Ата-аналар белән чара конспекты

Гарифуллина Гулия Рафис кызы тәрбияче
МБМБУ “115 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”


Хәерле көннәр, хөрмәтле әниләр, жюри әгъзалары. Мин Гарифуллина Гулия Рафисовна. Үземнең чыгышымны берничә сораудан башлап җибәрәсем килә. Туган телне саклауда гаиләнең роле нинди? Сез ничек уйлыйсыз?

1. Туган телне һәм милли гореф-гадәтләрне саклауда гаиләнең роле нинди?

Әйе әлбәттә, татар телен һәм милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана. Бу процесста гаиләнең төп бурычы – балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт, кызыксыну тәрбияләү. Әлбәттә, бу эштә әти-әниләр үзләре үрнәк булырга тиеш. Бит юкка гына “балалар - әти-әниләренең көзгесе” дип әйтмиләр. Әгәр дә гаиләдә татарча аралашалар икән, димәк, балалар да бу телдә горурлык белән сөйләшәчәк, киләчәктә үз балаларына да үрнәк булачак.

2. Икенче әңгәмәбезнең темасы “гаиләдә традицияләр, гореф-гадәтләр кирәкме?”

Дөрес әйтәсез. Гаилә һәм гаилә традицияләре-балаларны тәрбиялә нигезе ул. Чөнки нәкъ менә гаиләдә бала кешеләр белән аралашуның беренче тәҗрибәсен үзләштерә, кеше мөнәсәбәтләренең күпкырлылыгын аңлый, рухи, әхлакый, акыл һәм физик яктан үсә. Һәр йортның, гаиләнең, нәселнең билгеле бер кагыйдәләре һәм гадәтләре бар.

3. Гаиләдә традицияларны, гореф гадәтләрне саклау нәрсә бирә, нәрсәгә китерә?

Әйе, гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре җәмгыять белән яхшы аралашырга ярдәм итә, гаиләне берләштерә, туганлык бәйләнешләрен ныгыта, үзара аңлашуны яхшырта. Гаилә тәрбиясе традицияләре булган гаиләдә балалар ата-аналарның фикеренә колак сала, ә ата-аналар балаларының проблемаларына игътибар бирә һәм аларны хәл итәргә булыша.

4. Балаларның туган телгә мәхәббәт һәм кызыксынуын кайда һәм кемнәр уятырга тиеш ?

Тест.

Үсеп килүче яшь буынны илебезнең лаеклы кешеләре итеп тәрбияләүдә балалар бакчаларының роле гаять зур. Милләтебезне саклау, аның киләчәге булган сабыйларга милли үзаң, рухи-әхлакый һәм физик үсеш башлангычы бирүне максат итеп куйган балалар бакчаларыннан бертуктаусыз эзләнүләр, камиллеккә омтылу таләп ителә. Шуны да истән чыгармаска кирәк: яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Ата-ана – төп тәрбияче. Сезнең алдыгызда кечкенә генә опрос- сораулар бар шуларны укып эшләп алыйк, сезнең фикерегез ничек?

Балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара эшчәнлеге проблемасын билгеләүдә төп идея шуннан гыйбарәт: балаларны тәрбияләүдә төп җаваплылык ата-аналар өстендә, ә без тәрбия эшчәнлегендә булышырга, якларга, юнәлеш бирергә, тулыландырырга тиеш. Баланы тәрбияләү процессының эффектлылыгы аларның килешеп эшләүләреннән тора.

Сез туган нигезне саклап калу өчен гаиләгездә ниләр эшлисез?

1. Әти әниләр белән беренче бердәм эшебез ул безнең проект эше. Анда без балалар һәм әти әниләр белән татар халкыбызның гореф гадәтләре, уеннары, бәйрәмнәре белән таныштырабыз. Нәселебез белән таныштырабыз. Һәр бала үзенен нәселе белән таныша, шәҗәрә ясый. Төркемдә менә шундый зур агачка һәр бала үзенен гаиләсен ябыштырды, гел шуна карап бер берсенең нәселе белән таныша.

Бүгенге очрашуның истәлеге һәм ярдәме булыр дип бу буклетларны сезгә әзерләдем. Бу сезгә кечкенә ярдәм булып торыр. Балаларның татар теленә кызыксыну уятырга.

2.Хәзер безнең әти әниләр белән балаларның сөйләм телләрен үстерү өстендә эшнең икенче юнәлеше белән бүлешәсем килә.. Балалар белән үткән темалар, бәйрәмнәр, уеннар исләрендә яхшырак, ныграк калсын өчен без әти әниләр белән күмәк эшләр эшлибез. Шуларның берсе икт технологияләрен кулланып, балаларның яшенә карап һәм сәламәтлегенә зыян килми торган итеп уеннар уйлап табабыз. Уеннарны төрле темага ясап була. Программада уеннарны ясыйбыз һәм әти әниләргә җибәрәбез, балалар белән алар 1-2 минут эчендә кабатлап эшләп куялар. Хәзер игътибарыгызны экранга юнәлтүегезне сорыйм. Бу ысулны ничек кулланганны карап китегез. Хәзер замана балаларына бу уеннар бик кызыклы, белемнәрен ныгытырга бик җайлы уеннар. (Экранда видео әни бала белән шөгыльләнгән).

Бүгенге очрашуның истәлеге һәм ярдәме булыр дип бу буклетларны сезгә әзерләдем. Бу сезгә кечкенә ярдәм булып торыр. Балаларның татар теленә кызыксыну уятырга.

Хөрмәтле әниләр! Үзебезнең телебезне, динебезне, кыйблабызны саклайк! Дөнья мәшәкәтләре артыннан куып, үзебезнең балаларны онытып җибәрмик. Балалар – безнең киләчәгебез. “Ни чәчсәң – шуны урырсың”, - дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар. Балаларыбызны мәрхәмәтле булырга, әдәплелеккә, тыйнаклылыкка туган телебез аша өйрәтсәк, картлыгыбызны матур, тыныч каршылый алуыбызга иманым камил.


   В номере

  СИМВОЛЫ - 2025


к

  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2024


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2025

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика