Татар теленең үзенчәлекле авазы

Насыбуллина Алсу Илдар кызы,
Совет районы 181 нче күп профильле белем бирү мәктәбенең
туган тел һәм әдәбият укытучысы


Максат: мастер класста катнашучыларда татар теленең үзенчәлекле авазы

турында күзаллау булдыру, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, төрле биремнәр аша “Ә” ишетеп тану һәм аера белү күнекмәсен булдыру.

Бурычлар: мастер класста катнашучыларның актив булуына, үз фикерләрен әйтә алуларына ирешү.

Мастер классның барышы.

-Исәнмесез, хәерле көн! Мин, Насыбуллина Алсу Илдар кызы, Совет районы 181 нче күп профильле белем бирү мәктәбендә туган тел һәм әдәбият укытучысы булып эшлим.

Укытучылар күп, әмма безнең хәтер сандыгыбызда, аларның бары тик бер яки икесе генә онытылмаслык урын ала. Бала күңелендә якты образ булып сакланучы укытучы – ул чын остаз, кешелеклелек сыйфатларына ия булган бөек шәхес, баланың барлык сорауларына җавап бирә алырлык гыйлем иясе булырга тиеш. Чын укытучы – ул гади пыяладан бриллиант ясаучы.

Замана укытучысына төп таләп - компетентлык. Компетентлы укытучы һәрвакыт:

ӨЙРӘНЕРГӘ:

– тәҗрибәдән «акыл» алырга;

– белемеңне системага салырга;

– укытуда үз алымнарыңны булдырырга;

– проблемаларны урынында чишәргә;

– мөстәкыйль рәвештә даими үз белемеңне күтәрергә.

ЭЗЛӘНЕРГӘ:

– төрле мәгълүмат базасыннан үзеңә кирәклесен эзләп табарга;

– информацияне сайлап ала белергә;

– документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияләргә өйрәнергә.

ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ИТӘРГӘ:

– группада, командада эшләүдә;

– карарлар кабул итүдә;

– конфликтларны чишүдә башкалар фикере белән исәпләшүдә;

– контрактлар төзүдә катнашырга кирәк.

ЭШКӘ ТОТЫНЫРГА:

– проектка керешергә;

– җаваплылык тоеп эшләргә;

– уртак проектларга үз өлешеңне кертә белергә;

– коллективтан аерылмаска, бердәм булырга;

– үз эшеңне оештыра белергә;

– кирәкле мәгълүматлар белән дөрес эш итәргә өйрәнергә.

ҖАЙЛАШЫРГА:

– яңа информациион һәм коммуникатив технологияләрне куллан;

– яңалыкларны тиз кабул итәргә күнек;

– авырлыклар алдында югалып калмаска

Татар теле укытучысы һәрвакыт үз дәресе алдына коммуникатив максат куя. Дөрес матур сөйләшү, грамоталы язу өчен , авазларны дөрес ишетеп танырга һәм дөрес әйтү күнекмәсен булдырырга кирәк. Бу максаттан чыгып, мин Сезгә татар теленә генә хас булган “Ә” авазына багышланган осталык классымны тәкъдим итәм.

- Әйтегез әле, рус алфавитында ничә хәреф бар?

(33)

- Ә татар алфавитында ничә ?

(39)

- Димәк, 6 хәрефкә артык.

Ниндиләр алар?

(Ә, Ө, Ү, Җ, Һ, Ң)

Дөрес. Менә минем бүген шушы хәрефләрдән “Ә” авазына тукталып китәсем килә.

Юл “е” хәрефен

Җибәргәчтен тәгәрәтеп

Килеп чыкты “ә” хәрефе

И, көлдем соң, рәхәтләнеп.

- Әйдәгез, куллар ярдәмендә “Ә” хәрефен ясап күрсәтик.

- Бик яхшы.

- Ә авазы-бернинди тоткарлыксыз, авызны иркен ачып, әйтелә торган озын сузык.Ирен көлгәндәге кебек җәелә, ияк аска төшә.( ә-ә-ә) (Әйттертергә)

- Түбәндәге иҗекләрне минем арттан кабатлыйбыз.

- Лә-лә-лә-Ләлә

- Сә-сә-сә-Сәлимә

- кә-кә-кә-Кәрим

- Шә-шә-шә-шәл

- Җә-җә-җә-Җәмилә

- Чә-чә-чә-чәй

- Зә-зә-зә-Зәлия

- Бә-бә-бә-бәрән

- Мә-мә-мә-Мәдинә

- Вә-вә-вә-Вәли

- Фә-фә-фә-Фәнис

Тә-тә-тә-тәртип

“Ә” авазының калын пары ----“А”

Фонетик күнегүләр:

- Табиб, синең тамагыңны караганда, ничек әйтергә куша? (А-а-а)

- Кыз курчакны ничек йоклата?(Ә-ә-ә-ә)?

- Урманда адашкач ничек кычкыралар ?( А-у, а-у)

Ә хәзер “А” һәм “Ә” авазларын гына кулланып- әйтеп. “Бас кызым, Әпипә” көенә җырлап карыйбыз.Калын иҗекләр вакытында “А” сузыгын әйтеп җырлыйбыз, нечкә иҗекләрдә “Ә” авазын әйтәбез.

- Иң элек җырны салмак көйгә җырлыйбыз.

Бас, кызым, Әпипә,

А, А-А, Ә-Ә-Ә,

Син басмасаң, мин басам.

Ә А-А-А, Ә А-А.

Синең баскан эзләреңә

Ә-Ә А-А Ә-Ә-Ә-Ә

Мин дә китереп басам.

Ә Ә Ә-Ә-Ә А-А.

_ Ә хәзер шатланып, кызуырак көйгә, җырлак карыйк.(....)

- Җырладык.Ә хәзер без бу авазны ишетеп танырга тиеш булабыз.Ә авазы кергән иҗекләргә кул чабабыз.

Әтәч бии читәндә!

“Әкәмәт!” – дип көләсезме?

“Әтәч”, “читән” сүзләрендә

Ничә “ә” бар – беләсезме?

- Ничә “Ә” бар?

- (әтәч сүзендә 2, читән сүзендә – 1)

- Уен “Ахырын тап”

- Мин шигырь укыйм, ә сез ахырын табыгыз:Бу сүз өйрәнелә торган аваз белән бәйле.

- 1.Кая барсаң-күз алдыңда

Һәрчак күңелдә яши.

Ул безнең иң якын кеше

Безнең кадерле ....(әни)

- 2.Бар тагын бер матур сүз,

Һәрвакыт син әйтәсең.

Анысы нәрсә?

Әйтеп кара

Ул матур сүз-...(әти)

- 3. Әниемнең әнисе,

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү ...(әнием)

- Нәтиҗә ясау:

- (Ә авазы сүзнең теләсә кайсы җирендә килә ала. Ә авазы-бернинди тоткарлыксыз, авызны иркен ачып, әйтелә торган озын сузык. Ирен көлгәндәге кебек җәелә, ияк аска төшә.( ә-ә-ә) Язуда баш һәм юл хәрефләре белән языла.(Ә,ә) )

Без бүген сезнең белән “Ә” авазы белән таныштык. Дәрес әйтү, ишетү күнекмәләрен камилләштердек, әйтелештәге үзенчәлеген ачыкларга тырыштык. Укытучы укучыларның дөрес, ачык сөйләме өстендә һәрвакыт эшләргә тиеш. Бары шул вакытта гына сөйләмебез ачык һәм аңлаешлы булачак.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Ә компетентлы педагог – укучы һәм ата-аналар өчен дә, мәктәп өчен дә хәзинә. Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле укучылар тәрбияләү өчен эзләнәм. Укучыларымның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү-күрү үзе бер шатлык. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешеңне күрү – икеләтә сөенеч.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика