Фатыхова Эльмира Расих кызы,
туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы,
Казан шәһәре Яңа Савин районының
“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
85 нче урта гомуми белем мәктәбе”
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе,
победитель в номинации "Эзләнүчән укытучы"
муниципального тура Всероссийского конкурса
"Мастер-класс", 2012 г.
Җиргә алтын-сары яфраклар коела... Күктән мамыктай кар бөртекләре ява... Табигать яшеллеккә күмелә... Ә мин һәрвакыт мәктәбемә ашыгам. Шулай ел артыннан ел үтә. Менә 30 ел буе балалар укытам икән инде. Минемчә, укытучы беркайчан да картаймый, һаман укучылары кебек бала булып кала. Кечкенәләр белән сабый булып бетсәм, үсмерләр янында яшьлегемә кайтам.
...Әле кичә генә беренче дәресемне бирдем кебек. Уйлый китсәң, шактый вакыт үткән икән. Ничә мәртәбә барысын да ташлыйммы икән әллә дигән уйлар килгәне булды. Ул кочак-кочак дәфтәрләр, җыелыш артыннан педсоветлар, берсе артыннан берсе өстәлеп торган бетмәс төкәнмәс эшләр, даими тикшерүләр, тәртипсез, тыңлаусыз малайлар, таләпчән әти-әниләр...
Тик җәйге каникулларда җиңә алмас тоелган кыенлыклар онытыла, “усал” укучылар, сыйныфың төшеңә кереп йөдәтә. Һәм яңадан ашкынып, рухланып яңа уку елына әзерләнә башлыйсың.
Менә – үз сыйныфым, укучыларым. Самими карашлары миңа төбәлгән. Һәр әйткәнеңне сеңдереп алырга гына торалар. Күңелләренә шәфкатьлелек орлыклары гына чәчә алсам ярар иде. Мин укучыларымның туган телебезне яратуларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итүләрен телим. Моны буш урында гына, коры сүзләр белән генә эшләп булмауны бик яхшы аңлыйм.
Бүгенге көн таләбе катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.
Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирәдәге чынбарлыкка, дөньядага төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеннән белем алырга өйрәтү. Чыннан да, тәрбияле ир бала, тәрбияле кыз бала гына тәрбияле ата һәм тәрбияле ана була ала, ә тәрбияле ата-ана тәрбияле әби, бабай була. Әби-бабайлар тәрбияле булганда гына, оныклар да тәрбияле була. Әгәр шушы буыннар чылбыры өзелми икән, әдәп-әхлагыбыз да, дин-иманыбыз да, гореф-гадәтләребез дә, телебез дә сакланачак һәм үсәчәк. Минем бурычым – шушы хакыйкатьне укучыларыма җиткерү.
Замана белән бергә атлаганда гына, укучы күңеленә ачкыч табып була. Балаларның тел гыйлемен, матур әдәбиятны кызыксынып өйрәнүләренә ирешү өчен, нык эзләнергә кирәк. Дөрес, иҗади үсеш, индивидуаль якын килү, блоклы-модульле укыту технологияләре, милли-төбәк компонентына нигезләнү, интерактив такта ярдәмендә яңача төзелгән дәресләр укучыларда кызыксынучанлыкны тагын да арттыра. Ләкин дәресне тормыш белән бәйләгәндә генә ул хәтергә нык сеңеп кала.
Бала күңеленә бик саклык белән ачылырга, үзен шәхес итеп тоярга ярдәм итәргә кирәк. Бала – үз мәнфәгатьләрен яклаучы, ялгышырга һәм килешмәскә хокуклы шәхес. Укучыларга үз-үзләрен эзләргә, табарга ярдәм итүне эшемнең максаты дип саныйм.
... Җиргә алтын-сары яфраклар коела... Күктән мамыктай кар бөртекләре ява... Табигать яшеллеккә күмелә... Ә мин һәрвакыттагыча мәктәбемә ашыгам