От редакции

Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар!

«KAZANOBR.RU» журналының чираттагы саны күпмәдәниятле белем һәм тәрбия бирү, мәдәниятара диалог урнаштыру, туган телләрне өйрәнү мәсьәләләренә багышланган.

Казан - күпмилләтле, күпмәдәниятле шәһәр. Калабызның белем оешмаларында төрле милләттән булган балалар укый.

Күпмәдәниятле белем бирү - ул күп милләтле һәм полимәдәни мохит шартларында үсеп килүче буынны тормышка әзерләү идеяләрендә төзелгән мәгариф. Мондый белем бирүнең максаты-төрле милләт кешеләре, раса, дин вәкилләре белән аралашу һәм хезмәттәшлек итү, туган телләрен хөрмәт итү, башка мәдәниятләрнең үзенчәлеген аңлау, аларга карата тискәре мөнәсәбәтне бетерү. Хәзерге заман кешесе толерантлык, түземлелек, башка халыклар белән дус һәм тату яши белүче, актив хезмәттәшлеккә әзер булган башка мәдәният кешеләренә карата ихтирам хисләре белән көчле булырга тиеш.

Шуңа күрә, белем учакларының максаты - төрле телләрдә сөйләшүче халык вәкилләрен, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү. Бу максатны тормышка ашыруның, сәяси, социаль, мәдәни яктан караганда, дәүләт өчен дә, җәмгыять өчен дә әһәмияте гаять зур. Ул мәктәп эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булырга тиеш.

Һәр милләт күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән, бәяләп бетергесез хәзинә булып саналган милли гореф-гадәтләргә, йолаларга, туган телгә бәйле асылын һәм тарихын саклау хокукына ия.

Туган тел – халыкның рухи байлыгы сандыгына ачкыч ул. Халыкларның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан – буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф – гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола – бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен – кыскасы, рухи байлыкны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф – гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала. Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлелеген аның күңеленә сеңдерергә тырышкан.

Рус педагогы К. Ушинский туган телнең шәхесне тәрбияләү һәм үстерүдәге әһәмияте турында: «Халыкның теле – аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның Ватаны җанлы рәвеше гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла», – дигән.

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Әлбәттә, бер генә милләт тә, бер генә халык та үз матди-рухи культурасы кысаларында гына йомылып яши дә, үсә дә, алга да китә алмый.Теге яки бу халык культурасының үсүе, камилләшүе өчен башка культуралар белән аралашуы, алар казанышы белән баетылуы кирәк.

Казан мәгариф системасында бу юнәлештә шактый гына бай тәҗрибә тупланды: туган телләрдә белем һәм тәрбия бирә торган торган белем оешмалары, якшәмбе мәктәпләре, берничә чит тел өйрәтелә торган учреждениеләр, өстәмә белем бирү уку йортлары эшли. Кыскасы, шәһәребездә полилингваль белем бирү моделе уңышлы гына тормышка ашырыла.

Кадерле хезмәттәшләр! Журналның бу санында күпмәдәниятле мәгарифне оештыру һәм идарә итүгә, белем бирүнең эчтәлегенә, төрле педагогик технологияләр куллану, туган телләрне, чит телләрне укытуны камилләштерүгә багышланган кайбер мәкаләләр белән таныша аласыз.


Һидиятов И.Р., Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы, «KAZANOBR.RU» журналының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика