Фатыхова Эльмира Расиховна,
Казан шәһәре “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 85 нче урта гомуми белем мәктәбе”
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең
туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы
Татар халкы борынгы заманнардан ук гаиләдә бала тәрбиясенә һәм белем бирүгә җитди караган. Гаиләдә балаларның рухи яктан бай, камил, әхлаклы, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә һәм телләрне үзләштерүдә татар халык уеннарының әһәмияте бик зур. Уен ярдәмендә бала гаилә тормышына әзерләнү күнекмәсе ала, характеры һәм гадәтләре формалаша.
Туган (татар) тел дәресләрендә укучылар татар халык уеннарын бик яратып уйныйлар, алар ярдәмендә халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше белән танышалар, гаилә кыйммәтләрен үзләштерәләр. Бу уеннар укучыларда тапкырлык, зирәклек, өлгерлек, күмәклек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек, ата-анага ихтирамлылык, сабырлык кебек сыйфатларны тәрбияли. Татар халык уеннарын дәресләрдә куллануның әхлакый-тәрбияви асылы гаять зур. Туган (татар) телне өйрәтүдә уен формасын куллану укыту барышын җиңеләйтә, укучылар өчен кызыклырак итә, игътибарлылыкны арттыра, хәтерне үстерә, гаилә кыйммәтләрен аңларга ярдәм итә.
Мин башлангыч сыйныфларда туган (татар) тел дәресләрендә татар телен үзләштерү, әхлак, гаилә кыйммәтләрен формалаштыру өчен татар халык уеннарының төрле-төрле формаларын: фант җыю һәм һөнәр күрсәтү белән бәйле уеннарны; каршы сафларга тезелеп һәм парлашып уйный торган уеннарны; әйлән-бәйлән, түгәрәк уеннарын; санамышлар, такмакларны кулланырга яратам. Уеннарны материалның үзенчәлеге һәм эчтәлегенә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, дәреснең өч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә, яңа тема өйрәнгәндә һәм ныгытканда да кулланырга була.
Күзәтүләремнән күренгәнчә, татар халкының җырлы-биюле уеннарын балалар (бигрәк тә кызлар – булачак әниләр) яратып уйныйлар. Бу төр уеннарда музыка, җыр, такмак хәлиткеч роль уйный, җыр һәм такмакларның эчтәлеген хәрәкәтләр белән күрсәтеп була. Җырлы-сүзле татар халык уеннары белем бирү һәм тәрбияви яктан бик әһәмиятле. Алар балаларны музыкаль авазлар белән хисләндерәләр, күңелләрдә нәфислек тойгысы уяталар, кызлар-малайларны үзара аралашырга өйрәтәләр. Шуның күрә укучыларым җырлы-сүзле уеннарны уйнарга бик яраталар, мәсәлән, “Кәрия-Зәкәрия”, “Әпипә”, “Чияле”, “Чума үрдәк, чума каз” һ.б.
Татар халык иҗатында уен такмаклары да бар. Такмаклар аңлаешлы, күңелле яңгырыйлар, музыканы алмаштыралар. Туган (татар) тел дәресләрендә “Әпипә”, “Әнисә” һ.б. такмакларга бию балаларыбызның күңелен ача, җитезлеккә, зирәклеккә, кыюлыкка өйрәтә, ихтыяр көчен ныгытуга, физик яктан чыныгырга булыша. Мәсәлән,
Алма, алма,
Алма алмаланганда;
Алмаларга рәхәттер лә
Яңгыр тамгалаганда.
“Туган көн” темасын өйрәнгәндә, укучыларым “Ак калач” уенын яратып уйныйлар. Балалар, кулга-кул тотынып, түгәрәккә басалар. Туган көнен бәйрәм итүче бала – уртада. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, аның тирәсендә әйләнәләр, кул хәрәкәтләре башкаралар:
Булатның туган көненә
Без пешердек ак калач.
Менә шулай биек ул,
Менә шулай тәбәнәк,
Менә шулай киңлектә,
Менә шулай тарлыкта.
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне ал да кач!
Бу уенны балалар хәтта гаилә туган көн бәйрәмнәрендә дә яратып уйныйлар.
Дәресләрдә файдаланыла торган “Очты-очты”, “Без-без”, “Авыз, борын, колак” уеннары хәтер, игътибар, рефлекс һәм җитезлекне тәрбиялиләр.
Туган (татар) тел дәресләрендә без яратып уйный торган “Ватык телефон” тибындагы уеннар сүзләр чылбырын төзергә, фикер йөртергә, бер-береңне аңларга өйрәтә. Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы бер укучыга пышылдап кына сүз әйтә. Мәсәлән, күлмәк. Бу сүзне укучы күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга кадәр барып җитә. Һәр укучы сүзне кычкырып әйтә. Сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм аңа «җәза» бирелә. Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау һ.б.
“Күз бәйләш” уены дөм караңгы җирдә үз урыныңны дөрес билгеләү, ориентлашу, адашмый хәрәкәт итү, колак, кул сизгерлеге сәләтен көчәйтә. Аны “Танышу”, “Дуслар белән күңелле” темаларын өйрәнгәндә файдаланам.
Бу уеннарның барысы да көләргә, куанырга, күңел ачарга, бер-береңне ихтирам итәргә һәм иң төбе туган (татар) телне кызыксынып өйрәнергә ярдәм итә. Шулай ук аларга зур тәрбияви мәгънә дә салынган.
Туган (татар) тел дәресләрендә халык санамышлары да белем һәм тәрбия бирүдә, гаилә кыйммәтләрен формалаштыруда бик файдалы эш башкаралар, дип уйлыйм. Санамышлар уенны башлап җибәргәндә, иң гадел юл белән роль һәм уен тәртибен билгеләү өчен кирәк. Санамышларны сан исемнәрен өйрәнгәндә кулланам. Шулай ук уен таләбе нигезендә төрлечә төркемләү, командага бүлү, команда бирү, сигнал, парольләр әйткәндә кулланырга мөмкин. Санамышларда куян, эт, песи, ат кебек табигатьтән алынган аллегорик образлар тасвирлана. Шуның белән алар балаларны табигатькә якынайталар, таныштыралар. Мәсәлән,
Карга, чыпчык,
Син кал, ул чык.
Татар халык уеннарының популяр бер төркеме – драматик уеннарны да туган (татар) тел дәресләрендә укучыларым белән яратып уйныйбыз. Башлангыч сыйныф укучылары үзләре күргән нәрсәләрне драмалаштырырга, уйнап күрсәтергә тырышылар. Көлке сүз, җанлы диалог белән мәзәк вакыйгаларны чагылдырган бу уеннарны диалоглар төзегәндә бик уңышлы файдаланып була. Алар укучыларның сөйләм байлыгын үстерүдә, әхлак тәрбиясе бирүдә, гаиләдә үзара аралашырга өйрәтүдә зур роль уйныйлар.
Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен һәр дәрестә, 15-20 минут узгач, физик һәм музыкаль тәнәфесләр ясау эшнең нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итә. Мондый тәнәфесләрдә без укучыларым белән кул, бармак, гәүдә хәрәкәтләрен эченә алган гимнастик күнегүләрне уен формасында, төрле санамышлар, җыр, такмаклар белән башкарабыз. Уен сүзләре балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерә һәм алардагы сөйләм кимчелекләрен бетерергә ярдәм итә. Физик һәм музыкаль тәнәфесләрдә укучылар татар халык уеннарыннан “Йөзек салыш”, “Миңлебай”, “Орчык тәгәрәтү” уеннарын бик кызыксынып уйныйлар.
Җырлы түгәрәк уеннары, сүзле-хәрәкәтле уеннар уйнаганда, балалар татар сүзләрен тизрәк үзләштерәләр. Алар бу уеннарны дәрес вакытында да, дәрестән тыш та яратып уйныйлар. Физик һәм музыкаль тәнәфесләр, татар халык уеннары туган (татар) тел дәресләрен күңелле итеп үткәрергә, балада телгә кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне дә җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, бу уеннар балаларда әхлаклык, күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек, бер-береңне ихтирам итү кебек сыйфатларны тәрбияли.
Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч, тәрбия бирерлек, гаилә кыйммәтләрен формалаштырырлык итеп оештырылуы да мөһим. Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеген дә онытмаска кирәк.
Минем фикеремчә, уен – укытучы өчен балаларны яхшырак аңлау һәм аларга тагын да якынаю, тәрбия бирү, гаилә кыйммәтләрен формалаштыру чарасы. Чөнки нәкъ менә уен вакытында баланың нәрсәгә сәләтле булуы, аның оештыру мөмкинлекләре яхшырак күренә, холкы, гадәтләре күбрәк ачыла. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балалар да активлаша. Уен барышында, аның кагыйдәләрен үтәп, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, кешелеклелек кебек, киләчәктә гаилә кору өчен кирәк булган матур сыйфатлар формалаша.
Йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: татар халык уеннары укучылар өчен туган (татар) телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыра, лексикасын үзләштерүгә нык ярдәм итә, әхлак сыйфатларын, гаилә кыйммәтләрен формалаштыра.