дәресебездә, гомумән, яшәештә без сораулар диңгезендә йөзәбез. Ә без биргән сораулаар укучыларны иҗади фикерләүгә, иҗади хезмәттәшлеккә этәрәме соң? Тормышта туган проблемаларны чишәргә булышамы? Яхшы сорауга җавап бирү һәрвакыт кызыклырак. Критик фикерләү технологиясендә нәкъ менә яхшы, кызыклы сораулар бирергә өйрәтә торган “ Блум ромашкасы” алымы бар. Бу алымны дәреснең рефлекция этабында куллану отышлы.” Блум ромашкасы” – универсаль алым. Аны барлык предметларда, белем бирүнең барлык баскычларында уңышлы кулланырга була.Бу сораулар системасын танылган Америка психологы Бенджамин Блум тәкъдим итә. Ул белем алу эшчәнлегенә нигезләнгән (белем, аңлау, куллану, анализлау, синтезлау һәм билге кую).Алты таҗ, алты сорау тибы.

1. Гади сораулар. Фактларны, информацияне хәбәр итүне сорый. Хәтер эшчәнлегенә ориентлашкан, фактлар һәм вакыйгалар турындагы материалны үзләштерүгә юнәлдерелгән сораулар. Бу нәрсә? Кайда? Кайчан?

2. Ачыклык кертүче сораулар. Бу төр сорауларның максаты – әңгәмәдәшең хәбәр иткән информациянең төгәлллеген тикшерү. Мин Сезне дөрес аңладыммы? Бу алмамы?Алма кызылмы?Тәмлеме? Сусылмы?

3. Интерпретацияле ягъни аңлатмалы сораулар. Бу төр сораулар ни өчен дигән сораудан башланырга тиеш. Укучыларны мондый төр сораулар төзергә яки аларга җавап бирергә этәреп, без яңа идеяләр тудырачакбыз. Аңлатмалы сорауларны башлангыч сыйныф укучылары бик теләп төзиләр, ләкин урта сыйныфлар белән эшләгәндә дә бу сораулар актуальлеген югалтмыйлар. Алма ни өчен кызыл? Ни өчен сусыл? Ни өчен тәмле?

4. Иҗади сораулар. Мондый төр сораулар шартлылык, фараз элементларын күз алдында тота. “Әгәр дә” теркәгече белән башларга тәкъдим ителә. Әгәр дә алма яшел булса, тәмле булырмы?

5. Бәяләүче сораулар. Вакыйларга,күренешләргә.фактларга бәя бирүне таләп итүче сораулар. Алар шәхеснең үз фикерен белдерүне таләп итә. Мин бу алманы бирегә ни өчен алып килдем?

6. Практик сораулар. Теоритик һәм практик белемнәрнең бәйләнеше турындагы сораулар. Алманы ашасаң буламы? Бәлки, алмадан компот ясаргадыр?

Сораулар төзү процессы шактый мавыктыргыч. Дөрес сораулар бирә белү һәр укучыларны да шуңа өйрәтү – педагог өчен кирәкле сыйфат.

– «Беләм, белдем, белергә телим» алымы - үзләштерә торган материалны системалаштырырга һәм структуралаштырырга ярдәм итә торган интерактив алымнарның берсе. Таблицаны тутырганда укучылар таныш мәгълүмат белән яңалыкны үзара чагыштырырга өйрәнәләр.

1.Дәрес башында “Беләм” баганасына укучылар уку мәсьәләсен куяр алдыннан белгәннәрен таблицага язалар.

2.“Белергә телим” баганасында актуальләштерелгән белемнәр нигезендә укучылар яңа темага кагылышлы яңа сораулар формалаштыралар. Бу исә дәреснең уку мәсьәләсе булып тора.

3.“Белдем” баганасын материал белән танышканнан соң, дәрес ахырында, рефлекция этабында бу таблицага кире әйләнеп кайтыла һәм таблица тулысынча тутырыла. Укучы таблица аша дәрестә үзләштерелгән белемнәрнең күләмен чагыштырырга тиеш.

Инсерт ысулы тел һәм әдәбият дәресләрендә текст белән эшләгәндә кулай. Бу ысулны икенче төрле “текстны тамгалау” дип атыйлар. Укучыларны тамга кую билгеләре белән таныштырып чыгарга кирәк, чөнки текстның кырыена тамгалар куеп барырга туры киләчәк.

V (билге) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган мәгълүматны билгели.Ул моны белергә теләвен күрсәтә.

+(плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.

-( минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.

? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели.Ул моны белергә теләвен күрсәтә.

Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән кат-кат укый.

«Почмаклар» алымы. Әсәр геройларына характеристика биргәндә кулланырга ярый. Сыйныф ике төркемгә бүленә. Беренче төркемдәге укучылар, текст эчтәлегеннән һәм тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, геройның уңай сыйфатларына дәлилләр әзерлиләр. Икенче төркем исә, цитаталарга таянып, геройның тискәре сыйфатларын ачыклый;

Гомумән алганда, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру максатында кулланыла торган алымнар бихисап. Шулай итеп, текст яки мәгълүмат белән эшләү уку процессы структурасында мөһим урын алып тора. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш чараларда да текст белән эшләүнең мөмкинлекләре күп. Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: дәресләрдә кулланылган эш алымнары ( карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компютерда эшләү) – барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Иң мөһиме: бүгенге көндә функциональ белемлелек иҗтимагый иминлекнең мөһим индикаторы булып тора, ә укучыларның функциональ грамоталылыгы – белем бирү сыйфатының мөһим күрсәткече.


  СИМВОЛЫ - 2026




  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2026


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2026

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика