«Минем хезмәтем …»

Ситдикова Гульфия Каюмовна
руководитель ШМО учителей родного
(татарского ) языка и литературы
МБОУ “Гимназия №20 “Гармония”
Московского района г.Казани
“Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә,
хезмәттән башка кеше үзенең
кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.
Л.Н.Толстой
Агачны яфрак бизәсә,
кешене хезмәт бизи.
Татар халык мәкале.


Белем сыйфатын күтәрү өчен көрәш, фән буенча олимпиадаларны , мониторинг тикшеренүләрне оештыру һәм үткәрүдән торган көндәлек эшкә чумса да, методик берләшмә җитәкчесе - беренче чиратта үзе хезмәт иткән мәктәпнең абруе өчен җавап бирүче кеше ул. Мәктәптә эшләү- барыннан бигрәк аңа хезмәт итү ул. Хезмәт итү оешканлыкны, үзаңны, эшчәнлегеңнең максатын аңлау, кешеләр , коллектив белән һәм коллективта эшли белүне таләп итә. Методик берләшмә җитәкчесе хезмәте уникаль. Ул – укытучы да, остаз да, җитәкче дә, лидер да, психолог та, тәрбияче дә. Аңа яңа горизонтлар ачарга, ачышлар ясарга , шул ук вакытта укытучыларга методик яктан булышырга, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итәргә кирәк. Белеп эшләгәндә алар синең фикердәшләрең, тарафдашларың булырлар.

Әлбәттә, укытуның сыйфатын күтәрү өчен, методик берләшмә җитәкчесе үзенең һөнәре буенча компетентлыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмас өчен, яңа теорияне практикада куллана белү өчен, аңа һәрвакыт белемен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, үстереп торырга кирәк. Бүгенге көн методик берләшмә җитәкчесе - оста идарәче дә, зирәк укытучы сыйфатларын да берләштерүче. Ул конкурсларда да катнаша, ачык дәресләр бирә, педагогик киңәшмәләрдә, МБ утырышларында чыгыш ясый. Гомумән әйткәндә, укытучы эшен эчке яктан белә.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход)юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент-нәтиҗә: шәхси, метапредмет,предмет нәтиҗәләре дип билгеләнә. Менә шуңа күрә, методик берләшмә җитәкчесенә беренче чиратта, үзенең укытучыларын шәхескә ориентлашкан, гуманистик юнәлештә булган, һәр баланың чын мәгънәсендәге уку эшчәнлеген тәэмин итәрдәй алдынгы педагогик технологияләрне уку-укыту процесына кертү турында кайгыртып һәм таләпчән рәвештә укытучылар белән системалы эшли белү мәҗбүри.

20нче гасырның алдынгы педагогы Е.Н.Ильин үзенең “ Укучыга юл” китабында болай дип язган : “ Кайвакыт кеше язмышын кемдер тарафыннан борып җибәрелгән механизм итеп күз алдына китереп була. Шул борып җибәргән “кул”ны һәм “ачкыч”ны табасы иде” . Әйе, үзе дә белеп бетермәгән иҗади мөмкинлекләрен ачу өчен һәр укытучыга да“ачкыч” табарга кирәк. методик берләшмә җитәкчесенә педагогик осталыкның “ сихерле тартма”сын борып җибәрүче “кул” булу бурычы йөкләнгән.

Һәр укытучының шәхси мөмкинлекләрен ачу һәм һөнәри осталыгын үстерү максатыннан безнең мәктәптә педагогик эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча иҗади төркемнәр оештырылган. Шулар арасында: укучыларның фәнни- тикшерү сәләтләрен формалаштыру; «2014-2024 нче елларгаТатарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау,өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” н тормышка ашыру турында мәктәпнең переспектив планы; ел саен үткәрелә торган “Пушкин укулары”, “Тукай көннәре” ; “Татар театры“, “Туган телләр “, ” Без бергә”, “Дуслык таҗы” фестивальләрен оештыру һәм уздыру, “Татар кызы “, “Татар егете” бәйгеләре, “Сәләтле балалар ” һәм “Лидерлык нигезләре” программаларын тормышка ашыру һ.б. Бары тик иҗади команда булганда гына уңышка ирешергә мөмкин.

Тормыш күрсәткәнчә, укытучыга үзенең туплаган тәҗрибәсен уртаклашуның иң отылышлы юлы “Ел укытучысы”бәйгесендә ,” Иң яхшы кабинет” конкурсларында катнашу. Укыту процессына Өченче буын дәүләт укыту стандартлары кертү шартларында, һәр коллективтан, һәр укытучыдан рухи һәм физик сәләмәт, югары эрудицияле, конкурентлыкка сәләтле, укырга теләге булган, бүгенге тормыштан үз урынын таба, максатына ирешә ала торган балалар тәрбияләү өчен төрле гамәли юллар табу сорала.

Бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддинның: “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу, эзләгәнен үзе табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр” – дигән сүзләре бүген дә актуаль булып кала.

Бу гамәлдә методик берләшмә җитәкчесенең роле нәрсәдән гыйбәрәт?

Укытучыларны яңа эш формаларын һәм методларын кулланып эшләүгә, уңышлы алымнарны эзләүгә һәм куллануга юнәлтү, аларга методик ярдәм, киңәшләр бирү.

А.С.Макаренко: “Укытучы һөнәренә ия булган кешене дә һәрвакыт өйрәтергә, укытырга кирәк” – дип язган. Укытучылар белән аралашкач, аларның проблемалары юк түгеллеге ачыклана. Һәр мәктәпнең администрациясе дә укытучыларны һәрдаим күз угында тотарга, аларга остазлар билгеләргә, тиешле ярдәм күрсәтергә бурычлы.

Методик берләшмә җитәкчесе өчен иң мөһим сыйфат ул - коллективны оештыру, педагогик процессны бербөтен итү.

Әгәр методик берләшмә җитәкчесенең идарә итү технологиясе, таләпчәнлек, катгыйлык, төгәллек, лидерлыклык кебек сыйфатлары бар икән, билгеле, уңыш аңа елмаячак.

Мәктәп тере организм кебек, аның белән һәрвакыт идарә итәргә кирәк. Мәктәптә йөзләгән бала язмышы, дистәләгән укытучы тормышы. Һәрберсенең үз проблемасы, үз сүзе. Ничек хәл итәсе, ничек дөрес киңәш бирәсе, алар синнән акыллы, төпле киңәш көтә. Бары тик компетентлы, барлык яктан үсешкә ирешкән, тормыш тәҗрибәсе булган вакытта гына барлык сорауларга җавап табарга мөмкин.

Минем хезмәтем – иң кызыклы, иң җаваплы хезмәт.


   В номере

Внедрение обновленных ФГОС НОО и ООО:

ФГОС
Функциональная грамотность

  СИМВОЛЫ - 2022





  KAZANOBR - 2022



  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2022

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика