Туган тел дәресләрендә эш битләрен кулланып, укучыларның сөйләм телен үстерү

Хәбибрахманова Минзилә Мударисовна,
Казан шәһәре Идел буе районы 21 нче гимназиясенең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Без заманча технологияләр алга киткән заманда яшибез. Шуңа күрә бүгенге укытучы заманча укыту методикасын яхшы белергә, яңа технологияләр белән коралланган, тирән белемле, киң эрудицияле булырга тиеш.

Бүген педагогларга укыту алымнарын, ысулларын, чараларын мөтәкыйль сайлау мөмкинлеге бирелә. Куелган максатларга ирешүдә укытучының үз эшен оптимальләштерү өчен төзегән дидактик һәм күрсәтмә материаллары мөһим чара булып тора (презентация, рәсемнәр, уенчыклар һ.б).

Сөйләм осталыгын үстерүдә, камилләштерүдә заманча чара үрнәге буларак эш битләренә (Worksheets) тукталасым килә Дистанцион укуга күчү очракларын да исәпкә алсак, эш битләре бик уңышлы алым булып тора. Татар теле дәресләрендә эш битләре белән системалы эшләү укучыларның сөйләм телен үстерергә ярдәм итә.

Эш битләре безгә чит ил УМКларыннан керә. Алар аеруча да инглиз теле дәресләрендә актив кулланыла. Без дә дәресләрдә төрле таратма материалларны кулланабыз, ләкин болар күпчелек әзер текстлар, күнегүләр һәм тест күчермәләре.

Мәктәпләрне интерактив такталар һәм интерактив панельләр белән тәэмин итү

педагогларга визуаль чараларның яңа вариантларын кулланырга мөмкинлек бирә. Әлеге техник җайланмалар ярдәмендә үзеңнең иҗади эшләреңне, инновацион уйлануларыңны гамәлгә ашырырга мөмкин. Мәсәлән, эш битләрен кәгазь форматында да яки интерактив вариантта күрсәтергә була.

Эш битләре ярдәмендә эшне парларда һәм төркемнәрдә башкарырга мөмкин. Укытучы эш битләрен әзерләгәндә укучыларның яшь үзенчәлекләренә, кызыксынуларына, тематикага, проблемаларга, дәреснең максатына, укучыларның белем дәрәҗәсенә, иҗади потенциалына нигезләнеп башкара. Эш битләре өйрәнелгән материалны тиз хәтердә калдырырга, сакларга ярдәм итә.

Бүгенге көндә мәгълүматны визуаль кабул итү киң үсеш ала. Галимнәр шуны исбатлаганнар: кеше телдән бирелгән мәгълүматның якынча 10% гына хәтерли. Ә инде рәсем белән бирелгән очракта бу күрсәткеч 65% җитә. Дәресләрдә эш битләрен куллану педагоглар өчен дәресне эффектлырак итүдә һәм балада укуга мотивация тудыруда уңышлы чара булып тора.

Эш битләре өч төрле була:

- мәгълүмати (яңа материал, өстәмә мәгълүмат, кагыйдәләр һ.б.);

- тестлар (контроль сораулар, биремнәр, БДИ);

- интеграль (мәгълүмат блогы, белемнәрне тикшерү өчен төрле биремнәр, мөстәкыйль эшләр)

Яңа тема өйрәнгәндә интеграль эш битләре нәтиҗәле кулланыла. Аның төзелеше түбәндәгечә:

- үтелгәнне кабатлау өчен материал;

- яңа тема буенча кыска, төгәл мәгълүмат;

- мөстәкыйль эшләү өчен бирем (иҗади бриемнәр һәм күнегүләр; репродуктив һәм продуктив биремнәр);

- дәреснең һәр өлеше буенча йомгаклау эше (нәтиҗәләр, контроль сораулар)

Эш битәрендә шулай ук терәк схемалар, таблицалар, ребуслар, кроссвордлар да булырга мөмкин.

Эш бите укучыларга яңа материалны мөстәкыйль алырга, аңларга һәм үзләштерергә, алынган мәгълүматны эшкәртергә, әлеге мәгълүматка нигезләнеп үз фикерләрен формалаштырырга мөмкинлек бирә; төрле мәгълүмат чыганаклары белән эшли белү, абстракт һәм визуаль фикерләү сәләтен үстерә. ФДБСның төп максаты да укучыны мөстәкыйль белем алырга, эзләнергә өйрәтү.

Мин үз дәресләремдә эш битләрен әлегә башлангыч сыйныфларда кулланам. Мин әле өйрәнү этабында гына. Башлангыч сыйныфлар моны бик ярата. Һәр укучы биремне иҗади якын килеп башкара. Төсле каранлашлар белән эшләү баланы илһамландырып җибәрә. Эш битләрендәге мәгълүмат сөйләгәнгә карганда күбрәк исләрендә кала.

Эш битләрен дәреснең төрле этабында, аеруча белемнәрне беренчел тикшерү, теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү максатыннан ныгыту, өй эше, кабатлау этапларында файдалану отышлы.

Укучыларның сөйләм дәрәҗәсен тикшерү өчен эш битләренә еш мөрәҗәгать итәм. Анда түбәндәге эш төрләре бирелә:

1) терәк сүзләр кулланып, коммуникатив сорауларга җавап бирү (интервью);

2) шул ук терәк сүзләр белән монолог төзү (картина буенча сөйләү).

Мондый эш битләрен белемнәрне тиз генә тикшереп алырга кирәк булганда эшләтәм. Бу телне практикада куллануны яхшырту өчен әйбәт.

Чит телне өйрәнгәндә (бу очракта татар теле) үтелгән материалны кабатлау мөһим роль уйный. Үтелгәнне кабатлап, без укучыларның сүзләрне сөйләмдә куллануларын ныгытабыз, хәтерләрен яхшыртабыз. Бүгенге көндә 1 нче, 2 нче сыйныфлар өчен “Төсләр”, “Антонимнар”, “Саннар”, “Ә” хәрефе”, “Ү” хәрефе”, “Астында, өстендә, алдында, артында сүзләре” кебек эш битләрен яздым.

Шуны әйтергә кирәк эш битләренең матур, кызыклы эшләнүе укучыларның дәрескә булган кызыксынуын арттыра, мәгълүматны кабул итүне җиңеләйтә. Шул ук вакытта дәрескә эш битләрен әзерләүгә күп вакыт сарыф ителә. Татар теленнән әзер эш битләре юк. Кемнекендер алып кына үзеңә яраклаштырып кую мөмкин түгел.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: уку процессында эш битләрен куллану укучыларның уйлау сәләтен активлаштыра, аларның татар телендә аралашу теләген уята, шул рәвешле сөйләм телен үстерергә ярдәм итә.

Алга таба минем максатым эш битләрен Liveworksheets.com сайтында эшләп, укучыларны шул сайтта эшләргә өйрәтү.

1. Интерактивные методы обучения / С.С. Кашлев. – Мн.: Белорусский верасень, 2013. – 196 с. – (Педагогика, обращенная в завтра).

2. Liveworksheets [Электронный ресурс]. – Режим доступа: https://www.liveworksheets.com/. – Дата доступа: 22.11.2021


   В номере

Внедрение обновленных ФГОС НОО и ООО:

ФГОС
Функциональная грамотность

  СИМВОЛЫ - 2022





  KAZANOBR - 2022



  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2022

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика